15.02.2011 - Көнүзәк

Юкка чыгару — иң җиңел юл

Хөкүмәт йортында Хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов алып барды.

Гыйнвар дәвамында республикада эш хаклары буенча бурыч 1,2 тапкыр артып, 105 миллион сум тәшкил иткән. Ә Прокуратура вәкиле китергән мәгълүматлар буенча, аларның күләме 300 миллион сумнан да күбрәк. Бурычлы оешмалар саны 27дән 32гә күтәрелгән, хәләл акчаларын ала алмый интегүчеләр 5308 кешегә җиткән.

Бурычлы һәр өч предприятиенең икесе банкротлык процедурасы үтә. 32 оешманың 27сенә гомум бурычның 65,7 проценты туры килә. Билгеле, предприятие эшчеләренең авыр хәле өчен җитәкче җавап бирергә тиеш, ә банкротлыкка чыккан һәм конкурс идарәчесе кертелгән оешмаларга алар хуҗа. Бер конкурс идарәчесе уннарча предприятиегә күзәтчелек итүе мөмкин. Һәм алар күп очракта Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә яши.

— Эш хаклары бурычларын түләү мәсьәләсендә федераль дәрәҗәдә законнарны катгыйлату буенча чаралар күрелә. Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү арбитраж идарәчеләрнең законсыз гамәлләре өчен җаваплылыкны күздә тота. Аларга карата таләпләр үзгәрәчәк. Моннан тыш, арбитраж идарәче ике банкротлык процедурасында гына катнаша алачак, әлеге кебек уннарча предприятиегә баш булмаячак. Югыйсә, алар төрле шәһәр һәм районнарда, ә кайчак Русия төбәкләрендә урнашкан берничә предприятиене финанс савыктыруы планын җиңел генә эшләп куялар, ә нәтиҗәсе күренми, — диде Фидус Әгъләм улы.

Әйе, предприятиеләрнең эшен җайга салу мисаллары бармак белән генә санарлык. Бүген банкротлык кайбер категория кешеләр өчен бик уңайлы һәм төшемле. Тышкы идарә итүчеләр банкротлыкка эләккән предприятиеләр буйлап тиз-тиз генә “үтеп чыгалар”, чөнки аларны алдагы стадия — конкурс производствосы кызыктыра. Бу исә, үз чиратында, булган милекне арзан гына хакка сату һәм предприятиене юкка чыгару стадиясенә җиткерү мөмкинлеге. Аннан соң инде кредиторларның, бурычлының милке җитәрлек булмау сәбәпле, канәгатьләндерелмәгән таләпләре үтәлгән дип исәпләнә. Шушы сәбәп белән бүген 200 тирәсе төзелеш һәм транспорт предприятиесе һәм 800ләп агросәнәгать комплексы оешмасы конкурс производствосы процедурасы үтә.

Быел Уфа шәһәрендә бурычлар 3,5 тапкыр артып, 5 миллионнан 18 миллион сумга җиткән. Алар өч эре предприятие өлешенә туры килә. Әйтик, “Күперләр төзү идарәсе” җәмгыятенең 1 февральгә 492 эшчесе алдында 13,5 миллион сум бурычы җыелган. Бу җәһәттән күрелгән чаралар турында башкала хакимияте башлыгы вәкиле Рамил Дилмөхәммәтов бәян итте. “Эш бара, кирәк булганда Прокуратура белән эчке эшләр органнарын җәлеп итәбез”, диде ул.

Былтыр Прокуратура 59 җитәкчене җаваплылыкка тарттырган, шуларның тик берсе — конкурс идарәчесе. Нигә азмы? Сәбәп аларның республикадан читтә яшәвендә. Шундыйларның берсе, Мәскәүдә көн күрүче Рөстәм Шәрипов — 764 хезмәткәренә 22,7 миллион сум бурычы булган җаваплылыгы чикләнгән “Башспецгеострой” җәмгыятенең конкурс идарәчесе. Ул утырышка ярдәмчесен җибәргән иде, тик анысы, үзенә язып бирелгән кәгазьне укудан тыш, бер сорауга да җавап бирә алмады. Менә бу мисал конкурс идарәчеләренең дәүләткә мөнәсәбәтен ап-ачык күрсәтеп тора. “Без аларны тотып алып килергә тиеш, әйтерсең, ниндидер игълан ителмәгән сугыш бара”, — дип белдерде Премьер-министр урынбасары.

“1нче тимер-бетон заводы” конкурс идарәчесе Равил Геливанов утырышка үзе килгән иде. Аның сүзләренә караганда, 158 эшчесенә булган 2,3 миллион сум бурычы эштән чыкканда бирелә торган пособие икән, шулай булгач, янәсе, артык зыян юк.

Банкорт дип игълан итү — бүген  предприятиене юкка чыгаруга бәрабәр. Республикада шушы сәбәп белән элек гөрләп эшләгән дистәләрчә сәнәгать оешмасы сүнде һәм кире “кабынып” китә алмады. Бу бару белән барса, тиздән предприятиеләр дә, эшләргә эш тә калмаячак.

— Хезмәткәрләр үзләре дә активлык күрсәтсен иде, барысы да аларның күз алдында башкарыла бит, — дигән теләктә Фидус Әгъләм улы. — Предприятиеләрдә коллектив договорлар булырга, ә эшчеләр хокукларын белергә һәм аларның үтәлешен таләп итәргә тиеш. 

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»