31.12.2010 - Көнүзәк

Бәйрәмнәр тыныч үтсен өчен

Республика шәһәр һәм районнарының 152 мәйданында бәйрәм чаралары үтәчәк, анда якынча фаразлар буенча 800 мең кеше катнашачак. Бу чорда  җәмәгатьчелек тәртибен өч мең милиция хезмәткәре сакларга тиеш. Раштуада 20 шәһәр һәм 33 районның 139 гыйбадәтханәсе һәм чиркәвендә гыйбадәт кылу планлаштырылган, анда 40 мең граждан катнашуы көтелә. 

— Гомумән алганда, 1-10 гыйнварда боз шәһәрчекләрендә һәм Яңа ел чыршыларында гражданнарның хәвефсезлеген  тәэмин итү өчен көн саен 1500 хезмәткәр җәлеп ителәчәк. Бәйрәмнәр тыныч шартларда узар, дигән ышаныч белдерәм, — диде журналистлар белән очрашу вакытында БР буенча эчке эшләр министры урынбасары, милиция генерал-майоры  Александр Овчинников.  

Рөхсәтсез чыршы сатучыларга каршы көрәш тә актив алып барыла. Берничә атна эчендә шушы агачларны законсыз кисүнең 240 очрагы билгеле булган, матди зыян 1 миллион 400 мең сум тәшкил иткән, 227 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»