21.01.2011 - Көнүзәк

Торак мәсьәләсе иске нәрсә, ләкин һәр яшь гаилә аны яңарта

Заман яшьләренә торак мәсьәләсен хәл итү җиңел түгел. Үз йортың, фатирың булмыйча  тулы тормыш белән яшәве авыр. Биредә сүз әти-әни белән бергә яшәү турында гына бармый. Кулларына диплом алгач, шәһәрдә төпләнеп калырга теләүче яшьләр күп. Кызганычка каршы, мондыйларның күпчелегенең хыяллары челпәрәмә килә. Чөнки хәзер тулай тораклар юк диярлек. Ә вакытлыча фатирга яшь гаиләләрне колач җәеп көтеп тормыйлар, буйдакларга өстенлек бирәләр. Авыл җирендә йорт салам дисәң дә бик күп акча таләп ителә. Гомумән, торак мәсьәләсен ничек тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин? Яшь гаиләләр нинди программаларда катнаша ала?

Бездә яшь гаиләләргә 2002-2010 елларда “Торак” федераль максатлы программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы кысаларында ярдәм күрсәтелә. Бүген Уфада яшәүче өч кешелек  яшь гаилә кире кайтарылмаучы 600 мең сумнан артык ярдәмгә исәп тота. Районнарда торакның квадрат метры арзанрак булганлыктан, бу сумма азрак. Гомумән, яшь гаиләләр 200 меңнән бер миллион сумга кадәр ярдәмгә өмет итә ала. 2006-2010 елларда 3343 гаилә мондый ярдәмнән файдаланган.

Башкортстан Русиянең Төбәкләрне үстерү министрлыгы оештырган конкурста ел саен катнаша. Акча конкурс йомгаклары буенча бүленә. 2009 елда республикага — 128 миллион, 2010 елда 143 миллион сумнан артык акча бирелгән. Узган елда республикада 457 яшь гаилә торак төзү өчен субсидия алган.

2006 елда бала тугач субсидия түләү өчен федераль бюджеттан акча бүленми башлаган. Башкортстан, илнең берничә төбәге кебек, мондый ярдәмне үз көче белән күрсәтүен дәвам иткән. 2003-2010 елларда республикада 4752 яшь гаилә мондый ярдәм тойган. Бу максатка 2010 елда 215 миллион сум тотылган. Бүленгән акчага 1200дән артык яшь гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. 2010 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте карары белән яшь гаиләләргә субсидияләр бирү өчен өстәмә 180 миллион сум бүленгән. Нәтиҗәдә, 2008-2010 елларда балалары туган 600 яшь гаиләгә субсидия бирелгән. Гомум чиратта торган, тиешле документларын җыеп биргән бөтен яшь гаиләләр дә субсидияләр алган.

“Торак” федераль программасы тәмамланды. Чираты җитмәгәннәргә нишләргә? Җиде елда бу программа буенча республикада 12 меңгә якын яшь гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. 2003-2005 елларда 1602 гаилә торак төзү фонды аша чагыштырмача арзанга фатир ала алган. 2003-2004 елларда яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен “Саклык банкы” аша ун елга процентлы кредитлар бирелгән. Бу мөмкинлектән ике меңнән артык гаилә файдаланган. Гомумән,  “Торак” программасы гамәлгә ашырылган чорда күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелгән. Мисал өчен, элегрәк гаиләләргә 50-150 мең сум гына кредит бирелгән. Билгеле, бу акчага гына фатир алып, йорт төзеп булмый. Хәзер яшь гаиләләргә фатир алырлык кредит алырга бернәрсә дә комачауламый. Программа тәмамланса да, 2010 ел ахырына 23 меңнән артык яшь гаилә торакка чират тора. Андый гаиләләргә куркасы юк. Программа яңадан кабул ителәчәк һәм эш дәвам итәчәк. Әлеге вакытта 2011-2015 елларга “Торак” федераль программасының расланачагы көтелә.

Башкортстанда 2009 елда “Үз йортым” республика максатлы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Шул елда гына бу программа кысаларында 453 яшь гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Мохтаҗларга Уфа шәһәренә якын урнашкан Шамонино, Дорогино һәм Жуково авылларыннан йортлар төзеп бирелде. Моңа карамастан, йортларына бүген дә керә алмаучы гаиләләр бар. Чөнки үз акчаларына ут, су, газ кертүчеләр, канализация ясатучылар, кредит түләүчеләр йортны яшәрлек хәлгә китерү өчен акча җиткерә алмый. Йорт хуҗаларының эш хакына карап яшәүче бюджет өлкәсе хезмәткәрләре икәнен дә хәтердән чыгармаска кирәк. Санап үтелгән авылларда йорт алучылар дәүләт ярдәменә өмет итә аламы? Бу сорауга Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының икътисади программалар һәм яшьләр мәшгульлеге бүлеге җитәкчесе Урал Килсенбаев җавап бирде.

— “Үз йортым” программасы кысаларында яшь гаиләләргә ташламалы шартларда кредит та бирелде. Ә бу — дәүләт ярдәме. Шуңа күрә программада катнашучылар башка төрле ярдәмгә өмет итә алмый. Әгәр дә гаиләләргә җир мәйданы гына бирелсә, хәл башкача булыр иде, — диде ул.

Торакка чират торучы яшь гаиләләр артуы шатлыклы күренешме? 2003-2010 елларда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү республика программасы кысаларында 12 меңгә якын гаилә ярдәм тойган. Моңа карамастан, яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсе һаман да актуаль килеш кала.

 

еллар

Башкортстанда

торакка чират торучы

яшь гаиләләр саны

2007

2008

2009

2010

11729

13647

19652

23259

Таблицадан күренүенчә, республикада торакка чират торучы яшь гаиләләр саны ел саен арткан. Моны ничек аңларга? Республикада яшьләрнең торак мәсьәләсен хәл итүгә тиешле игътибар бирелмиме? Әллә мәсьәләне хәл итү өчен бүленгән чаралар җитмиме? Урал Таһир улы бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.

— Чират торучы яшь гаиләләр артуына шатланырга кирәк, — диде ул. — Бу сүзләр ялгыш әйтелмәде. Беренчедән, яшь гаиләләр арта, икенчедән, демографик хәл яхшыра, өченчедән, — программага ышанучылар күбәя. Сер түгел, элегрәк бары тик хакимиятләрдә эшләүчеләр, аларның якыннары, туганнары гына программа кысаларында торак шартларын яхшырта ала, дип сөйлиләр иде. Гамәлдә бу алай түгел. Чираты җиткән һәр яшь гаиләгә ярдәм күрсәтелә. Нәтиҗәдә, бик күп яшь гаиләләр чиратка басты. Чират янә кинәт кенә артмас, дип өмет итәбез.

Мәсьәләне хәл итү өчен яңа механизмнар уйлана. Республикада торакка мохтаҗларның гомум электрон базасы эшләнәчәк. Моның әһәмияте нидән гыйбарәт? Чират торучыларга файдалы киңәшләр бирергә, алар өчен отышлы программаларда катнашырга киңәш итеп булачак. Иң мөһиме — торакка чиратка соң гына басып, тиз арада фатир алучылар булмаячак. Һәркем үзенең чиратта ничәнче икәнлеген ачыктан-ачык күрәчәк. Шул рәвешле таныш-белешләр аша чиратны “яшен тизлегендә” үтү тарихта калачак.

Кыскасы, яшь гаиләләргә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Тиз арада тиешле документлар туплап, урындагы хакимияткә чиратка басарга кирәк. Киләчәктә торак мәсьәләсен тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү алымнары гамәлгә ашырыла башлаячагы көтелә.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

 

Уфада яшь гаилә вакытлыча фатирда яшәп торак шартын яхшырту өчен акча туплый аламы? Бер бүлмә өчен аена 8-10 мең сум түләргә кирәк. Киенүне исәпкә алмыйча, ашау, яшәү өчен тагын шулкадәр таләп ителә. Уртача эш хакының 15 мең сум икәнен күздә тотканда, яшь гаилә ай саен банкка күп дигәндә ун мең сум гына сала алырга мөмкин. Күренүенчә, яшь гаиләгә хыялын тормышка ашыру өчен “билен шактый кысып буарга” кирәк.

 

Русиядә бер кешегә 22 квадрат метр торак туры килә. АКШта бу күрсәткеч — 65, Швециядә 45 квадрат метр тәшкил итә.

 

 Илдә торакны файдалануга тапшыру буенча беренче-икенче урыннарны Мәскәү белән Санкт-Петербург бүлешә. Краснодар, Новосибирск, Дондагы Ростов, Екатеринбург, Казан, Төмән һәм Чиләбе шәһәрләре дә лидерлар сафында.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»