21.01.2011 - Көнүзәк

Кышның сынаулары каты

Моннан җиде дистә ел чамасы элек Кыш бабай безнең халыкка фашист илбасарларын Мәскәү яныннан кире борырга ярдәм иткән. 1941 елның салкыннары җылымса Европада җиңел җиңүләр яулап өйрәнгән немецлар өчен көтелмәгән сынауга әверелгән. Быелгы кыш совет халкының уртак көче белән дистәләрчә ел төзелгән энергетика системасын кармап, кесә калынайтырга исәп тоткан “эшем ияләре”нең кулына сукты. Мәскәү өлкәсенең күп кенә районнары һәм авыллары кышкы яңгырлардан соң айлар буена утсыз утырырга, хәтта Яңа елны шәм яндырып каршыларга мәҗбүр булды. Мәскәү аэропортларындагы мәхшәрләрне телгә алып тору да артык. Ә безнең энергетикларыбыз, торак-коммуналь хезмәте күрсәтүчеләребез кышның каты сынауларына әзерме? Безгә караңгылыкта калу яисә салкын фатирларда туңу куркынычы янамыймы? Шушы сораулар белән Кыргыз-Миякәдәге җылыту һәм яктырту челтәрләре муниципаль предприятиесе директоры Филүс Әнвәр улы БӘХТИЯРОВКА мөрәҗәгать иттек.

— Мәскәү хәлләре сезнең эшчәнлеккә ниндидер аерым киеренкелек өстәдеме, югарыдан төшүче таләпләрне, тикшерүләрне арттырдымы?

— Әлбәттә. Менә минем эш өстәлемдә генә дә дистәләгән хат һәм күрсәтмә ята. Аларның күбесендә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Ялалов һәм Миякә районы хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров култамгалары тора. Безнең өчен алар — беренче пландагы күрсәтмәләр. Алар буенча башкарыласы эшләрне мин үзем күз уңында тотарга бурычлы. Әлбәттә, югарыдан күрсәтмәләр булмаганда да безнең система сәгать кебек төгәл эшләргә тиеш. Чөнки бәләкәй генә өзеклек тә зур кыенлыклар тудыра һәм халыкның көнкүрешен катлауландыра ала.

Бу кыш минем өчен икеләтә сынау чоры булып тора. Беренчедән, аның шактый катлаулы, башка еллардагыдан аермалы булачагын күпләр алдан ук фаразлады. Хәер, моны чамалау өчен күрәзәчегә бару кирәкми иде. Җәйге катаклизмнар да кышның ничек булачагын күрсәтте. Ә без кышка болай да “ныклык запасы” белән әзерләнәбез. Өстәвенә, бу кыш — минем яңа вазыйфадагы беренчесе. Монда җитәкче булып былтыр апрельдә килдем. Моңарчы авыл хуҗалыгында эшләдем.

Бездә күп еллар буена сыналган, үз эшенең чын осталары булган белгечләр эшли. Әйтик, җылыту челтәрләрен 30 елдан артык хезмәт стажы булган Рамил Мөхәммәтҗанов җитәкли. Электр челтәрләрендә шулай ук өч дистә елдан артык стажлы мастер Рәис Зыякаев эшли. Баш инженер Салават Миңнегулов — 18, баш бухгалтер Рифгат Саббахов — 33, баш икътисадчы Зөлфия Нугаева, җитештерү-техник бүлеге инженеры Фаил Сабиров 26 ел стажга ия. Барлык белгечләр һәм җитәкчеләр югары һәм махсус урта белемле.

— Гади хезмәткәрләр дә  очраклы кешеләр түгелдер?

— Бездә, гомумән, андыйлар юк. Безнең системага эләгү һәм анда торып калу өчен шактый җитди сынау тотарга, үзеңне эштә күрсәтергә кирәк. Әйтик, күп еллар алдынгылар сафында булган электрчыларыбыз Азат Гомәров, Рәүф Хәлилов, Инил Гыйләҗев, Руслан Шаһиев, Азат Габдуллин, тракторчы-машинистларыбыз Александр Неуконин, Илгиз Зарипов, Венер Туктаров, операторларыбыз Әнис Батталов, Җәүдәт Мәһәдиев һәм башкалар вакыт белән исәпләшмичә, кайчак теге яки бу аварияне бетерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер.

— Андый очраклар еш буламы?

— Үз карамагыбыздагы җылыту һәм электр челтәрләрендә планлы профилактика һәм ремонт алып барылганга күрә, көтелмәгән өзеклекләр бик сирәк. Башлыча, аерым учреждениеләрнең үз балансындагы системалар сафтан чыга. Безнең кулланучыларыбыз булгач, аларга ярдәмгә килми калалмыйбыз. Гомумән, аварияләр, бигрәк тә табигать көйсезлеге белән бәйлеләре аерым предприятие һәм учреждение бәласе генә түгел. Андый чакта район җитәкчелеге һәм махсус штаб бөтен көчне бергә туплый. Шуңа күрә нинди зур өзеклекләр дә санаулы сәгатьләрдә бетерелә.

— Монысы — сезнең бәла, дип, читтән күзәтеп тору юк, димәк?

— Бу мөмкин дә түгел. Югыйсә, халык айлар буена караңгыда утырыр иде. Әйтик, Яңа елга санаулы гына көннәр калгач, җепшек кар-буранлы төндә, иртәнге сәгать бишләрдә берничә урамда ут сүнә. Безнең диспетчерлар минуты белән махсус бригаданы күтәрә. Тиешле чаралар нәтиҗәсендә ут сүнүнең сәбәбе безнең системада түгел, ә район электр челтәрләрендәге өзеклек аркасында булуы ачыкланды. Төгәл 7 сәгать эчендә берлектәге көч белән өзеклек бетерелде, ут бирелде. Шунысы гына күңелне кыра, мондый очракларда кулланучылар бөтен гаепне бездән күрә.

— Кулланучыларның үз гаебе аркасында өзеклекләр буламы?

— 31 декабрьдә бер егет йорт алдында электр линияләре астында Яңа ел фейерверкы очыра. Эретеп ябыштыручы аппаратка тиң бер очкын тимерчыбыкка туры килә. Нәтиҗәдә ул эреп, өзелеп төшә һәм бер урам утсыз кала. Безнең бригада бу өзеклекне дә тиз бетерде. Ә өзелгән тимерчыбык кешеләр өстенә төшсә, аның азагы аяныч тәмамлануы да бик мөмкин иде.

— Мәскәү өлкәсендәге үкенечле хәлләрдән үзегезгә ниндидер нәтиҗәләр ясадыгызмы?

— Табигать бөтенләй көтелмәгән хәлләр тудыра ала, әлбәттә. Тик күп нәрсәгә алдан әзерләнергә дә була. Әйтик, без Мәскәү хәлләреннән соң электр линияләренә аву куркынычы тудырган агачларны кисү чарасын күрдек. Кирәк булырдай барлык җиһазларның, материалларның авария запасын тотабыз. Табигать шартлары начарланса, алдан шторм кисәтүе алынса, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә үз челтәрләребездә махсус кизү тору оештырыла. Район штабы мондый чакларда эчке эшләр бүлеген, башка хезмәтләрне өстәмә рәвештә яшәү чыганагы булган объектларны саклауга җәлеп итә. Шуңа күрә муниципаль милектәге предприятие буларак, без район җитәкчелеге, министрлык куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәрбез һәм кышның иң каты сынауларын да уңышлы тотарбыз дип ышанам.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе

Рәүф Хәкимов әңгәмәләште.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»