01.02.2011 - Көнүзәк

Алга дибез, алга дибез, артка таба барабыз...

26 гыйнварда Уфада эш сәфәре белән Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко булды. Тәүдә министр ЮНЕСКОның  ассоциацияләнгән 39нчы гимназиясен карады. Арытаба Уфа дәүләт авиация техник университетында уку йортлары ректорлары, урта махсус уку йортлары һәм һөнәрчелек училищелары директорлары белән “түгәрәк өстәл” артында мәгариф мәсьәләләре буенча сөйләшүдә катнашты.

Сәфәр кысаларында Андрей Фурсенко, шулай ук, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында, Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика башкорт гимназия-интернатында, Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында һәм М. Горький исемендәге 3нче гимназиядә булды. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия  университетында республиканың мәгълүмат-белем бирү порталының эше һәм югары уку йортының  талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүдә башка мәгариф учреждениеләре белән үзара бәйләнеше тәҗрибәсе  белән танышты.

Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда “Безнең яңа мәктәп” дәүләт белем бирү башлангычын тормышка ашыру кысаларында талантлы һәм сәләтле балаларга булышлык итүдә төбәк системасын үстерү” дигән темага Идел буе федераль округы субъектларының мәгариф өлкәсенә идарә итүче башкарма власть органнары җитәкчеләре киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.

Андрей Фурсенконың һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф министрларының республикада, нигездә, иң алдынгы  белем бирү учреждениеләрендә булуын исәпкә алганда, һәркем Башкортстан хакында иң яхшы тәэссоратлар туплап кайтып китте. Бу җәһәттән республикада мәгариф мәсьәләләренең нәтиҗәле хәл ителүен, бу өлкәдәге реформаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын пленар утырышта күрше төбәкләрнең мәгариф министрлары да, Андрей Фурсенко да сызык өстенә алды. Шул ук вакытта, дәрәҗәле кунакларның безгә соклану белдерүе мәгариф өлкәсендә мәсьәләләр юк дигәнне аңлатмый әле. Русиянең мәгариф һәм фән үсешендәге мәсьәләләр дә, билгеле, Уфада үткән киңәшмәдә яңгыратылганнар белән генә чикләнми. Бүгенге язмада шуларның кайберләренә аерым тукталып үтмәкчебез.

“Аргументы Недели” гәзитенең 26 гыйнвар санында дөнья күргән “Яйцо для министра Фурсенко” дигән мәкаләдә Бөтенрусия мәгариф фонды рәисе Сергей Комков илнең мәгариф министры юл куйган төп хаталардан түбәндәгеләрне атый: “Министрның  төп хатасы югары мәктәпне реформалауда — студентларны әзерләүдә бакалавриат һәм магистратураны үз эченә алган ике баскычлы Болон системасын гамәлгә кертү булды. Аның ярдәмендә безнең чит илләрдәге белем бирү системасына якынлашуыбыз икеле. Ни өчен дигәндә, бездәге стандартлар Европадагы белем бирү стандартларына туры килми.

Министрның икенче хатасы — урта мәктәпкә мөнәсәбәте. Урта белем бирү системасында укытучының үзәк фигура булуын Андрей Фурсенко аңламый, дигән фикер кала. Укытучы, дәрес кенә биреп калмыйча, укучыларның үсеш эшчәнлеге буенча да бик җитди эш алып барырга тиеш. Русия мәктәпләрендә исә бу әлегә юк. Мәктәп фәкать белем бирү белән шөгыльләнә, әмма үсешкә хезмәт итми.

Янә дә Андрей Фурсенконың авыл мәктәпләрен кыскартуга чакыруының социаль нәтиҗәләре бик авыр булачак. Ил халкының зур өлеше вак торак пунктларда яшәвен исәпкә алганда, бу авылда мәгарифне тулысынча юкка чыгару дигәнне аңлата. Тагы да шул: Андрей Фурсенко үткәргән реформалар барышында ил бердәм мәгариф киңлеген югалтты. Катламнарга бүленүгә юл куелды. Әйтик, Барнаулдагы укытучы бүген Мәскәүдәге укытучыдан берничә тапкыр азрак хезмәт хакы ала. Шул ук вакытта, укытучыларның ставкалары бертөрле. Мондый хәлгә ничек юл куелырга мөмкин?”

Шушында ук илдә мәгариф реформасын тормышка ашыруга бәйле статистика китерелә. Мәкаләдә билгеләнүенчә, реформалар чорында Русиядә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саны 87,9 меңнән 45,6 меңгә кадәр кыскарган. Аларда балалар саны 9 миллионнан 5,1 миллионга кадәр кимегән. Әгәр дә “торгынлык” чорында авыл җирендә ел саен 80-85 мең укучы урынга мәктәпләр төзелсә, 2009 елда җәмгысе 19 мең урынга белем бирү учреждениеләре сафка кергән. Реформалар елларында көндезге белем бирү учреждениеләре саны 13312 берәмлеккә кыскарып, 67571дән 54259га калган.

“Без кая тәгәрибез? Ахрысы — упкынга...” — дип тәмамлый язмасын журналист Надежда Попова.

Шул ук вакытта, федераль министрның Уфага сәфәре кысаларында ясаган белдерүләреннән чыгып фикер йөрткәндә, мәгариф өлкәсендәге реформалар алга таба да шушы юнәлештә дәвам иттереләчәк.

— Һәртөрле мәктәп демографиягә бәйле. Укырга керүчеләр саны 2020 елда гына артачак. Аңа кадәр без югары белемгә ихтыяҗ тууын көтеп утырырга тиеш түгелбез. Мәсьәләне хәл итү юлы түгел бу. Мәсәлән, бүген сезнең югары уку йортлары ел саен 4,5 мең укытучы әзерләп чыгара. Аларга ихтыяҗ исә — 1 мең. Бу хәлдән чыгу юлын тәкъдим итәсем килә. Югары белем бирү сәнәгать, фән, икътисад белән бәйләп алып барылырга тиеш. Аерымлану яхшы нәтиҗә бирми. 83нче Федераль закон уку йортларының ихтыяҗ булган белгечләр әзерләп чыгаруына юнәлтелгән, — диде федераль министр.

Андрей Фурсенконың сүзләрен дөрес аңласак, югары уку йортлары, шул исәптән педагогик вузлар да, үз эшчәнлеген сәнәгать, фән, икътисад белән тыгыз бәйләп алып барырга тиеш булып чыга. Бу җәһәттән үзебез укып чыккан шул ук филология факультетының татар-урыс бүлеге, яки башкорт филологиясе, тарих, башка гуманитар факультетларның сәнәгать һәм икътисад тармагы өчен нинди белгечләр әзерләргә тиешлеге генә башка сыймый. Кызганыч, Андрей Фурсенко бу мәсьәләгә арытаба да аңлатма бирүне урынлы тапмады.

Милли кадрлар әзерләүче факультетлар турында сүз чыккач, шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: йөздән артык милләт вәкилләре гомер кичерүче Башкортстанда үткән киңәшмәдә милли мәгариф мәсьәләләренә тукталу булмады. Югыйсә, киңәшмәнең “Безнең яңа мәктәп” башлангычын тормышка ашыру кысаларында талантлы һәм сәләтле балаларга булышлык итү буенча төбәк системасын үстерү мәсьәләләренә багышлануын исәпкә алганда, безнең карашка, күпмилләтле төбәктә төрле милләт балаларының талантларын һәм сәләтләрен ачу, үстерү турында сүз  алып бару да артык булмас иде кебек.

Мәгариф өлкәсендә чыгымнарны кыскарту мәсьәләсенә килгәндә, әлеге эш республикада алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов илнең мәгариф министры Андрей Фурсенко катнашлыгында үткән педагогик актив белән очрашуда белдерде.

— Бүген республика бюджетының 30 проценты мәгарифкә, 25 проценты — сәламәтлек саклауга, 20 проценты социаль яклауга  тотыныла. Шушы рәвешле, социаль өлкәне хезмәтләндерүгә республика казнасының 75 проценты китә. Әлеге чыгымнарны оптимальләштерү вариантларын эзләргә кирәк. Без  бертуктаусыз бу өлкәгә чыгымнарны арттыра алмыйбыз, шул ук вакытта кысмаячакбыз да. Оптимальләштерү буенча эшне дәвам итәчәкбез, — диде Башкортстан Президенты.

Республика җитәкчесе “оптимальләштерүнең вариантларын эзләргә кирәк” дигәндә нәрсәне күз уңында тота соң? Декабрь ахырында Мәскәүдә үткән Дәүләт Советының Русия Федерациясе Президенты  каршындагы гомумдәүләт проектлары һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру комиссиясенең берлектәге утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов: “Бүген республикада телләрне мәҗбүри укыту, хезмәт баскычында милләткә бәйле күтәрелү мәсьәләләре калка. Карьера, чит илдә белем алу мөмкинлеге дә шуңа бәйле. Боларның барысы да күпмилләтле мохиттә өстәмә киеренкелек тудыра”, — дип белдергән иде. Моннан чыгып, әйтәсе килгән фикер: мәҗбүри укытылган телләргә чыгымнарны киметү оптимальләштерүнең бер варианты булуы да бик ихтимал.

Бер сүз белән әйткәндә, мәгариф һәм фән мәсьәләләре буенча киңәшмә тармак үсешенә бәйле бик күп фикерләр һәм яңадан яңа сораулар тудырды. Бу, билгеле, илдә үткәрелүче мәгариф реформаларында бик күп каршылыклар,  кытыршылыклар булуы турында сөйли. Мәгариф министрлыгы әзерләгән “Русия Федерациясендә мәгариф турында” закон проектына гына да 600дән артык төзәтмә кертелгән икән, бу үзе үк күптөрле уй-фикерләргә этәрә. Шулай да Башкортстан җитәкчелеге мәгариф өлкәсендәге катлаулы реформаларны тормышка ашырганда зирәклек һәм аек акыл күрсәтер дигән теләктә калыйк. Шушы рәвешле алдагы чорда югары кунаклар башкала гимназияләренә  килеп кенә түгел, иң төпкел райондагы иң төпкел авыл мәктәбенә килеп тә биредәге матди-техник базага, эшчәнлектә файдаланылучы заманча технологияләргә, инновацияле эш алымнарына сокланып китәрлек булсын иде.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,

 “Кызыл таң”.

Реформалар чорында Русиядә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саны 87,9 меңнән 45,6 меңгә кадәр кыскарган. Аларда балалар саны 9 миллионнан 5,1 миллионга кадәр кимегән. Әгәр дә “торгынлык” чорында авыл җирендә ел саен 80-85 мең укучы урынга мәктәпләр төзелсә, 2009 елда җәмгысе 19 мең урынга белем бирү учреждениеләре сафка кертелгән. Реформалар елларында көндезге белем бирү учреждениеләре саны 13312 берәмлеккә кыскарып, 67571дән 54259га калган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»