25.02.2011 - Көнүзәк

Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?

Агымдагы ел Башкортстанда  “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителде. Бездә  130дан артык милләт вәкиле тыныч һәм тату яши.  Башка халыкларның мәдәниятенә  ихтирам һәм игътибар  күпчелек дәрәҗәдә милли мәктәп эшчәнлегенә бәйле. Республика  мәктәпләрендә урыс, башкорт, татар, удмурт, чуваш, мари, мордва,  латыш, немец, поляк, белорус һәм украин телләре  өйрәнелә. Яһүд һәм әрмән телләре буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Башкорт теле, дәүләт теле буларак барлык мәктәпләргә дә кертелгән.

Әмма туган телләрне өйрәнергә теләүче балалар саны елдан-ел кими.  Мәсәлән, 2006 елның 1 сентябренә республикада татар мәктәпләре 404 иде. Әле — 197. Филиаллары белән  — 298. Мәктәпләрнең кимүенә, әлбәттә, илдә барган оптимальләштерү  дә, балалар аз туу да сәбәп булып тора.  Башка сәбәпләр дә бар. Заманында мәктәп коллективларына  иң югары җитәкчелек: “Сыйныфта өч бала үз туган телендә белем алырга тели икән, шартлар булдырыгыз!”  дип кушкан иде.  Бүген бу таләп нигә үтәлми? Туган телнең газизлеген, аның бик күп гамәлләрдә ачкыч булуын аңлатып тору кирәкмидер.  Монда бары тик  ата-аналарның, укытучыларның гамьсезлеге, битарафлыгы гына гаепле дигән фикерләр дә бар.   Бүгенге сөйләшү шушы проблемалар турында.

Сөйләшүдә катнаштылар:

Рәйсә Күзбәкова — Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәк хезмәттәшлеге бүлеге мөдире;

Флүсә Назаргулова — Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәк хезмәттәшлеге бүлеге хезмәткәре;

Алмаз  Шәйхулов — Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты  кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы;

Зәбирә  Кәримова — филология фәннәре кандидаты;

Рәүф Идрисов — филология фәннәре кандидаты;

Илшат  Насыйпов — Стәрлетамак педагогия академиясенең татар теле һәм әдәбияты, чуваш теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,  филология фәннәре докторы;

Фәнисә Гафурова — Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты  кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты;

Вил  Казыйханов — Русиянең атказанган укытучысы;

Мәҗит  Хуҗин — Башкортстан татарларының  төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисенең  беренче урынбасары;

Алик Локманов — Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле;

татар теле укытучылары:

Даһирә Гыйләҗетдинова — Илеш районының Кадер мәктәбеннән;

Дания Яхина — Карабаш  мәктәбеннән;

Әлфинә Гыйндуллина —  Уфа районы  Комлыкүл мәктәбеннән;

Гөлсинә Басыйрова — Стәрлебашның 1нче урта мәктәбеннән;

Илфира Газина — Дүртөйле районының Шәехзадә Бабич исемендәге Әсән мәктәбеннән;

Гөлүзә Гәрәева — Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясеннән;

Флүзә Сәмигуллина — Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясеннән;

Зилә Фазылҗанова — Уфа шәһәренең “Әлифба” балалар бакчасы  мөдире;

Эльза Садыйкова —  “Әлифба” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе;

Ләйсән Галләмова — БДУның журналистика факультетын тәмамлап, Уфа шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инспектор булып эшләүче;

Эльвира Сәетгәрәева —  БДПУның татар бүлеген былтыр тәмамлап, “Кызыл таң” редакциясендә компьютерда җыючы булып эшләүче.

Сөйләшүне башлап, “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов  болай диде:

— Узган гасырның 70-80нче елларында югары уку йортларының филология бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр күп булганлыктан, бер урынга өчәр-дүртәр кеше туры килә иде. Соңгы өч-дүрт елда  конкурс кына түгел, кирәкле санда абитуриентлар юклык  күзәтелә. Бу нилектән шулай икән?   Туган телләргә мәктәпләрдә игътибар азайдымы? Филолог, журналист һөнәрләренең  әһәмияте, кыйммәте  беттеме? Бу факультетларны тәмамлаучылар эш таба алмаганлыктанмы? Алай дисәң, яхшы хәбәрчеләргә республика басмалары  мохтаҗлык кичерә. Безнең гәзиткә практика үтәргә килгән булачак журналистларның  әзерлеге республика гәзите дәрәҗәсенә җавап бирми. Шуңа күрә яшь журналистларны  эшкә бигүк алып бармыйбыз. Соңгы вакытта журналистика факультетына, анда укырга килүчеләр аз булганлыктан, очраклы укучыларны кабул итү дә сәбәпледер. Факультет укытучыларының районнарга чыгып,  абитуриентлар җыеп йөрүен дә беләбез. Аннары, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышы  әллә  югары уку йортларына укырга барырлык дәрәҗәдә түгелме?

Мәгариф министрлыгында безгә Чакмагыш, Туймазы, Аскын, Илеш, Борай районнарында мәктәпләрдә татар теле укытуны кыскарттылар, дигән хәбәр әйттеләр.  Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре нилектән кыскара? Балалар бакчаларында татар теле төркемнәре бармы, аларны ачуга кем комачаулый? Бүгенге сөйләшү шушы сорауларга җавап  бирү генә булып калмас, килеп туган проблемаларны хәл итүгә дә йогынты ясар, дип өметләник.

Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары башлана.  Кулларына өлгергәнлек аттестаты алучы яшьләргә дә әлеге сөйләшү  һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышаныйк.

Алмаз ШӘЙХУЛОВ:

— Чыннан да,  филология бүлекләренә укырга килүчеләр саны кимеде.  Былтыр безгә укырга керергә  39 егет һәм кыз теләк белдерде. Урыннар унике (көндезге бүлеккә) һәм сигез (читтән торып уку) кешегә исәпләнгән   иде.  Конкурс та бар кебек. Әмма... тиешле санны барыбер җыя алмадык. Сәбәпләр төрле.  Беренчедән, чыннан да, татар теле һәм әдәбиятына ата-аналардан башлап, мәктәп коллективларында, җәмәгатьчелектә карашның кире якка үзгәрүе, татар теле белән ерак китеп булмый дигән фикернең ныклап тамыр җәюе. Шуңа да укучыларның әзерлеге түбәнәйде.  Кызык кына бер мисал: көндезге бүлеккә килгәннәрнең  берничәсе: “Укуы җиңел дип әйткәннәр иде, авыр икән”, дип читтән торып укырга күчте. Бу нәрсәне аңлата? Мәктәпләрдә тел һәм әдәбият дәресләренең киметелүе аркасында укучыларның  тиешле программаны үтеп чыга алмавы. Шунлыктан университет программасына өстәп, мәктәптә өйрәнелергә тиешлесен дә укырга туры килә аларга.  Беренче семестр имтиханнары ук студентлар белеменең түбәнлеген  күрсәтте.  Татар әдәбияты курсыннан биш кеше имтиханын тапшыра алмады.  Мәктәптә өйрәнеләсе “сюжет” дигән төшенчәнең генә дә нәрсә икәнен белми укучылар.

 Тел һәм әдәбият укытучылары элеккерәк елларда үзләре укыткан балаларның иҗади сәләтен, әдәбиятка тартылуын күреп,  аларны филология бүлекләренә җитәкләп диярлек  алып киләләр иде.  Укытучыларның үз һөнәренә мөнәсәбәтен күрсәтә бит бу. Укучыларның  татар теле һәм әдәбиятыннан  бердәм дәүләт имтиханын тапшырмавы да безне борчый.

Стәрлетамак  шәһәрендә ике ел элек мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятыннан  олимпиада үткәрелде.  Катнашучылар аз булды. Ундүрт районнан беркем дә килмәде. Аларда көчле мәктәпләр , яхшы укучылар барлыгын беләбез.  Укытучылар үз укучыларының  белеменә,  көченә ышанмыймы? Хезмәтеңә бәяне укучыларның олимпиадаларда катнашуы, җиңүе бирә түгелмени? Димәк,  хәзерге татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз һөнәрләренең абруен үзләре төшерә. Әлбәттә, бу барлык мәктәпләргә дә карамый. Урысча укытылган урыннарда татар телен фән буларак кына өйрәнгән балаларның белемнәре татар мәктәпләренә караганда  төплерәк булган очраклар да бар. Сөйләм теле үсешмәгән,  фикерләрен кәгазьгә карамый әйтә алмаган балалар күп. Олимпиадада матур нәтиҗәләр, төпле белем белән аерылган укучыларны үзебезнең  филология бүлекләренә чакырганда янә каршылыкка очрыйбыз. Алар күптән Татарстан югары уку йортларын сайлаган. Чөнки Казан вузлары чит төбәк-ләрдә яшәүче татарларга өстенлек биреп, Башкортстаннан гына150 кешене кабул итә. Бу да безнең адреска бер кисәтү. Көчле укучыларыбыз читкә китә икән, безнең бүлекләр  андагылардан калыша булып  чыга бит.

Хәбәрче:

— Алмаз Галимҗан улының чыгышыннан  югары уку йортларының филология бүлекләренә укырга керергә килүчеләрнең азаюы, ә инде кереп тә укый алмый ташларга мәҗбүр булулары укучыларның мәктәпләрдә татар телен тиешенчә өйрәнмәүләре нәтиҗәсе булып аңлашылды. Мәгариф министрлыгында  республика мәктәпләрендә  туган телләр укытуны  оештыру, контрольдә тоту белән милли мәгариф һәм төбәк хезмәттәшлеге  бүлеге шөгыльләнә. Профессор  сүзләре белән алар ризалашамы?

Рәйсә КҮЗБӘКОВА:

— Туган телләрне өйрәнүгә караш бертөрле генә түгел. Безнең өчен кемдер килеп эшләмәс, дип уйлыйсы урынга, халыкта ни өчендер гаеплене эзләү теләге көчлерәк.  Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына гаеп ташлыйбыз, республика җитәкчелеген дә гаеплибез. Милли-төбәк компонентын юкка чыгаруга бәйле  бәхәсләр әле булса туктаганы юк. Әгәр  бу юнәлештә законнарга игътибар итсәк,  Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да, Русия Конституциясендә дә, “Мәгариф турында” Законда да  туган телләрне укытуга бөтен шартлар тудырылган яки законлы нигезе бар. Туган телләр сакланып кына калмады, аларның  позициясе ныгыды, чөнки алар мәктәптә мотлак укытылырга  тиешле  фәннәр тупланган  федераль исемлеккә керде. Русиянең “Мәгариф турында”  Законына  кертелгән үзгәрешләр мәктәпләрдә уку планнарын үзаллы сайларга мөмкинлек бирә.  Уку планын мәктәп җитәкчелеге  укытучыларның, бигрәк тә ата-аналарның теләген исәпкә  алып сайларга тиеш.  Ата-аналарга шулкадәр зур вәкаләт-хокук бирелеп тә, алар шушы мөмкинлекләрдән файдаланмый. Туган телләрне өйрәнүгә халыкта, чыннан да, тар караш яши. Уфа шәһәрендә татар телендә укучы балалар санын арттыруны Мәгариф министрлыгы ныклы контрольдә тотуына карамастан, сыйныфларда балалар көннән-көн кими.  Ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирми. Бу җәһәттән матбугат битләрендә, радио-телевидение аша туган телләрне өйрәнү, туган телдә уку бик кирәк дигән фикерне халык аңына сеңдерү мөһим. Телләрне өйрәнү кирәк дип кенә түгел, ә ни өчен кирәк, аның әһәмиятен аңлату киңкүләм мәгълүмат чараларының көндәлек бурычына әйләнсен иде. Барыбыз да үсеп килүче буынның рухи, әхлакый тәрбиясе түбән дип зарланырга яратабыз.  Ә бит рухи дәрәҗә турыдан-туры туган тел, халык традицияләре, гореф-гадәт, йолалары белән  бәйләнгән. Кызганычка каршы, телләрне өйрәнмәгәч, без туган халкыбызның да гасырлар буена җыелган тәҗрибәсеннән баш тартабыз булып чыга.

Зыялылар  вәкилләрен генә алыйк. Язучылар, шагыйрьләр, артистлар, галимнәр арасында күпчелекне  туган телендә белем алган, авыл мәктәпләрендә укыган кешеләр тәшкил итә. Урысча укыса гына балам кеше була дигән ата-ананың фикере дөрескә чыкмый, димәк. Без шуны  исбатларга тиеш. Андый балалар урысча да камил белми, туган телен дә оныта.  Менә шундый мисалларга таянган мәкаләләр дөнья күрсен иде гәзитләрдә.

Әле “Мәгариф турында” Законның  яңа  вариантын тикшерү, аның турында фикер алышу  бара. Бу закон белән Интернет аша һәркем таныша,  аңа карата үз фикерен әйтә ала. Анда “туган телләрне өйрәнү ата-аналарның теләге буенча тормышка ашырыла” диелгән.  Хәтта Мәгариф министрлыгы да элекке кебек мәҗбүри рәвештә туган телләрне укытуга басым ясый алмаячак. Шунысы куанычлы: туган телләрне укыту федераль стандартларга кертелгән. Уку планын мәктәп үзе сайлый. Мәгариф министрлыгы шунысын ал, монысын сыз дип  күрсәтмә бирергә хокуклы түгел. Русия  Мәгариф һәм фән министрлыгы  мәктәпләргә уку планнарының өч вариантын тәкъдим итте:  базислы, укыту урыс телендә һәм  туган телләрдә алып барылган  мәктәпләр өчен.  Республиканың күпчелек мәктәпләре, балаларның төрле милләттән булуын исәпкә алып,  туган телләр укыту каралган базислы  уку планын сайлый. Әмма бездә курку да бар. Урыс балалары гына укыган мәктәпләргә тәгаенләнгән  уку планнарын хуп күрмәсме педагогик коллективлар.  Мондыйлар күзәтелә дә инде. Уфа, Нефтекама шәһәрләре, Шаран, Кырмыскалы районнарының кайбер мәктәпләре  Русиянең “Мәгариф турында” Законының 6нчы, республикабызның “Мәгариф турында” Законының  7нче  статьясын тупас бозып, урыс  мәктәпләре өчен генә тәгаенләнгән планны алдылар. Бу мәктәп җитәкчеләре туган телләрне  өйрәнүгә шартлар тудырасы урынга ата-аналардан балаларына туган телләрен өйрәтергә теләмәүләре турында  гаризалар җыйган.  Бу ата-аналарга басым ясау, туган телләрне өйрәнүдә балаларның хокукларын чикләү  булып тора.  Ярый әле безгә риза булмаган ата-аналарның кайберләре мөрәҗәгать итте.  Мондый закон бозулар кабатланырга тиеш түгел.  Ата-аналар күп очракта үз хокукларын белми.  Мәктәп җитәкчеләренең  тәкъдименә каршы чыгар иде,  баласы турында уйлый.  Безгә ата-аналар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Ата-аналар балаларын  туган телдә укытырга тели икән,  мәктәп җитәкчелеге алар теләген үтәргә мәҗбүр. Мәктәпләрдән  алынган мәгълүматларга караганда, татар телендә белем алучы балалар саны елның-елында ун проценттан артмый.  Мариларда күбрәк, утыз процентка якын. Моннан шул күренә, татар халкы үз туган телендә белем алырга теләми.

Мәктәпләрдә  ата-аналар урыс телен сайламасын өчен тәрбияне балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк. Туган телдә тәрбия алып барылган балалар бакчалары бар. Авыл җирләрендә  барысы да туган телле.  Шәһәр җирләрендә дә эшли алар.  Тик, кызганычка каршы, балалар бакчаларында урыннар җитмәү аркасында (бүгенге көндә Уфада гына 17 мең бала чират көтә, республика буенча өйдә тәрбияләнүче балалар 50 меңнән артык) татар балалары тәрбияләнгән учреждениеләргә башка милләт, күпчелектә урыс балаларын урнаштыралар да, үзеннән-үзе урысчага әйләнә дә куя.  Уфа шәһәрендә аеруча күп андыйлар. Бу очракта да, мәктәпләрдәге проблемалар белән дә без җәмәгать оешмалары,  киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәменә мохтаҗбыз. 

Хәбәрче:

— Уфада балалар бакчасын һәм  башлангыч мәктәпне берләштергән “Әлифба” татар  прогимназиясе эшләп килә иде. Иске Уфа төбәгендә яшәүче татар халкы гына түгел, шәһәрнең башка  якларыннан балаларын анда урнаштырырга теләүчеләр күп булды. Хәтта урыннар җитми иде. Хәзер башлангыч сыйныфлар ябылып, ул балалар бакчасы булып кына калды. Моңа нәрсә сәбәп булды?

Эльза САДЫЙКОВА:

— Әйе, “Әлифба”  2009 елдан балалар бакчасы буларак эшли башлады. Әлеге көндә җиде төркемдә ике яшьтән җиде яшькә кадәр 140 бала тәрбияләнә. Бөтен шартлар да бар. Башлангыч сыйныфлар ябылгач, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күбрәк кабул итә алабыз.  Тәрбия татар телендә алып барыла. Коллективыбыз Татарстан Мәгариф министрлыгы  раслаган  программа буенча эшли. Атнасына бер тапкыр һәр төркемдә татар теле дәресләре үткәрелә. Бөтен уеннар, йолалар татар телендә бара. Сабыйлар белән татар әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр әзерлибез  хәтта. Балалар белән беррәттән әти-әниләр белән дә тәрбия эшләре алып барабыз.  Шәһәр мохитендә яшәгән ата-аналар үзләре дә татар телендә  саф, чиста, матур сөйләшми.

Бөтен шартлар тудырылса да, проблемаларыбыз да бар. Иң беренче нәүбәттә,  татар телле белгечләребез җитешми. Тәрбиячеләргә дә кытлык кичерәбез. Яшь белгечләр безгә эшкә килергә ашкынып тормый. Музыкаль җитәкчебез юк. Торак булмау, хезмәт хакының түбәнлеге комачаулый. Икенче авырлык: татар телендә дидактик  материаллар, тәрбиячеләр өчен кулланмалар юк. Әйтеп үткәнемчә, Татарстанда чыккан программа буенча эшлибез. Республика җирлегендәге программа булмагач, шагыйрьләребез, язучыларыбыз, сәнгать осталары хакында үзебезгә иҗат итәргә кала.

Зәбирә КӘРИМОВА:

— Программа юк, дисез. Хәзер тәрбиячеләр үзләре үк программа төзи ала.  Чөнки балалар белән эшләгәч, бу эш алар өчен таныш.  Аны белгечләргә тәкъдим итеп раслатасы гына. Мондый очраклар булды. Университетта профессорлар андый программаларга рецензия  язудан баш тартмый. Сезнең эшне күрсәтүче, аттестация үткәндә уңай йогынты ясаучы бер  гамәл дә булып торачак бит программа төзүдә катнашу.  Көтеп ятасы түгел. 

Рәйсә КҮЗБӘКОВА:

—  Булдырырга теләмәгән кеше юк дип әйтүчән. Үзегез теләгән программа белән шөгыльләнү өчен аны язып, Фәнни- мәгълүмати үзәккә яисә Башкортстан мәгарифне үстерү  институты белгечләренә күрсәтеп карадыгызмы?

Эльза САДЫЙКОВА:

— Ихтыяҗ күптән булса да, быел гына федераль стандартларга таянып, туган телләрдә  тәрбия алып барылган барлык балалар бакчалары берләшеп  программа төзүгә керештек.  Кайчан әзер булыр.

Гөлүзә ГӘРӘЕВА:

— Гомәр Бәширов “Дөньяда ике могҗиза бар, аның берсе — чишмә, икенчесе  “Әлифба” дигән  гыйбарәне татар теле укытучыларына төбәп әйткән кебек. Телебезне мин чишмәгә тиңлим. Ә аның яшәеше Әлифбага, балаларыбызның  аны өйрәнүенә бәйле. “Әлифба” прогимназиясе бу  миссияне тулысынча, үрнәкле башкарып килде.  Аның ябылуы ата-аналарны, эшсез калган педагогларны гына түгел, безне, прогимназиядән үрнәк алучы татар теле укытучыларын да  хафага салды. Биредә укырга теләүче балалар булмаганлыктан түгеллеге көн кебек ачык. Ни өчен ябылганлыгы һаман сер булып кала.  Прогимназиядә тәрбияләнгән балалар арытабан  укуларын 84нче татар гимназиясендә дәвам итәләр иде.  Аларның төпле белемле икәнлеген барлык укытучылар да таный. Хәтта Татарстаннан килгән педагоглар сокланып,  үз мәктәпләрендә куллану өчен  тәҗрибә туплап китәләр иде. Прогимназия барлык башлангыч мәктәпләр өчен база мәктәбе булып тора иде. Аны ябу дөрес булды микән?

Зилә ФАЗЫЛҖАНОВА:

— 2009 елның июнендә  безгә шәһәр хакимияте башлыгының прогимназиянең ябылуы турында   карарын китереп тоттырдылар. Без бернәрсә дә эшли алмадык.  Башкала хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитовка мөрәҗәгать итеп карадак. Анда безгә: “Карар чыкты, боерык  тикшерелми!” дип җавапладылар.

Мәҗит  ХУҖИН:

— Прогимназиянең ябылуына канәгатьсезлек белдереп 22 ата-ана килде безгә.  Алар белән  прогимназияне кире кайтару буенча бик күп  йөрдек. Әмма нәтиҗәсез. Иң беренче — Уфа шәһәре хакимиятенең татарлар өчен мөһим булган прогимназиянең әһәмиятен аңламау дип  аңларга кирәк моны. Мин үзем генә район  мәгариф бүлегендә ике тапкыр булдым. Аның мөдире туган телләрне өйрәнүнең мөһимлеге, кирәклеге, әһәмияте турында миңа зур лекция укыды хәтта.  Ә инде ата-аналар соравы буенча прогимназияне яңадан ачу турында конкрет  тәкъдим ясагач, “Без прогимназиядә ата-аналар җыелышы үткәрдек.  Анда аны балалар бакчасы итеп кенә калдыру турында карар кабул ителде”, дип җаваплады һәм янә шул карар белән  безнең авызны япты.

Без шәһәр хакимиятенең нигезсез карарын Уфа шәһәре татарларының хокукларын кысу, балаларын туган телдә укытуны, тәрбияләүне чикләү дип судка бирдек. Инде   судның  алты утырышы булды. Безнең таләпләрнең хаклыгыннан, гаделлегеннән куркыпмы, судьялар алмашынып кына тора. Бер ел була, әле һаман нәтиҗә күренми. Биредә прогимназия җитәкчеләренең дә, укытучыларның да бер гаебе дә юк. Татар теленә шәһәр күләмендәге гомум мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.

Прогимназияне ябу шушы микрорайонда яшәүче татарлар өчен бик авыр хәл булды. Ул балаларын туган телдә укытырга теләгән ата-аналарны аптырашта гына түгел, чарасызлыкта калдырды. Ә инде тел беренче баскычтан ук өйрәнелмәгәч, аның  арытабангы үсеше турында сүз алып барып буламы?

Рәйсә КҮЗБӘКОВА:

— Прогимназиянең язмышын беләм.  Аны саклау буенча министрлыкка да хатлар килде. Шушы хатларга, үтенечләргә таянып, район мәгариф бүлеге мөдире Ольга Нуштакинага хат яздык. Ул  формаль җавап белән чикләнде.  Аның белән шәхсән очраштым. Ул миңа: “Мәктәпкәчә яшьтәге татар балалары күп булганлыктан, аларга прогимназиядә эшләп килгән төркемнәрдә урыннар җитмәде. Ә ата-аналарның балаларын татар телендә тәрбия оештырылган учреждениегә бирәсе килә. Шуңа күрә башлангыч сыйныфлар исәбенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар  төркемнәре арттырылды. Без бу юл белән ике проблеманы хәл итәбез, берсе — балалар бакчасына  чират торучылар кими, икенчедән, татар балалары  күбрәк үз телендә тәрбия ала”, дип аңлатты. Моның белән килешми дә мөмкин түгел. Бүгенге көндә 140 татар баласы урын белән тәэмин ителгән, тәрбия эшләре татарча гына алып барыла икән, бу бик яхшы бит. Әмма  татар телендә башлангыч тәрбия алган балаларны арытабан татарча укытуны ничек дәвам итәргә?  Балаларның  барысы да Сипайловода  урнашкан татар гимназиясенә йөри алмаганлыктан, мәгариф бүлегенә  якындагы 49нчы мәктәптә татар сыйныфлары ачу бурыч итеп куелды. Бу юнәлештә ата-аналар белән эш оештырылды. Әмма балаларын  татар сыйныфларында укытырга алты ата-ана гына ризалык белдерде. Әле дә  тәрбияләнүчеләрнең 20-30 проценты гына татар мәктәпләренә укырга керә.  Мондый процент өчен генә татар балалар бакчасы тоту кирәк микән?  Тагын икенче бер проблеманы да телгә алдылар: диагностика нәтиҗәләре буенча  башлангыч сыйныфларда укытуның сыйфаты түбән булуы ачыклана. Шәһәр шартларында балаларының туган телдә югары сыйфатлы белем  алуына ата-аналар, димәк, шикләнә.  Гимназиянең ябылуында менә бу фактлар да сәбәп булып торадыр.

Гөлүзә ГӘРӘЕВА:

— Диагностиканы кем, кайда, ничек үткәргәндер, әмма мин прогимназиядә укучы балаларның белеме түбән дигән нәтиҗә белән килешмим. Безгә укырга килүчеләр арасында иң көчле укучылар прогимназиянекеләр иде. Башлангыч белем бирүдә Дилара Гыйндулла кызы Кәримова көчле педагог кына түгел,  татар теле һәм әдәбиятыннан яхшы белгеч, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тирән аңлап сабыйлар күңеленә җиткерүче дә иде.

Мин 84нче гимназиядә  ике дистә елдан артык эшлим.  Гимназия оешканда  биредә яртылаш урыс балалары укый иде. Ата-аналар белән  тыгыз хезмәттәшлектә гимназиябезне   республика  күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар, татар теле укытучыларының конкурсларын үткәрерлек дәрәҗәгә ирештек. Бездә Башкорт дәүләт университеты һәм педагогия университеты студентлары практика үтә.  Сайлаган һөнәрләре буенча беренче адымнарын ясый.  Шушы аз гына вакыт эчендә аларда  сайлаган һөнәрләре хакында  уңай фикер туплана,  язмышларын педагогика белән бәйләүләренә шатланып,  укытучы булам дигән теләк  белән китәләр. Монда мин безнең укучыларның да өлеше бардыр дип уйлыйм. Әгәр  укучылар телне, әдәбиятны белмәсә, кызыксынып өйрәнмәсә, практика үтүчеләрдә уңай тәэсир уяныр идеме?

Шушы милли үзаң арытабан һөнәр сайлауда да зур роль уйный. Шәһәр шартларында гына татар телен өйрәнеп, югары уку йортларына имтихан тапшыручы укучыларым бар. Әле бер укучым Башкортстан  дәүләт педагогия университетында укып йөри. Укытучыларыннан аның укуы белән кызыксынганда: “ Авыл балаларыннан яхшырак белә телне”, диләр. Практика үтәргә гимназиягә килде. Сәнгать академиясенең татар бүлегенә бер укучым укырга керде.  Башкалар белән чагыштырганда, бер тамчы гына болар, әмма тамчыдан күл җыела дигәндәй, безнең өчен болары да бик зур казаныш.

Мәҗит  ХУҖИН:

— Сипайлово бистәсендә  84нче гимназия ачылу анда яшәүче татарлар өчен зур байлык. Татар рухлы, халык традицияләрен саклаучы, педагогларның хезмәтен бәяли белүче  Рамил Идрисов  күптән түгел директор булып билгеләнде. Без моңа бик шат.  Ул эшкә иң беренче булып килә, мәктәптән иң ахырдан кайтып китә. Педагог шундый булырга тиеш тә. Аның эше сәгать белән билгеләнми. Минем  өч оныгым да шушы гимназиядә укый.  Андагы тәрбия, укыту торышы белән мин бик канәгать. Әмма дә ләкин мин Рәйсә Абдрахман кызының “Әлифба”да тәрбияләнгән 20-30 процент кына баланың татар мәктәбенә керүе аз  дигән нәтиҗәсе  белән ризалашмыйм. Аз түгел. Иң мөһиме —  җиде яшькә кадәр ана телендә сөйләшкән сабыйның йөрәгендә телне сөю хисе  кала.

Флүзә НАЗАРГУЛОВА:

—  Прогимназиянең балалар бакчасы булып кына калуында   мин күбрәк файда күрәм. Татар телен кечкенәдән күбрәк сабый өйрәнә бит.  Ул әле дә зур миссия үти булып чыга.  Балалар мәктәпкә төшкәнче дүрт ел татар телен   өйрәнә. Бу начармыни? Прогимназия ябылды, ул яхшы  иде диюдән генә  “Әлифба”ның  абруе күтәрелми. Шуңа күрә минем тәкъдимем: “Әлифба” коллективы биредә тәрбияләнгән балалар арытабан татар телендә белем алсын өчен Уфадагы гимназияләр, татар теле укытылган мәктәпләр белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләсен иде. Ата-аналар белән дә аңлату эшләре алып барылса, татарча укырга гаризалар да күбрәк булыр иде.  Кайчандыр гөрләп эшләгән учреждение нигә бүген: “Программабыз юк, тегесе юк, монысы җитешми?” дип зарлана. Мәгариф бүлегенә, хәтта министрлыкка үз тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итәргә нәрсә комачаулый? Тәрбиячеләр, балалар бакчасы  җитәкчеләре үз өсләреннән җаваплылыкны төшермәсеннәр иде.  Мөмкинлекләр бар, шартлар тудырылган, кемдер килеп эшләгәнне көтеп ятарга түгел.

Хәбәрче:

—  Татар теле һәм  әдәбияты укытучысы һөнәрен  сайларга нәрсә комачаулый соң?

Илшат НАСЫЙПОВ:

— Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә югары мәктәп проблемасы да  бәйле. Туган телләрне саклауга, өйрәнүгә дәүләт игътибары, дәүләт сәясәте җитми. Узган гасырның 70-80нче елларында  өйдә дә, мәктәптә дә “Кеше буласың килсә, урысча укы!” дип тукыдылар. Барлык  милли мәктәпләрдә дә  укыту урысчага күчте. Авылда һәркем баласын урысча укытырга тырышты. 90нчы елларда  җәмгыятьтә туган телләргә караш уңай якка үзгәрде. Монда дәүләтнең бернинди дә мөнәсәбәте булмады. Киресенчә, дәүләтнең йомшаклыгыннан файдаланып, халык үзе турында үзе кайгырта башлады. Ә бүгенге көндә дәүләтебез ныгыды, үз сәясәтен алып бара.  Ә аңа туган телләрен белгән гражданнар, туган тел белгечләре кирәкме? Кирәк булса, ул шартлар тудырыр иде. Әле менә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, белгечләре турында гына сүз алып барабыз. Ә бит барлык укытучылар да шул ук хәлдә. Мәгариф системасына мөнәсәбәт канәгатьләнерлекме? Түгел. Әгәр дә дәүләтнең мәгариф системасына мөнәсәбәте уңай булса, әгәр аңа яхшы укытучылар, дәүләтне ныгыта торган гражданнар  кирәк булса,  ул бердәм дәүләт имтиханы системасына күчмәс иде. Мәгариф системасындагы дистәләрчә еллар тупланган казанышларын җимермәс иде. Нинди генә реформа ясалмады — аларның берсе дә ахырына кадәр я төгәлләнмәде, я яхшы нәтиҗәләр бирмәде. Илдәге бик күп системалар бөтенләй таралып беткәндә, бер мәгариф системасы калды.

Шулай да без ничек тә үз урыныбызны табарга тиешбез. Туган телләрне саклау буенча дәүләт сәясәтенә йогынты ясый алмыйбыз икән,  телне өйрәнүдән читләшү сәбәпләрен үзебездән дә эзләргә тиешбез.  Иң беренче сәбәп, әлбәттә, гаиләдә.  Баланы татар телендә сөйләштерү, укыту өчен ата-анадан зур ихтыяр көче сорала. Ә ул барлык ата-аналарда да бармы? Ата-аналар бит балаларының язмышы турында, кем булып эшләсә, кайда эшләсә күбрәк акча алыр да матуррак яшәр дип борчыла.  Ә туган тел белгечләренә андый шартлар бармы?

Икенчедән, республикада  дәүләт телен өйрәтүне мәҗбүри  итеп законлаштыру да дөрес булмады, ахрысы. Дөрес стратегик сәясәт кулланмауда дәүләт гаепле. Шушы ук сәясәт туган тел укытучыларына да кагыла. Кирәкме ул туган тел укытучылары?  Туган телдә укытылу кыскара, мәктәпләр ябыла, ягъни оптимальләштерелә. Укытучылар эш таба аламы? Ата-ана да, балалар да, хәтта укытучылар үзләре дә күреп тора. Шундый хәлдә алар ничек итеп балаларын укытучы һөнәрен сайларга өндәсен. Туган телне мәктәптә элек-электән теләсә кем укытты. Сәгать саны җитмәгән рәсем, сызым укытучысы да, хезмәт тәрбиясе, чит ил телләре укытучылары да.  Укучылар моны күреп, аңлап үсә. Киләчәктә типкедә йөртмәс өчен ата-аналар да, укытучылар да туган тел белгечлеген сайларга балаларны үгетләми инде. Менә шушы сәбәпләр аркасында югары уку йортларындагы туган тел белгечлекләренә юлны яба. Ә бит югары мәктәпләрдәге милли бүлекләр бүгенге көндә бигрәк кирәк. Анда туган тел белгечләре генә әзерләнми бит. Аларның мәдәни, социаль, әхлакый вазыйфалары да бар. Ә бу сыйфатлар кешелек дөньясына, бер-беребез белән мөнәсәбәттә иң мөһим сыйфатлар. Шуңа күрә югары уку йортларындагы милли телләр бүлекләрен сакларга тиешбез.  Аеруча урыннарда. Уфада милли учаклар күп ул. Башкаланың тарту көче зур.  Стәрлетамакны алыйк. Татар теле һәм әдәбияты, чуваш теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак әйтәм,  шәһәрдәге мәдәни, әдәби тормышны  бездәге милли бүлек  кулында тота. Шәһәрдәге милли-мәдәни чаралар мәгариф бүлеге белән берлектә шушы бүлек студентлары ярдәмендә оештырыла. Хәтта  төбәктәге чаралар безнең бүлек аша уздырыла. Ул ябылса, фәнни яктан да зур югалту булачак.  Чувашларның хәле тагын да авыррак. Безнең кафедра республикада чувашлар өчен белгечләр әзерләүче  бердәнбер фәнни-методик үзәк.

Безнең  кафедра эшчәнлегенең нәтиҗәсе хакында сүз чыкса, иң беренче “Сезнең кафедраны тәмамлаганннарның ничәсе укытучы булып эшли?Аларга ихтыяҗ бармы соң?” дип кызыксынудан башлыйлар. Ә анализлый китсәң, икътисад, юридик, математика, бухгалтерлык  бүлекләрен тәмамлаучыларның барысы да үз белгечлеге буенча эшли микән? Уйлап карасаң, филология бүлекләрен тәмамлаучылар  киң профильле белгечләр ул.  Милли мәсьәләләргә бәйле  эшләрдә күпчелек шушы бүлек белгечләре эшли. Гәзит-журналларның барысында да филология бүлекләрен тәмамлаган кешеләр күпчелекне тәшкил итә.  Минемчә, тел һәм әдәбият бүлекләрен тәмамлаганнарның барысы да мәктәпкә барырга тиеш тә түгел. Шуңа  карамастан, без үзебезнең белгечләрнең арытабангы язмышы белән кызыксынып, аларның кайсы өлкәдә күпме процент тәшкил итүен барлап торабыз.  2009 елга кадәр безнең татар бүлеген тәмамлаучыларның 75 проценттан артыгы, чувашларның 65-70 проценты укытучы булып яисә мәгариф өлкәсендә эшли.  Калганнары төрле өлкәне сайлаган. Татар мәктәпләрендә, татар гимназияләрендә  укучылар белән дә шундый ук хәл. Аларны тәмамлаучыларның барысы да  арытабан  татар  теле һәм әдәбияты  белгечлеге буенча укырга тиеш дигән сүз түгел. (Бүгенге сөйләшүдә шундыйрак фикер дә ишетелеп калды). Әмма соңгы елларда туган тел — татар, чуваш, башкорт һәм башкалар буенча  белгеч булырга теләүчеләрнең саны азайды.  Мәктәптә укыганда ук әдәбиятка мөкиббән булган, шигырьләр язган укучылар да сирәгәйде.  Проблемалар нинди соң?  Алда әйткәнемчә, алар  дәүләт  күләмендә хәл ителә торган  проблемалар.  Әгәр милли бүлек белгечләре кирәк икән, аларга шартлар тудырыла икән, тел укытучыларына да  мөнәсәбәт үзгәрәчәк. 

Фәнисә ГАФУРОВА:

—    Безнең бурыч — туган телне саклау, аның белән бергә мәдәниятне, әдәбиятны саклау. Бу юнәлештә бергәләп эшләмәсәк, аерым-аерым гына бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаячакбыз. Ни өчен соң  мондый проблема килеп туды? Иң беренче —  мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы кертелү. Математика, урыс теленнән аларны укучылар яхшы тапшырсын өчен  мәктәпләр җитәкчеләре Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту планнарының туган телләр укыту каралган базислысын сайлый. Ә бу планнарда татар теле һәм әдәбиятына  бик аз — нибары ике сәгать вакыт бирелә. Ике сәгать эчендә балага әдәбият өйрәтәсеңме, телме? Мәдәниятенә вакыт та калмый. Никадәр тәҗрибәле булуына карамастан, укытучыларның мөмкинлеге юк. Ә татар теле һәм әдәбиятыннан сәгатьләр аз булганлыктан,  күп кенә мәктәпләрдә махсус белемле укытучылар бетеп бара.  Шунлыктан татар теле һәм әдәбияты дәресләрен  башка фән укытучыларына  бүлеп бирәләр.  Миндә шундый мәгълүмат бар:  татар теле һәм әдәбиятын  республикада шундый 200 укытучы өйрәтә. География укытучысына сәгатьләр җитми икән, аңа да татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бирәләр. Мондый мисаллар байтак. Татар теленә һәм  аны укытучыларга мөнәсәбәт турында әйтелде инде.  Бу бигрәк тә мөһим. Шундый салкын мөнәсәбәт, җавапсызлык  шартларында балаларда туган телгә, әдәбиятка нинди мәхәббәт тәрбияләп була? Мәктәпләрдә  сыйныфтан тыш эшләр, зур чаралар үткәрелми димим, үткәрелә алар. Хәзер спорт бәйрәмнәренә нык игътибар бүленә. Болар барысы да кирәк, әлбәттә. Әмма аларда да милли рухны тәрбияләү читтә торып кала. Бу да телне саклауга зур йогынты ясый. Барыбыз да беләбез, авылларда мәктәпләр мәдәни-мәгърифәт  учагы булып тора. Оптимальләштерү дигән булып, авыл клублары, китапханәләр ябылып бетеп бара. Кешеләр эшсез кала. Гомере буе шушы авылда яшәгән кеше эш эзләп кая барсын? Әлбәттә, мәктәпкә.  Китапханәче булсынмы, клуб мөдиреме, аларга да татар теле һәм әдәбиятын гына укыта аласың инде дип, шушы эшне тапшыралар.

Без белеп торабыз, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган белгечләребезнең күбесе мәктәпләргә бармый. Ни өчен? Хезмәт хакының түбән булуы төп сәбәп булып тора. Ике сәгать нагрузка белән ул нинди хезмәт хакына дәгъва итә ала?

Элеккерәк елларда бездә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр, башлангыч  сыйныфлар  өчен дә татар теле  белгечләре  әзерлиләр иде. Хәзер яңа стандартларга күчү сәбәпле, аларны яптылар. Ләкин без  моның белән риза булмыйча, бу мәсьәләне күтәреп чыктык. Әле тәкъдимнәребезне өйрәнәләр. Без киләчәктә  тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче бүлекләрдә дә татар теле һәм әдәбияты укытылыр дип өметләнәбез.

Былтыр безгә татар бүлегенә унбиш студент кабул итәргә план бирелде.  Читтән торып уку бүлегенә бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Түләүле булса да, читтән торып уку бүлегенә  педагогия  колледжын, училищесын тәмамлаганнар арасыннан тугыз кешене генә таптык.  Бүлекне яптырмадык. Киләсе уку елыннан педагогия университеты яңа стандартлар буенча укытуга күчәчәк. Без бүлеккә абитуриентларны җәлеп итү максатыннан татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты программасын сайладык. Читтән торып уку бүлегенә дә план алдык.  Соңгысына бары тик училище-колледж дипломы белән генә кабул итәчәкбез.    Укырга көтеп калабыз. 

 Хәбәрче:

—  Укырга килүчеләре дә булыр, ә эшкә кая барырга соң?  Югары белемле белгечләр арасында эшсезлек артканнан-арта бит.

Ләйсән ГАЛЛӘМОВА:

— Эш таба алмый йөрүчеләр бар. Әмма теләк булганда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаучылар нинди генә өлкәдә дә  үз урыннарын таба алалар. Мин  былтыр Башкорт дәүләт университетының  журналистика  бүлеген  тәмамладым.   Үз һөнәрләре буенча эш таба алмауның сәбәпләре берничә. Университетка  очраклы  килгәннәрне, ягъни нинди булса да  югары белем дипломы  алыр өчен генә укырга кергәннәрне дә  күрергә туры килде. Чөнки соңгы вакытта нинди генә эшкә керергә уйлама, секретарьмы ул, корректормы, югары белемле булу сорала. Ә инде мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын яхшы өйрәнгән кеше филология  бүлегенә  уңышлы гына кереп китә ала.  Танышларым арасында  филология бүлеген тәмамлаучылар күп.  Һәм ни гаҗәп, аларның күбесе төп һөнәре буенча эшләми, ягъни укытмый.  Әмма  филолог дипломы белән төрле өлкәләрдә менә дигән эшләп йөри.  Телне яхшы белгән,  филология бүлеген тәмамлаган кеше киң профильле белгеч була ала,  дип әйтәсем килә. Мин үзем  Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгендә инспектор булып эшлим. Эшемне бик яратам. Халык белән аралашу миңа кызыклы, мавыктыргыч. Минем максатым — җәмгыятькә, кешеләргә файдалы булу,  аларга ярдәм итү.  Журналистика бүлегендә укуыма һич тә үкенмим. Мин анда күп нәрсәләргә өйрәндем.

Эш таба алмауның икенче сәбәбе — яшь белгечләргә түбән хезмәт хакы кую. Аеруча укытучыларга, журналистларга. Шуңа да бу бүлекләргә  укырга барырга теләп тормыйлардыр.

Эльвира СӘЕТГӘРӘЕВА:

— Татар теле һәм әдәбиятын мәктәптә бик яратып укыдым. Шуңа да  филология бүлеген сайладым.  Кулыма диплом алгач, шатлыгым озакка бармады. Эшкә кая барырга дигән сорау алга килеп басты. Мин Дүртөйле районыннан. Авылларда мәктәпләр ябыла. Үзем укыган мәктәпкә укытучылар кирәкми. Минем укытучым да,  белемен камилләштереп кайтып, мари балаларына башкорт теле укыта. Беренче категорияле, әллә  күпме мактаулы исемнәре, грамоталары булган укытучылар да, сәгатьләр саны аз булганлыктан, дүрт-биш мең сумга эшләп йөри.  Якын-тирәдәге берничә авылда эш белешеп карадым. Анда да шул ук хәл.  Яшь белгечләрнең авылларга кайтмавында мин андагы тормыш шартларының яшьләр мәнфәгатенә җавап бирмәвендә дияр идем. Клублар юк.  Киләчәктә  гаилә кору өчен дә мөмкинлек юк: яшьләр  авылда калмый.   Шулай итеп, башка эш эзләргә мәҗбүрбез. Минем белән бергә университетны 27 кеше тәмамлады.  Араларында укытучы булып эшләрлек сәләтле  кызлар бар иде. Нибары берсе урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта. Бер кызыбыз Казанга аспирантурага укырга керде.  Калганнары я эш эзли, я акчалырак  өлкәдә башка эштә эшли. Мин “Кызыл таң” гәзитендә  эшләвем белән бик канәгать: үзләштергән һөнәремә якын эш таптым. Туган телне яхшы белсәң, югалып калмыйсың ул.

Хәбәрче:

— Сәгатьләр саны кыскару, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен төрле укытучыларга бирү  белем сыйфатының төшүенә китерүе шиксез. Элек-электән көчле мәктәпләр бу хәлдән ничек чыга икән?

Дания ЯХИНА:

— Әлеге вакытта мәктәбебездә 96 бала белем ала. Шуларның 70е татар телен, калганнары башкорт телен өйрәнә. Балаларга үз туган телләрен сайлау хокукы бирелде. Бу яклап әти-әниләр белән нык кына эшләргә кирәк. Кайберәүләр, дәүләт теле буларак башкорт теле мәҗбүри укытылганлыктан, “Баланың башын катырмыйм әле”, дип, татар теле дәресләреннән баш тарта. Әмма без мәктәптәге тәрбия эшләрен, сыйныфтан тыш чараларны гел татар телендә оештырабыз.  Башкорт төркемендә укучы балалар да  кичәләрдә татарча шигырьләр укый. Баланың берничә тел өйрәнүенә каршы түгелмен. Ул сәләтне арттыра, фикерләүне тирәнәйтә.  Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскара. Тел укытучысы унсигез сәгать урынына нибары унбиш сәгать алып бара. Безнең мәктәптә миннән тыш тагы ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Аларның берсе география, икенчесе  башлангыч сыйныфларда башкорт телен һәм Башкортстан мәдәниятен укытырга мәҗбүр. Шулай булуга карамастан, мәктәбебездән татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлекләренә  укырга керүчеләр бар. Укучыңның  синең  хезмәтеңне дәвам итүен  күреп, икеләтә шатланасың.

Безнең мәктәп Русия  Мәгариф һәм фән министрлыгы  тәкъдим иткән туган телләр укыту каралган базислы  уку планын сайлады, ягъни туган телләрдән кала барлык фәннәр дә урысча укытыла. Шуңа күрә туган телләрне укыту кыскарды. Хәзер программа буенча бишенче сыйныфтан җиденчегә кадәр өчәр сәгать укытабыз. Сигезенчедә, тугызынчыда кыскарту булды. Ә ун белән унберенче сыйныфларда нибары берәр сәгать калды.  Мәктәп администрациясенең  татар теленә мөнәсәбәте уңай булган коллективларда факультатив  сәгатьләрен дә татар теле дәресләренә  бирәләр. Безнең үзебездә шулай.  Моңа бик рәхмәтлемен. Дәреслекләребез җитә.

Даһирә ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА:  

— Сәгатьләр саны кыскаруга гына сылтанырга кирәкми. Күп нәрсә укытучыга да кайтып кала. Әгәр укытучы үз фәнен яратып, белгәнен балаларга ничек тә бирергә тырышса, кызыксыну уята белсә, аның дәрестә сөйләгән сүзләре хакында укучылар өйдә дә, урамда да, башка вакытта да фикер алышуын дәвам итәчәк. Укытучы хезмәтендә иң мөһиме — иҗадилык.  Балаларны да иҗади эшкә җәлеп итеп, аларның эше белән кызыксына белү, шигырь-иншаларын  гәзит-журналларга тәкъдим итү укытучыга карата ихтирам да уята, абруен да күтәрә. Балаларның сәләтен күрә  белү һәм аны башкаларга, аеруча ата-аналарга күрсәтү дә укытучыны зурлый.  Авыл җирендә ата-аналар үз балаларының ни белән шөгыльләнгәнен, нинди сәләте барлыгын белеп тә бетермәүләре бар.  Мин барлык укучыларымны да ата-аналар алдында, җыелыш булсынмы ул, берәр бәйрәмгә багышланган чара булсынмы, чыгыш ясарга өйрәттем. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ата-анага үз баласының шигырь укуы да, татарча җырлавы да, башка һөнәре дә бик газиз. Алар  бик шатланып карап-тыңлап утыра. Һәм туган телне укытуга битараф булган ата-аналарда да чәм кабына. Андыйлар инде баласын һичшиксез татар сыйныфында укытачак.

Телләр белгән илләр гизгән, ди халык. Баланың күп тел өйрәнүенә шатланырга гына кирәк.  Әмма бер телне өйрәнәм дип, икенчесенә зыян китермәскә  иде. Моның өчен ата-аналар белән дә, балалар белән дә аңлату эше яхшы алып барылырга тиеш.

Илфира  ГАЗИНА:

— Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә данлыклы, күренекле шәхесләрнең роле бик зур. Татар телендә укып ерак китә алмыйлар дигәннәргә җавап итеп, дәресләремдә билгеле шәхесләр турында күбрәк мәгълүмат бирергә тырышам. Әсән мәктәбе, беренчедән, Шәехзадә Бабич исемен йөртә.  Бу да туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә  җаваплылык өсти. Икенчедән, мәктәбебез гел татарча гына укып,  исемнәре  Татарстан, Башкортстанда билгеле булган  якташларыбыз — Башкортстанның атказанган укытучысы, БДПУ доценты, рәссам да, шагыйрь дә, музыкант та  Ганс Хәкимов, язучы, галим  Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә, журналист Фәния Габидуллина, популяр җырчы Радик Динәхмәтов  белән хаклы горурлана.  Галимҗан Гыйльмановның  “Тозлы яңгыр” дигән җыентыгы укучыларыбыз өчен дәреслек ролен үти. Андагы геройларның прототипларын эзлиләр.  Урман-кыр, елга-күлләр атамалары барысы да безгә таныш. Шуңа аеруча кызыклы. Билгеле якташларыбыз белән очрашулар вакытында шигырь язучы укучылар аларны үзләренең иҗат җимешләре  белән таныштыра. Узган уку елында Галимҗан Гыйльманов  мәктәп укучылары арасында иҗади конкурс оештырып, җиңүчеләргә  премияләр тапшырды. Менә шушындый чаралар ярдәмендә, үзләре белгән, аралашкан  шәхесләр мисалында укучыларда туган телгә ихтирам, мәхәббәт тагы да көчәя.  Алар үрнәгендә укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә укырга керә. Былтыр Лилия Галиева Башкортстан дәүләт педагогия университетына укырга керде. БДУны тәмамлаучылар күп. 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укучылар яратсын дисәң,  мөмкинлекләр дә, шартлар да бар, иҗади карап, күңел биреп эшләргә генә кирәк.

Әлфинә ГЫЙНДУЛЛИНА:

— Комлыкүл — Уфа районында  гел татарлар гына яшәгән бердәнбер авыл.  Оптимальләштерү сәясәте безгә дә килеп җитте. Киләсе уку елыннан мәктәбебезне башлангыч мәктәп итеп кенә калдыру турында  сүз бара. Безнең фикер белән әлегә кызыксынмыйлар.  Факт алдында гына калдырырлармы?  Әле мәктәбебез тугызъеллык. 64 бала укый. Барлык балаларга да татар теле һәм әдәбияты дәресләре керә. Әгәр башлангыч мәктәп кенә булып калса,  укучыларыбыз арытабан Кызыл Яр авылына урыс мәктәбенә йөрергә мәҗбүр булачак. Димәк, без дә башлангыч сыйныфтан ук балаларны урысча укытырга тиешбез. Гел татарлар гына яшәгән авыл шулай итеп урыслаша булып чыга инде.

Гөлүзә Гәрәева:

— Бу очракта ата-аналар, укытучылар, укучылар белән берлектә гомум җыелыш үткәрергә һәм  җыелышның карарын, ата-аналарның гаризаларын  Мәгариф министрлыгына илтергә кирәк. Мондый мисаллар республикада күп. Кырмыскалы районы Яңа Кыешкы авылындагы мәктәп белән нәкъ шундый хәл булды.  Аны да урыс мәктәбенә кушарга булганнар иде. Ата-аналарның  йөрүе, юллавы нәтиҗәсендә  бу авылдагы мәктәп ябылмады.  Сезгә дә шушы үрнәктә кичекмәстән эш башларга киңәш итәр идем.

Гөлсинә БАСЫЙРОВА:

— Ана теленә шушындый мөнәсәбәт барыбызны да борчый. Мин мәктәптә өч дистә ел эшләү дәверендә татар теле, урыс теле, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте дәресләрен укытам.  Шушы чорда утызга якын укучым татар филологиясе һәм журналистика бүлекләрен тәмамлады. Һәр ел саен бер укучым укырга кергән булып чыга. Димәк, мин үз һөнәремә, татар теленә мәхәббәт уята алганмын.  Шуңа күрә үземә алмаш әзерләдем дип  ныклы әйтә алам.

Әлеге сөйләшүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары бакчасына да таш атылды.  Башка бик күп сәбәпләр белән бергә мәктәптә дә татар теле һәм әдәбиятына тиешле дәрәҗәдә игътибар юк, дигәнрәк фикер ишетелде. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: үз эшен яраткан, телен сакларга, якларга дип эшләгән укытучылар күп. Һәм туган телләрне укыту өчен мөмкинлекләр дә күп.  Мин үзем Татарстан Мәгариф министрлыгы, мәктәпләре белән дә, үзебездәге методик үзәкләр белән дә бик тыгыз элемтәдә торам. Шуңа да дәреслекләр, әсбапларга беркайчан да кытлык кичермәдем.  Конференцияләрдә, фәнни  киңәшмәләрдә еш катнашам.  Укучыларымны татар теле һәм әдәбияты өлкәсендәге барлык яңалыклар белән таныштырып, кызыксындырырга тырышам.

Укучыларымны дәрестән соң эшләргә күбрәк җәлеп итәм. Иҗат белән шөгыльләнүчеләрне гәзит-журналлар белән элемтәдә булырга өйрәтәм. Шигырьләре, нәсерләре, мәкаләләре гәзитләрдә басылса, туган телне ныграк өйрәнергә, әдәбият укырга тагы да дәртләре арта.  Соңгы бер-ике елда гына укучыларымның утыз биш мәкаләсе гәзитләрдә басылган. “Стәрлебаш балкышлары” дигән басмада укучыларымның иң яхшы иҗат җимешләрен үз исәбемә нәшер иттем.  Аларның шатлыгын күрү үзе бер рәхәт. 

Әйе, татар теле һәм әдәбиятына караш соңгы ике-өч елда нык үзгәрде. Бу сөйләшү элегрәк булса, бәлки мондый ук проблемалар тумас та  иде.  Мин дәүләт теле буларак башкорт телен укытуга каршы түгелмен. Әмма укучылар, ата-аналар алдында башкорт теленме, татар телен сайларгамы дигән  хәл килеп тугач, алар татар телен беләбез инде, онытмабыз диләр дә барыбер өйрәнергә кирәк дип башкорт телен сайлыйлар. Ә соңгы вакытта ата-аналар балаларын укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләргә бирергә тырышалар. Урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханы алдында куркудан килә бу.  Бу агымга күпме генә каршы барырга теләсәк тә, без көчсез. Бүгенге сөйләшүдә мәктәпләр администрациясе дә булса, яхшы булыр иде. Чөнки нинди  укыту планын кабул итүне  нәкъ менә алар хәл итә бит. Бердәм дәүләт имтиханнары мәҗбүри үткәрелгән фән укытучылары белән без бертигез дәрәҗәдә тормыйбыз. Аларны мактыйлар, аларга исемнәр, бүләкләр бирәләр. Ә без читтә калабыз. Чөнки безнең татар теле һәм әдәбияты фәне бердәм дәүләт имтиханына кертелмәгәч, әһәмиятле түгел булып чыга. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруе башка фәннәрнеке дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Флүзә СӘМИГУЛЛИНА:

— 65нче гимназия Уфа шәһәренең татарлар күпләп яшәгән  микрорайонында урнашуы белән отышлы. Әлеге вакытта бездә 400гә якын бала укый. Яңа бинада яхшы шартларда эшлибез. Дәреслекләр җитә. Методик әсбаплар белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәре тәэмин итә. Алар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез.  Ата-аналарга да кулланма әсбаплар тәкъдим итәләр.

Ун ел эшләү дәверендә уку йортыбыз күп кенә үзгәрешләргә дучар булды. Тәүге елларда балалар саны аз булуга карамастан, мәктәпкә урыс милләтеннән булган бер генә баланы да алмый идек.  Хәзер урыс милләте балалары арта.  Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы таләбе белән бер сыйныфта балалар саны егерме биштән дә түбән булырга тиеш түгел. Шушы санны тутыру өчен без  татар телен бик үк яхшы белмәгәнен дә, башка милләт балаларын да укырга кабул итәргә мәҗбүрбез. Элек сайлап кына, татарча яхшы сөйләшкән балаларны гына алдык.  Анда да әле  сыйныфны икегә бүлеп укыта идек: саф татарча сөйләшкән балалар һәм туган телен  яхшы белмәүчеләр. Хәзер икенче төркемдә балалар саны елдан-ел күбәя. Шәһәр  мәктәпләрендә туган телләрне укыту катлаулана бара.  Оптимальләштерү дә  тискәре йогынты ясый.

Мәгариф өлкәсендәге ел саен, хәтта елына берничә яңалык кертелү  укытучыларны да, укучыларны да кайгыга сала. Бездә “тагын нәрсә булыр?” дигән курку барлыкка килде. Туган тел  дәресләрен кыскарткач, укытучылар нишләргә тиеш? Мәктәпләрдә татар теле укытылу азайган, тел укытучыларының кирәге беткән заманда югары уку йортларының филология бүлекләренә укырга керүчеләр, әлбәттә, булмый.  Бу  — беренчедән. Мин  90нчы елларда  югары белем алдым. Филология бүлегенә имтихан тапшырганда бер урынга биш-алты кеше иде. Хәзер укучыларым: “Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз, престижлы түгел бит”, дип оялталар. Икенчедән, филология бүлекләрен тәмамлаучылар, чыннан да, эш таба алмый. Ел саен җәй, көз айларында безгә дистәләрчә яшь белгеч мөрәҗәгать итә.  Әле гимназиядә дүрт татар теле укытучысы. Һәрберебез 22 сәгать алып барабыз.  Татар теле укытучылары бүгенге көндә яклауга мохтаҗ. Мәгариф министрлыгы безне игътибарыннан калдырмас, дибез.

Вил КАЗЫЙХАНОВ:

—  Бер акыл иясенең мондый сүзләре бар: “Аллаһ үзен танымаган, аның изге гамәлләрен үтәмәгән кешегә тәрбиясез бала бирермен дигән”.  Мин бу сүзләрне  җыелышларда инде ун ел кабатлап йөрим.  Ата-аналар башта миңа карап торалар да аннары башларын түбән ияләр. Һәрберсе үзенең  баласы турында уйлый. Мәгънәсе нәрсәдә бу сүзләрнең. Гомер буена җыйган байлыгыңны әрәм-шәрәм итү өчен бер тәрбиясез бала җитә. Тәүдә безгә  кеше тәрбияләргә, әхлаклы бала тәрбияләргә кирәк.

Бүген балалар бакчалары турында сүз булды. Ә балалар бакчаларына сабыен китергән бүгенге ата-аналар үзләре кайсы чорда формалашты? СССР таралганнан соң. Шушы чорда формалашкан ата-аналарның балаларын укытабыз бүген. Әлеге ата-ана баласына тәрбия бирергә, нигездә, сәләтлеме? Мин үземнең эзләнүләрем, тикшеренүләрем белән шундый нәтиҗәгә килдем: балалар бакчасында сабыйларга нинди тәрбия бирәбез, бүгенге ата-ананы да    шулай ук тәрбияләргә кирәк. Әгәр дә ата-ана белән шушындый параллель эш алып барылмый икән, без маңкортлар тәрбиялибез булып чыга. Маңкортлар  үсеп килә дә инде.

Курку хисе биләп алды безне, диде 65нче гимназия укытучысы. Ә кемдә юк ул курку хисе? Ул гомер буена безнең белән буыннан-буынга килә. Ләкин аңа каршы көрәшергә, үзебезнең хаклыкны исбат итәргә кирәк.

Рамзан Кадыйров белән Жириновский арасында барган бәхәсне телевизордан күргәнсездер. Бер милләт өстеннән икенчен өстен кую сәясәте бара. Мондый сәясәт алып барылганда милли республикаларның берсенә дә җиңел түгел. Әгәр милләтләр арасында татулык булмый икән, бүген бер милләтне, иртәгә икенчесен бетерәчәкләр. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: безгә бүген кайсы милләт  өстә, кайсысы аста булу турында бәхәсләшергә түгел, ә булганны саклау турында уйларга кирәк. Республикабызда ничә милләт бар — барысын да сакларга кирәк.  Шул вакытта гына туган телләргә игътибар булачак, аларны кадерләү булачак.

Мин шуны да аңладым: ата-ананың үзенә дә тәрбия турында белем җитми.

Икенче проблема: балаларның 80 процентының бүген мәктәпкә укырга барасы килми. Ни өчен? Чөнки кызык түгел. Укытучылар моннан дистә еллар элек ничек эшләгән, шул  калыплашкан ысул белән белем бирә. Укытуда яңалык юк. А. Яхин, Ә. Рәхимов методикалары белән кемнәр укыта мәктәптә? Бик азлар гына. Минем тәкъдимем бар: югары уку йортларында студентларны технология серләренә өйрәтергә кирәк.  Технология — заман таләбе. Әгәр мәктәптә укучыларга барлык фәннәрдән дә, аеруча татар теле һәм әдәбиятыннан  яңа, отышлы технология буенча дәрес  үткәрелми икән, киләчәктә  филология бүлекләрен гомумән урап узачаклар. Милли бүлекләргә укырга килүчеләр бездә генә түгел, Татарстанда да азая. Яр Чаллыда, Түбән Камада, Казанда да шул ук хәл. Мин үзем ике телдә укып үстем. Башкорт телендә укый белмим дигән проблема беркайчан да булмады. Чөнки безнең телләр охшаш.  Үзебезнең татар теле укытучылары башкорт телен укытмыймыни хәзер? Кадер мәктәбе  укытучысының фикерен куәтлим: күп тел белү ул зыян китерми. Ә Мәскәүгә безнең нинди телдә сөйләшүебез кирәкми. Бүгенге көндә безнең алда милли горурлык тәрбияләү бурычы тора. Наҗар Нәҗминең “Татар бугазы” дигән шигыре бар. Анда  капитан ярдәмчесе минем белән татарча исәнләште, ә шул ук вакытта мин Сахалиннан үткән чагында башкорт кызы Кинҗәбулатова Тәнзиләнең  урыс балаларына урыс телен укытуы белән горурланып кайттым, ди. Ерак Сахалинда Башкортстан кешесенең эше белән горурланып кайткан ул.  Туган җир һәрберебезгә газиз, кадерле. Аңыбыз, җаныбыз шушында тәрбияләнгән. Башкортстан исеменә кайдадыр бер гаеп  сүз әйтәләр икән, без аны бик авыр кичерәбез.

Бүген сәясәткә кагылмыйк, дип әйтүчеләр дә булды. Кермибез сәясәткә. Ләкин Ленинның бер сүзен онытырга ярамый: “Школа вне жизни и политики — это ложь и лицемерие”. Урамда бүген халык нинди кәефтә, телевизорда нинди вакыйгалар бара? Без аларны мәктәпләрдә аңлатырга тиеш. Укытучылар өчен тәрбия эшләре алып бару ифрат авыр бүген. Әхлакка ничек бәя бирергә? Гәзит-журналлар, телевизор тапшырулары  өчәр-дүртәр тапкыр аерылып, өйләнешкән артистлар турында, балалары өчен судлашып йөрүче ата-аналар турында күңелсез хәбәрләр белән тулы. Аларны әллә мактыйлар, әллә хуплыйлар, бала аңында шушылар хакында дөрес бәя булдырырга укытучылар тиеш түгелмени?

Соңгы тәкъдимем: бүгенге сөйләшүне бер елдан яңадан кабатларга кирәк. Монда күтәрелгән проблемалар ни дәрәҗәдә хәл ителде икән? Сөйләшүдән нинди нәтиҗә булды? Биредә сөйләшүдә катнашкан иптәшләр шушы сорауларга җавап бирер.

Алик ЛОКМАНОВ:

— Бөтендөнья татар конгрессы татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге яшьләрне Казан югары уку йортларына кертү юнәлешендә эш алып бара. Безнең республика өчен  андагы вузларда  ел саен 150 урын калдырыла. Без республика буйлап гаризалар җыябыз. Былтыр Казанга укырга барырга теләк белдерүчеләрнең  гаризалары белән кызыксындым. Кайсы вузларга һәм нинди белгечлекләргә укучыларыбыз  өстенлек бирә икән? Мәгариф, мәдәният, әдәбият  белән кызыксынучылар күпме? Кызганычка каршы,  өметләрем акланмады. Сәнгать академиясенә һәм татар журналистикасына нибары берәр гариза гына булды. Башкортстан вузларының татар бүлекләренә дә гаризалар сирәгәйде. Филология бүлекләрендә укучылар саны кимегәннән-кими бару ул бит туган тел укытучыларының бетүенә генә кайтып калмый. Димәк, әдәбият, тел өлкәсендәге башка белгечләр дә, шул ук вакытта шагыйрьләр, язучыларыбыз да булмаячак дигән сүз.  Ата-аналар, укытучылар, иҗтимагый оешмалар  гына җиңеп чыга аламы бу проблеманы? Юк. Телне, халыкларны саклау дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Үзешчәннәр дәрәҗәсендә генә түгел.  Тел дәүләт тарафыннан яклауга мохтаҗ.  Башкортстан шартларында татар телен өйрәнү, саклау дәүләт  югарылыгына куелырга тиеш. Ни өчен татар балаларына  курчак театрында  татар  труппасы юк?  Милли яшьләр театрында  да татар труппасы булырга тиеш. Радио-телевидениедә татар редакцияләре булдырып, татар тапшыруларына  эфирның  өчтән бер вакытын бүлгәндә,  татар теленең республикадагы абруе барлыгын халык аңлар иде.

Тел ул аралашу коралы гына түгел. Тел белән балага шул халыкның менталитеты, гореф-гадәтләре, тәрбиясе керә. Туган телне өйрәнмәү аркасында рухи яктан гарип балалар тәрбияләнә.  Милли тәрбиянең тагын бер өстенлеге бар: күзәтүләр күрсәтүенчә, милли мәктәпләрдә укыган балалар арасында милициядә исәптә торучылар, хокук бозучылар сирәк. Бу дәүләт җитәкчеләрен уйландырырга тиешле факт.

Форсаттан файдаланып, бер тәкъдим ясыйм. Элегрәк Башкортстан язучылары, шагыйрьләре төбәкләрдә, мәктәпләрдә укучылар, ата-аналар белән очрашулар үткәрә иде. Республикабызда хәзер татар телле язучылар бар. Укытучылар туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә аларны да файдалансыннар иде.  Алар белән очрашу вакытында бик күп сорауларга җавап табып була. Татар телендә шигырьләр уку, татар әдипләренең  дөньяви темаларга чыгышларын тыңлау укучыларда да, ата-аналарда да телебезгә карата мөнәсәбәтне һичшиксез уңай якка борыр иде.

Мәҗит ХУҖИН:

— 1996-97 уку елында  Башкортстанда 641 мәктәптә балаларыбыз татарча укытылган. Әлеге вакытта — 298 мәктәптә генә. Моны ничек аңларга? Балаларга татар теле укытылмагач, милләтебез бетә дигән сүз бит. Иң беренче, мәктәпләрдә татар милләтеннән булган балаларга үз туган телендә белем бирүне кичекмәстән яңадан кайтарырга кирәк. Президентыбыз  кушуы буенча Башкортстанда эшләп килгән унсигез татар милли оешмасын берләштереп, “Башкортстан татарлары” дигән  берлек оештырдык. Һәм  шушы берлекнең эшчәнлеге, республика татарларының мәнфәгатьләре турында теләк-тәкъдимнәребез белән  Президент безне кабул итәр дип уйлыйбыз.

Башкорт телен укыту буенча бик күп чаралар башкарыла. Минем кулда мәгариф министры  Зөһрә Рәхмәтуллинаның  республика район һәм шәһәрләре мәгариф бүлекләре начальникларына 2005 елда  язган хат-боерыгы бар. Анда 2006 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр атнасына ике тапкыр башкорт телен өйрәнү кертелә диелә һәм  уку йортларыннан  башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына заявка  сорала. Министрның башкорт теле турында кайгыртуы яхшы. Ә татар теле турында шундый хат-боерык бармы? Татар милләтеннән булган балалар өчен дә үз туган телләре газиз бит.

Татар иҗтимагый оешмаларының “Халык ихтыяры” дигән үз басмасы бар. Шушы гәзиткә берчак Аскын районыннан бик күп хатлар килде. Мәктәпләрдә татар телен укытуны туктату турында.  Бер хатка 152  кеше кул куйган хәтта. Ул чакта мәгариф министры Зиннәт Аллаяров иде. Мин хатларны министрга күрсәттем. З. Аллаяров миңа болай дип җавап бирде: “ Бу миннән генә тормый, тегеләрдән тора”, дип бармагын өскә күтәрде.  Андый ишарәне Алла хакында гына әйтәләр. Ә министр Алладан курыкса,  эшен дөрес эшләр иде. Димәк, Алладан да югары кешеләр бар...

Татар теле укытучыларының һәм татар мәктәбендә белем алучы балаларның елына ике бәйрәме бар. Берсе — укытучылар конкурсы, икенчесе татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар. Мәгариф министрлыгы  аларны бик матур оештыра. Рәхмәтлебез. Без дә, татар иҗтимагый оешмалары да аларда катнашабыз. Җиңүчеләрне дәртләндереп, котлап, бүләкләп йөрибез. 

“Кызыл таң”га тәкъдимем:  гәзитегездә татар теле укытучылары, аларның эш тәҗрибәсе хакында күбрәк язсагыз иде.  Укытучыларга киңәшем — Татарстанда татар теле укыту буенча Русиянең барлык субъектлары өчен методик үзәк бар. Файдаланыгыз шундагы әсбаплардан. 

Бер-беребез белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшик. Туры, гадел сүзне, фикерне әйтүдән курыкмыйк. Шулай булганда гына туган телебезнең кадере артыр, бәясе күтәрелер. 

 Әңгәмәне әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире

 Фәния ГАБИДУЛЛИНА оештырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»