28.01.2011 - Көнүзәк

“Бина газ баллоннары тутырылган бомба кебек иде...”

— “Европа” сәүдә үзәгенә ут төртү яисә шартлату турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми, алар нигезле түгел, — дип белдерде журналистлар белән очрашу вакытында республика эчке эшләр министры Игорь Алешин.

Аңа кадәр кайбер мәгълүмат чараларында сәүдә үзәгенең бер милекчесе булган Эйнур Бейбутовның, бинага бизнеска зыян китерү максаты белән көндәшләр ут төрткән, дигән фикерләре дөнья күргән иде. Милекчеләр үзләреннән җаваплылыкны төшерү өчен нинди генә хәйләгә бармас, дигән фикер яңгырады чарада.

Әлбәттә, министр фәкать фактларга  таянып эш итә. Шартлауларны ачыклау белән шөгыльләнүче лаборатория шартлау эзләрен һәм аның калдыкларын тапмаган. Журналистларга вакыйга урыныннан алынган әйберләрне дә күрсәттеләр. Янмыйча калган канистралар, лак-буяу тутырылган баллоннар, шартлаган баллон  кисәкләре...  Аларның корымланган булуы артык җылынудан шартлау турында сөйли. Эре кисәкләр хәтта янәшәдәге автозаправкалау станциясенә дә очып кергән. 

Сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеге электән бозылып килгән. “Шартлау булган “Концерт-клаб” бинасы газ баллоннары тутырылган бомба кебек иде”, — диде министр. Шушында  эшләүче төзелеш бригадасы аны тизрәк сафка кертү өчен тырыша. “Концерт-клаб” хуҗасы Бейбутов — әлеге фаҗигадә гаепләнүче шикле кешеләрнең берсе. Ул бинаны былтыр ун елга арендага ала. Ремонт эшләрен “Браско”  компаниясе башкара. Шимбә көнне бригада кайтып китә, бетончы Евгений Жемчугов идәннәрне киптерү һәм газ баллоннарын алыштыру өчен эш урынында кала. Бетон идәнне милекче биргән җылылык пушкалары ярдәмендә киптерәләр, янәсе, шулай тизрәк була. Төзүчеләргә җиһазларны бирәләр һәм ничек кулланырга өйрәтәләр. Пушка редукторлары ике тапкыр сафтан чыгу сәбәпле, аларны алыштырырга туры килә. Криминалистлар ачыклавынча, газ баллоннары температура 45 градустан арткан очракта шартларга мөмкин. Шушы көнне кичке сәгать алтынчы яртыда нидер була һәм шартлау яңгырый. Менә шул “нидер” турында министр төгәл генә әйтә алмады, тикшерү барысын да ачыклар, дию белән чикләнде. Бүген 35 кешедән торган төркем  шушы вакыйганы тикшерү белән мәшгуль.

Шартлау нәтиҗәсендә чыккан янгын 34 яшьлек Евгений Жемчугов белән 17 яшьлек Гүзәл Булатованың гомерләрен өзә. Соңгысы бу вакытта солярийда була. Анда  көчле музыка яңгыраганлыктан бичара кыз шартлау тавышын ишетмәгән булса кирәк. Ә солярий хезмәткәрләре ни өчен аны кисәтмәгән, ташлап киткән? Тикшерү бу  сорауга  да җавап эзли. Гүзәл үлеменнән качарга уйлаган, ләкин соң булган, аның гәүдәсе катлар арасындагы баскычта табыла. Корбаннар икесе дә  тончыгып үлгән. Жемчуговның уртача дәрәҗә исерек булуы да ачыкланган. Эчкән килеш берәр ялгышлык кылмадымы икән дигән шик бар.

Бәхеткә, бу көнне сәүдә үзәгендәге янгын, төтен арасыннан 300ләп кешегә исән-имин чыгарга насыйп була. Унөч кеше дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, аларның сигезе дәваханәләргә салынган, бишесе, ярдәм күрсәтелгәннән соң, кайтарып җибәрелгән. Бина алдындагы сигез автомобиль зыян күргән.

22 гыйнвар кичендә Уфа уртасында чыккан янгын республиканы сискәндереп җибәрде. Пермьдәге “Аксак ат” фаҗигасе кадәр үк булмаса да, кемнәрнеңдер җавапсызлыгы аркасында үзәктә ике кеше һәлак булды: сабыйлар ятим калды, бәхетсез ана бердәнбер кызын югалтты.  “Гаеплеләр ачыкланачак һәм җавапка тарттырылачак, әлегә җаваплардан бигрәк сораулар күбрәк”, — диде  министр.

Тагын шунысы: күптән түгел “Европа”да янгын сүндерү системасын алыштырганнар. Ләкин аның порошок белән сүндерә торганы ни өчендер хәрәкәткә килмәгән, ә суныкы көйләнмәгән булган...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

“Европа” үзәгенә өч милекче хуҗа. Анда 53 арендатор эшләгән, биш банкомат куелган.

 

Һәлак булганнарның гаиләләре — 100 мең, каза күргәннәр 50 мең сум компенсация алачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»