18.01.2011 - Көнүзәк

Якасы юк тун булмас...

Бу халык әйтеменең: “...законы юк йорт булмас”, — дигән азагы да бар. Әгәр әйтелгәннәрне туры мәгънәсендә аңлаган хәлдә, алар — искергән. Якасыз тун, дисез, ә сәхнәгә шәрә килеш диярлек чыгып боргаланучы артистларны күрмисез. Закон мәсьәләсенә килгәндә инде, мәгәр закон чыгару буенча ярыш оештырылса, Русия дөньяда алдынгылыкны бирмәс иде. Дәүләт думасы, Федерация Советы, һәр төбәкнең парламентлары еллар, айлар, көннәр буе закон җитештерү белән мәшгуль. “Җитештерү” сүзе бу очракта урынлырак, чөнки әлеге виртуаль процесс завод конвейерын күз алдына бастыра.

Кәгазь язмый гына, дәүләт сынлы дәү организмны хәрәкәттә тотып булмыйдыр, әлбәттә. Урыс әдибе һәм тәнкыйтьчесе Александр Никитенко фикеренчә, “Дөнья белән дүрт көч — акча, акыл, матурлык һәм сүз — идарә итә. Кайберәүләр, кылыч та, дип өстәве ихтимал. Әмма кылыч дөнья белән идарә итми, ә аны үзгәртеп кора”. Әлеге фикер унтугызынчы гасырда әйтелгән, ләкин шуннан бирле идарә итү принципларында үзгәреш булганы юк. Дөресрәге, үзгәреш Никитенко санаган дүрт көчнең кайсысының өстенлек алуына кайтып кала. Федор Достоевский, язучыларга хас беркатлылык белән: “Дөньяны матурлык коткарачак”, — дип өметләнсә дә, гамәлдә ул акча белән сүзгә барып терәлде.

Әни-әтиләребез, мөгаллимнәребез безне әйткән сүзгә, биргән вәгъдәгә тугрылык рухында тәрбияләде. Һәр кавемдә дә буш хәбәр сөйләү, алдашу кимчелек санала. Тик шунысы гаҗәп: гади халыкта этика кагыйдәләре ныграк саклана, “намус” дигән төшенчә язылмаган канун булып йөри. Зур, мөһим килешүләр дә халыкта кәгазь-фәлән белән ныгытылмый, вәгъдә, ышандыру да җитә. Шушы ышаныч күңелләрдә тамырлангандырмы, халык байтак вакыт хакимият даирәләреннән килгән карарга, вәгъдәләргә дә мөкиббән китеп яшәде. Янәсе, ил башы фәрман чыгарды, хаким боерык бирде, хуҗа сүзе җирдә ятып калмас.

Әй, безнең сабыйларга хас беркатлылык! Хрущевның коммунизм вәгъдә итүе дә, Брежневның азык-төлек программасы да, Горбачевның үзгәртеп коруы да, дистәләрчә бүтән прожектлар һәм фантазияләр дә сабак булмады бит! Мәскәүдән ишетелгән һәр хәбәргә әле булса өмет баглыйбыз, телевизор аша тапшырыла торган бетмәс-төкәнмәс киңәшләргә колак тырпайтып утырабыз. Димәк, игелекле, акыллы патшага ышану гадәтен кырыс чынбарлык та, гел генә кабатланып торган алдану да бетерә алмый икән.

Сүз белән эш арасы ерагайган саен дәүләт белән идарә итү системасының йомшаклыгы ачыграк күренә. Һәртөрле программаларның гамәлгә ашырылмавы яңа вәгъдәләр, сәяси акцияләр белән алмаштырыла. Әгәр ил башлыкларының киңәшмәләрдә, юлламаларда әйткән сүзләрен чынга алсаң, тормыш җайланып китәргә тиеш иде. Советлар Союзы таркалып, Русия Федерациясенең мөстәкыйль дәүләт булып яши башлавына да егерме ел үтте. Ә без анык эшләүче идарә итү механизмын һаман булдыра алмыйбыз, бүген хаталансак та, элекке заманнарга сылтанабыз, һәммә халыкны җәлеп итә алырлык идея эзләп арыйбыз да, аны иске кыйммәтләр арасыннан эзли башлыйбыз. Эчке сәясәттә дә, тышкы эшчәнлектә дә эзмә-эзлеклелек булмау илне бетмәс-төкәнмәс казаларга дучар итеп кенә калмый, бәлки, мөһимрәге — халыкның властька ышанычын җуя.

Совет дәүләтенең тәүге җитәкчесе Владимир Ленин фикерләренең хәзер кадере юк, ләкин аның, “һәр карар үтәлүе белән көчле”, дигән сүзе әлегә искергәне юк. Бүген демократлар “тоталитар режим” дип каһәрләгән җәмгыятьтә дә рәсми карарларның үтәлешенә таләп югары иде. Идарә итү системасында, бәлки, ул әле дә гамәлдәдер. Ләкин халык хакимиятнең эшләү-эшләмәвен үз тормышына кагылышлы мәсьәләләрнең хәл ителү-ителмәвенә карап бәяли. Әгәр Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин, “илдә азык-төлек ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек иген бар, икмәккә хак артмаячак”, дип белдерә икән, беркатлы карт-коры, шуңа ышанып, куанган була, ә кибеткә барса, икмәк пешерүчеләрнең дә, сатучыларның да үз законы икән. Һәм шушындый күренеш гадәткә әверелеп китте.

Дәүләт торак-коммуналь хуҗалыкта тәртип булдырам, фатирга, электр энергиясенә, газга, җылылыкка түләүләр артмаячак, дип ышандыра, ә Яңа елдан алар 20 процентка өстәлде һәм хәзер пенсиядәге гражданнар өчен һәлакәт чигенә җитте. Нефтьчеләр, бензин хуҗалары, ниятләрен тормышка ашырып, мәсәлән, АИ-92 маркалысын 30 сумга мендерсә, әлеге пенсионерларга иске-москы “дөлдөлләрен” дә җикмәскә туры киләчәк. Саный китсәң, мондый мисалларның очына чыгарлык түгел.

Ярый, базар икътисады шартларында җитештерүгә, хаклар сәясәтенә дәүләт турыдан-туры йогынты ясый алмый, дип ышандыралар. Ләкин товарлар ассортиментын, аларның сыйфатын, хакларны көйли, тәэминат процессына контрольлек итә, шашкан комсызларны йөгәнли алмагач, Монополиягә каршы хезмәтнең, Роспотребнадзорның, Сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт, Авыл хуҗалыгы министрлыкларының бурычлары нидән гыйбарәт икән? Әйткәндәй, Русия чынбарлыгында шундый законлылык ачык күренде: оештырырга һәм контрольлек итәргә тиешле ведомстволар күбәйгән саен җаваплылык та, тәртип тә бетә бара. Һәм, базар шартларында икътисади мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе көйләнә, дигән тезис нигезсез. Базар күптән үк тамырланган Америка Кушма Штатларында да, Алман белән Франциядә дә хакларны, гомумән, гражданнарның хокукларына кагылышлы һәр гамәлне дәүләт катгый контрольдә тота һәм монополистларның бәйсезлегенә юл куймый.

Дәүләтне какшатканы һәм халыкны тәмам йончытканы — идарә системасындагы буталчыклык, чиновниклар бюрократиясе һәм властьның икейөзлелеге. Әгәр хәлне үзгәртү буенча сәяси ихтыяр да, теләк тә булмаса, аның нәтиҗәләре алдагы сайлауларда гына чагылып калмаячак, бәлки җәмгыятьтәге кәефкә җитди йогынты ясаячак.

Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»