23.12.2010 - Көнүзәк

Күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түләнергә тиеш

Халыкның тормыш шартларын яхшыртуның иң мөһим проблемаларының берсе — торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре күрсәткән хезмәтләр өчен халыкка уңайлы тарифлар билгеләү. Агымдагы елда хакларның кискен күтәрелүе күзәтелде. Бу проблеманы хәл итүдә дәүләт властеның барлык органнары, шул исәптән килеп туган хәлләрне көйләү мөмкинлекләре булган парламент та катнашырга тиеш. Бу уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе К. Б. Толкачев  безнең хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирде.

— Хөрмәтле Константин Борисович, торак-коммуналь хуҗалык тармагында килеп туган хәлгә сәбәпче булган төп факторларга нинди бәя бирер идегез?

— Иң беренче чиратта шуны билгелим: икътисадның бу тармагына даими табыш керә. Аны технологик җиһазларны реконструкцияләүгә, яңартуга, искергән узелларны алмаштыруга тотынырга кирәк. Кызганычка каршы, бу эшләр башкарылмый. Һәм бу тармакта җинаятьчел гамәлләр барлыкка килү шуның белән аңлатыла да. Техник-технологик яктан караганда да икътисадның бу секторы проблемалы тармакларның берсе булып тора.

Тарифларның күләме газга һәм башка энергия чыганакларына Федераль Хөкүмәт билгеләгән бәягә бәйлелеге дә төп проблема булып тора. Монополистлар күрсәткән хезмәтләр өчен ел саен нигезсез рәвештә бәяне арттыра. Халык нигезсез күтәрелгән тарифлар буенча түли. Шул ук вакытта төп икътисади күрсәткечләр — рентабельлелек, чыгымнар, аларны киметү исәпкә алынмый, монополияләр җитәкчеләренең хезмәт хакы нигезләнелми. Бу очракта торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы дәүләт сәясәте өчен төбәк һәм муниципаль властьларга халык алдында җавап тотарга туры килә. Шуңа күрә төптән уйлап эшләргә, шулай ук салым сәясәтенә үзгәрешләр кертергә кирәк, бәлки, федераль бюджет керемнәренең бер өлешен төбәкләр файдасына бүлү файдалырактыр.

Тагын бер проблема — торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең нигезе булган законнар базасының йомшаклыгы. Бу проблемага Дәүләт думасы һәм Русия Федерациясе субъектларының законнар чыгару органнары җитди игътибар бүләргә тиеш.

Тагын бер авырткан урын: халык үз хокукларын, бу гади булмаган тармактагы законнарны начар белә. Халык сүлпәнлек күрсәтә, барлык мәсьәләләрне хәл итүне йортлар идарәләренә йөкләүне дәвам итә. Торак хуҗалары ширкәтләрен оештыру проблемасы да хәл ителмәгән. Алар торак хуҗалыгына идарә итүдә катнаша, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеген җәмәгать күзәтчелегенә алала. Мондый хәлдә дәүләт һәм муниципаль властьларның халык белән турыдан-туры  әңгәмәләшүе, үзгәртеп коруларның әһәмиятен һәм эчтәлеген аңлату бик  мөһим.

Һәр фатирда җылылык, су һәм электр энергиясен исәпләү приборларын урнаштырып кына бу хәлне нәтиҗәле көйләргә мөмкин, дип исәплим. Бу проблеманы уңышлы хәл итү өчен күп тырышлык салырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык системасында базар мөнәсәбәтләренә күчүдән башка безнең  башка төр альтернативабыз юк. Базар мөнәсәбәтләрен, көндәшлеккә сәләтле мохит булдыру торак-коммуналь хезмәтләргә гадел бәя билгеләргә һәм аларның бәясе үсүгә чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, 1999-2008 елларда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 9,5 тапкыр артты, шул ук вакытта сатып алынылучы товарлар бәясе — 3,5, халыкның номиналь керемнәре 5,5 тапкыр гына артты.

— Республика парламенты депутатлары халык өчен тарифлар күтәрелү проблемасын ничек кабул итә?

— Сер түгел, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә халык өчен тарифлар  арту проблемасы барлык кешене дә борчый. Сайлаучылар депутатларга мөрәҗәгать итә, парламентка хатлар һәм мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуңа күрә ел башыннан парламентның профиль буенча эшләүче комитетлары утырышларында бу актуаль мәсьәләләр кузгатылды. Мәсәлән, Сәнәгать, транспорт, төзелеш, элемтә һәм эшкуарлык буенча комитет утырышларында тариф сәясәтенә кагылган мәсьәләләр берничә тапкыр тикшерелде, властьның республика һәм муниципаль  органнарының җаваплы вазыйфалы кешеләренең отчетлары тыңланды.

Депутатлар төрле муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә хаклар төрле булуга игътибар итте. Энергия чыганакларына тарифларны башкарма властьның федераль органнары билгели, дигән идек, шуңа күрә төбәкләрдә федераль сәясәткә ниндидер мөһим үзгәрешләр кертү авыр. Шул ук вакытта халыкның һәм сәнәгать предприятиеләренең коммуналь түләүләре шактый аерылып торган очракта субсидияләрне бүлү төрлелегеннән кискен баш тарту уңай нәтиҗә бирмәячәк. Булып үткән тикшерү һәм фикер алышу нәтиҗәсендә торак-коммуналь тарифларны кискен арттыруга юл куймау турында депутатлар фикере җәмәгатьчелек игътибарына җиткерелде.

Шуны билгеләп үтәм: Башкортстанда тариф сәясәте федераль законнарга ярашлы гамәлгә ашырыла. Намуслы эшләүче торак хуҗалары ширкәтләрендә һәм идарәче компанияләрдә бернинди проблема да тумый, килеп туган хәл оператив, шау-шусыз һәм кешеләр мәнфәгатендә хәл ителә.

— Константин Борисович, Сез бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык тармагында гамәлгә ашырылучы федераль дәүләт сәясәтенә нинди бәя бирәсез? “Бердәм Русия” партиясе бу уңайдан нинди позициядә тора?

— Билгеләп китүемчә, 2010 ел башыннан тарифлар күтәрелү күпчелек төбәкләр өчен кискен мәсьәлә булып кала. Русия Хөкүмәте проблеманы хәл итү буенча чаралар күрде. Мәсәлән, коммуналь хезмәтләрне файдалануга тарифлар һәм нормативлар билгеләү вәкаләтләрен төбәкләргә тапшыру турында карар кабул ителде, нәтиҗәдә торак-коммуналь хуҗалык тарифлары нигезсез күтәрелгән очракта нормадан читкә тайпылуларга юл куелмады. Шуңа күрә гражданнарның чыгымнарын киметү, икътисадны тергезүнең уңай тенденцияләрен үстерү максатында 2011 елда тарифлар үсүне контрольдә тоту сәясәтен алып бару дәвам итәчәк.

Бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар түләгән акчаның чик индексын исәпләү методикасы расланган. Анда гражданнар өчен коммуналь хезмәтләрнең кулайлы булуының критериясен билгеләү нигез итеп алынган. Халык торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен аның тулы бәясен түгел, ә финанс мөмкинлекләренә ярашлы түләячәк. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне административ көйләү торак-коммуналь комплекстагы чыгымнарны  түләүне гражданнардан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга күчерүне аңлата. 

Әле коммуналь хезмәтләр бәясе җылылык белән тәэмин итү нормативларыннан, салкын һәм җылы су тәэминаты тарифларыннан чыгып исәпләнә. Аларны коммуналь предприятиеләр нигездә үзләренең исәп-хисапларыннан чыгып билгели. Предприятиеләр арасында көндәшлек булмаганлыктан, алар нормативларны ясалма рәвештә күтәрергә омтыла. Шуңа күрә, барлык җирдә дә исәпләү приборларын урнаштырмый торып, халык өчен икътисади нигезләнгән һәм гадел билгеләнгән түләүләргә  күчә алмыйбыз. Бу төп проблеманы хәл итү торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы  барлык проблемаларның очына чыгарга мөмкинлек бирәчәк. 

Исәпләү приборларын кую файдаланылган ресурслар күләмен контрольдә тотарга, аларны көйләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан башка биналарны яңарту  һәм аларның энергияне нәтиҗәле файдалануын арттыру буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген билгеләп булмаячак. Бу проблеманы хәл итү максатында “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән Дәүләт думасы “Энергияне сакчыл тотыну һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында” Закон кабул итте. Анда 2012 елга кадәр барлык торак йортларда файдаланылган ресурсларны  исәпләү приборлары куелырга тиеш, дип билгеләнә.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен һәр фатирда исәпләү приборлары куюга омтылырга кирәкми, тәүдә йортларда җылылык энергиясен, җылы һәм салкын суны исәпләүче уртак приборлар урнаштыруны тизләтергә кирәк. Югыйсә, коммуналь предприятиеләр нормативлар билгеләгәндә тарифлардагы барлык чикләүләрне игътибарсыз калдыруы бар. Шуны әйтеп китәм: нормативларны исәпкә алып, гражданнарның коммуналь хезмәтләре өчен түләүләре бүген Европа дәрәҗәсенә җитте, ә кайдадыр артып та китте.

Шулай итеп, властьның муниципаль, төбәк, федераль дәрәҗәләрендә дә торак-коммуналь хуҗалык ресурсларын исәпләүгә күчүне тәэмин итәргә кирәк. Шуңа күрә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең структуралары алдында файдаланылган коммуналь ресурсларны исәпләү, бина һәм корылмаларның энергия тотыну нәтиҗәлелеген арттыру, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә көндәшлекне үстерү, торак хуҗаларына үзләренә идарә итү мөмкинлеге бирү буенча эшләү бурычы куелган. Шулай эшләгәндә генә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр артуны туктатып булачак.

— Башкортстан парламенты бу проблемаларны хәл итү максатында  нинди карарлар кабул итте һәм кабул итәчәк?

— Иң беренче чиратта, энергия ресурсларына тарифлар кешеләргә кулайлы булсын, халык, коммуналь хуҗалык һәм бизнес мәнфәгатьләре балансы саклансын өчен субсидияләрне бүлү төрлелегеннән баш тарту буенча нәтиҗәле чаралар күрүне дәвам итәргә кирәк. Бу максатларда тарифларга күзәтчелек итү буенча депутатлар комиссиясе төзелде һәм ул ел дәвамында эшли. Торак-коммуналь хуҗалык системасына киңәйтелгән мониторинг үткәрелә. Комиссияләр утырышларында тиешле дәүләт органы җитәкчеләренең җентекле әзерләнгән чыгышлары тыңлана. Төбәкләргә тапшырылган вәкаләтләрне файдалану нигезендә торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәтләр өчен тарифларны күтәрү контрольгә алынды. Кулланучылар өчен мәгълүматларның ачык булуы принцибына ирешү буенча чаралар күрелде, нәтиҗәдә җәмәгатьчелеккә тарифлар күтәрелүнең сәбәпләре, күрсәтелгән хезмәтләр күләме һәм сыйфаты турында мәгълүмат билгеле.

Дәүләт җыелышы-Корылтайда торак-коммуналь хуҗалык системасы эшчәнлеген яхшырту буенча чаралар күрү нәтиҗәсендә “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын көйләү нигезләре турында” Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты әзерләнде. Анда төбәкне көйләүче органга, производство яисә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру өчен тәгаенләнгән финанс тәэминатына карамаган чыгымнарны алар составына керткән очракта, тарифларны һәм аларга өстәмәләрне вакытыннан алда кабат карау турында муниципалитетларга боерык бирү хокукы бирелә. Дәүләт думасы законнар актын кабул иткән очракта бу тармакта формалашучы тариф һәм бәя сәясәтен көйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанасы килә.

Киләчәккә бу тармактагы төп бурычларыбыз — күрсәтелгән хезмәтләрне исәпләү приборлары урнаштыруга күзәтчелек итү, шулай ук билгеләнгән тарифларның нигезсез артуына контрольлек итү. Тарифлар елына 15 проценттан артмаска тиеш. Кайбер категория гражданнарга исәпләү приборлары дәүләт исәбенә түләүсез куелырга тиеш.

Депутатлар халык белән тыгыз бәйләнештә эшли, бу муниципаль берәмлекләр, законнар чыгару башлангычы хокукы бирелгән субъектлар белән килеп туган хәл буенча нәтиҗәле чаралар күрү максатында  берлектәге эшне уңышлы дәвам итүгә нигез булачак. Депутатлар корпусы торак фондын модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шул исәптән энергияне нәтиҗәле файдалануны күтәрү буенча технологияләр исәбенә  комплекслы чаралар үткәрүне хуплый, нәтиҗәдә киләчәктә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфаты күтәреләчәк һәм аның үзкыйммәте шактый төшәчәк.

Без “Йорт идарәчесе” дигән махсус проектны гамәлгә ашырырга тиешбез, ул күпфатирлы йортлар белән идарә итүчеләр институтын, кулланучылар хокукын яклау системасын булдыруга, шулай ук торак хуҗалары ширкәтендәге торак хуҗаларына булышлык итүгә юнәлтелгән. Факт буенча гына, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре гамәлдә күрсәткән хезмәтләр өчен түләүгә күчү кирәк.

Торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын хокукый тәэмин итү парламентарийлар эшенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары корпусының  төп максаты булып кала, парламентарийларның иң мөһим бурычларының берсе — икътисади үсешне һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итеп, кешеләрнең имин тормышы өчен уңайлы шартлар булдыру.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»