28.12.2010 - Көнүзәк

Комплиментар сораулар һәм шомартылган җаваплар вакыты түгел

Туфракка аралашмый алтын чыкмый, ди халык. Хакыйкатьтер, халык сүзен ишетеп эшләгән ил хакиме генә дәүләт белән уңышлы идарә итә ала. Киңәшләшеп яшәү гадәте һәр кавемдә  диярлек бар һәм моңа мисаллар бихисап. Ә яңа тарихка халык белән даими аралашу гамәлен узган гасырның утызынчы елларында, бөек кризис чорында, тәү башлап Америка Кушма Штатлары Президенты Франклин Рузвельт керткән. “Учак янында” дип аталган һәм атна саен эфирга чыга торган ул тапшыру мәлендә гражданнар, әлбәттә, Президентка сорау белән  мөрәҗәгать итә алмаган. Телевидение хасыйл булгач, Америка президентлары халыкка “Америка белән  йөзгә-йөз  карашып” дигән программа аша мөрәҗәгать итә башлаган. Әмма бу — бер яклы гына бәйләнеш.

Үз иле җәмәгатьчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү формасын  башка дәүләт җитәкчеләре дә актив файдалана. Казахстан һәм Беларусь президентлары Нурсолтан Назарбаев белән Александр Лукашенко телеэфир аша туры бәйләнешкә ел саен чыгалар. Венесуэла Президенты Уго Чавесның атналык телепрограммасы бар. Күп кенә ил лидерлары, Русия төбәкләре җитәкчеләре, министрлар җәмәгатьчелек фикерен Интернет сайты, блоглар аша белергә тырыша. Әмма болай аралашу, табигый, күзгә-күз карап сөйләшүне алмаштыра алмый.

Халык белән телевизион күпер ярдәмендә фикер алышу тәҗрибәсен, Русиядә, ялгышмасам, президент булган чорында Владимир Путин керткән иде. Оештыру җәһәтеннән формальлеге ярылып ятса да һәм гади кешеләрнең ил башлыгына халыкның җанына тигән мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге бик аз булса да, әлеге телекүперләр ифрат популяр булып китте. Быел декабрьдә Русиянең ике лидеры да, бер-бер артлы, үз халкының уй-хәстәрләрен ишетүгә һәм иҗтимагый тормыш турында фикерләрен аңа җиткерергә дәртләнде. Хөкүмәт Рәисе Владимир Путиннан аермалы рәвештә, Президент Дмитрий Медведев соңгы чорда җәмәгатьчелеккә икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә.

Дмитрий Медведевның җомга көн федераль өч телевизион каналның генеральный директорлары Константин Эрнст, Олег Добродеев һәм Владимир Кулистиков белән сәгать ярымлык әңгәмәсе, әлбәттә, туры эфирда барса да, халык белән шундук аралашу форсатын бирмәде. Сөйләшү Президентның Федераль җыелышка Юлламасын гадиләштереп дәвам итү йә анда күтәрелгән кайбер мәсьәләләр буенча аңлатма бирү рәвешен алды. Дәүләт җитәкчеләренең эфирга ярышкандай чыгуы, шул сәбәпле, 2012 елда  үтәчәк президент сайлауларына ишарә булып та кабул ителде. Һәрхәлдә, “Дмитрий Медведев белән — ел йомгаклары турында” дигән анонс әңгәмәнең эчтәлеге җәһәтеннән үзен аклап  җиткермәде. Телевидениенең өч “генералы” Президент алдына куйган сораулар тамашачылар өчен яңа булган бер генә мәсьәләне дә күтәрмәде. Шуңа күрә Медведевның җаваплары да “белгәнен сөйләми, теләгәнен сөйли” дигән әйтемдәгечә булып чыкты.

Ләкин, шундыйрак дәгъваларга карамастан, әгәр ил башы чыннан да йөрәгеннән чыккан уйларны әйтә икән, аның фикерен белү гомум мәгълүмат өчен дә кирәкле. Сәясәт өчен беркатлылык һәм мөкиббән киткән ихласлык — ят нәрсәләр. Илдә нинди генә авыр процесслар булмасын, сәяси лидер буларак, Президент халыкны тынычландырырга, юатырга, өметләндерергә бурычлы. Хөкүмәт рәисе исә, сәясәтче һәм җитәкчелек итүче фирка башында торса да, икътисад белән шөгыльләнә, халык белән сөйләшкәндә аңа бик авыр сорауларга җавап бирергә туры килә. Җомга көндәге әңгәмәдә Дмитрий Медведев икътисад  мәсьәләсендә оптимистик фаразлаулар белән генә чикләнде. Әгәр сүзне икътисад һәм социаль юнәлештә тирәнәйткәндә, дистәләрчә миллион кешенең фәкыйрьлектә тереклек итүе, адым саен очрап торган гаделсезлек, тоталь угрылык, ришвәтчелек мәсьәләләре читтә калмас иде.

Сөйләшү барышында Юлламада төп урын балалар язмышы, ятимлеккә багышлангач, бу юлы да Президент аны урап үтмәде. Дистәләрчә мең кешенең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе, 160 мең үсмернең наркотиклар белән агуланып өлгерүен әйтеп, проблеманың искиткеч авыр булуына аптырап, ил башы йөрәкне ярырлык фаҗига турында онытты. Миһырбанлы дип йөргән халкыбызда ятим баланы гаиләгә алып та, дәүләттән шуңа тәгаенләнгән  акчаны алгач та аны янә ятимнәр йортына  кайтаручылар күп. Мондый кешеләрдә йөрәк тә, намус та юктыр. Әгәр закон рөхсәт итсә, баланың рухын сындырган бу адәмнәр җинаять җаваплылыгына тарттырылырга тиеш, чөнки вөҗдан аларны барыбер  җәфаламаячак.

Русиянең йөрәге яралы. Ләкин ул яраның һәрдаим кансырап торганы — балалар язмышы. Монда сүз ятимнәр  турында гына барырга тиеш түгел. Төгәл, җитеш тормышта үсүче бала-чага да безнең җәмгыятьтә хәвеф мохитендә яши, чөнки тәртипле, яхшы укучы, инсафлы, талантлы балаларның наркотиклар, талау, көчләү корбаннары булуы ихтимал. Яшермим, һәр граждан кебек үк, мин дә оныкларым иминлеге өчен һәрчак хафаланып яшим. Моның сәбәбен  аңлыйсыздыр: ятимнәр, гомумән, балалар проблемалары, матбугат битләреннән үтеп, Президентның, парламентның игътибарына лаек булгач ук шушы мәсьәлә тирәсендә ясалма активлык көчәйде. Ә бездә юньле эшне тончыктырырга теләсәләр, аны сүз боткасына батыралар. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә балалар эшләре буенча уполномоченныйлар  булдыру гына дистәләрчә ел җыелып килгән проблеманы хәл итү чарасы түгел. Гамәлдә, алар да чираттагы бюрократик инстанция хәлендә. Һәрхәлдә, балалар, ятимнәр язмышы әлегәчә ничек аянычлы булган, шул көе кала. “Авыз — капка, сүз — җил”, — дигән әйтемнең асылы шунда күренә.

Сүз белән гамәлгә озаграк туктавымның сәбәбе бер — ил Президенты җитештерү тармагын модернизацияләү мәсьәләсен “Русия, алга!” дигән мәкаләсендә күтәреп чыккан иде. Шуннан бирле  әлеге тема телдән төшкәне юк. Модернизация, технологик яңару мәсьәләләре, шулай ук нанотехнология тармагы хәзер һәркемгә дә таныштыр. Әмма шушы шау-шу сагайта да инде. НТВның генеральный директоры Владимир Кулистиковның: “Модернизацияләү идеясе, Горбачевның үзгәртеп  коруы кебек үк, сүз боткасына батырылмасмы?” — дигән соравын да Президент урап үтте. Шунда ук ришвәтчелек, җәйге янгыннар, ЮКОС компаниясенең элекке хуҗасы Ходорковский, авыл хуҗалыгының хәле буенча куелган сораулар да, гамәлдә җавапсыз калды. Ни сәбәпле? Президент хәбәрдар түгелме? Әллә халыкны ышандырырлык дәлилләр юкмы?

Коррупция турында, чыннан да, күп сөйлибез. Ләкин аналитиклар фикеренчә, ришвәтчелеккә каршы эш гамәлдә оештырылмаган, әлегә ул коррупциянең сәбәпләре белән түгел, ә нәтиҗәләре белән көрәшкә кайтып кала. Шул ук вакытта бу яман чирне Сингапурда, Кытайда, Согуд Гарәбстанында ничек “дәвалаулары” турында — ләм-лим. Хәзер хәтта ришвәтчелекне Русия халкы менталитетының аерылгысыз бер өлеше дип күрсәтергә омтылу бар. Яки, урманнарның януына килгәндә, Президент бу мәсьәләне хәл итүне уттан зыян күргән гаиләләргә йорт төзеп бирү һәм зыянны каплауга кайтарып калдырды. Ләкин сүз караучысыз һәм яклаучысыз калган  урманнар язмышы, урманны тәрбияләү, тергезү системасын яңадан аякка бастыру турында барырга тиеш. Әгәр урман, мәсәлән, Уралда йә Себердә үссә, ә аның хуҗалары Мәскәүдә йә Лондонда яшәсә, нинди хәстәрлек турында сүз алып барырга мөмкин?

Авыл хуҗалыгы белән дә шундый ук хәл. Әңгәмәне алып баручыларның берсе “аягына ныклап баскан авыл хуҗалыгы” турында сүз күтәргәндә авылның чын язмышын күз алдына китердеме икән? Җирнең ничек тын алуын самолет йә вертолет иллюминаторларыннан гына белү форсаты булса... Гомумән, хәзер комплиментар сораулар һәм шомартылган җаваплар вакыты түгел. Әгәр сөйләшү халык колагына тәгаенләнә икән, ул халыкны ышандырырлык, ул көткән өметләргә җавап бирерлек булырга тиештер. Югары дәрәҗәдәге  әңгәмә, әйтемдәге  кебек, “акылсызга сүз әйттем — тыңлады да көлде” булмасын иде.

Марсель Котлыгалләмов.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»