08.01.2011 - Көнүзәк

Хаклар артуына юл куйган кешеләр җәзага тарттырылачак

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенә социаль әһәмияттәге товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр билгеләүне тәртипкә салырга кушты.

Контрольлек итү ведомстволары белгечләре  республиканың азык-төлек һәм сәнәгать базарларындагы бәяләргә җентекле анализ ясый, азык-төлеккә, көнкүреш кирәк-яракларына, бензин һәм дизель ягулыгына хак арттыруның нигезле булуын тикшерә.

Тикшерүләр эре сәүдә үзәкләрендә дә, зур булмаган кибетләрдә дә, автомобильләргә бензин салу станцияләрендә дә үтә. Социаль әһәмияттәге товарларга бәяләрне күтәрү очраклары ачыкланганда тиешле чаралар күреләчәк.

“Республиканың кулланучылар базарындагы бәяләр белән бәйле хәлне без игътибар белән күзәтәбез. Хакларның нигезсез артуына юл куйган кешеләр җәзага тарттырылачак”, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, азык-төлеккә күмәртәләп сату хаклары арту үткән елның декабрендә күзәтелде. Бәяләр буенча җентекле анализ  Башкортстан Президентына 10 гыйнварда җиткереләчәк.

Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына кулланучылар хокукларын бозу турында мәгълүматны Уфадагы +7 (347) 223-95-85 телефоны аша (бәйрәм көннәрендә 9-14 сәгатьләрдә) хәбәр итәргә мөмкин. Бәяләрне нигезсез күтәрү турында мәгълүмат белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсендә +7 (347) 273-34-05 телефоны аша танышырга мөмкин.

БР Президентының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»