11.01.2011 - Көнүзәк

Төньяк-көнчыгыш районнар кышны имин үткәрә

5-6 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев Кыйгы, Балакатай, Мәчетле, Дуван, Салават районнарында булды.

Сәфәр барышында Эрнст Фәрит улы район хакимиятләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары белән берлектә һәр районда 4-5 авыл хуҗалыгы предприятиесен карады, мал кышлату торышы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мал азыгы, орлык, ягулык-майлау материаллары, техника белән тәэмин ителеше, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм үсеш мөмкинлекләре белән танышты.

Һәр районда Эрнст Фәрит улы шулай ук авыл биләмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда республика агросәнәгать комплексының биш елга һәм 2020 елга кадәр үсеш максатлары һәм бурычлары билгеләнде, мал кышлатуны тәмамлау һәм язгы кыр эшләрен үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Барлык төр хуҗалыклар, хуҗалык кенәгәләрен алып бару буенча хисап тотуга аерым игътибар бирелде. “2009-2011 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында сынау рәвешендәге  гаилә сөтчелек фермаларын үстерү”, “2010-2012 елларга Башкортстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү” программалары тикшерелде.

Төньяк-көнчыгыш районнар үсешендәге төп юнәлешнең мал азыгы хәзерләүне үстерү белән беррәттән сөт җитештерү булуын билгеләп үтте Эрнст Исаев. Күпьеллык үләннәр орлыгы җитештерү, бәрәңге үстерү буенча мөмкинлекләр зур. Төбәктә махсуслашу һәм кооперация көнүзәк әһәмияткә ия, тоташ алганда республиканың һәр табигать-климат зонасы буенча аерым программа әзерләү таләп ителә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә максатлы һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен үсеш дәрәҗәсеннән, җитештерү күләмнәреннән һәм эш юнәлешеннән чыгып,  хуҗалыкларны төркемнәргә бүләргә кирәк. Дәүләт ярдәме эшкә этәргеч бирергә тиеш.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»