08.02.2011 - Көнүзәк

Гарәп явы күтәрелгән мәл...

Бүген кайсы илләрдә чуалышлар баруын һәм ничә кешенең аларның корбаны булуын санап утырудан мәгънә юк. Бу хәрәкәтнең башлангычын табу, аны оештыручыларның сәяси максатларын ачыклау мөһимрәк. Аннан соң, эш-гамәлләрне юнәлтеп торучы бер үзәк булмаса, дистәләрчә миллионлык гарәп халкының кинәт кенә күтәрелүен нәрсә белән аңлатырга?

Бу җирлектә берничә фараз дәлилле булып күренә. Мәсәлән, гарәп дәүләтләренең барысы да диярлек нефть я газга ифрат бай. Һәм шушы байлык арзан хак белән генә көнбатышка китеп тора. Хәлнең шулай булуы көнбатышка да, хакимлек итүче гарәп диктаторларына да отышлы. Аның каравы, наданлыкта һәм хәерчелектә яшәүче гади халыкның түземлеге беткән. Әгәр шулай булса, әлеге вакыйгалар — социаль эчтәлекле күтәрелеш. Икенче вариант — милли мөстәкыйльлек алган дәүләтләрдә үзаң шундый дәрәҗәгә җиткән ки, халык үз табигый  байлыкларын арытаба талауга юл куярга теләми. Өченче фараз — гарәп илләрендә уң радикаль исламның көчәюе. Әгәр без Мисырга Гамәл Әбделнасыйр хакимлек иткән елларда ук “Мөселман туганнар” дип аталган экстремистик оешманың булуын хәтергә алсак, радикаль исламның көчәюенә исебез китмәс. Ислам экстремизмы, әлбәттә, көнбатышка гына юнәлтелми.

Гарәп дөньясындагы хәзерге вакыйгаларның асылын якынча булса да төсмерләү өчен тарихка мөрәҗәгать итү кирәк. ХХ гасырның урталарында гарәпләр арасында бер-бер артлы булып үткән ихтилаллар формасы һәм программасы белән аерылса да, аларда уртаклык та юк түгел. Колониаль һәм ярым колониаль режимнарның барысының да алмашынуына элекке хакимнәр идарәлектә кала алмаслык шартлар тууы сәбәпче булды. Гитлер Германиясен, фашистик Италияне һәм милитаристик Японияне тар-мар итү, Кушма Штатлар белән беррәттән Советлар Союзының да иң куәтле державага әверелүе идарә итүнең колониаль методларын җимереп кенә калмады, бәлки бик күп гарәп илләрендә эчке процессларны кузгатып җибәрде.

Ул процесслар да катлаулы. Гарәп илләре һәм тоташ мөселман дөньясы  заговорлар, бер-берсе я күршеләре белән өзлексез сугышлар кичерә. Тотрыксызлыкның даими төстә булуы һәм радикаль күренеш алуы бар дөньяда ислам экстремизмы дигән фикер уятты. Янәсе, якын көнчыгыш һәм аның тирәсендәге капма-каршы торуларның нигезендә цивилизацион-дини сәбәпләр ята. Бу теориягә таянучы политологлар һәм, аерып әйткәндә, АКШ галиме Хантингтон, дөнья әлеге принцип буенча икегә аерылды, дип раслый. Димәк, аларча, дөньяны идеологиягә нигезләнеп бүлгәләүгә алмашка цивилизацион-дини аерымлану килде.

Ислам экстремизмының кинәт кенә көчәеп китүе берничә шартка бәйле. Һәм аның иң мөһиме — цивилизацияләр арасындагы капма-каршылык түгел, бәлки алар арасында фикер алышуның булмавы. Хәзерге дөньяда барган глобальләшү процесслары бөтендөнья җәмгыятен, шул исәптән мөселман халыклы илләрдә дә, үз эченә җәлеп итә.

Бу илләр дә дөнья цивилизациясенең техник-технологик казанышларыннан мәхрүм калмый, әмма гарәп дөньясының үсеше, традицион сәбәпләр аркасында, нык кына тоткарлана. Мәсьәлә шунда, дөнья цивилизациясе — техник-технологик яңалыклар гына түгел. Ул төрле мәдәни-дини-сәяси агымнардан үзенчәлеген саклап калган, әмма котылгысыз якыная  баручы социаль-мәдәни уртаклыклардан хасыйл була. Ачыклап әйткәндә, алар арасындагы уртак телдән барлыкка килә. Әлеге мәлдә без шушы уртак тел таба алмау фаҗигасен кичерәбез. Көнбатыш цивилизациясенең икътисади, хәрби мөмкинлекләре җәһәтеннән иң куәтле вәкиле АКШ, бүтән илләргә, шул исәптән мөселман халыклы дәүләтләргә дә, демократиянең үз моделен көч белән тага икән, ул каршылык тудырмый калмый. Америка җитәкчеләре, CNN телекомпаниясе гарәп илләрендәге чуалышларны “ихтилал” дип атый башлады. Димәк, урам акцияләренә сәяси төс бирергә тырышу күренә. Арытабангы вакыйгалар гарәп явын кемнәрнең кузгатуын ачыграк төсмерләү мөмкинлеге бирер. Сценарий авторлары да, режиссерлар да, “тамаша” өчен гонорар түләүчеләр дә океан аръягында яшәми микән?

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»