05.03.2011 - Көнүзәк

Бейсбол таягы

Әлеге спорт инвентареның соңгы елларда аеруча яшьләр мохитендә киң таралыш алуына күпләр игътибар итәдер. Ни галәмәт, бездә бейсбол уйнаучылар да юк кебек. Әмма шуңа да карамастан, бура уенында (городки) кулланылучы таякны, ягъни битаны хәзер күпләр, саклану чарасы буларак, машинасында йөртүне хуп күрә. Икенчеләр исә, бер кирәге чыгар, ашарга сорамый бит, дип хәтта йорт матчасына кыстырып куя. Ләкин иске мылтык та һич көтмәгәндә атып җибәргәндәй, җансыз агач күсәгенең дә бәла-казага китерүе ихтимал икән. Благовар районы үзәге Языково авылында ике ел элек булган аянычлы хәл моңа ачык мисал.

Бу вакыйгага күчкәнче шундый искәрмә биреп үтик. Благовар район суды тарафыннан җинаятьчегә карата хөкем чыгарылып, законлы көченә кергән һәм әлеге вакытта ул холык төзәтү учреждениесендә тотыла. Ләкин аның якыннарының үтенечен исәпкә алып, җинаять эшенә бәйле кешеләрнең исемнәрен үзгәртеп бирәбез.

Бу хәл август кичендә була. Төн уртасы җитсә дә, кафе-барда күңел ачып утырган яшьләр өйләренә таралырга ашыкмый. Кызып алгач, саф һава суларга ихатага чыгалар. Бәйрәм монда да дәвам итә. Бейсбол таягы тоткан К.ны тәүдә һичкем шәйләми дә кала. Ә ул яман сүгенеп кемнедер эзли. Байтак йөргәч, ниһаять, корбанын таба. Моңа кадәр күңел ачучылар арасында булган А.ның башына кулындагы таягы белән берничә тапкыр суга. Теге бичара һич каршылык күрсәтмичә качарга тырыша. Ахыр чиктә К. аны барыбер куып тота, янә бер-ике тапкыр суга да, янәшәдә генә үзен көтеп торган машинага утырып, төн караңгылыгына кереп югала. Хәрәкәтсез яткан А.ны яшьләр уратып ала...

Күп кенә тән җәрәхәтләре алган А. исән кала, аны дәваханәгә озатканчы ук җинаятьченең кем икәнлеген дә ачыклыйлар. Ә монысы инде соңыннан суд утырышында җинаять дәлиле буларак күрсәтеләчәк... бейсбол битасына турыдан-туры бәйле. Җинаять шаһиты булган берничә кеше танып кала аны. Әйтергә кирәк, затлы агачтан эшләнгән бу “корал”, чынлап та, сәнгать әсәре саналырга хаклы, һәрхәлдә, аны ишләре белән бутармын димә. Менә шулай итеп тәүдә битаның хуҗасы ачыклана, аннары инде аны кулына алып, кеше гомеренә  янаган җинаятьченең дә эзенә төшәләр.

Ә бит К. өчен ул август киче шактый күңелле башлана. Ул көнне әти-әниләре мунча яга. Кичке сәгать унберләр тирәсендә К.ның дуслары килә, сыра эчеп алгач, мунча керәләр. Шул вакытта К.ның телефоны шалтырый. Бу аның дусты Б. булып чыга. Кафеда утырганда аңа А. бәйләнгән икән, начар сүзләр әйтеп мәсхәрәләгән дә хәтта. Әңгәмә барышында К. бейсбол битасының хәзерге вакытта кайда икәнлеген ачыклый. Сөйләшү шуның белән тәмамланса да, эшләр кискен борылыш ала. Мунчадан чыккач, К. дуслары машинасына утырып кафе-барга юнәлеш ала... Калганын инде сез беләсез.

Суд утырышы материалларыннан күренүенчә, җинаять эшен тикшерү барышында К. үзенең гаебен танымау гына түгел, төрлечә боргаланып, эшкә икенче юнәлеш бирергә дә омтыла. Атап әйткәндә, А.ны мин тукмамадым, ул үзе баскычтан егылып төште, дип бара. Тән җәрәхәтләрен дә шул вакытта алган, янәсе. Янә шунысы, К. ның әти-әнисе каза күрүче А. ягы белән килешергә тырышып карый, әмма ниятләре тормышка ашмый, чөнки К. гаебен, нигездә, танымый бит. Алай гына да түгел, барлык кылган гамәлләрен катгый рәвештә инкарь итә.

К. ның үзен шулай тотуының сәбәпләре дә була, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, аның янә дә төрмәгә эләгәсе килми. Эш шунда, К. моңарчы ук берничә тапкыр хөкемгә тарттырылган була инде. Атап әйткәндә, 2009 елның июнендә 4 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителә. Җәза өч елга шартлы рәвештә бирелә. Әмма янә дә җинаять кылып, К. үз язмышын тагын да катлауландырды. Благовар район суды карары буенча ул 3 елда алты айга иркеннән мәхрүм ителде һәм аны гомум режимдагы колониядә үткәрәчәк.

Ә бейсбол битасына килгәндә, хөкем карары законлы көченә керү белән ул, җинаять дәлиле буларак, мичтә яндырылып, гамәлдән чыгарылды.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.

 

Шул ук вакытта

Бейсбол таягы, үлемечле корал буларак, Русиядә үткән гасырның 90нчы елларында киң тарала башлый. Хәзерге вакытта аны һәр бишенче шофер саклану чарасы сыйфатында шәхси машинасында йөртә. Кеше үлеменә китергән җинаятьләрдә еш кына бейсбол битасы кулланыла. Әмма бу уен коралы таралуын дәвам итә. Бүген туган көнгә агачтан эшләнгән бейсбол таягы бүләк итү модада.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»