20.01.2011 - Көнүзәк

Шундыйларны ничек җир күтәрә?!

Үсмерләрнең тайгак юлга басуының, эчкечелек, наркомания кебек заман афәтләре колына әверелүенең сәбәпләре шактый. Иглин районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе, милиция майоры Ирина Гречачинадан шулар хакында сораштык.

— Узган елның унбер аенда Иглин районында балигъ булмаганнар тарафыннан 27 җинаять ясалган. Бу 2009 ел  күрсәткеченнән өч очракка кимрәк булса да, тынычланырга иртә әле, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Һәр чәршәмбе, пәнҗешәмбе рейдларга чыгып, социаль якланмаган балаларны, нарасыйларын тиешенчә тәрбияләмәгән әти-әниләрне ачыклыйбыз. Унбер айда әти-әнисеннән тиешле тәрбия күрмәгәнлектән сәламәтлеге какшаган 66 баланы вакытлыча район үзәк дәваханәсенә урнаштырырга мәҗбүр булдык. Шуларның егермесе — бер яше дә тулмаган сабыйлар. Өлкәннәрнең җинаятьчел җавапсызлыгы нәтиҗәсендә балалар язмыш кулына калырга тиешме? Әлбәттә юк! Акча өчен генә бала табып, кергән акчага күңел ачучы әниләр дә аз түгел. Билгеле, мондый гаиләләрдә аваз салган бәбиләр, иртәме-соңмы, безнең кулга килеп эләгә.

Әйткәндәй, әлеге вакытта Иглин районында 84 ата-ана, тайгак юлга баскан 120 бала исәптә тора. Алар белән профилактик эшләр алып барыла. “Яшел елан” колына әверелгәннәр дәвалау курсы үтә. “Авыр үсмерләр” төрле спорт чараларына күпләп җәлеп ителә. Билгеле, хокук сакчылары, авыл хакимияте башлыклары гына мәсьәләне хәл итә алмый.

Бер мисалга игътибар итик. Бер авылда эчкечелеккә бирелгән бер ана дүрт, сигез һәм унбер яшьлек балаларын йортында бикләп, алты көн бәйрәм итеп йөргән. Балалар тәрәзә аша чыгып, утын алып кереп мич яккан, ботка пешереп ашаган. Бу сабыйлар ничек ачтан яки янып үлмәгән? Бер атна күңел ачып йөргән ана нишләп бу хакта уйланмаган? “Тоткынлыкта” калган балалар бүген балалар йортында тәрбияләнә. Җилбәзәк хатынга, бәлки, шул гына кирәктер дә! Ул әле тагын авырга калырга мөмкин. Билгеле, мондый анадан туачак баланы да ачы язмыш көтә. Мондый балалар санын ничек киметергә мөмкин?

— Балаларын тәрбияләмәгән әти-әниләргә күбрәк штраф салырга кирәк, — диде, бу хакта сүз чыккач, әңгәмәдәшем, — Ләкин кырыс чараларга өмет зур түгел. Мөгаен, мондый күңелсез хәлләргә чик кую өчен яшь әти-әниләргә тәрбия бирү мәсьәләсенә басым ясарга кирәктер. Проблема төптән хәл ителергә тиеш.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Иглин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»