24.02.2011 - Көнүзәк

“Ябыктырып”... савыктыру

“Аклар” да талый, “кызыллар” да...

Шушы коллективта эшләүчеләрнең мөрәҗәгатен игътибарга алып, монда барган сәер вакыйгалар белән якыннанрак танышкач, Гражданнар сугышы чорындагы авыл хәлләрен бик ачык чагылдырган киң билгеле кинофильм персонажы күз алдына килеп басты.

“Тагын власть алышына!” — Авыл урамнарына “кызыллар” бәреп керүен күргән мескен авыл мужигы шул сүзләр белән култык астында гына йөрткән “буденновка”сын тизрәк башына киеп куя. Ә тегеләре, өйдән-өйгә кереп, күзгә ташланган арурак әйберләрне арбага төйи башлагач, классикага әверелгән сүзләрен әйтә: “Аклар” килсә дә талый, “кызыллар” килсә дә “талый!”

Мескен крестьянга кая барырга соң?! Ленин васыятьләре күптән аяк астына салып тапталган  дәүләттә соңгы көнгәчә “Завет Ленина” аталышын саклап кала алган кооперативта бил бөгүчеләр бүген нәкъ шул классик фильм персонажына охшап тора. Хәер, капиталистик дәүләтебез аларны Ленин бабабызның крестьян өчен иң мөһим  булган “Җир — крестьяннарга!” дигән васыятеннән мәхрүм итмәгән. Киресенчә, һәрберсенә, законлаштырып, үз пайларын биргән. Бу яклап “заветленинчылар” хәтта башка хуҗалыклардагыларга “өстән аска” карый ала. Ни дисәң дә, алар өлешенә иң зур җир мәйданнары туры килгән — бер пайга 7,4 гектар! Районның иң уңайлы, иң “майлы” басуларын хет икмәккә ягып аша. Әгәр дә үз паеңны эзләп таба алсаң! Әлегә үз пайларын күрә, аны бүлә алганнар юк диярлек. Пайлы булган өчен ел саен килеп торучы салым кәгазьләре генә “куандыра”. Үз җиренең игелеген күрүчеләрдән авыз тутырып бер Сергей Зайцевны гына атап буладыр, мөгаен. Анысы да бу егетнең “аерым камырдан” булуы белән генә аңлатыла.

Сергей Владимирович — югары белемле агроном, Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Озак җәфалана торгач, үзенә һәм берничә туганына тиешле пай җирләрен бүлдереп ала алган. Шәхси крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруга да ирешкән.

— Мин үзем — яшелчә үстерүче агроном. Шуңа күрә исәбем, елгага якынрак басуларны алып, яшелчә-җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнү иде. Эшләремнең матур гына баруын, үз пайчыларыма тиешлесен биреп торуымны күргән авылдашлар “Безнең пайларыбызны да ал әле!” дип мөрәҗәгать итте. Миңа 100 гектардан артыгы кирәкми дә иде. Шуңа күрә 14 пайчының гаризасын җыеп алып, былтыр ел башында ук кооперативның гомум җыелышында җир сорап мөрәҗәгать иттем. Районның җир комитеты белгечләре белән картасын да төзедек, тиешле документларын да әзерләдек. Әмма хуҗалык рәисе Кыдрасов каршы булды, без сораган җирләрне бирдертмәде, — дип зарлана күптән үз эшенә нигез салырга хыялланучы фермер.

Бүгенге азык-төлек, аеруча яшелчә кытлыгында Зайцевның 100 гектарында үскән бәрәңге, кишер, суган һәм кәбестәләр бер дә артык булмас иде, әлбәттә!

— Инде кооперативыгыз белән Кыдрасов җитәкчелек итми, ә конкурс идарәчесен җир бөтенләй кызыксындырмый, ул бары тик мал һәм тимер-томыр сату белән мәшгуль, диләр. Нигә соң, шушы уңайдан файдаланып, үзегезнең пайларны бүлдереп алмыйсыз? — дип кызыксынам.

— Дөрес, бүгенге арбитраж идарәчесе өчен безнең җирләребез сукыр бер тиенгә дә тормый, ул хәтта язгы чәчү турында да уйламый. Әмма җирләрне бүлгәләүгә дә рөхсәт юк, чөнки авыл хуҗалыгы кооперативы җир мәйданнарыннан башка кыйммәтен югалта. Шуңа күрә, банкротлык процедурасы үзенең логик ахырына җиткерелми торып, пай җирләрен бүлеп алу турында сүз кузгату авыр, — ди әлеге мәсьәләләрдә шактый мәгълүмат тупларга өлгергән Сергей Зайцев.

...Ә язгы чәчү — борын төбендә

Халык хәстәрләгән яфраказык та ачык  һавада торып калган.Язгы чәчү турында сүз чыккач, безнең сөйләшүнең шаһиты булган авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Рәфис Зариповның колаклары үрә тора:

— “Завет Ленина”да районның ун проценттан артык сөренте мәйданы, — ди ул. — Чөнки аңа Яңавыл һәм Акколайдан тыш, кайчандыр аерым хуҗалык булган Идрис һәм Кармыш авыллары да карый. Әгәр шушы кадәр җир чәчелми калса, бу район өчен гадәттән тыш хәлгә әвереләчәк. Бездәге күрсәткечләр буенча хуҗалыкта бөртекле культураларның 120 тонна орлык запасы булырга тиеш. 12 тонна тирәсе үлән орлыгы бар дип исәпләнә. Алар булган хәлдә дә 7,5 мең гектарлы хуҗалыкка тагын кимендә 160 тонна орлык сатып алырга кирәк булачак. Кызганычка каршы, конкурс идарәчесе беркемне дә якын җибәрми, шуңа без орлык сакланышын да ачыклый алмыйбыз. Ә җитмәгәнен сатып алу-алмау турында сүз дә юк. Монысы безгә бөтенләй караңгы. Ә бит язгы чәчү борын төбендә! Шул ук вакытта банкрот хуҗалык исәбенә без юллаган субсидияләр кереп тора. Корылык өчен дә, мал азыгы сатып алу өчен дә, сезонлы эшләрне башкару өчен дә, ягулык-майлау материаллары өчен дә, нәсел таналарын асрау өчен дә — барлыгы 11 миллион сумнан артык акча! Бу акчаларның ничек һәм нинди максатта сарыф ителүен ачыклау да мөмкин түгел. Кыскасы, хуҗалык бар, ә аның эшчәнлеге, хәл-әхвәле турында без белергә тиешле бер мәгълүмат та юк! — дип уфтанудан уза алмый Рәфис Шәрифҗан улы.

Конкурс идарәчесенең серле эшчәнлеге

Арбитраж идарәчесенең барлык гамәлләрне яшереп, качып-посып эш башкаруы район җитәкчелеген дә, кооператив хезмәткәрләрен дә зур аптырашка сала. Ул хәбәрчедән дә ишек артына качып бикләнде, шуңа күрә аның үзенә бер сорау да биреп булмады.

— Элиталы нәсел таналарын һәм бозауларны юк кына хакка республикадан читкә сатып җибәрделәр. Алтынга бәрабәр 180 баш яшь малдан җилләр исте. Бары тик эшкә ярамаганнары гына торып калды. Ә бит без яхшы токымлы нәсел таналарын һәм үгезләрне Липецк, Белгород өлкәләреннән зур чыгымнар түгеп кайтарткан идек. Ә нигә ул малларны үз районыбыз хуҗалыкларына сатмаска иде?! Тере авырлык бәясе 65-70 сумнан артмаган (!?) токымлы малны алучылар бездә дә җитәрлек булыр иде! Конкурс идарәчесенең эше, безгә калса, үтәкүренмәле булырга тиеш, — ди рәнҗеше тавышына чыккан Гыйльметдин Ганиев.

Ул хуҗалыкта ун елдан артык малларны ясалма аталандыру эшен алып барган. Һәр яшь малның, һәр бозауның нигә бәрабәр булуын яхшы аңлый.

Әйткәндәй, “Завет Ленина” моңарчы үз эшчеләренә дә бозауны килограммын 110 сумнан сатып биргән. Әлбәттә, мондый хак хуҗалык җитәкчелегенең хезмәт хакын түләүдәге бурычларны тизрәк капларга тырышуыннан килеп чыккандыр. Чөнки банкротлыкка китергән сәбәпләрнең берсе — хезмәт хакы буенча бурычларның миллионнарча сум белән исәпләнүе. “Завет Ленина” күп еллар буена салым инспекторлары белән дә “качышлы” уйный.

Әлшәй район судында биргән аңлатмасында хуҗалыкның баш бухгалтеры бу җәһәттән болай ди:

— Мин хуҗалык рәисенә салымнар буенча миллионнарча сум бурычны каплау турында гел әйтеп, искәртеп килдем, әмма ул үзенекен сөйләде: “Курыкма, ул бурычларны барыбер үз вакыты белән юкка чыгаралар!” дип юатты. Ә мин аны узып, салымнар исәбенә бер тиен дә күчерә алмадым.

Банкрот

Текә машиналылар атсыз да калган терлекчегә иптәш түгел.Кызганычка каршы, хуҗалыкны 2003 ел башыннан җитәкләп килгән һәм тәүге елларда аны үстерү өчен күп көч салган, шактый зур уңышларга ирешкән Рамил Кыдрасов, ни сәбәпледер, кредиторлык бурычларына җиңел-җилпе караган. Күрәсең, классикларыбызның иҗаты белән бигүк таныш булмагандыр. Хәер, “Банкрот” пьесасын укымаса да, киң билгеле “За двумя зайцами” кинокомедиясен караган булырга тиеш. Бурычын түләмәгән кеше тозакка барыбер бер килеп каба һәм адәм көлкесенә кала.

Түләргә бөтенләй рәтең булмаганда банкротлыкка калу аңлашыла, ә менә “Завет Ленина” кебек ныклы хуҗалыкның шушы хәлгә төшүе һәм көпә-көндез кычкыртып талануы — зур хурлык. Өстәвенә, Рамилыбыз да төшеп калган егетләрдән түгел: белеме дә, беләге дә бар. Авыл хуҗалыгында зур гына җитәкчелек тәҗрибәсе дә туплаган булдыклы егет. Һәрхәлдә, аңа бер дә юктан “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелмәгәндер. Нишләп соң аның хуҗалыкны күрәләтә куркыныч бурычларга батыруын, ялгыш адымнар ясавын күрүче, кисәтүче, ниһаять, чик куючы, “Җитте сиңа, егет, шаярма!” дип өстәл сугучы табылмаган?!

— Рамил Кыдрас улы, чынлап та, тәүге елларда нәтиҗәле җитәкче булды. Хуҗалыкны токымлы таналар һәм элиталы орлык җитештерүче предприятие дәрәҗәсенә җиткерде. “Завет Ленина” иң эре һәм иң күп продукция җитештерүче хуҗалык иде. Аның тәүлегенә 4-5 тоннага кадәр сөт саткан чаклары булды. Күрәсең, кешене үз-үзенә артык ышана башлау да боза. Безнең мактаулы хуҗалык җитәкчебез белән дә шулайрак килеп чыкты. “Завет Ленина”, бурычларга батып, авыр хәлгә төшә башлау белән район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе көрчектән чыгу юлларын тәкъдим итте. Шуларның иң ышанычлысы, безгә калса, Раевка шикәр заводы белән берлектә эшләү иде. Чөнки әлеге заводның генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдус Фазрахманов кайчандыр “Завет Ленина”ны җитәкләгән, мондагы хәлләрне яхшы белгән кеше. Хуҗалыкның хәленә бервакытта да битараф булмады. Моңарчы да бер-ике тапкыр авыр чакларда ярдәм кулы сузды. Кызганычка каршы, безнең завод белән берлектә эшләү тәкъдиме Кыдрасов ягыннан аңлау тапмады. Кооперативның гомум җыелышында әлеге мәсьәләне күтәрмәү өчен хәтта башын чирлегә салды, айлар буена эшкә чыкмады. Нәтиҗәдә, үз активлары гына да йөзләрчә миллион сум торган данлыклы хуҗалыгыбыз берничә дистә миллион сумлык кредитор бурычы аркасында банкротлык процедурасына дучар ителде! Халык теле белән әйткәндә, шулай итеп алып барып чыгардык хуҗалыкны! Арбитраж идарәчесе кылган вакханалияне күреп барыбыз да әрнибез, көябез, әмма бу очракта законнар безнең яклы түгел. Авыл хуҗалыгы министрына да, район прокурорына да рәсми хатлар язып карадык — файдасыз! — ди моңа җавап итеп Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

— Район җитәкчелеге, аеруча, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Данир Әхмәдишин, эшебезгә таяк тыкмаса, без бу көнгә төшми идек, бурычлар түләмәслек түгел иде. Судка биреп, мине вазыйфадан читләштермәгән булсалар, барысын да хәл итә ала идем! — ди килеп туган бәлаләрдә район җитәкчелеген гаепләүче Рамил Кыдрасов.

— Ә нигә Раевка шикәр заводы канаты астына керүдән баш тарттыгыз соң? Бәлки, бу юл белән китсәгез, район җитәкчелеге дә каныкмас, хуҗалык та бөлгенлеккә төшмәс иде? — дим үзен гаепле тоймаучы банкрот хуҗалык җитәкчесенә.

— Фазрахмановка без түгел, чөгендер үстерер өчен безнең уңдырышлы басуларыбыз гына кирәк иде. Моңарчы да меңәр гектар чөгендер чәчтек — районның ярты планын. Нәтиҗәдә, җирләребез, барлык көчен чөгендергә биреп, кысыр калып бетте. Моны күреп торган кооператив әгъзалары завод астына ятарга теләмәде, мин берүзем нишли алам?! Халык каршы булды бит! — дип, Кыдрасов үз дәгъваларын белдерә.

“Фазрахманов белән әрәм булмас идек!..”

Мин, үз чиратымда, “хәлиткеч халык” белән дә аралаштым.

“Без Илдус Гата улы җитәкчелегендә кайда да эшләргә риза булыр идек. Ул “Завет Ленина”да рәис булып торганда эшләребез гөрләп барды. Хәтта үзебез югары сыйфатлы сыр җитештерә башлаган идек! Хезмәт хакын бик күпләр төшендә дә күрмәгән 2000 еллар башында тере акча ала идек. Фазрахманов ачык йөзле, кешелекле булды, халык белән аралашудан читләшмәде, нинди үтенеч белән барсаң да, хәл итәргә тырышты. Шундый җитәкчеләр күбрәк булсын иде дә бит!” — диючеләр бик күп булды, ә менә аны бары тик үз мәнфәгатен кайгыртуда гаепләүче очрамады.

— Без ничә ел инде “Завет Ленина”дан аерылып, шикәр заводына кушылуны сорыйбыз! Илдус Гата улы белән әрәм булмас идек әле! — диләр бертавыштан Кече Акколай авылында эшсез һәм ашсыз калган дистәләгән терлекче һәм механизатор.

...Әлшәйлеләр бер казанга сыеша алмаган арада җәһәннәмнең аръягыннан килеп төшкән банкротлык белгечләре бик бердәм һәм “нәтиҗәле” эшли. Хуҗалыкны тамырыннан корытуга тиң булган яшь малларны сату белән генә канәгатьләнмәгәнннәр, маллардан бушап калган ферма биналарының тимер капкаларына, улакларына чаклы тураклап озатканнар. “Ябыктырып” савыктыру дәвам итә.

* * *

“Завет Ленина” фаҗигасендә мин үзем гаеплеләрне эзләп таба алмадым. Барысы да хаклы, һәркемнең үз туксаны туксан. Бу очракта җитәкчеләр кызганыч түгел — алар ач калмас. Һәрберсенең хан сараена тиң йорты алдында текә-текә машиналары тора. “Тире астындагы май” да тиз генә бетәргә охшамаган...

Атын соңгы тапкыр кочаклап елаган, ач балаларына, рәнҗүле хатынының күзләренә күтәрелеп карарга кыймаган терлекче кызганыч.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»