19.01.2011 - Көнүзәк

Мөһим килешүгә кул куелды

Кичә БР Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм  Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе арасында хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш турында килешүгә кул куелды. Мәгълүмати һәм хокукый әһәмияткә ия килешүгә кул куюда элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов һәм Роскомнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнашты.

Килешү нигездә Русия Федерациясенең мәгълүмат, аның технологияләре, киңкүләм технологияләр һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өлкәсендәге законнарны Башкортстан территориясендә тормышка ашыру буенча булган төп принципларны һәм бу тәңгәлдә ике якның хезмәттәшлек чикләрен билгели.

Килешүгә ярашлы, ике арадагы хезмәттәшлек берничә тәгаен юнәлешне үз эченә алган. Ике арадагы хезмәттәшлек бу өлкәдә дәүләт мәнфәгатьләрен һәм шәхси мәгълүматны эшкәрткәндә кеше хокукын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүне, гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең шушы өлкәгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләләре буенча мәгълүмат уртаклашуны, төбәк мәгълүмат чараларын теркәү, аларның таныклыкларына төрле өстәмәләр кертүне, сайлаулар һәм референдумнар вакытында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнары таләпләрен үтәүне   һәм  бу өлкәдә норматив-хокукый һәм фәнни-методик тәэмин ителешне күз уңында тота.

Быел июльдә шәхси мәгълүмат алуга кагылышлы гамәлдәге закон тулысынча үз көченә керәчәк. Ул бик күп өлкәләргә кагылачак. Чарада  элемтә операторлары белән берлектә башкарылачак бу өлкәдәге эш планы, элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту чаралары турында да аерым сүз барды.

— Әлеге закон бик күп оешмалар эшчәнлегенә бәйле. Тик аларның барысы да кергән мәгълүматны эшкәртү таләпләре белән һаман ныклап таныш түгел. Шул сәбәпле без шәхси мәгълүматны саклау темасына төрле дәрәҗәдә укулар оештырырга исәп тотабыз. Роскомнадзорга законның үтәлеше өчен җаваплылылык йөкләтелә, — диде Борис Мелкоедов.

— Законның төп таләпләре белән безнең сайтта танышырга мөмкин. Аның төп максаты — гражданнарның шәхси мәгълүматын саклау, аларны усал нияттән файдаланучылар кулына җиткермәү. Шәхси мәгълүмат кешенең яки субъектның ризалыгы булганда гына эшкәртүгә алынырга мөмкин. Мәгълүматны гражданның ризалыгыннан башка эшкәрткән очракта предприятие законга ярашлы җавапка тарттырылачак, — диде Шамил Хәсәнов.

Чыннан да, хәзер бер учреждениегә биргән мәгълүматны башка берәүләр рөхсәтсез-нисез үз мәнфәгатьләрендә файдаланган очраклар ешайды. Бу бигрәк тә кибетләрдә еш күзәтелә. Кулланучы гадәттә бер кибетнең дисконт картасын алыр өчен анкета тутыра, ә берничә көннән аның адресына башка сәүдә  оешмаларыннан хатлар агыла башлый. Яңа законга ярашлы, моңа чик куелачак, таләпләр артачак. Поликлиникадан башлап хәзер һәр оешма кешеләрдән мәгълүмат алу өчен уведомление тутырырга һәм аны әлеге ведомстволарда теркәргә тиеш булачак. Уведомлениедә нинди мәгълүмат нинди вакытка нинди максат белән алынуы һәм башкалар күрсәтелергә тиеш булачак. Бу, әлбәттә, барлык мәгълүмат чараларына да кагылачак.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»