11.02.2011 - Көнүзәк

Милли гәзитләр яшәргә тиеш!

Русия Президенты Федераль җыелышка Юлламасында дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыруга кагылышлы өлештә урыс шагыйре сүзләрен дә кушып: “Органы власти не должны быть владельцами заводов, газет, пароходов”, дигән иде. Шушы сүзләрдән соң үзләрен бәйсез дип исәпләгән үзәк гәзитләр дәүләт карамагындагы басмалар зыянга эшли, дип язып чыкты. Янәсе (сүз Башкортстанның дәүләт гәзитләре турында бара), бу басмаларга бирелгән дотация башка социаль максатларга юнәлтелә алыр иде. Шул ук вакытта, бу “бәйсез” матбугат әлеге Юлламада Президентның: “...в собственности региональных властей может находиться имущество, необходимое им для осуществления своих полномочий”, дигән җөмләсен гомумән, исәпкә алмый. Укучыны Президент әйтергә  теләгән төп мәгънәдән читкә алып китә. Президент, икътисади әһәмиятне сызык өстенә алып, казнадан ярдәм алган предприятиеләрне булдыклы милекчеләргә бирү, акционерлаштыру турында сүз алып бара. Ә кайберәүләр фикернең үтемлелеген көчәйтү өчен кулланылган “заводов, газет, пароходов” төшенчәсеннән гәзитләрне генә аерып алып, үз язмаларында халыкның “күзен ачарга” тели. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Башкортстан Хөкүмәте оештыручылар булып торган “Кызыл таң” да казна акчасын файдасызга туздыручы буларак күз алдына басарга мөмкин. Проблемаларны җиңел-җилпе генә әүшәләнгән мәкаләләрдә тикшерергә маташу, кайвакыт, чыннан да, укучыда ялгыш фикер тудыруы ихтимал.

Ә хәзер мәсьәләнең асылын багыйк. Беренчедән, гәзит Башкортстанда яшәп, татар телендә аралашучы, татар телен аңлаучы миллионнарча халык мәнфәгатьләрендә, аларның туган телләрендә мәгълүмат алуга хокукын яклап, шәхсән һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында нәшер ителә. Икенчедән, оештыручылары власть органнары булгач, ул дәүләт сәясәтен халыкка җиткерүче дә. Димәк, аңа социаль-сәяси бурыч та йөкләтелгән. Дәүләт дотациясенә килгәндә исә, шуны аңлау фарыз: базар икътисады шартларында, аеруча милли матбугат, үз исәбенә генә яши алмый. Милли-мәдәни тәгаенләнешен үтәүне беренчел бурыч итеп куйган басмаларга дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш һәм күрсәтелә. Әлбәттә, нинди микъдарда күрсәтелү икенче мәсьәлә. Һәрхәлдә, алар халыкка гадел, эчтәлекле мәгълүмат бирергә, аны уйландырырга, нәтиҗә ясарга өндәргә бурычлы.

Мәгариф тә, фән дә, мәдәният тә табыш чыганагы түгел. Болар җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче төшенчәләр. Шәхесне шушылар формалаштыра.

Бер билгеле кешенең матбугатта мәгълүмат басылуга карата әйтелгән шундый сүзләре бар: “Сенсация артыннан кумагыз, тормыш күпкә кызыклырак һәм мәгънәлерәк бит...” Безгә калса, мәгълүматны халыкка гадел итеп җиткерә белү шушы мәгънәне баета һәм тирәнәйтә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»