10.02.2011 - Көнүзәк

Туган тел рухиятне ныгыта

Киләчәккә планнарың бер елга икән — арыш чәч, дистә елларга икән — агач утырт, ә гасырларга  икән — балалар тәрбиялә.

Халык мәкале.

Мин — укытучы. Ата-бабалардан калган моңны, гореф-гадәтләрне, телне, тарихны түкми-чәчми киләчәккә озатучы мин. Күпме күзләр миңа төбәлгән! Күпме ышаныч бар аларда! Ә мин аларның өметләрен сүндермәстәй, ышанычларын аклардай укытучы булырга, тәрбияне үз мисалымда, үрнәгемдә күрсәтергә тиешмен. Халкым байлыгы миндә өзелеп калырга тиеш түгел. Бөек педагог К. Д. Ушинский: “Халык теле — рухи тормышның иң асыл, беркайчан да сулмый һәм мәңге яңадан ачыла торган чәчкәсе... Халык теле югалдымы — халык башкача юк. Халык авызында халык теле тере икән, ул чакта  халык та тере”, — дип язган. Димәк, туган телебез тере икән, татар халкы да яшәячәк. Телебезне терелтү, мәңгелек чәчкәбезне сулдырмау, аны саклап, яклап тору — безнең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, иң изге бурычы.

Һәр зыялы, мәдәниятле кеше яшәгән иленең, җиренең тарихын, тамырларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белергә тиеш. Ә тел исә боларның һәммәсен үз эченә ала. Тел һәм халык — аерылгысыз  төшенчәләр. Юкка гына, телен яклаган — телен саклаган, дип әйтмиләр бит.

Ә без, татар теле укытучылары, укытучыбыз С. Поварисов әйткәнчә, телдән — дәрья-диңгездән мәрҗәннәр алып, тезеп сөйләшергә, аңлашырга өйрәтәбез. Менә ни өчен мин, укытучы һөнәрен сайлап, балалар тәрбияләүне үз иттем.

Бүгенге көндә бик күп милләттәшләребез туган телендә сөйләшми, ә бары аралашу теленә генә күчте. Бу хәл безне бик кыйммәтле байлыктан мәхрүм итә, рухиятебезне ярлыландыра.

Мин — укытучы. Мин дә шәхес, һәм үз бурычымны шулай аңлыйм: ил-халык белән бергә атлап, илгә лаеклы белемле уллар, кызлар тәрбияләү.

Өченче сыйныфта укыганда ук мин хәл иткән идем инде — беренче укытучым Мосалия апа Сөләйманова кебек укытучы  булачакмын. Ул чакта укытучы һөнәре нинди авыр һәм җаваплы икәнен аңлап бетермәгәнмендер. Ләкин укытучымның һәрчак  мөлаем йөзе, яхшы мөгамәләсе, гадел булуы, һәр  уңышыбызга куануы, хәтта гаиләләребездәге проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүе дә хәтеремә ныклап салып куелды. “Чын укытучы шундый булырга тиеш” дигән фикер туды һәм, хыялым тормышка ашып, үзем укытучы булып эшли башлагач та күңелемнән әле булса беренче укытучым белән киңәшләшәм. Ә өлкәнрәк сыйныфларда укыганда минем булачак һөнәремә мәхәббәт уяткан укытучыларым, әлбәттә, татар теле укытучылары  Мөнәвәрә апа Латыйпова, Финә апа Булатова, Рида  Мөхәмәдьярова булды.

Мин үземне бәхетле укытучы дип исәплим. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә минем дә өлешем булганга куанам. Һәм моны мин туган телемнең матурлыгы, күркәмлеге һәм нәфислеге аша бирергә тырышам. Хезмәт юлымны туган Чакмагыш районында башлавымны зур бәхет дип саныйм, чөнки тәүге алты елым бигрәк тә уңышлы булган икән... Еллар үтте, хыялым тормышка ашты. Инде үзем укыткан укучыларым (мин килгәндә алар 6нчы сыйныфта гына иде әле!) үзләре мәктәпләрдә ана теле укытучылары булып эшли. Гүзәлия Дәүләтова туган авылы Тайняшта укыта, Эльвира Гыйзетдинова — Уфа шәһәренең Дим бистәсендә, ә Ләйсән Касыймова Орджоникидзе районында татар гимназиясендә эшлиләр. Эльвира “Ел укытучысы” конкурсында үз номинациясендә җиңде, ә Ләйсән үткән елда бу конкурста лауреат  булды. Хәзер ул “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне йөртә. Менә шулай, әле дә укучыларым белән аралашып, бер-беребезгә киңәшләр бирешеп, бер-беребездән өйрәнеп, хәтта ярышып эшлибез.

Менә унбиш ел инде мин Уфа шәһәренең 34нче мәктәбендә татар теле укытам. Шәһәр мәктәбендә туган тел төркемендә күп очракта ана телендә ныклап сөйләшмәгән, хәтта гаиләдә аралашмаган балалар укый. Шуңа мин дәресләремдә баланың телен баетуны, сөйләм телен үстерүне максат итеп куям.

Сөйләм матур булсын өчен бала бөтен авазларны да дөрес әйтә белергә тиеш. Һәм дәрес башында фонетик күнегүләр кулланам. Дәрестә уеннар, тизәйткечләр бик популяр алым. Балалар уйнарга ярата. Ә уен аша  авазларны дөрес әйтергә өйрәтү бик уңышлы алым булып тора.

Сөйләм телен үстерү өчен бирелгән темага карата әңгәмә үткәрү отышлы. Сәнгатьле уку күнекмәләре дә сөйләм телен үстерә. Моның өчен өч компонентка: сулышка, тавышка, дикциягә игътибар итәм. Дөрес тын алырга, һаваны дөрес чыгарырга, тавышны куя белергә, сүздәге авазларны дөрес әйтергә өйрәтәм. Чөнки минем элекке укучыларым әдәби әсәрләрнең эчтәлеген бүгенге укучыга җиткерергә тиеш дип уйлыйм.

Укучылар, күбесенчә, укытучыга охшатып сөйләргә тырыша. Шуңа күрә А. С. Макаренконың сүзләрен һәрвакыт истә тотам. Ул укытучының үз тавышына хуҗа булуын таләп иткән. “Мин “Монда кил” дигән сөйләмне 15-20 төрле әйтергә өйрәнгәч кенә үземне оста сөйләүче дип саный башладым”, — ди бөек педагог.

Укыганны сөйләү — укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүче мөһим алым. Бу алым фикернең эзмә-эзлекле, бәйләнешле бирелүен таләп итә. Сөйләгәндә балага ирек бирергә, бүлдермәскә тырышам.

Укучыларның теле бик ярлы, уй-хисләрен аңлатырга сүзләре җитми. Шуның өчен укучыларның сүзлек запасын баету юнәлешендә күп эш алып барам. Һәр баланың сүзлек дәфтәре бар, анда дәрес саен яңа сүзләр язабыз. Яңа  сүзләрне укучылар ятлый. Аларны истә калдыру өчен төрле уеннар уйлыйбыз һәм уйныйбыз. Сюжетлы сурәтләр, картиналар кулланам. Алар баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга, төшенчәләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

Икетеллелек шартларында дәресләрдә балаларны тәрҗемә эшенә җәлеп итү дә мөһим мәсьәлә булып кала. Тәрҗемәгә өйрәтү эше дә баланың иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Балада сүз тойгысы, тел тойгысы тәрбияләү тәрҗемә эшләре аша хәл ителә.

Кулланылган бөтен эш төрләре ярдәмендә минем укучыларым үзләренең фикерен, теләген, үтенечен, хисен башка кешеләргә җиткерер һәм аларны тизрәк аңлар дип бик тә ышанам.

Тел өйрәнү җиңел эш түгел. Бигрәк тә безнең республика шартларында. Гаиләдә бала ана телендә юньләп сөйләшми, балалар бакчасында сөйләшү тик урыс телендә. Мәктәпкә килгәч, инглиз теле, дәүләт теле буларак башкорт теле... Шуңа да без, татар теле укытучылары, зур каршылыкка очрыйбыз. “Әллә ничә тел өйрәнә алмыйбыз, балага авырлык килә”, дип, ата-аналар татар теле өйрәнергә гариза язмый. Гариза язмагач, төркемнәр ачылмый. Алда нинди генә каршылыклар булмасын, бу төркемнәрне ачарга тырышам. Чөнки балаларда кызыксыну көчле. Зур авырлык белән булса да, туган татар теленә, аның тарихына, билгеле шәхесләренә сөю хисе туа. Укучыларым барысы да кызыксынып өйрәнә дип мактанмыйм. Ләкин арада бик матур итеп сөйләшүчеләр, шигырь конкурсларында, олимпиадаларында, хәтта фәнни конференцияләрдә призлы урыннар алучылар бар.

Тормышта минем өчен иң мөһиме — мин укыткан балалар белемле, киң мәгълүматлы, сәләтле, иленә кирәкле яхшы белгеч һәм туган җирен, халкын таныган, белгән, сөйгән, башка милләт кешеләрен дә хөрмәт иткән, үз милләтенә хезмәт иткән шәхес булып үссеннәр иде.

Көндәлек мәшәкатьләрдән туган җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә яңа сулыш, белем, изге теләкләр өләшү җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, йолаларыбызга игътибар уятып, укучыларда кешелеклелек, әдәплелек, кечелеклелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатыма тугры хезмәт итеп, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкны, иминлекне яклап, гел алга омтылырга язсын.

Гөлүзә ГАСКӘРОВА,

Уфа шәһәренең 34нче мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»