26.01.2011 - Көнүзәк

Көн-таң атса, янгын, шартлау, кеше җаны кыела...

24 гыйнварда төштән соң Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында халыкара рейслар туктый торган зонада коточкыч шартлау яңгырады.  Вакыйга урынында 35 кеше һәлак булды, 160тан артыгы җәрәхәтләнде.

Бу фаҗигадә гаепле террорчы аэропортка бернинди каршылыксыз  үтеп кергән, аның юлында хәтта металл тикшерүче детектор да булмый. Урам ягыннан кереп, ул лифтта икенче катка күтәрелә һәм, кайбер фаразлар буенча, сумкасында булган бомбаны хәрәкәткә китерә. Моның өчен махсус рәвештә кеше иң күп булган урынны сайлый. Тротил эквивалентына күчергәндә, 5-7 килограмм куәтендәге шартлаткыч  тимерчыбык, болт, гайка  кисәкләре белән тутырылган була. Алар тирә-якка дистәләрчә метрга очып, пассажирларны һәм каршы алучыларны үлемечле яралый. Шартлау шулкадәр көчле була ки, бинаның түшәме җимерелә, диварлар ишелә, телефон һәм электр чыбыклары өзелеп бетә. Шунда ук ут сүнә һәм бинаны тончыктыргыч, зәһәр ис биләп ала. Мизгел эчендә идән канга, мәйдан кешеләрнең гәүдә кисәкләре белән тула...

Ашыгыч ярдәм машиналары һәм коткаручылар килгәнче яралыларны  багаж арбаларында алып чыгалар. Беренче ярдәмне аэропорт медпункты табибы күрсәтә. “Без үзебезне тәмугтагыдай хис иттек, — дип искә ала яралыларны чыгаруда ярдәмләшүче берәү. — Бер ирне алып чыгып бара идек, кемдер аның аяклары залда калганын әйтте... Бичара табиблар килеп җитүен көтә алмады...”

Һәлак булучылар арасында ким дигәндә алты чит ил кешесе бар. Болар — Бөекбритания, Германия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан гражданнары. Дүшәнбе белән Ереваннан рейслар көтелгәнлектән, залда каршы алучылар арасында кавказлылар һәм урта азиялеләр күп була. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр арасында Башкортстанның Октябрьский шәһәре кешесе дә бар. 1963 елгы Андрей Ермоленко уртача авырлыктагы җәрәхәтләр белән Мәскәүнең 13 санлы дәваханәсенә китерелгән. Шартлау факты буенча РФ Җинаять кодексының өч мәддәсе — 205 (“террор акты”), 105 (“үтерү”) һәм 222 (“коралны, аның төп частьларын, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне законсыз сатып алу, тапшыру, сату, йөртү”) мәддәләре — буенча эш кузгатылган.

Террорчының өч әшнәсе эзләүгә бирелгән. Хәбәр ителүенчә, алар, җинаятьчене аэропорт залына кадәр кертеп, тоткарлыксыз чыгып киткән. Үлем чәчүченең үзеннән бик аз нәрсә  калган, шулай да башы һәм кулы буенча аның 30-35 яшьләрдәге кавказлы яисә гарәп икәнлеген чамалыйлар. Ләкин зур өметләр видеокүзәтү камераларына баглана, аның ярдәмендә җинаятьченең анык портретын төзеп, теге өч кешене ачыкларга ниятлиләр.

Террор актыннан соң шунда ук Президент Дмитрий Медведев барлык аэропортларда, аэровокзалларда һәм  башка транспортта аерым хәвефсезлек режимы кертү турында күрсәтмә бирде. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга хәвефсезлек өлкәсендәге законнарның дөрес кулланылмавын күрсәтте. Аэропортларда террорчылыкка каршы юнәлтелгән чаралар комплексының ничек эшләвен транспорт прокуратурасы тикшерәчәк. Әлегә бу эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Транспортта иң билгеле террорчылык акты 2004 елның августында Шамил Басаев тарафыннан нәкъ Домодедово аэропорты аша эшләнгән иде. Ул чакта самолетларга шартлаткычлар алып керү мөмкинлегенә киртә куелды, ә менә аэропортларны террорчылардан яклый алмадылар.

 Якынча фаразлар буенча, террор акты Төньяк Кавказдагы соңгы вакыйгалар белән бәйле. Гыйнвар башыннан анда ваххабит бандаларын юк итү буенча күләмле махсус операцияләр үткәрелә, дип яза “Коммерсант”  гәзите. 

Кайбер мәгълүмат агентлыклары фикеренчә, Федераль иминлек хезмәте әзерләнүче теракт турында белгән, ләкин боевикларны Зеленоград шәһәреннән эзләгәннәр. Кызганычка каршы, соңгыларының хәбәр итеп торучылары дәүләт хезмәтенекеннән шәбрәк эшли. Тиешенчә сакланмаган урынны да табалар, бернинди тоткарлыксыз үтеп тә керәләр, шартлаталар да эз югалталар. Ил кара канга тузып кала...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»