03.02.2011 - Көнүзәк

Уфа урамнары киңәячәк

“Бердәм Русия” партиясенең “Русия шәһәрләренең яңа юллары” проекты кысаларында агымдагы елда Уфа урамнарын капиталь төзекләндерүгә һәм киңәйтүгә, йорт алларын тәртипкә китерүгә 795,1 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Миһранов белдерде. Анда шулай ук, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе начальнигы Владимир Чернов катнаштылар.

Матбугат конференциясендә билгеләнүенчә, “Русия шә-һәрләренең яңа юллары” проекты илдә 2007 елдан башлап тормышка ашырыла. Бүгенге көндә бу проектта Русиянең миллионлы халык яшәгән 32 шәһәре катнаша. Проект кысаларында 2007 елда Уфа 1 миллиард сум алган. Әлеге акчалар ул чорда Уфада юбилей уңаеннан киң колач алган юл төзелешләренә юнәлтелгән. 2009 елда проект кысаларында Башкортстан  башкаласына 493 миллион сум бүленгән. Ул акчалар “Уфа — Аэропорт” юлын реконструкцияләүгә, шәһәрнең юл челтәрен яңартуга, шул исәптән Октябрь проспектында башкарылган күләмле реконструкция эшләренә, Жилино һәм Базилевка авылларына юллар, Таш кичү дип йөртелгән төбәктә Агыйдел аша күпер төзүгә тотынылган.

Агымдагы елда Уфа алачак 795,1 миллион сум тәү чиратта үзәк урамнарны киңәйтүгә һәм йорт алларындагы юлларны төзекләндерүгә тотынылачак.

— Уфа шәһәре хакимияте капиталь ремонт таләп итүче урамнарның исемлеген төзеде. Бу исемлеккә җәмгысе 28 урам керде. Үткән елда 6 урамны киңәйтү буенча 280 миллион сумлык эш башкарылды. Агымдагы елда 15 урамны киңәйтү каралган. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында башкарылачак, — диде бу җәһәттән Владимир Чернов. Атап әйткәндә, Зәки Вәлиди, Комсомол, Россия, Октябрьнең 50 еллыгы, Пушкин, Сипайлово, СССРның 50 еллыгы, Цюрупа, Киров урамнары инде якын чорда күпкә иркенәергә тиеш.

Проект кысаларында йорт алды юлларын төзекләндерү буенча да күләмле эш башкарылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Ильяс Мөниров белдерде.

— Йорт алды территорияләрен төзекләндерүгә 530 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу мәсьәләгә иң җитди игътибар биреләчәк, чөнки бүген башкалада гына кичекмәстән ремонт таләп итүче 400 ихата исәпләнә, — диде Ильяс Яхъя улы.

Әйткәндәй, башкала халкы бүленгән акчаларның нәтиҗәле файдаланылуын һәм ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тота алачак.

— Инде ике атнадан Интернетта Doroga-ufa.ru сайты эшли башлаячак. Анда Уфа халкы теге яки бу ихатада юлларның начар торышы турындагы хәбәр итә алачак. Эшләрнең сыйфаты турындагы фикерләрне дә әлеге сайтта калдырырга мөмкин. Сайтта акчаларның нинди объектларда үзләштерелүе турында да мәгълүмат урнаштырылачак. Гомумән, проектны тормышка ашырганда халык белән берлектә эш итүне, тыгыз диалог урнаштыруны мөһим максат итеп куябыз, — диде Ренат Миһранов.

Төзелеш һәм төзекләндерү эшләре май-сентябрь айларында тормышка ашырылачак. Ильяс Мөниров билгеләвенчә, юл төзелешендә югары сыйфатка ирешү өчен барлык таләпләр дә төгәл сакланачак.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»