27.01.2011 - Көнүзәк

Фаразлар акланмады. Авыл ярдәм алачак

Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары узган елгы корылыкның аграр тармакны бөтенләй хәлсезләндерүен һәм язгы чәчү кампаниясенең куркыныч астында калачагын фаразлый. Югалтулар зур. Әмма табигать казасы барыбер ашлыкны күпләп читтән алуга китермәде. Киресенчә, корылык Хөкүмәтнең аграр тармакка дәүләт ярдәмен арттырырга этәргеч бирде. Ә инде берничә көн элек Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Елена Скрынник илдә чәчүлек мәйданнарын 2009 елгы дәрәҗәдән киметмәү бурычын куйды.

Быел ил буенча сабанашлыкларны 49,8 миллион гектарга чәчү планлаштырыла, шуның кимендә утыз миллионын бөртеклеләр тәшкил итәчәк. Илдә ашлыкның тулай җыемы 85 миллион тонна чамасы булачак дип фаразлана.

Башкортстан агросәнәгатьчеләренең бурычы да киеренке. Быел шулай ук  сабанашлык культураларны ике миллион гектарда чәчү карала. Шуның 1,2 миллион гектары бөртеклеләргә бүленәчәк. Шикәр чөгендере — 65 мең, көнбагыш — 150 мең, рапс, соя (кытай борчагы) һәм яшелчә 110 мең гектарда үстереләчәк. Күпьеллык үлән плантацияләрен исәпкә алып, чәчүлекләрнең гомум мәйданы 3,2 миллион гектарга җиткереләчәк. Күрсәткеч 2010 елдагыдан байтакка зуррак.

Басу эшләренә өч айдан азрак вакыт калып бара. Әзерлек ничек, чәчеләсе культуралар корылык китергән югалтуларны каплый алырмы?

Язгы кыр эшләренең тоткарлыксыз  һәм уңайлы вакытта башкарылуында аграр секторга дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм мөһим роль уйнады. Чәчү орлыгы, ягулык һәм минераль ашламалар сатып алуда әлегә кадәр Хөкүмәт авылга дотация һәм арзанлы кредитлар белән булышлык күрсәтте. Әмма узган елның көзендә 2011 елдан финанс мөмкинлеге бетәчәк, дигән хәбәрләр булгалады. Ул Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып керергә әзерләнүе белән бәйле. Ни өчен дигәндә, кабул ителү өчен төп шарт — Русия аграр тармакка дәүләт ярдәме күрсәтүне чикләргә тиеш иде. Ил җитәкчелеге бу адымга бүгеннән күчкән хәлдә, гомумән, агросәнәгать тармагының язмышы бик тә аянычлы булачагы көн кебек ачык. Федераль министрлык  коллегиясе утырышында илебездә күпме ашлык җыеп алынырга тиешлеген планлаштыру узган елгы икеләнүләрне артта калдырды. Ә планлаштыру, үз чиратында, бурычлар билгеләүне аңлата. Елена Скрынник әйтүенчә, агымдагы елда чәчүне уңышлы һәм уңайлы агротехник вакытта башкарып чыгу өчен барлыгы 220 миллиард сум, шул исәптән 140-150 миллиард сум күләмендә кредит ресурслары таләп ителә. Агросәнәгатьчеләрнең төп юлдашы “Россельхозбанк” җәмгыяте кредитлау күләмен 110 миллиард сум дәрәҗәсенә җиткерәчәген дәлилләсә, “Сбербанк” 60 миллиард сумнан ким булмаячагына ышандырган. Кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкасы уртача 11 процент тәшкил итсә, аерым категорияләр өчен 9 процентка кадәр киметү карала.

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте әзерләгән мәгълүматларга караганда, узган ел ахырында минераль ашламалар сатып алу максатында өстәмә рәвештә 1,2 миллиард сум акча бүленгән. Әлеге максатларда бирелгән чыгымнарның гомум күләме 5,9 миллиард сумнан  арта. Быел тагын бер миллиард сум бүлү планлаштырыла. Калийлы ашлама һәм үсемлекләрне саклау чаралары өчен хаклар 2010 елдагы дәрәҗәдә калачак. Селитра һәм катлаулы ашламага бәяләрне 12,8 проценттан арттырмаска кирәклеге билгеләнде. Федераль министрлык, шулай ук, ягулык-майлау материалларына ташламаны 10 процент күләмендә саклап калу механизмын эшләү мәсьәләсен карый.

Башкортстан агросәнәгатьчеләре дә узган елда планлаштырылган уңышны җыя алмады. Республика Русиядә корылыктан зур зыян күргән төбәкләр исемлегенә кертелде. 2009 елда республикада ашлыкның тулай җыемы 2,9 миллион тоннадан арткан булса, узган ел күрсәткеч 781 мең тоннадан узмады. Һәр гектардан алынган уртача уңыш шул ук тәртиптә 22 һәм 9,5 центнер тәшкил итте. Бер сүз белән әйткәндә, узган елгы йомгаклар буенча республиканың ашлыкка һәм фуражга ихтыяҗы дүрттән бер өлешкә генә канәгатьләндерелде. Башкортстанлыларны он һәм ашлык белән тәэмин итүдә Төмән, Свердловск, Омск, Краснодар, Алтай һәм Красноярск край-өлкәләре ярдәм итә, чәчү орлыгы туплауда Алтай, Курган, Төмән һәм Красноярск агросәнәгатьчеләренә таянабыз. Әйтергә кирәк, азык-төлек сәнәгате өчен ашлыкка ихтыяҗ куркыныч дәрәҗәдә түгел. Ә менә хуҗалыкларда кышлату чорында малга тәгаенләнгәне җитми. Аграр предприятиеләрдә мал азыгына  мохтаҗлык кичерүләр аз түгел һәм ул җәйләүгә чыкканчы тагын да киеренкерәк төс алуы ихтимал.

— Алдагы чәчү кампаниясендәге үзенчәлек тә шунда, мал азыгы культуралары мәйданнары элеккедән 6 процентка артачак. Бөртеклеләр белән республикада проблема юк. Элекке күләмдә чәчелгән хәлдә ул ихтыяҗыбызны артыгы белән канәгатьләндерә иде, — диде “Кызыл таң” гәзитенә биргән интервьюсында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелекнең прогрессив технологияләре бүлегенең баш агрономы Таһирҗан Мөхәммәтзиев. — Ә менә мал азыгы һәр елны диярлек  җитенкерәми кала. Дөресрәге, туклыклы культуралар игүгә игътибар азрак бүленде. Бу хатаны күптән төзәтергә вакыт. Узган елгы корылык, аның нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте.

Министрлык мәгълүматлары буенча, республика хуҗалыкларында барлыгы 278 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы чәчүгә әзерләнгән. Күпьеллык үлән орлыгы 1782 тонна (100 процент) тупланган. Белгечләр әйтүенчә, моңа кадәр кукуруздан башка барлык чәчү орлыгы да республика хуҗалыкларының  үзләрендә әзерләнә.

— Соңгы елларда республикада уҗым культуралары чәчүгә игътибар көчәйде. Быел аларның торышы ничек, чәчүлекләрне бозып яңадан чәчү көтеләме? — дип кызыксынам баш агрономнан.

— Уҗым культуралары 656 мең гектарда чәчелгән иде. Ел коры килгәндә дә алар өметне аклый иде. Август-октябрь айлары уҗым басулары өчен бик уңайсыз булды. Җир коры булгач, орлыклар шытым бирмәде. Ноябрь башында гына республиканың үзәк һәм төньяк төбәкләрендә уҗымнар күренгәли башлады. Ә көньяк районнарда хәл катлаулырак. Болар фараз түгел, ә тикшеренү нәтиҗәсе. Һәм без уҗым басуларының якынча 25-30 процентын бозып кабат чәчәргә әзерләнәбез. Шушы максатларда 20 мең тонна чәчү материалы әзерләнде. Тагын 16 мең тонна җитми. Чәчүгә кадәр анысы да табылыр, дигән өметтәбез. Гомумән алганда, республика буенча бөртеклеләр өчен орлык җитә. Бары тик Гафури һәм Зилаер районнарында гына хәл бераз борчулы. Биредә 2,5 мең тонна чәчү орлыгы хәстәрлисе бар. Вакыт белән исәпләшер чак түгел, без җаваплы кешеләрнең таләпчәнрәк булуын теләр идек, — ди Таһирҗан Мөхәммәтзыя улы.

Кар астындагы уҗым торышына килгәндә, агрономик таләптән караганда начар түгел. Республиканың барлык табигый-климат зонасында да кар катламы уҗым культуралары сакланышын әлегә ышанычлы тәэмин итә. Төньяк районнарда кар катламы калын булса, үзәк өлештә — уртача дәрәҗәдә. Стәрлетамак ягында кар әлегә аз. Әмма барысы да язның ничек килүенә һәм һава торышының үзенчәлегенә бәйле, ди министрлык белгечләре.

Шушы көннәрдә министрлыкта язгы басу эшләрен координацияләү буенча республика штабы төзелде. Штабка республика хуҗалыкларындагы эшне контрольдә тоту белән беррәттән, проблемаларны оператив хәл итү дә йөкләтелә.

...Берничә көн элек Мәскәүдә Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында илебездә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды, бурычлар билгеләнде. Әлеге чарада ниндидер сәбәпләр белән үзәк матбугатта да яктыртылмаган бер деталь игътибарны җәлеп итте. Очрашуда федераль министр Елена Скрынник 2011 елда тармак эшчәнлеген чагылдыруда мәгълүмат чараларын җәлеп итүгә мөһим игътибар бирү  кирәклеген ассызыклады. Ул бу эштә төбәкләрдә рейтингы югары булган матбугат һәм Интернет челтәрләре белән хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды. Федераль дәрәҗәдәге тармак министрының журналистлар белән аралашуны, элемтәне ныгытырга чакыруы, билгеле, куанычлы хәл. Аннары, агросәнәгать комплексындагы яңалыклар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәртөрле дәүләт ярдәме күрсәтелү аларның уртак проблемаларын, реформалаштыру буенча алдынгы тәҗрибә үрнәкләре белән таныштыруда матбугат басмалары ышанычлы таяныч булып тора. Министрның халыкка дөрес һәм тулы мәгълүмат бирелүендә кызыксынучанлык  күрсәтүе исә элекке еллардагы күпертелгән сан-күрсәткечләрдән арынырга, коры мактануларга нокта куярга кирәклеген дә күрсәтә. Республика гәзитләре арасында Русия аграр журналистлар ассоциациясе әгъзасы булып торган бердәнбер “Кызыл таң” гәзите исә бу мәсьәләдә үз укучыларының йөзенә кызыллык китермәячәк. Авыл тормышы, крестьян яшәешендәге хәлләр, тармак эшчәнлеген бар тулылыгы һәм чынбарлыгы белән чагылдыру гәзиттә төп юнәлешләрнең берсе булып кала.

 Олег ТӨХВӘТУЛЛИН,

 “Кызыл таң”.

Бары тик Гафури һәм Зилаер районнарында гына хәл бераз борчулы. Биредә 2,5 мең тонна чәчү орлыгы хәстәрлисе бар. Вакыт белән исәпләшер чак түгел, без җаваплы кешеләрнең таләпчәнрәк булуын теләр идек.

 

Министрның халыкка дөрес һәм тулы мәгълүмат бирелүендә кызыксынучанлык күрсәтүе исә элекке еллардагы күпертелгән сан-күрсәткечләрдән арынырга, коры мактануларга нокта куярга кирәклеген дә күрсәтә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»