02.03.2011 - Көнүзәк

Болгария ерак ил түгел

“Башинформ” агентлыгында “Башкортстан-Болгария” дуслыгы җәмгыятенең башкарма директоры Татьяна Коробова, Башкорт дәүләт университеты профессоры Валерий Пугачев һәм Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алучы Болгария  студенты Радостин Вылев катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Ул Болгарияне Осман империясе изүеннән азат итү көне уңаеннан 3 мартта билгеләнәчәк чараларга һәм оешманың бер елдагы эш йомгакларына багышланды.

Галим Валерий Пугачев чыгышында  Урыс-төрек сугышының данлы һәм канлы сәхифәләрен кыскача искә төшереп үтте.

— Урыс-төрек сугышы дөнья конфигурациясенең үзгәрүенә китерде. Русиягә дустанә яңа дәүләт — Болгария барлыкка килде. Шул ук вакытта  дәүләтләр арасында дуслык, тәү чиратта, икътисади  мәнфәгатьләргә  нигезләнә, — диде профессор.

Үз чиратында, Татьяна Коробова “Башкортстан-Болгария” җәмгыятенең эшчәнлек  юнәлешләренә  тукталды. Чыгышта билгеләнүенчә, җәмгыять 2009 елның 27 октябрендә оеша. Ике республика арасында сәүдә-икътисади, гыйльми, мәдәни, медицина,  туризм өлкәсендә  бәйләнешләрне үстерүгә булышлык итү аның төп максатлары булып тора. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә бу юнәлештә  тәүге адымнар ясалган да инде. Әйтик, узган елның мартында җәмгыять каршында Болгария мәдәни үзәге төзелгән. Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университетының Мәләвездәге филиалы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты  белән берлектә гыйльми-тикшеренү һәм иҗади эшләр буенча беренче республика конференциясе үткән, Болгария студентларының Уфа югары уку йортлары студентлары белән очрашуы узган. “Болгария-Башкортстан” дуслыгы җәмгыяте катнашлыгында шулай ук Ботевард шәһәрендә 1877-1878 еллардагы сугышта батырларча һәлак булган Русия яугирләренә тактаташ ачылган.

Агымдагы елга да җәмгыять тарафыннан күләмле эш программасы билгеләнгән. Атап әйткәндә, 2011 ел Болгариядә иҗтимагый оешмалар тарафыннан “Башкортстан елы” дип игълан ителмәгән. Аның кысаларында мәдәни  өлкәдә бәйләнешләрне үстерү буенча берничә  проектны тормышка ашыру күзаллана. Татьяна Коробова Уфа — Боргас шәһәрләре арасында туры һава бәйләнешен булдыру туризм өлкәсендә дә  хезмәттәшлекне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачагын сызык өстенә алды.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»