22.12.2010 - Көнүзәк

Ике үзәк булырга тиеш түгел

20 декабрьдә Уфада, “Интерфакс” агентлыгында “Урал” хәйрия фондының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Сергей Лаврентьев катнашлыгында матбугат конференциясе үтте.

Мәгълүм булуынча, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән әлеге фондта 2009 елда республиканың нефть эшкәртү заводларын сатудан кергән 63 миллиард сум тупланган. Әлегә кадәр булган килешүләргә ярашлы, депозит счетларына салынган әлеге акчалардан ел саен алынган 4,5 миллиард сум дивидендларны республикадагы социаль программаларны тормышка ашыруга юнәлтү каралган. Фонд акчаларын нәтиҗәле тотынуга Попечительләр советы күзәтчелек итәчәк һәм аның составына Башкортстан җитәкчелегеннән һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр керергә тиеш иде.

Әмма матбугат конференциясендәге чыгышында Сергей Лаврентьев “фонд эшчәнлегенә кагылышлы барлык карарлар фәкать Мортаза Рәхимов җитәкләгән Фонд советы компетенциясендә тора”, дип белдерде. Шулай ук, аның сүзләреннән аңлашылуынча, республика Хөкүмәте Попечительләр советында күпчелекне биләмәячәк. Матбугат конференциясендә Сергей Лаврентьев авызыннан  яңгыратылганнарга бәйле, Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ростислав Морзагулов түбәндәгеләрне белдерде:

— Белүегезчә, республикада “Урал” фонды эшли башлады. Анда республика нефть комплексын сатудан кергән акчаның зур өлеше тупланган. Русия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан  Башкортстанның башкарма властена, шулай ук федераль көч структураларының республика подразделениеләренә  Башкортстан территориясендә зур суммадагы акчалар ярдәмендә  иҗтимагый-сәяси хәлгә тәэсир итүнең альтернатив үзәген булдыруга  юл куймаска кушылган иде.

Хәйрия эшчәнлеге астында төрле фондларның еш кына  шикле эшчәнлек алып баручы кешеләрне һәм оешмаларны финанславы ихтималлыгына хокук саклау органнарының нигезле дәгъвалары бар. Көч структураларының шикләнүе нигезле, күрәсең, чөнки бездә кемнеңдер былтыр җәй кеше күп йөри торган урыннарда  дистәләгән террор акты әзерләүче боевикларны финанславы, кемнеңдер дәүләткә каршы киңкүләм акцияләр оештырырга маташуы сер түгел.

Мортаза Гобәйдулла улын без мондый авыр җинаятьләрдә гаепләмибез, әлбәттә, әмма дәүләт властен тоймыйча, аның шушы бик зур, хәтта шартлау хәвефе булган ресурсларны тулысынча контрольдә тота алачагына ышаныч бармы? Ил җитәкчелегенең депозитта урнаштырылган акчалардан килгән, республиканың социаль-икътисади ихтыяҗларына тотынуга тәгаенләнгән дивидендларны бүлүгә контрольлек итүне шәхсән Рөстәм Хәмитовка йөкләтүе нәкъ шуның өчендер дә. Бу турыда ил җитәкчелеге Мортаза Рәхимовка әйткәч, ул  китерелгән дәлилләрне шундук тулысынча аңлавын күрсәтте һәм “Урал” фонды советын формалаштыру эшен тиз арада көйләү бурычын үз өстенә алды. Өстәвенә, М. Рәхимов ягулык-энергетика комплексын сатудан кергән акчаның җәмәгатьчелекнеке булуын, димәк, аларны тотынуга элекке берничә топ-менеджер контрольлек итәргә тиеш түгеллеген кат-кат әйтте. Ни өчен нәкъ менә алар сайланган? Аларның финанслау объектларын сайлавы гаделме? Бу сорауларга җаваплар әлегә юк. Әмма безнең М. Рәхимовның үз өстенә алган йөкләмәсен тулысынча  үтәячәгенә, Фонд советының  абруе тел тидермәстәй хөрмәтле кешеләрдән формалаштырылачагына,  халык байлыгын сатудан кергән акчаның компетентлы органнарның катгый күзәтчелеге астында фәкать халык ихтыяҗларына гына тотылачагына  шигебез юк.

Янәсе, Мортаза Рәхимов кушуы буенча шушы белдерүләр әйтелгән матбугат конференциясе бик сәер үтте. Чөнки анда элек Президент Хакимиятендә эшләгән бер кеше тарафыннан әле күптән түгел генә Мортаза Гобәйдулла улы үзе әйткән сүзләр кире кагылды. Башкортстанның беренче Президенты барлык йөкләмәләреннән баш тартуын һәм, үзе әйткәнчә, “халык” акчасы белән ялгызы гына идарә итүгә омтылуын үзе расламый торып, без мондый белдерүләргә җитди мөнәсәбәттә була алмыйбыз, дип уйлыйм.

Мортаза Рәхимовның соңгы вакытта Президент резиденциясендә урнашкан мунчада юыну мөмкинлеге булмавы уңаеннан авырлыклар кичерүе турындагы сүзләр бөтенләй көлке. Безгә билгеле булуынча, Мортаза Гобәйдулла улының Уфадагы, “Зеленая роща”дагы йортында мунча-юыну  уңайлыклары бар, без үзен тыйнак һәм аскет буларак хәтердә калдырган кешене президент мунчасы таләп итүче, байлыкта коенучы иркә кеше итеп күрсәтү әдәплелек түгел. Башкортстанның эшләп киткән Президентына гарантияләр турындагы законга килгәндә исә, ул тулысынча үтәлә, ул гына да түгел, пенсиягә киткәнче республика үсешендә зур әһәмияткә ия роль уйнаган М. Рәхимовка һәрвакыт берничә вариантны сайлау мөмкинлеге бирелә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»