25.01.2011 - Көнүзәк

Сынаганда сынмасак...

Узган ел ахырында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кече бизнес һәм уртача малтабарлыкны үстерү һәм тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә үткәргән иде. Әлеге зур сөйләшүдә сүз башлыча проблемаларны хәл итү юлларын эзләү, мәсьәләләрне чишүдәге тоткарлыклар хакында барды.

Республикада кече бизнесны үстерү буенча байтак чаралар тормышка ашырыла. Һәрхәлдә власть структураларында барган шау-шудан чыгып шундый фикер туа. Ә менә малтабарлыкның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе ачык кала бирә. Дөньяви кризис башлангач ук тармакка республика казнасыннан һәм федераль бюджеттан средстволар бүленү, бизнес эшчәнлеген координацияләүче дәүләт комитетына шул акчаларның нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү йөкләтелгән иде. Дәүләт комитеты соңгы вакытта шушы средстволарны бүлүдән ары китәлмәде. Киңәшмәдә дә шулай дип билгеләнде.

Средстволар башлыча үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә, җитештерүне киңәйтергә теләгәннәргә төп фондларны яңартуга, лизингка җиһаз һәм корылмалар алучыларга тәгаенләнгән иде. Шушы максатларга ике елда барлыгы 2 миллиард сум юнәлтелде. Шунысын да билгеләү мөһим, узган ел ахырына федераль бюджеттан республикага бүленгән средстволарның 300 миллион сумнан артыгы үзләштерелмәгән иде. Димәк, нәтиҗәлелеккә дәүләт органы тарафыннан да ирешелмәгән булып чыга. Монысы мәсьәләнең күренеп торган ягы гына.

Башкортстанда 140 мең  чамасы кече һәм уртача бизнес субъекты бар. Бу сан күпме, азмы? Эш көчендәге һәр мең кешегә бездә сигез кече предприятие туры килә. Күрше Татарстанда ул — 12, Самара өлкәсендә — 15. Уртача хезмәт хакы буенча күрсәткечләр дә безнең файдага түгел. Башкортстанның кече предприятиеләрендә ул — 13 мең сум, Татарстанда — 14, Свердловск өлкәсендә 15 мең сум. Бу саннар үзләре үк бездә бу тармактагы эшчәнлекнең сүлпәнлеге, социаль-икътисади нәтиҗәнең түбәнлеге хакында сөйли. Базар шартларында икътисадның нигезен тәшкил итәргә тиешле тармакны указ чыгарып кына үстерү мөмкин түгел. Монда бары тик икътисади кызыксынучанлык кына таяну ноктасы була ала. Бөтен илнең, шул исәптән Башкортстан икътисадының, төп акча чыганагы нефть һәм газ скважиналары, чимал торбалары булганда, әлбәттә, халыкта кызыксынучанлык уяту мәсьәләсе, үз эшеңне оештыруны стимуллаштыру проблемасы икенче планда кала бирә. Территорияләрендә нефть һәм газ чыганаклары, эшкәртү гигантлары булмаган төбәкләр шәхси инициатива, малтабарлык, мәшгульлек күрсәткечләре буенча безне артта калдырдылар.

Хәзер килеп, республикада кече һәм уртача бизнесны тернәкләндерү өлкәсендә байтак нәрсәне яңадан башларга туры киләчәк. Чөнки бизнеска кагылышлы хокукый-норматив база үзгәреп тора. Малтабар һәрчак укырга өйрәнергә тиеш. Кыскасы, ул тормыштан артта калса — бөлә.

БР Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Пустовгаров фикеренчә, кече бизнес проблемаларын хәл итүне халыкны малтабарлык нигезләренә өйрәтүдән башларга кирәк. Моның өчен республикада меңнән артык кеше яшәгән һәр торак пунктында базар икътисады нигезләрен, малтабарлык эшен башлап җибәрү серләрен өйрәтүче хезмәткәр штаты булдыру максатка ярашлы булыр иде. Моның өчен республика казнасыннан 50 миллион сум акча кирәк булачак. Ул чыгымнар исә социаль-икътисади нәтиҗәлелек белән үзләрен тиз арада аклаячак.

Киңәшмәдә катнашучылар эшне җанландыру буенча байтак тәкъдимнәр әйтте. Шуларның берсе “СтартАП” дип аталган дәүләт ярдәме төренә кагыла. Мондый акчалата ярдәм үз эшен ачуны икътисади нигезләп документларын әзерләгән малтабарларга старт  капиталы рәвешендә бирелә. Узган елларда ул Русия бюджетыннан һәр мөрәҗәгать итүчегә 300 мең сум күләмендә бүленә иде. Хәзер шушы суммага Башкортстан казнасыннан 200 мең сум өстәү хакында сүз бара.

Кече бизнеска дәүләт ярдәме төрлечә күрсәтелергә мөмкин. Оештыру, хокукый нигезләнгән документлар әзерләү, кредит алу өчен гарантия бирү, эшчәнлек алып бару өчен бина бүлү һ.б. Бу уңайдан башкалабыз Уфада шактый тәҗрибә тупланган. Ә менә район һәм шәһәрләрдә хәл начар. Шул ук буш торган биналарны малтабарларга арендага яисә сатып бирү мәсьәләсе районнарда аеруча катлаулы. Ул гына да түгел, урындагы хакимият муниципаль милекне арендага бирүдән шәхси бизнес ясый. Күп очракта барлы-юклы табыш казнага түгел, ә кесәгә керә. Президент бу проблеманы 1 июльгә кадәр җайга салу бурычын куйды. Муниципаль милек яки биналарны кече бизнес ихтыяҗларында файдалану буенча Хөкүмәт карары кабул ителәчәк.

Икътисади үсеш министры Владимир Балабанов малтабарлыкның социаль-икътисади әһәмиятен ассызыклап, бу өлкәдә дәүләт власте органнары алдында торган бурычларны бәян итте. Аерым саннарга килгәндә, министр, тармакка юнәлтелгән миллиардларның икътисади нәтиҗәлелегеннән чыгып фикер йөртергә кирәк, диде. Нәтиҗәлелек ягыннан Башкортстандагы кече бизнес Русиядә нибарысы 57нче позициядә тора. Бүгенге көндә республикада малтабарлыкның өстенлекле юнәлеше билгеләнмәгән. Әйтик, Башкортстанда индустриаль-технология парклары барлыкка килгәч химия нефть химиясе, машина төзелешенә махсуслашу өс-тенлекле юнәлеш булачак дип фаразлана. Ә бүгенге шартларда өстенлекле юнәлеш — туризм, халык промыселлары яки агросәнәгатьтә продукция эшкәртү була алыр иде.

2020 елга кадәр эш көчендәге халыкның 60 проценты кече һәм уртача  бизнеста мәшгуль булырга тиеш дип фаразлана (әле бу күрсәткеч 32%). Әмма бүгенгедәй хәл саклана калса, моңа ирешеп булмаячак. Бизнес белән шөгыльләнүнең мотивациясен, ягъни кызыксынучанлыкны үстерү белән бергә байтак оештыру эшләрен кичекмәстән башлап җибәрү таләп ителә. Мәсәлән, федераль үзәк малтабарлык буенча 300дән артык норматив документ кабул иткән. Аерым төбәкләр, урындагы үзенчәлекләрдән чыгып, шулай ук бу закон һәм  карарларны тулыландырырга, яки югарыга инициатива белән чыгарга тиеш. Эшчәнлекне координацияләүдә иҗтимагый оешмаларның активлыгы да түбән. Аларны гадәттә лоббистлар дип атыйлар. Нәкъ менә алар хокукый һәм матди өстенлекләр өчен көрәшергә тиешләр дә.

Башкортстанда уртача һәм кече  бизнесны үстерү буенча Икътисади үсеш министрлыгы тармактагы эшне җайга салу буенча стратегик чаралар планын эшләячәк. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук бизнесның инициативалылыгын ныгыту максатында иҗтимагый оешмаларның, шул исәптән БР Сәүдә сәнәгать-палатасының вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсен дә тикшерде.

2011 ел башлану белән бу зур җыелышта тикшерелгән проблемалар тагын да катлаулана төште. Эш шунда, РФ Хөкүмәте дәүләт страховкалау фондларына күчерелүче взносларның ставкасын үстерде. Мәсәлән, моңа кадәр гадиләштерелгән салым түләү системасы буенча эшләгән малтабарлык субъектлары взносларны элеккеге 14 процент урынына 34 процент күләмендә түли башлый. Ягъни кече предприятиенең хезмәт хакы фонды 20 процентка кими дигән сүз. Мондый хәл малтабарлык тармагын үзеннән-үзе законнарны урап үтүгә этәрә. Хәзер бизнес хезмәт хакы фонды күләмен яшерү ягын караячак. Рәсми рәвештә салымнарны күчереп, эшләүчегә билгеле (реаль) хезмәт хакы түләүгә караганда, салымсыз гына, яки “конверттагы” эш хакы түләү отышлырак булып чыга. Мондый алдашуларга бармаганнар исә предприятиеләрен ябарга да мөмкин. Чөнки хезмәт хакы фондына өстәлгән салым акчалары предприятиене киңәйтү, җитештерүне арттыру һәм камилләштерүгә тотынылыр иде. Хәзер моңа  өмет итеп булмый.

Эре предприятиеләр белән кечеләргә бу салымның артуы бердәй тәэсир итми. Чөнки күпчелек кече  предприятиеләрнең барлык чыгымнарының 50-60 проценты хезмәт хакына тәгаенләнсә, нефть һәм газ, металлургия гигантларында ул 10-15 процент кына.

Кыскасы, 2011 ел кече һәм уртача бизнесның яшәүчәнлеген сынау чоры булачак.

 Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»