13.01.2011 - Көнүзәк

Шәфкатьлелек — журналист йөрәгендә!

Балалы йортта кунакны, гадәттә, беренче булып ишек төбенә йөгерешеп килгән сабыйлар каршылый. Бу зур шатлык алар өчен. Сөенеч һәм кызыксыну тулы зур күзләрен безгә төбәп, әле дә каршыбызга алты-җиде яшьләр чамасындагы бер малай, юк, йөгерми, үрмәли иде...

Дөнья бәйрәм шаукымына тулган көннәрдә Дүртөйле районының “Юлдаш” гәзите хезмәткәрләре Яңа ел бүләкләре алып балалы йортка килде. Инвалидлар йортына.

Иске Баеш авылында өлкән яшьтәгеләр өчен төзелгән интернатта балалар бүлеге ачылуга нибары өч ел. Шул вакыт эчендә торганы бер курчак йортына әверелде ул: физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен кирәк булган һәр нәрсә булдырылган, аларның яшәеш-көнкүрешен мөмкин кадәр уңайлырак, тулы канлырак итү өчен барлык шартлар тудырылган.

— Ишек алдындагы карбабайны кем ясады? — дип сорыйбыз керә-керешкә безне күзәткән малайдан.

— Мин кулларын әвәләдем, — ди шомырткүз, һич югалып калмыйча. — Без әле аны тагын эшләячәкбез!

Ул арада бүлек мөдире Регина Сатикова да әңгәмәгә кушыла: 

— Әйе, саф һавада йөрүне бигрәк яратабыз. Чыкмый калган көн юк диярлек. 

“Йөрү” дигәне генә, без аңларга гадәтләнгәнчә, ике аягыңа рәхәтләнеп басып атлау түгел шул. Интернатта тәрбияләнүче 31 сабыйның күпчелеге бу бәхеттән бөтенләй мәхрүм. Тәрбиячеләр ярдәме белән аякларына басып, җирне тоя алганнар бар, күбрәге менә бу теремек егетебез кебек үрмәләп йөрүчеләр. Бирегә килеп эләккәндә сабыйларның кайсылары бөтенләй хәрәкәтсез булуын исәпкә алганда, бу әйтеп аңлаталмаслык олы шатлык. Тормыш әчесен, ана хыянәтен биләүдә чакта ук татыган авыр язмышлы балаларның үзләре өчен дә, алар дип җан атып торган тәрбиячеләр өчен дә.

— Чыгып-керү хәлләре хәзер күпкә җиңеләйде инде. Хәйриячеләр ярдәме белән булдырылган тренажер залыбыз, ихатада заманча спорт корылмалары куелган мәйданчыгыбыз бар. Тәрбияләнүчеләребезнең сәламәтлеген ныгытуда аларның әһәмияте ифрат зур. Күнекмәләр ясыйбыз, уйныйбыз, бәйгеләр оештырабыз, табигать кочагында ял итәбез. Җәйләрен бигрәк рәхәтләнәбез. Экскурсияләргә үзебезнең район буенча гына түгел, Уфага да йөрибез. Шөкер, инде бер ноктага карап, хәрәкәтсез яткан балаларыбыз юк, — ди Регина Рәүдәт кызы.

Алай гына да түгел, биредә күпләр күңеленә якын шөгыль дә тапкан. Хезмәт дәресләре үтә торган бүлмәдә кул эшләренең ниндие генә юк! Соклангыч чигү үрнәкләре, төрле җимеш орлыкларыннан, без гамәлгә яраксыз дип уйлаган тагын әллә ниләрдән ясалган чын сәнгать әсәрләре урын алган биредә. Дүрт саны төгәл булган күпләрне сокландырырлык алар. Айлы төндә сихри күлдә йөзгән аккошларны Ольга Иванцова чиккән. Бу чибәр кызның тумыштан ике кул чугы да юк. Язмыш тарафыннан гаилә җылысыннан гына түгел, сәламәт аяк-куллардан да мәхрүм ителгән балалар сурәт итеп матур әкиятләр төшерә, чәчәкле болыннар чигә, чагу төсләр белән чуклап-чуклап оеклар бәйли...

Дөресен әйткәндә, очрашуыбыз мондый ук зур бәйрәмгә әверелер дип бармаган идек. Бизәлгән фойега тезелешеп утырган малайлар-кызлар да безне шигъри күчтәнәч белән көткән булып чыкты. Арада сәнгатьле уку буенча республика фестивальләрендә бүләкле урыннар яулаучылар да бар. Күптән түгел Алена Севастьянова физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган бәйгедә әни турында матур шигырь сөйләп, беренче урын алып кайткан. Моңлы тавышлы җырчы егет Руслан Кәлимуллин безнең өчен янә бер ачыш булды. Аның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Һичшиксез, зур-зур бәйгеләрдә дә уңыш аны урап узмас, дибез.

— Балаларыбыз сәләтле, — дип янә сүз куша Регина Сатикова. — Шул сәләтләрен яшәтәсе, арытаба үстерәсе иде. Ярый ла биредә балалык дәвере үтә — бергәләп аны ничек тә бәхетлерәк, чагурак итәргә тырышабыз, ә менә унсигезе тулу белән тәрбияләнүчеләрне картлар яшәгән бүлеккә күчерергә тиешбез. Бер егетебез һәм бер кызыбызны озаттык та. Гел очрашып торабыз торуын, күпчелектә бергәбез. Тик шул яшьләребез дүрт стена эчендә бикләнеп калмасын өчен аларны нинди дә булса шөгыльле итәсе килә.

...Бүләкләр өләшелеп, шигырьләр укылып беткәч тә, сөйләшер сүзләр бетмәде. Сабыйларның кайсы әле яңа гына чигеп-үреп бетергән кул эшен китереп күрсәтә, кемдер үзе яшәгән бүлмәне Яңа елга ничек бизәгәннәре турында сөйли, ә кемдер килеп кочаклап ала. Сарылып кына түгел, чын итеп, кысып кочаклый ул. Кечкенә рәхмәтле йөрәк җылысын шул кочакта татыйсың…

Зөлфия Мөхәммәтҗанова.

Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»