30.12.2010 - Көнүзәк

Урманны кем тергезер?

Башкортстан урманчылары өчен 2010 ел катлаулы һәм  оешканлыкка сынау булып тарихта кала. Җәйге корылыктагы  янгыннар табигый байлыгыбызга зур зыян китерде. Ел дәвамында урманнарда 608 янгын чыкты. Ут биләп алган мәйданнар — 11,6 мең, шул исәптән урман белән капланганы 8 мең гектардан арткан. Тармак министры Рәҗәп Нәбиуллин “Интерфакс” агентлыгында  журналистлар белән очрашуда белдерүенчә, Русия Премьер-министры Владимир Путин, янгынга каршы әзерлек чаралары буенча Башкортстандагы эшләргә “ныклы дүртле” бәясен биргән.

Премьер-министрның уңай бәя бирүе артында республика урманчыларының зур тырышлыгы ята. Урманнарны  янгыннар корбаны булудан саклауда бу аеруча нык күренде. Әйткәндәй, урман хуҗалыгына әлеге каза 33,8 миллион  сумлык зыян салды. Янгын сүндерүгә тотынылган чыгымнар 30,9 миллион сум тәшкил итте. Табигый байлыгыбызның тагын да күбрәк юкка чыгу куркынычы да сакланды.

— Министрлык үзаллы шартларда эшли башлаганчы ук “Рослесхоз” федераль агентлыгы җитәкчелеге  алдында республикада урман хуҗалыгы  инспекторларын саклап калу мәсьәләсен күтәрдек. Хәзер бездә аларның саны 240ка җитте һәм әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында. Округка караучы төбәкләрдәге инспекторларның 40 проценты республикабызга туры килә. Урман  биләмәләрендә тәртип урнашу, янгыннар саны кимү һәм рөхсәтсез агач кисүчеләр азаю бары тик бу һөнәр ияләренең  тырышлыгына бәйле булды, — диде министр Рәҗәп Нәбиуллин.

Соңгы елларда республика урман хуҗалыгында  рөхсәтсез агач кисүчеләргә каршы көрәшнең көчәюе дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Әлеге күрсәткеч 2009 елдагы белән чагыштырганда, мәсәлән, 32 процентка кимегән. Быел “Мобиль төркемнәр” секторы оештырылуы урманчыларга  зур ярдәм  булып тора. Әлеге төркемдәге инспекторларның автомобильләренә ГЛОНАСС навигация җиһазлары урнаштырылган. Гомумән, республикада рөхсәтсез  киселгән агач күләме 10 мең кубометрга якынлашкан. Китерелгән зыян — 71,4 миллион сум.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан урманнарына инвестиция салу максаты белән килгән кайбер  арендаторларның  эшчәнлеге республика  җитәкчелегендә дә зур ризасызлык тудырган иде. Аларның иң эреләре — “Селена” һәм “Башлеспром” урман хәзерләү компанияләре.

— Кызганычка каршы, — дип белдерде министр, — телгә алынган  ике компания шулай ук аерым арендаторларның килешүдәге  шартларны  үтәмәве бездә дә  зур сораулар  тудырды. Аларның аерым районнарда  һәр авылда  мәчет төзү буенча  вәгъдәләрен  үтәмәве әле бер хәл, ә менә яңа эш урыннары булдыру, җитештерүне арттыру һәм урманнарны кабат тергезү юнәлешенә бармакка бармак та сукмавы һич тә аңлашылмый. Бизнес-планда республика  икътисадын үстерүгә зур өлеш кертергә планлаштырган “Селена” һәм “Башлеспром” урманнарны яшь үсентеләр исәбенә  тергезү буенча ифрат начар эшли. Әлеге юнәлештә билгеләнгән планны “Селена” — 13, ә “Башлеспром” нибары 10 процентка гына  үтәгән. Республика Хөкүмәте таләпне көчәйтү бурычы куйды. Аларның еллык эш йомгаклары белән  танышканнан соң, министрлык җитди бер карарга киләчәк.

Ел әйләнәсенә республика урманнарыннан  меңнәрчә кубометр агач читкә озатыла. Аның чимал килеш  сатылуы гына түгел, ә киселгәне урынына үсентеләр утыртылмавы да проблемага әйләнеп бара. Саннар теле белән  әйткәндә, республика буенча арендаторлар тарафыннан урманнарны тергезү планы үтәлеше 30 проценттан артмый. Министр әйтүенә караганда, республикада яшь үсенте әзерләүче 110 питомникның куәтләре дә үзләренә җитәрлек кенә.

2010 елда Урман хуҗалыгы министрлыгы урта һәм кече малтабарлыкны үстерү юнәлешендә  җитди чаралар билгеләде. Аларның күбесе әлегә проектлар рәвешендә генә. Шул ук вакытта, әлеге категориядәге малтабарларның активлыгы сүлпән булу дәвам итә. Хәтта аукционга  сатарга куелган агачка да  көндәшләр юк. Бу хәл, бәлки, әлеге юнәлештә малтабарларны  җәлеп итү эшчәнлеген башкачарак  оештыруны таләп итәдер.

Билгеле, елны  тәмамлаганда республика урманнарының  төп күрсәткечләре яхшы булуын  билгелисе килә. Күптән түгел Бөтендөнья кыргый табигать фонды Русия төбәкләрендә  урманнарга  идарә итү рейтингын игълан  итте. Башкортстанның эше уңай бәяләнгән 27 төбәк исемлегенә кертелүе куанычлы.  Ничек кенә  булмасын, хөрмәтле министр халыкны агач белән  яхшырак тәэмин  итүне  министрлыкның  төп эшчәнлекләреннән берсе дип билгеләгән иде. Кызганычка каршы, республиканың  яшел  хәзинәсенә  хуҗасызлык күрсәтүче арендаторларның башбаштаклыгы һәм халыкның  төзелеш  материалларына  булган ихтыяҗы канәгатьләндерелмәве ризасызлык уята да инде.

Олег  Төхвәтуллин.

 

Шул ук вакытта...

Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) Русия Федерациясе субъектларында урманнарга идарә итү рейтингы  нәтиҗәләрен игълан итте. Башкортстан Республикасы урманнарга идарә итү сыйфаты югары булган 27 төбәк исәбенә керде.

Милли рейтинг агентлыгы ярдәмендә  WWF төзегән рейтинг — Русиядә урманнарга идарә итүне ведомстводан тыш мөстәкыйль бәяләүгә тәүге омтылыш. Рейтингның төп максаты — Русия гражданнары мәнфәгатьләрендә урманнарга идарә  итүнең экологик, социаль һәм икътисади тотрыклылыгын анализлау өчен төбәк дәрәҗәсендә урманнарга идарә итүне комплекслы һәм  бәйсез  бәяләүне оештыру.

Рейтинг Русия төбәкләрендә урманнарга идарә итүнең сыйфатын 38 күрсәткеч нигезендә  бәяли. Башкортстан төбәкнең 15-40 процентын урманнар  биләгән өченче төркемгә керде. Бу төбәкләр өчен  халыкның күпләп яшәве һәм урман ресурсларын үзләштерүнең югары дәрәҗәсе хас. 

Тикшерүдә Русия Федерациясенең 77 субъекты катнашты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»