28.12.2010 - Көнүзәк

Маллар корылыкны җиңәр. Ә кырылуны?

Гадәттә, декабрь җитсә, авыл ихаталарында да, шәһәр базарларында да җанлылык көчәя. Сугым чоры белән бәйле ул. Әлегә кадәр сәүдә нокталарындагы традицион алыш-бирешләр һәр ике як өчен дә отышлы була торган иде. Быел хәлләр катлаулырак. Җәйге корылык  малларга кинәнеп үсәргә мөмкинлек бирмәде. Азык  накысрак булгач, авылда сугым малларын тизрәк иткә җибәрү хәстәрен күрә башладылар. Билгеле, базарда ит ихтыяҗдан артык булу крестьян өчен отышлы түгел, бәяләр төшә. Ә шәһәрдә бу хәлне  көтеп дигәндәй  торалар. Бәяләрне читтән кертелгән итләр дә төшерә. Кызганычка каршы, халыкның күпләп мал суюы киләсе елларда әлеге продукциягә ихтыяҗны гына түгел, хакларны да байтакка күтәрүе ихтимал. Русия киләсе елда Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергән  очракта, кибетләребезнең чит илдән алынган ит ризыклары белән тулуы мөмкин. Әлеге вакытта да Русиягә Евросоюз илләренең 4447 предприятиесе ит һәм ит ризыкларын сата. Русиянең әлеге илләр белән хезмәттәшлек итүче  предприятиеләре 13тән артмый.

Башкортстанда ит җитештерүне арттыру мөмкинлекләре  бармы? Республикага әлеге продукцияне читтән кертүгә юл куймас өчен нинди чаралар билгеләнгән?

Русиядә иткә ихтыяҗ соңгы егерме ел дәвамында бер дә кимемәде. Аның каравы, халык океан артындагы  дусларның “ярдәмен” һәрвакыт тоеп яшәде. Соңгы мәгълүматлар буенча,  илнең сәүдә базарларындагы  итнең 56 проценты чит илнеке, ягъни Русия ихтыяҗның  яртысыннан күбрәген импорт белән каплый. Еш кына, ни сәбәпле Америкадан китерелгән продукция арзанрак, юл һәм башка чыгымнардан соң да фермерлар табыш белән кала, дигән сорау туа. Ә бит башка дәүләтләр белән хезмәттәшлек итә башлаганчы русиялеләр итне күбрәк куллана иде. Әле, мәсәлән, илдә яшәүче һәр кеше елына 58 килограмм ит продукциясе ашый. 1990 елда медицина нормасы буенча 82 килограмм таләп ителгәндә күрсәткеч 75 килограмм иде. Билгеле, моны мал саны кимү, сатып алу мөмкинлеге төшү белән дә аңлатырга булыр иде. 1990 елда Русиядә сыер маллары саны 56,7 миллион башка җиткән булса, ун ел дәвамында яртылашка диярлек кимеде.

Аянычка каршы, Русиядә соңгы елларга кадәр либераль реформаторлар тарафыннан авыл хуҗалыгына игътибар кимеде. Ә чит илләр, шуны көтеп кенә торгандай, ярдәм итәргә  тырышты. “Ач халыкның ачуы яман”, дигәндәй, илнең сәүдә капкалары ачылу һәр як өчен дә отышлы булды. Евросоюз илләрендә төпле аграр сәясәт дәвам итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерүче фермерлар дәүләт тарафыннан якланган. Гомумевропа илләренең аграр сектордагы сәясәте  өч төп юнәлешне берләштерә: җитештерелгән  продукция сатуны төпле оештыру; фермерларга дәүләт тарафыннан ярдәм; артып калган продукцияне сатуда ярдәм итү. Әйтергә кирәк, Евросоюз илләрендә үз эшен башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү максатында аграр бюджеттагы чыгымнарның 10 проценты бүленә. Менә шундый шартларда Русия агросәнәгатьчеләре чит ил фермерлары белән көндәшлек итеп продукция җитештерергә тиеш.

Русиядә ит терлекчелеген үстерү юнәлеше, ниһаять, дәүләт тарафыннан өстенлекле категория исәбенә кертелде. Моны икътисади яктан гына түгел, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә дә сәяси адымга тиңләргә  кирәктер. Без кулланган итнең 57 проценты импортка туры килә икән, бу миллион тоннага якын дигән сүз. Хәл үзгәрмәсә, алдагы елларда сыер малларын асрау, гомумән, отышлы булмаячак. Мәскәүлеләр  байтак еллар Бразилия, Австралия фермерлары  җитештергән итне ала. Күптән түгел Русия Премьер-министры Владимир Путин илебезгә ит импортлау турында Монголия  белән килешү төзеп кайтты. Ихтимал, киштәләр бу юлы сарык ите белән тулыр...

Илебездә ит терлекчелеген үстерүгә юнәлеш алу — мөһим чара. Ул сыйфатлы азык белән генә түгел, йөзләрчә төзелеш мәйданы, меңнәрчә яңа эш урыны, сәүдә базарындагы экологик продукция дигән сүз. Социаль әһәмияте авыллар тормышында да уңай чагылыш табачак. Алга киткән илләрдә ул күптән шулай. Европа “канаты” астындагы дәүләтләрдә иткә үстерелүче сыер малы гомум күләмнең 40-50 процентын тәшкил итсә, Австралиядә бу күрсәткеч — 85, АКШ һәм Канадада 80 процентка җиткән. Русиядә мондый маллар саны гомум күрсәткечнең 3 процентыннан артмаган, Башкортстанда 5 процент чамасы.

Әйтергә кирәк, Башкортстанда ит терлекчелеген үстерүгә моннан берничә ел элек игътибар бирелә башлаган иде. Әйтик, 2008 елда республикада ит токымлы маллар саны 6 мең баш тәшкил итсә, узган ел ахырына 79 меңгә җитте. Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ел башында республиканың 40тан артык районы ит юнәлешендәге сыер малларын күпләп үрчетүгә ныклап тотынган. Министрлык әлеге программаны уңышлы тормышка ашыруны якын киләчәктә 20 мең баш сыер малына исәпләнгән симертү  комплекслары төзүдә күрә. Билгеле, биредә барлык эшнең механикалаштырылган булуы һәм алдынгы технологияләргә нигезләнүе шарт.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан берничә ай элек “2010-2012 елларда Башкортстанда ит терлекчелеген үстерү” максатлы программасы проекты эшләнгән иде. Әлеге аграр документта токымчылык базасын булдыру, иткә махсуслашкан сыер маллары санын арттыру, дуңгызлар һәм атлар санын үстерү бурычлары куела. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, әлеге программаны тормышка ашыру юнәлешендә тәгаен чаралар да каралган. Махсуслашкан ит терлекчелеге белән шөгыльләнүчеләргә “сыер-бозау” системасы буенча ел саен дәүләт тарафыннан субсидияләр бирү планлаштырыла. Шулай ук, токымчылык базасын үстерүгә тотынылган чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү, ит һәм симертү фермалары төзүгә, технологик модернизацияләүгә алынган кредит ставкаларын субсидияләү мөмкинлекләре билгеләнгән. Болардан тыш, ит терлекчелегенә махсуслашучылар авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алуда, азык базасын ныгытуда, шул исәптән көтүлекләрне яңартуда дәүләт ярдәменә өмет итә алачак.

Иткә махсуслашуда токымчылык эшенең алгы планга куелуы очраклы түгел. Артым алуны яңа биеклеккә күтәрүдә, билгеле, токымлы маллар һәм сыйфатлы азык базасы булу шарт. Ит терлекчелеген үстерүдә сыер малының уртача авырлыгы чагыштыру индикаторы буларак кабул ителгән. АКШта лимузин токымлы сыерларга өстенлек бирелә. Аларның саны бу илдә миллион башка якынлашкан. Сыер малларының уртача авырлыгы буенча да АКШ беренче урында. Күрсәткеч — 349 килограмм. Европада ул 317 килограмм тәшкил итә. Ә менә Русиядә симертүдәге сыер малларының авырлыгы 169 килограммнан артмый. Ит терлекчелеге юнәлешенең тизләтелгән үсешенә ирешү, беренче чиратта, әлеге күрсәткечне күтәрүгә юнәлтелгән.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан сыер маллары саны буенча соңгы елларга кадәр Русиядә алдынгы урында булды. Әмма быел табигый шартларның уңайсыз килүе, мал азыгының җитәрлек күләмдә тупланмавы лидерлыкны кулдан ычкындыруы да мөмкин. Күптән түгел тармак министры Азат Җиһаншин Балтач районында үткән семинар-киңәшмәдә республикада терлекчелек тармагының  проблемалары турында да сөйләгән иде. Аның сүзләренә караганда, малларның продуктлылыгы буенча тугыз ай йомгакларына тукталганда, республика башка төбәкләрдән шактый калыша. Әйтик, һәр сыердан сөт савып алу буенча без илдә 34нче урында, сыер малларыннан уртача тәүлеклек артым алуда — 16, дуңгызлар буенча — 18 һәм йомырка алу күрсәткече буенча 26нчы урында торабыз. Үткән елны республика буенча һәр сыердан уртача 3852 килограмм сөт алып озаткан идек. Узган ел белән чагыштырганда сыер маллары 178,8 мең башка, ягъни 10 процентка кимегән. Дуңгызлар былтыргыдан — 8,3, сарык һәм кәҗәләр — 7,3, атлар саны 6,7 процентка азрак тәшкил итә.

Билгеле, ит терлекчелеген үстерү буенча каралган чаралар үтәлешен беркем дә шик астына куймый. Шул ук вакытта, аграр предприятиеләрдә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхси ихаталарда җитештерелгән итне аларның хуҗалары өчен отышлырак сатуны тәэмин итүче чаралар турында да уйланырга кирәк. Беркем өчен дә сер түгел, авыл ихаталарында маллар кимү аны үстерүнең һәм сатуның табышлы булмавына бәйле. Бер сыерына җитәрлек салам таба алмаучылар да аз түгел. Зур лимузин үгезләре янәшәсендәге хәлсез малларыбыз халәтен чынлап та чит ил фермеры һәм Русия крестьяны язмышлары белән чагыштыру  булыр иде.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»