02.03.2011 - Көнүзәк

Салам эченә нәрсә яшерелгән?

Соңгы исәп алу мәгълүматлары буенча, Русиядә 22,8 миллион шәхси ихата теркәлгән. Бер ел элек булган саннарга күз салганда, ил буенча җитештерелгән бәрәңгенең — 81,1, яшелчәнең — 71,3, ит һәм сөтнең — 51,2, йомырканың 23,4 проценты крестьян ихаталары өлешенә туры килгән.

Башкортстанда шәхси хуҗалыкларның саны 570 меңнән арта. Әйтергә кирәк, республика халкын үзебездә җитештерелгән төп туклану продуктлары белән тәэмин итүдә алар төп көчне тарта. Билгеле, республика җитәкчелеге авылда җитештерүне арттыруны стимуллаштырырга тырыша. Узган елгы корылык китергән зыянны гына алыйк. Хөкүмәт җәй ахырыннан ук район башлыкларына шундый катгый таләп куйды: мал азыгы аграр предприятие ихаталары өчен генә түгел, шәхси ихата малларына да җитәрлек итеп тупланырга, җитмәгән очракта башка өлкәләрдән кайтарылырга тиеш.

Хатны укыгач, хәтсез генә уйланып йөрдем. Крепостное право бетерелгәнгә 150 ел үткән. Колхозлар таралып, хуҗалык итүнең камилрәк алымнары кертелде. Ә җитәкчеләребез арасында үзләрен элекке кайбер колхоз рәисе кебек чыбыркы тотып йөрүчеләр сирәк булса да һаман күренгәли икән. Мин бу очракта “чыбыркы” сүзен камчылау рәвешендә түгел, ә, нәкъ 150 ел элекке кебек, үз утарындагы хокуксыз крестьяннар белән исәпләшүне түбәнлеккә исәпләүче бай абзый образында чагыштырам.

“Сезгә Стәрлебаш районының Яшерган авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, — дип башлана редакциягә  килгән хат. — Ел коры килү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларга мал азыгы хәзерләү җиңел булмады. Шуңа карамастан, һәркем булдыра алган кадәр тырышты. Нигездә, кыйммәт булса да, сатып алдык. Ә инде шәхси ихаталарга мал азыгы хәзерләүдә дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсен ишеткәч, чиксез куандык.

Ләкин ул дәүләт ярдәмен бездә түрәләр үзләренә генә оештырды. Ноябрьдә, мәсәлән, безнең авыл Советына “Башкирская” МТСы тарафыннан арзан хакка салам кайтарылды. Әмма бу саламны Яшерган авыл  Советы хакимияте башлыгы Биктимер Гыйләҗев үзенә алды, беразын урындагы хакимияттә эшләүче берничә кешегә һәм туганнарына бирде. Кайтарылган 20 тоннаның 12,3 тоннасын Гыйләҗевның берүзе алуы һич тә аңлашылмый. Тагылма арбалы дүрт “КамАЗ” машинасының өчесен хакимият башлыгы алуы авыл халкында зур ризасызлык тудырды. Без бу хәлне вазыйфадан усал нияттә файдалану гына түгел, ә зур җинаять дип саныйбыз...”

“Кызыл таң” гәзитенә язылган хатка Фоат Рәхимкулов, Бакир Габбасов һәм Ринат Ильясов кул куйганнар. Урындагы хакимият башлыгы Биктимер Гыйләҗевның мондый “хәстәрлеге”нә бәя бирү журналист вазыйфасына кермәсә дә, мәсьәләнең икенче ягы уйланырга мәҗбүр итә. Башлык авыл халкы белән исәпләшергә  теләмиме, әллә комсызлык колы булганмы? Хат авторларының берсе Ринат Ильясовның Яшерган авыл Советы депутаты булуын исәпкә алганда, әлбәттә, редакциягә мөрәҗәгать итүләре урындагы түрәләр өчен “чаң” булып яңгырарга тиеш кебек. Аның халык исеменнән әйтергә тулы хокукы бар, шуның өчен хаттагы юллар икеләнү тудырмады.

“Мондый хәлгә ачыклык кертүне сорап, хакимияткә мөрәҗәгать иттем, — ди Ринат Ильясов. — Әмма анда, салам исемлектә булган кешеләргә генә бирелде, — диделәр. Ә менә андый исемлек төзелүен депутатлар да, халык та белмәде.

...Әлбәттә, башлыкка мал азыгы күп кирәк. Чөнки авылда ул тырышып эшкә йөргән ферма бар. Билгеле, ул ферма, ихтимал, берәр туганы исемендәдер, әмма аны башлык үзе оештырып йөрде.. Хакимият башлыгының төп эш урыны шул ферма дисәң дә була. Халык карамагындагы печәнлекләрдә, көтүлекләрдә, аларның үз хуҗалары рөхсәтеннән тыш, шул малларны көттереп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яши...”

Хатта язылуынча, халыкка пай җирләре өчен бернәрсә дә бирелмәгән. Ә урындагы “Альянс” җәмгыяте хуҗасы Рим Вәлиәхмәтов пай җирләрен законсыз файдалана, дип язалар. Барлык пайчыларны җыеп, бер тапкыр да җыелыш үткәрелмәгән. Ә көзен, авыл халкын үз басуларына якын да китермичә, барлык  печән-салам, ашлыкны үз саклагычларына кайтарып бикләгән. Әйткәндәй, күршедәге Бузат авылында һәр пайчыга 2-3 тонна салам, икешәр центнер ашлык биргәннәр.

Соңгы вакытта аерым район, хуҗалык җитәкчеләренең кырын эшләре, вазыйфаларын усал нияттә файдаланулары турындагы мисаллар ешрак күренә башлады. Күбрәк ачыклануы яхшы, әлбәттә. “Җил” көчлерәк искән саен хуҗасызлык тамырларын биеккәрәк күтәрә. Стәрлебаш районындагы икътисади-сәяси хәл дә соңгы елларда бик тотрыклы булмады. Бер-бер артлы башлыклар алышыну, җитәкчеләр арасында төркемнәргә бүленү, билгеле, эзсез калмагандыр. Һәрхәлдә, иң зур авыллар исәбендә булган авылдан сайланган депутатның район хакимиятендә, прокуратурасында яклау таба алмавы да раслый моны.

Редакциягә килгән хатта, миңа калса, төп проблема салам мәсьәләсе белән генә чикләнми. Дистәләрчә ел дәвамында биредәге халыкның хәләл көче белән тупланган элекке колхоз мөлкәтенә хуҗа булган хәлдә дә, “Альянс” җәмгыяте үз эшчеләре мәнфәгатен якларга тиеш иде. Хәер, яклаучы, аркаланучы үз кешеләрең булганда “салам проблемасы” белән вакланып торып булмыйдыр инде!

Ил күләмендә авыл территорияләрен, агросәнәгать тармагында җитештерүнең отышлы алымнарын үстерү концепциясе булдыру турында сүз бара. Аңа ярашлы, авылда яшәргә сәләтле хуҗалык итү алымнары өстенлек итәчәк. Ә инде күптән түгел Русия Президенты Дмитрий Медведев: “Бөтен дөньяда хөкүмәт һәм дәүләт авылдагы хәл торышын  һәрвакыт игътибарында тота һәм авылны үз көе белән генә яшәячәк дип һич тә уйларга ярамый”, — диде. Ил башлыгының фикерен, авылның үз хуҗасы һәм үзләре яшәгән җирнең чын хуҗалары алар булырга тиеш, дип тулыландырасы килә. Ул чагында “теләнеп”, баш иеп тә йөрмәс иде авыл кешесе.

Соңгы сүз урынына

Республика авыл хуҗалыгы өчен 2010 ел аеруча авыр килде. Республика җитәкчелеге агросәнәгатьчеләргә төрле ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Ул бигрәк тә кышлату чорында ачык күренде. Тармак министрлыгы Алтай, Краснодар, Ставрополь, Омск өлкәләре элеваторларыннан ашлык фуражы кайтаруга килешү төзеде. Пермь, Екатеринбург якларыннан печән, салам, сенаж сатып алу буенча сөйләшүләр зур нәтиҗә бирде. Тармак министрлыгы сайтында ничә сумга, кайдан, нинди мал азыгы сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бар. Анда авыл хакимиятләренең шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү юллары да күрсәтелгән.

Саннар теле белән әйткәндә, кышлату чорына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар һәр малга нибары 18,3 центнер азык хәзерли алды. Гомумән алганда, таләп ителгән  печәннең — 71, сенажның — 68, силосның — 47 һәм ашлык фуражының элекке еллардагы запасын исәпләп, 53 проценты тупланды. Болары күмәк һәм фермер хуҗалыклары ихтыяҗыннан чыгып билгеләнде. Ә республикада шәхси ихаталарда сыер маллары, атлар һәм сарыкларның башка категориядәге хуҗалыклары белән чагыштырганда байтакка күбрәк  булуын исәпкә алганда, мал азыгына ихтыяҗның да бермә-бер артуы күренә. Республика башлыгы районнарда кышлатуны уңышлы үткәрү һәм маллар саны кимүенә  юл куймауда төп җаваплылыкны  муниципаль район башлыкларына йөкләткән иде. Президент  билгеләгән  бурычлар ничек үтәлә? Анысы җәйләү чорына аяк баскач күренер.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»