25.12.2010 - Көнүзәк

Хаклар һаман арта

23 декабрьдә Башкортстан Республикасының ведомствоара махсус комиссиясе әгъзалары азык-төлек базарындагы хәлне тикшерде. Бу комиссия социаль азык-төлек, орлыклар, минераль ашламалар һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге товарлар төркемнәре базары мәсьәләләренә күзәтчелек итә.

Товарларга һәм хезмәтләргә  кулланучылар бәяләре индексы 2009 ел дәрәҗәсенә карата 108,3 процент тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча  республика  Идел буе федераль округы төбәкләре исемлегенең уртасында килә. Киңәшмәдә катнашучылар әйтүенчә, Башкортстанда икмәкнең социаль сортларына хак арту сизелә.

Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе  Николай Курапов  ведомствоара комиссия әгъзаларына  икмәкнең социаль сортлары базары буенча җентекле анализ әзерләргә кушты, анда бәяләр үсүнең яшерен механизмнары ачылырга тиеш. Икмәк хакы артуның  бер сәбәбе — арыш оны кыйммәтләнү.

Ведомствоара комиссия әгъзасы, авыл хуҗалыгы министры Азат Җиһаншин, киләсе елда арыш чәчелгән мәйданнар 100 мең гектарга артачак, диде.

БР Президентының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»