14.01.2011 - Көнүзәк

Олы Җәнгәрәйгә җан керә

Без килгәндә Түбән Олы Елга авылы хакимияте башлыгы Ольга Зырянова узган елдагы эшләрне барлап, якын киләчәккә планнар кора иде.

—    Яңа закон урындагы үзидарә органнарына киң вәкаләтләр бирде. Шуннан файдаланып, без соңгы елларда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләрне игътибар үзәгенә куйдык, — ди ул. — Былтыр көз Югары Олы Елга авылы халкы зур куаныч кичерде, яңа суүткәргечне файдалануга тапшыру монда күркәм тантанага әверелде. Чөнки су белән тәэмин итү проблемасын алар күптән күтәргән иде. Ниһаять, шушы объектны “Авылның социаль үсеше”  федераль программасына кертергә мөмкинлек туды. Проектны гамәлгә ашыруга бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүленде. Хәзер авыл халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты, алар тау итәгендәге чишмәдән алынган чиста су белән кинәнеп файдалана.

Ольга Зырянованы Ярмәкәй районында халык мәнфәгатен, социаль мәсьәләләрне алгы планга куеп эшләүче муниципаль җитәкче буларак беләләр. Андый җитәкчеләр, билгеле, районда һәрчак яклау таба.

— Бездә 62 йортлы Олы Җәнгәрәй авылы бар. Мине соңгы вакытта андагы тормышның ямьләнүе, яхшы якка үзгәрүе сөендерә, — ди Ольга Владимировна. — Узган елда анда заманча социаль-мәдәни үзәк файдалануга тапшырылды. Клубны, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштергән шушы объект район бюджеты исәбенә төзелде. Авылның төзекләндерелгәнен күреп, хосусый инвесторлар да Олы Җәнгәрәйгә күз салып, анда үз кәсепләрен ача башлады. Ә 2007 елда Югары Олы Елга авылында шундый ук социаль-мәдәни үзәк үз ишекләрен ачкан иде. Муниципаль власть вәкиле буларак, мин үзем шундый сәясәтне яклыйм: бүгенге көндә бәләкәй авыллар да цивилизацияле мәдәни тормыштан читтә калырга тиеш түгел. Ә клубларда үткәрелгән чаралар, төрле бәйрәмнәр халыкның рухын баетырга булышлык итә.

Урындагы хакимият башлыгы белән без  Олы Җәнгәрәй авылында  булып, андагы тормыш белән якыннан таныштык. Куанычлы үзгәрешләрдән соң кешеләрдә яңа дәрт һәм илһам уянганын тойдык.

— Авылыбыз матур табигать кочагында урнашкан. Якында гына саф сулы Рә елгасы ага. Анда багыр балыгын да тотарга була, — дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре Алевтина Дмитриева. — Авылда тормышның алга баруы күзәтелә. Бездә һәр йортка зәңгәр ягулык үткәрелгән. Авылыбызда элекке вакыттагы кебек буш ихаталар да калмады. 25 бала күршедәге Түбән Олы Елга урта мәктәбендә белем ала. Аларны автобус йөртә. Бүген авыл гаиләләрендә мәктәпкәчә яшьтәге 10 нәни тәрбияләнә. Яшьләр авылда күбрәк төпләнсә, балаларның шат тавышлары тагын да ныграк яңгырар, дип өметләнәбез. Хәзер кешеләргә эш урыннары да бар. Үзебезнең эшкуарлар һәм читтән килгән инвесторлар авылда үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын оештыралар.

— Яңа мәдәният учагында эшләү күңелле. Яшьләр хәзер безгә күрше авыллардан да килә. Шашка, шахмат, теннис уйныйлар, — ди Олы Җәнгәрәй клубы мөдире Лариса Полозова. — Бездә күчмә китапханә дә эшли. Авыл халкы чуваш телендә чыккан басмаларны яратып укый. Әбиләр дә кичләрен клубка килә, гәзит-журналлар төпләмәсен карый, китаплар ала. Мәдәният учагында эшнең җанлануы тормышыбызга ямь өсти дә инде. Авыл һәвәскәрләре зур теләк белән фольклор ансамбленә йөри. Безне еш кына чыгыш ясарга районга чакыралар. Үзебезнең сәхнәдә балалар өчен дә төрле бәйрәмнәр оештырабыз.

Әлбәттә, яхшырак тормышта яшәү өчен халыкка акчалы эш урыннары кирәк. Муниципаль берәмлекнең үзәге Түбән Олы Елга авылында “Искра” җәмгыяте урнашкан. Тик бу күмәк хуҗалык базар шартларында авырлык белән көн күрә. Җитештерүчәнлек түбән булганлыктан, ул халыкка эш хакын да акчалата түли алмый диярлек.

Аның каравы, авыл биләмәсендәге крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм кече предприятиеләрнең үсеш перспективасы яхшы гына күренә. Югары Олы Елгадагы “Николаев” хуҗалыгы үз эшчәнлеген киңәйтә бара. Хәзер ул элекке бригаданың 1000 гектардан артык җирен эшкәртә. Фермер Виктор Николаев чөгендерчелектә алдынгы технологияне керткән. Ә Олы Җәнгәрәй тирәсендәге иркен басулар фермер Николай Тангих карамагына бирелгән. Ул, нигездә, үсемлекчелек белән шөгыльләнә, умартачылык та аңа әйбәт кенә табыш китерә.

— Бүгенге көндә бездә 13 кече эшкуарлык субъекты эшли, — ди авыл хакимияте башлыгы. — Алар арасында сәнәгать эшчәнлегенә тотынучылар да бар. Инвестор Хачатур Оганесян Түбән Олы Елгада сыр цехы ачты. Анда 7 кешегә эш урыны булдырылды. Бу безнең өчен шатлыклы күренеш, чөнки кече предприятие салымны урындагы бюджетка түләячәк. Эшкуар Оганесян эшен киңәйтергә тели. Агробизнеста үз көчен сынап карарга теләгән Хуршидяннар исә бездәге Яңа Николаевка авылын сайлады. Колхозның элекке фермасын сатып алып, алар дуңгызчылык белән шөгыльләнә башлады. Бизнес-проектлары өметле генә күренгән авыл эшкуарларына район фондыннан да ярыйсы гына финанс ярдәме күрсәтелде.

Шунысы яхшы: бу якларда урындагы эшкуарлар арасыннан да җирдә хуҗалык итүгә үз инвестицияләрен салырга теләүчеләр табылган. Олы Җәнгәрәйдә агалы-энеле Владимир һәм Юрий Андреевлар 500 гектар җирне арендага алган. Элекке бригаданың мөлкәте дә аларга файдалануга бирелгән. Бизнес-планнарын гамәлгә ашыруга тотынган егетләргә муниципаль власть та эшлекле ярдәм кулын сузган.

Без Түбән Олы Елгада тагын бер яхшы башлангыч турында ишеттек. Октябрьский шәһәре эшкуары Зөфәр Гаджиев та агробизнес өчен шушы матур төбәкне сайлаган. Ул, фермер хуҗалыгы оештырып, елкычылык белән шөгыльләнергә карар иткән. Башта Олы Җәнгәрәйдәге буш торган ферманың бер корпусын яхшылап ремонтлаган. Шуннан Учалы районындагы “Юлдаш” җәмгыятеннән 43 баш саф токымлы башкорт атлары кайтарган. Кырыс шартларга тиз яраклаша торган малкайларны әле өч кеше тәрбияли. Фермер Гаджиев атларны үрчетеп, бияләрнең санын 300 башка җиткерергә, якын киләчәктә елкы итен күпләп җитештерергә, шулай ук кымыз ясау эшенә тотынырга планлаштыра.

Түбән Олы Елгада шәхси хуҗалыклар да яхшы гына үсеш алган. Хосусый сектор хәзер продукцияне күп җитештерә. Муниципаль берәмлек халыктан сөт сатып алу буенча районда алдынгылар рәтендә. Аның биләмәсендә Дәүләкән сөт комбинатының кабул итү пункты урнашкан. Узган елда шәхси хуҗалыклар эшкәртүчеләргә 3000 центнер сөт тапшырган. Шуның өчен авыл кешеләренең гаилә бюджетына 3 миллион сум тирәсе акча кергән. Бу инде авыл икътисадын үстерүдә шәхси хуҗалыкларның зур роль уйнавы хакында сөйли.

— Бездә рәсми эшсезләр исемлегендә йөрүче бер кеше дә юк, — ди Ольга Владимировна. — 40 кеше авылдагы бюджет учреждениеләрендә хезмәт сала. Район үзәгенең якын булуы да безнең халык өчен уңай. Өч дистәгә якын кеше андагы төрле оешма һәм предприятиеләрдә эшли. Югарыда телгә алуыбызча, кече бизнес авылдагы эшче кулларны үзенә җәлеп итә. Безнең биләмәдә тагын Ярмәкәй күчмә механикалаштырылган колоннасының кирпеч заводы бар. Ике ел элек аны япканнар иде. Ярмәкәйдән эшкуар егет Илдар Кашапов шушы предприятиене үзенә алырга теләк белдерде. Тиешле кәгазьләрен кулына алганнан соң, анда үз кәсебен ачарга уйлый. Димәк, безнең халык өчен тагын яңа эш урыннары булдырылачак. Авылга бүген шундый инициативалы һәм булдыклы кешеләр күбрәк кирәк. Чөнки без муниципаль берәмлекнең салым базасын ныгыту, бюджетта үз керемнәребезне арттыру турында хәстәрләргә тиешбез. Безнең төбәктә фермерлык һәм эшкуарлык өчен инвестиция шартларының уңай якка үзгәрүе күңелләрдә якты өметләр уята.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»