29.01.2011 - Көнүзәк

Үз чыбыркысын яндырган көтүче...

Империализм коллыгында җәберләнеп яшәгән Җир шарындагы миллионнарча гади халык өчен кайчандыр гаделлек утравы һәм өмет маягы булып күренгән илебез соңгы берничә елда үзе комсызлар корбанына әверелде. Аның кайсы җәмгыять өчен дә үлемечле булган дәүләт масштабындагы коррупция ятьмәсенә ныклап эләгүе хәзер беркем өчен дә сер түгел. Күптән түгел Русия Президенты Дмитрий Медведев үткәргән зур киңәшмәдә илебезнең яңарак оештырылган бәйсез Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин җан өшеткеч фактлар китерде: “Ачыкланган коррупцион җинаятьләрнең 34 проценты хокук саклау органнарында эшләүчеләргә туры килә”, — дип белдерде ул.

Димәк, ил иминлегенә янаучы иң куркыныч җинаятьләрнең өчтән бере вазыйфалары буенча шул җинаятьләргә каршы көрәшергә тиешле кешеләр тарафыннан кылына булып чыга! Аның сенсацион белдерүенә караганда, калган өчтән ике өлеше дә завод станоклары артында торучылар, сыер савучылар, идән юучылар исәбендә түгел. Кемдә, дисез? Хәрбиләрдә — төгәлрәк әйткәндә, солдат канын эчүче, бюджет акчаларын ничек кирәк шулай туздыручы югары дәрәҗәле офицерларда, генералитетта. Шул ук бюджет, ягъни синең белән мин түләгән салым исәбенә яшәүче муниципалитетларда, дөресрәге, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең җаваплы хезмәткәрләрендә. Сәламәтлек саклау, социаль үсеш һәм мәгариф өлкәсендә — билгеле инде, югарыда әйтеп киткәнемчә, анда эшләүче санитаркалар яки техничкаларда түгел.

 Шундый күләмдәге киңәшмәдә генерал авызыннан ишетелгәнгә генә сенсация булып яңгыраган, әмма гамәлдә, беркем өчен дә зур сер булмаган “илнең әйдәүче коррупционерлары” исемлеген ишеткәч, ирексездән, безнең якларда киң билгеле бер мәзәк искә төште. Авыл халкы малын ялланып көтү белән көн күрүче ике көтүче була. Бу — булган хәл, шуңа аларны шартлы рәвештә  Вәли белән Гали дип алыйк. Ямьле елга буендагы туплауга килеп, тәмле төшке ашны ашап алгач, иртәнге 6 дан аяк өстендә булган көтүчеләр үзләре ясаган куышка кереп йокларга ята. Гадәттә Гали яту белән “әвен базарына китә”, ә менә Вәли, киресенчә, күпвакыт йокысызлыктан интегә. Шулай беркөнне коллегасының рәхәтләнеп йоклавыннан көнләшеп куйган Вәли тегеңә карата берәр этлек эшләмәкче була. Карап ята торгач, күзенә икесе өчен дә төп эш коралы булган чыбыркылар чалына. Озак уйлап тормыйча, “йокы чүлмәге”нең чыбыркы очын пыскып яткан учакка таба этәрә. Моны эшләгәннән соң, йоклап китәлмәсә дә, очы янган чыбыркысын күргән Галинең яман итеп сүгенәсен күз алдына китереп, кәефләнеп ята. Тик коллегасының ачуы Вәли көткәндәгедән дә катырак һәм тәэсирлерәк булып чыга:

— Эх, син! Бергә эшләп, чыбыркы очы яндыру буламы?! — ди ул ачыну белән, рәнҗешеннән сүгенү сүзләрен дә онытып.

Әмма бу тыныч кына әйтелгән сүзләр Вәли өчен каты итеп сүгенүдән дә көчлерәк яңгырый: чынлап та, Гали дусының тирә-якка данлыклы чыбыркысы дөнья шаулатып шартламагач, малларны ничек тыңлатырга кирәк?! Чыбыркысыз Гали патронсыз мылтыкка тиң ич! Аңардан хәзер ни файда? Көтүнең бар авырлыгы Вәлинең үзенә төшәчәк, ләбаса!

...Җинаять кылуда алгы сафларга чыккан хокук саклау органнары — милиция, прокуратура, тикшерүчеләр һәм суд хезмәткәрләре, миңа калса, үз чыбыркысын үзе яндырган көтүчедән әллә ни аерылмый. Минем аңлавымча, үзе биләгән вазыйфадан мөмкин кадәр күбрәк “табыш” алып калырга тырышучы, баштанаяк ришвәтчелек сазлыгына чумган хокук сакчысы законнарга да,  хезмәт инструкциясенә дә, ил җитәкчелегенең изге ниятләренә дә төкереп карый. Юккамыни бүген халык формалы кешеләрне урабрак узарга тырыша? Элек алардан закон бозучылар, җинаятьчеләр генә курка иде. Бүген күпвакыт киресенчә килеп чыга — җинаятьчеләр белән дуслашкан хокук сакчыларыннан (Кущевская станицасындагы хәлләрне генә искә алыгыз) бер гаебе булмаган гади халык курка. Һәрхәлдә, алардан яклау табарына ышанмый. Ни өчен шулай? Җавап бер: имидж шундый!

Ельцин заманында, судьялар һәм прокурорлар бәйсез булсын, сатылмасын дигән изге нияттән чыгып аларның хезмәт хакын бик күпкә күтәрделәр. Бу көтелгән нәтиҗәне бирдеме? Безнең төп хокук сакчыларыбыз, хөкемдарларыбыз “сатылмыйлар” дигән имиджга ия булдымы? Әйе, гади эшчедән, хәтта кайбер җитәкчеләрдән дистәләрчә тапкыр зуррак хезмәт хакы ала башлаган бу категория кешеләренең “имиджы” үзгәрде: алар биегрәк йортларга, текәрәк машиналарга ия булды. Ә тиешле имидж яхшырдымы соң? Бу турыда сүз йөртү авыррак. Һәрхәлдә, генерал Бастрыкин китергән саннар һәм фактлар моның киресен сөйли. Безнең хокук сагында торучыларыбызның кайсылары өчен “имидж — ничто, “жажда — все!” булып кала — нәкъ рекламадагыча. Окладларын күтәрү андыйларның аппетитын гына ачты шикелле. Ничек кенә булмасын, 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы, премияләр алган вәкаләтле кешегә 5-10 мең сум тотып баралмыйсың инде хәзер. Аның “селәгәен”, Павлов этенеке кебек, үзе тотып карарга өйрәнгән зур акчалар гына агыза ала...

Хокук сакчыларының имиджы бик түбән булуы хакында көн саен булып торган вакыйгалар да бик ачык сөйли. Күптән түгел бер гәзит укучыбыз мөрәҗәгать итте:

— Моннан өч ел элек кызыбыз фаҗигале һәлак булды. Әмма аның сәер үлемендә гаепле егетне хәтта кулга алып та маташмадылар. Гараж эчендә машина кабызып, җылынып утырганнар һәм шул сәбәпле кызыбыз сөремгә исергән, имеш! Машинасы эчендә кеше үлгән, ә шоферның бер гаебе дә юк?! Бездә бу хәл зур шик тудыра. Өстәвенә, кызыбызны сөремгә исерткән шофер егетнең гаиләсе шул көннәрдә үк, өч бүлмәле фатирын сатып, хакы ягыннан күпкә кайтыш шәхси йортка күчте. Бу юкка гына микән? Әлбәттә, хәзер ни булса да, 19 яшендә генә мәң-гелеккә күзләрен йомган алма кебек кызыбызны кире кайтару мөмкин түгел. Әмма аның сәер үлемендә гаепле кешенең хәтта шелтә дә алмавы белән килешеп яшәве авыр, — ди кара кайгыдан күзгә күренеп картайган 40 яшьләрдәге ир.

Хәсрәтле ата-ана гаделлек юллап  кая гына мөрәҗәгать итмәгән! Әмма аларның һәр хаты, һәр шикаяте зур-зур шәһәрләрне урап яңадан район тикшерүчеләренә кайткан, ә тегеләре күптән әзер җавапны конверт эченә салган: — “Кызыгызның үлеме бәхетсезлек очрагы — ул сөремгә исереп үлгән. Җинаять составы юк”.

Мин бу эш белән ныклап таныштым. Рәхмәт, Тикшерү комитетының урындагы хезмәткәрләре журналист бурычларымны дөрес аңлап, үзләрендә тупланган барлык мәгълүматны ачып салды. 19 яшьлек  кыз кар-буранлы февраль кичендә күптән түгел танышкан егете белән очраша. Тегесе аны машинасы белән килеп каршылый. Сөеклесен сыйлау өчен кибеттән сыра һәм телемләп киптерелгән тозлы бәрәңге сатып ала. Кирпечтән салынган гаражга машина белән кереп бикләнәләр. Сыра эчәләр. Җылыну нияте белән егет берничә тапкыр моторны да эшләтеп ала. Сөешәләр. Монысының дәлиле буларак соңыннан машина идәнендә берничә кулланылган презерватив та табыла. Егет, күрәсең, алдан да эчкән була. Арып, исерешеп, йокыга талалар. Өшеп уянган шофер егет сөекле пассажирының  җансыз гәүдәсен күрә...

Экспертиза кызның тәнендә бернинди көчләү эзе дә тапмый. Ашказанында сыра, канында сөрем эзләре ачык күренә. Билгеле инде, мондый хәлдә шофер егетне җинаять җаваплылыгына тарттыру мөмкин дә түгел. Ә әхлакый җаваплылыкка, әгәр вөҗданы булса, ул үзен-үзе генә тарттыра ала. Уйлавымча, ул үз гаебен таный торгандыр.

Бала кайгысыннан айный алмаган ата-ананың тикшерү нәтиҗәләренә шикләнеп каравын да аңларга була. Беренчедән, әлеге дә баягы “имидж” — бездә погонлыларга ышаныч бармы? Икенчедән, тикшерүне эшкә яңа башлаган “ямь-яшел” юрист егет үткәрә. Аның “Җинаять составы юк” дип ябылган эшен җитәкчеләре өч тапкыр яңадан ачтыра. Чөнки тикшерү җиренә җиткереп башкарылмый, бик күп сораулар җавапсыз кала. Ә бит мондый эшкә алынучылар “Цезарь хатыны” кебек булырга — үзенә карата ярты шик тә калдырмаска тиеш! Әлбәттә, “яшел тикшерүче” узган өч ел эчендә шактый тәҗрибә тупларга да, вазыйфа баскычлары буйлап югарырак атларга да өлгергән. Аның алдагы язмышы, хезмәттәге үсеше өчен борчылмаска да була. Ә менә аның эше нәтиҗәсендә зур шиккә тарыган һәм басылмас кайгы-хәсрәттән чиргә сабышкан ата-ананың хәленә кем керер? Шулай ук, хокук сагында торучыларның имиджына салынган өстәмә зыянны кем киметә алыр? Бу сораулар җавапсыз.

Шул ук вакытта арабызда урыны белән мәгънәсез генә түгел, җинаятьчел дә булып күренгән “Имидж — ничто, а жажда — все!” чакыруына табынучылар саны көннән-көн арта бара. Әйтик, бу җәһәттән мисал эзләп хәрбиләр темасына керсәң, ерып чыгарлык түгел. Миңа Чобаркүлдәге бер хәрби частьта сәер үлем белән үлгән берничә солдатны җирләшергә туры килде. Контракт буенча хезмәт иткән бер Әлшәй егетен моннан өч ел элек 30 мең сум акчасы өчен агу эчереп юк иттеләр. Кем җавап бирде? Әле яңарак икенче берәүләрнең газиз баласы Юдашкин теккән “җефәк” киемдә салкын тидереп үлде. Дистәләгән солдат пневмония белән госпитальгә эләкте. Кемнең погоннарын йолкып аттылар?! Бер якын танышларым Ырынбур ягындагы ракета частеннан улларын дембельгә яңа форма белән кайтару өчен биш мең сум акча салырга мәҗбүр булды. Чөнки андагы кием өчен җаваплы офицер яңа форманы сатып кына бирә икән! Хәрби комиссариаттан хәрби билет “сатып алалмагансың”, армиягә баргансың икән — әйдә, формалык булса да акча чыгар! “Имидж — ничто, жажда — все...”

Заман башка — заң башка, дигәндәй, элек “кешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар” дигән әйтем бар иде. Бар иде, дигәнемә аптырамагыз — әйтем югала торган әйбер түгел, беләм. Тик әлеге әйтемнең үз актуальлеген югалтуы — факт. Барыгыз да килешерсез, бүген синең акылың — “тьфү!”, аңа төкерделәр. Иң мөһиме, акчаң күбрәк булсын! Чөнки “имидж — ничто”. Инде килеп, бар тәрбияне телевизор экранындагы мәгънәсез рекламалардан, тозсыз сериаллардан алган җәмгыять кая барып чыгар, белмим. Фаразлавы да куркыныч...

 Рәүф ХӘКИМОВ,

 “Кызыл таң”.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»