22.02.2011 - Көнүзәк

Дәүләкәндә хезмәт бәйрәме

Узган ел йомгаклары буенча бүләкләнүчеләр арасында 111 кеше бар иде. Шул исәптән, ике кеше — Раево авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ирек Абдуллин белән шәһәрнең 5нче гимназиясе директоры Юрий Иванко Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Почет грамотасын алды. Аларны әлеге чарада катнашучы Корылтай депутаты Әхәт Бакиров тапшырды.

Хәрбиләр исәбен төгәл алып баручылар арасында үткәрелгән смотр-конкурста актив катнашкан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән Поляковка авылы хакимияте Башкортстан Хөкүмәтенең Почет грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук алты кеше Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы грамоталарына лаек булды. Алар арасында  — “Рихтер” хуҗалыгыннан ферма мөдире Елена Белякова, “Габдрахманов” хуҗалыгыннан бригадир Марат Закиров, “Поляковка” хуҗалыгы водителе Валерий Полежаев, “Регион-Агро” җәмгыяте терлекчесе Зиф Садыйков, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының урындагы комитеты белгече Нина Сергеева һәм “Аграр традицияләр” җәмгыяте директоры урынбасары Фәнис Хәбибуллин. Бу бүләкләрне һәм Дәүләкән районы хакимиятенең Рәхмәт хатларын район җитәкчесе Закир Бикбулатов тапшырды. Акчалата бүләк белән бергә бирелгән Рәхмәт хатларының һәр тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларына тәгаенләнүе булуы күңелгә ятышлы күренеш булды. Бер генә хезмәт тә, бер генә лаеклы кеше дә игътибардан читтә калмады.

Хезмәт бәйрәменә чакырылучыларны сәламләү чыгышында Закир Гыйзелхак улы район тормышының ныклы нигезе булган муниципаль үзидарәнең законнарга ярашлы башкарылуына, Дәүләкәндәге күпләргә үрнәк булырлык халыклар дуслыгына һәм милләтара татулыкка, халыкның социаль якланышы, торак һәм коммуналь мәсьәләләренең эзлекле рәвештә хәл ителүенә, демографик хәлнең һәм хокук саклау торышының күзгә күренеп тотрыклана баруына, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләренең күтәрелеш юлына басуына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләренең үз бурычларын намуслы үтәргә омтылуына җентекләп тукталды һәм аларга үз бәһасен бирде.

— Барыбыз өчен дә көтелмәгән зур сынауга әверелгән узган ел, нигездә, шәһәребез һәм районыбыз алган хезмәт ритмын боза алмады. 57 мең гектар чәчүлекләребезнең 30 меңе янып-көюгә карамастан, калган мәйданнардан 278 тонна ашлык җыеп алынды, 5 мең тонна көнбагыш үстердек. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 350 миллион сум керем алынды. Бу очракта хуҗалыкларыбызга күрсәтелгән дәүләт ярдәме бик вакытлы булды. Елына карата, мал кышлату уңышлы гына бара. Иң мөһиме — маллар санын саклап кала алдык. Узган ел эшкәртүче предприятиеләребез өчен шактый уңышлы тәмамланды. Алар барысы бергә 1,5 миллиард сумлык товар җитештереп сатты. Бу аннан элеккеге ел белән чагыштырганда 140 процент тәшкил итә. Шулай ук, сәнәгать җитештерү индексы да югары булды — 106,6 процент. Шунысы куанычлы: без бүген хаклы рәвештә Дәүләкән оны һәм Дәүләкән сөт ризыклары элекке данын кире кайтарды дип әйтә алабыз! Кыскасы, һәркем үз урынында Дәүләкән данын лаеклы яклады һәм бүгенге хезмәт бәйрәмен тантаналы шартларда билгели. Моның өчен район җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм! — диде район хакимияте башлыгы.

Хезмәт бәйрәме, һәрвакыттагыча, социаль-мәдәни үзәк фойесында оештырылган бай күргәзмә белән дә бик эчтәлекле булды. Шәһәр һәм районның мәдәният һәм сәнгать осталары зур концерт программасы белән куандырды.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»