22.12.2010 - Көнүзәк

Туймазы пенсионерлары... француз теле өйрәнә

— Их, чак кына иртәрәк килмәгәнсез. Бүген 8нче мәктәптә милли биюләр белән шөгыльләнүчеләр җыелган иде. Барысы да зур канәгатьлек тойгысы белән таралышты, — дип каршы алды Туймазыдагы халык университеты координаторы, биредәге “Елларым — минем байлыгым” дигән иҗтимагый оешма идарәсе рәисе урынбасары Закирә Миңнегалиева. — Хәер, сезнең Халык университеты укучылары — безнең пенсионерлар белән очрашып сөйләшергә мөмкинлегегез бар. Төштән соң алар 6нчы мәктәптә компьютер технологияләре һәм инглиз теле дәресләренә җыелачак. Безнең эшчәнлек бит күптөрле, университетка йөрүче һәркемгә кызыксынуын үстерү, белемен арттыру өчен күңеленә ошаган дәресләрне сайлап алу мөмкинлеге бар.

Туймазы юридик колледжы базасында оештырылган Халык университеты 2006 елдан бирле эшли. Шушы проектны гамәлгә ашыру биредәге өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына сизелерлек үзгәрешләр керткән.

— Безнең уку йорты социаль учреждениеләр өчен белгечләр әзерли. Билгеле, аларга пенсионерлар белән эшләргә туры килә, — ди  колледж директорының тәрбия эшләре буенча  урынбасары Ирина Старкова. — Бездә берничә ел элек юридик кабул итү бүлмәсе ачылган иде, анда өлкән яшьтәгеләргә, аз тәэмин ителгән кешеләргә хокукый ярдәм күрсәтәбез. Безнең мәнфәгатьләр “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” проекты авторларның изге ниятләре белән тап килде. Ә бу программа дөньяның күп илләрендә киң яклау тапкан. Безнең Туймазы кызы, педагогия фәннәре кандидаты Гөлнара Миңнегалиева Мәскәүдә яши һәм эшли. Бер кайтканда ул шул проектны безгә тәкъдим итте.

Шулай итеп, Туймазыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” дигән проекты гамәлгә кертелә. Шунысы игътибарга лаек: юридик колледж укытучылары өлкән яшьтәге кешеләр белән түләүсез шөгыльләнә, дәресләр үткәргән өчен бернинди түләү алмый. Туймазы пенсионерлары бүген тәҗрибәле педагоглар ярдәмендә инглиз, немец һәм француз телләрен үзләштерә. Ә информатика дәресләре юридик колледж талиплары белән берлектә үткәрелә. Пенсионерлар психология һәм хокук нигезләре, журналистика буенча занятиеләргә дә теләп йөри. Алар уку йортында Ислам һәм православие диннәре кануннарын да өйрәнә.

— Халык университетында түләүсез эшләргә теләүчеләр, яңа идеяләрне күтәреп алучылар табылып тора, — ди юридик колледж укытучысы, психология фәннәре кандидаты, Халык университеты координаторы Лилия Гайсина. — Менә Ольга Чернова итальян телен өйрәнү буенча төркем ачарга тәкъдим кертте. Университетта без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш алып барабыз. Күпләр дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә.

Халык университеты тәүдә юридик колледж базасында гына эшләсә, хәзер 6, 8нче урта мәктәпләр, 1нче гимназия, педагогия колледжы да шушы проектка бердәм кушылган.

Халык университетында төркем старостасы, “Елларым — минем байлыгым” оешмасы активистларының берсе Наилә Арсланова белән дә күрешеп сөйләштек. Ул элек музыка мәктәбендә эшләгән, биш ел элек хаклы ялга чыккан.

— Халык университеты оештырылганнан бирле күнекмәләрне калдырганым юк, — ди ул. — Олыгайган көнебездә дә кызыклы һәм бай тормыш белән яшибез. Ел саен программага яңа фәннәр өстәлә. Мин спорт юнәлешен яратам. Еш кына Кандракүл буена чыгабыз. Моның өчен район хакимияте транспорт белән ярдәм итә. Уфада булудан тыш, Казан, Болгар якларында да йөреп кайттык. Бәлки, социаль туризм проекты кысаларында Русиянең истәлекле урыннарын, аеруча Санкт-Петербург шәһәрен күреп сокланырга да насыйп булыр. Университетта инглиз, француз телләрен өйрәнәбез икән, чит илләргә сәяхәт кылу хакында да хыял йөртәбез. Безнең тыңлаучылардан өч кеше былтыр француз теле укытучысы Гөлнара Әнвәр кызы белән Парижда булып кайтты да инде.

Халык университеты тыңлаучысы Владимир Торгашов исә әлегә үзен чагыштырмача яшь пенсионер итеп тоя. Кичәге инженер юридик колледждагы дәресләргә өч ел йөри икән. Әйтүенчә, ул бию, вокал түгәрәкләрендә, спортзалда шөгыльләнә, игенчелек һәм бакчачылык серләрен өйрәнә.

— Былтыр информатика дәресләрен калдырмаган идем, — ди Владимир Сергеевич. — Мин — икенче разрядлы шахматчы. Халык университетында быел шахмат буенча күнекмәләр оештыруны миңа йөкләтте. Спорт, интеллектуаль хезмәт белән дус булгач, сәламәтлегем дә яхшы. Бездән күреп, башкалар да шушы уку йортына языла.

Быел Халык университетының программасына тагын бер яңалык кертелгән — өлкән яшьтәге тыңлаучылар кече эшкуарлык нигезләрен өйрәнә башлаган. Шушы төркемгә ихлас йөрүче 25 кешене шундый максат берләштерә: алар базар икътисадының тәртипләрен, финанс-кредит мөнәсәбәтләрен, шулай ук кече малтабарлык эшчәнлеген көйләүче кануннарны яхшылап белергә тели.

Күрүебезчә, Туймазыдагы Халык университетының эшчәнлеге заман таләпләреннән чыгып җәелдерелә.

— Бу проектның социаль әһәмияте зур, — ди Лилия Гайсина. — Туймазы шәһәрендә халыкның 14 процентын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. Халык университетында укучы өлкән яшьтәге кешеләрнең күңелсезлеккә бирелергә вакыты юк.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»