18.12.2010 - Көнүзәк

Боз кузгалдымы?

Мәктәп директоры Гөлбану Исхакова, татар теле укытучылары Лена Әхсәнова һәм Венера Әбделманова.“Җитәрлек симәнә салдык, удобрение завезли, язгы посев эшләрен успешно гына проведем, Аллаһы боерса...” Таныш сүзләрме, агай-эне? Әйе, дөрес әйтәсез, югары белемле җитәкчеләр авызыннан еш кына ишетергә туры килә шундыйрак җөмләләрне. Такташча әйтсәк: “Совсем сүзен “чәпчим” чәпчеттегез, урыс аңламаслык иттегез”. Бүгенге көндә кайбер төбәкләрдә, авыл-шәһәрләрдә татар телен укытуның торышы турында уйлаганда башка иң беренче килгән мисал гына бу. Әмма Күмертау мәктәпләрендә татар теле укытылмый икән, я булмаса бөтенләй начар укытыла икән, дигән сүз түгел бу. Шулай да шәһәрнең, авылдан аермалы буларак, халкының составы, тел мохите, туган теленә карашы икенче икәнлеген истән чыгарырга кирәкмидер. Күмертау — төрле объектив сәбәпләр аркасында күрше Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамактан да ныграк урыслашкан шәһәр, халкының 61,6 процентын урыслар тәшкил итә. 11,5 меңе (16,4 процент) — башкорт, 9 меңе (12,9 процент) татар милләте вәкилләре.

— Соңгы елларда, “Башкортстан Республикасы халыкларының телләре турында” Законга ярашлы рәвештә, туган телләрне укытуда алга китеш ырамлы булды, — ди шәһәрнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Музюкина.

Мәктәпләрдә 7311 укучы белем ала, шуларның урыс булмаганнары — 1819 бала. Алардан 64,16 проценты туган телен өйрәнә. Әйе, бу — матур гына күрсәткеч. Чынлап та, шәһәрдә башкорт балалар бакчалары, башлангыч мәктәп, башкорт гимназиясе, политехник лицей ачылу уңай нәтиҗәләр бирде. Ләкин татар балаларына туган тел укыту әлегә бик зур булмаган күрсәткечләргә кайтып кала. Әлеге көндә татар теле 6нчы, 9нчы, 11нче, 12нче мәктәпләрдә, 1нче гимназиядә генә укытыла, бу дәресләргә барлыгы 140 бала йөри икән. Күрсәткеч шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 795 татар баласының 16,8 процентын гына тәшкил итә шул.

Ләкин әле күптән түгел генә 6нчы мәктәп завучы Рәсимә Хаҗиева тырышлыгы белән оештырылган һәм шәһәрдә беренче булган татар сыйныфына тырышып-тырмашып нибары 12 бала җыя алуны исәпкә алсак, алга китеш бераз бар, дигән сүз. Һәрхәлдә, “боз кузгалды” дип әйтергә нигез бар, әмма шаулап-гөрләп ташкын китүе турында авыз тутырып сөйләргә иртәрәк әле...

Туган телне укыту мәсьәләләре белән без ныклабрак 6нчы мәктәптә таныштык. 863 бала белем алучы бу уку йорты — шәһәрнең иң зур мәктәбе. Укытучылар коллективы белән менә инде дистә елдан артык тәҗрибәле педагог Гөлбану Исхакова җитәкчелек итә. Милләт җанлы укытучы ул. Тумышы белән республикада билгеле татар авылы Зәк-Ишмәттән булып, нәсел тамыры әнисе ягыннан Шәмсетдин Зәкигә барып тоташуын да әйтеп үтәргә кирәктер.

Бу мәктәптә татар телен укытуга ярыйсы ук игътибар бирелүе күзгә чалынып тора. Яшь, егәрле укытучылар Лена Әхсәнова белән Венера Әбделманованың һәр сүзендә туган телне яратуы, дәресләрен, класстан тыш эшләрне камилләштерүгә омтылулары сизелә. Алар безгә татар теле һәм әдәбияты кабинетын күрсәтте. Бүлмә ярыйсы ук бай. Монда дәреслекләр, әдәбият, методик һәм дидактик материаллар тупланган. Диварда классикларыбызның портретлары, күргәзмә әсбаплар. Папкаларда “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки” журналыннан кисеп алынган йөзәрләгән материал. Республикабызда нәшер ителүче татар басмаларына таянып эшләүләре күңелдә җылы тәэсир калдырды.

Әңгәмәдә татар теле һәм әдәбиятын бик яхшы үзләштерүче балалар да телгә алынды: 10нчы сыйныф укучысы Әлфирә Урманцева, 9нчы сыйныфтан Диана Заһидуллина, Илшат Моталлапов һәм башкалар. Туган телләрен тырышып үзләштерүчеләр, башка фәннәрдә дә уңышларга ирешәләр икән. Узган елда 11нче сыйныф укучысы Элина Нигъмәтуллина “Галимҗан Ибраһимов һәм Хәбиб Зәйнинең мәгърифәтчелек эшчәнлеге” дигән эше белән Бөтенрусия конкурсында катнашып, Мактау грамотасына лаек булган. Әле ул Казан дәүләт авиация университетында укый.

Укытучыларны борчыганы — әле мәктәптәге барлык татар балаларының да туган телен өйрәнүгә җәлеп ителмәве. Монысы — бер. Икенчедән, өлкән сыйныф укучылары өчен Башкортстанда чыгарылган дәреслекләрне зарыгып көтә алар. Тагы да бер мәсьәлә: шәһәрдә татар теле укытучыларының методик берләшмәсе юк. Аны оештыру мәгариф бүлеге өчен шулкадәр кыен эш түгелдер бит?

Мәктәптәге 91 татар баласының барысын да туган тел дәресләренә йөртә алмау җитәкчене дә борчыган мәсьәлә. Моның ике сәбәбе бар, дип исәпли Гөлбану Кашаф кызы. Беренчедән, байтак ата-ана бу мәсьәләнең мөһимлеген аңламый. Икенчесе — балалар җилкәсенә төшкән йөкнең авыраеп китүе. Урыс, башкорт, инглиз телләре мәҗбүри, шуларга татар теле дә өстәлә. Ә БДИ тапшырып вузларга керүне тәэмин итүче башка фәннәр?!

Татар ата-аналары арасында аңлату эшен көчәйтергә кирәк, дип исәпли мәктәп директоры. Балалары белән бергәләп телевизион тапшырулар карау, спектакльләргә йөрү, матур әдәбият, гәзит-журналлар алдырып уку һәм, ниһаять, гади генә, бернинди матди чыгым таләп итмәгән нәрсә — үз балаң белән үз йортыңда туган телеңдә сөйләшү...

Гөлбану Кашаф кызы ата-аналар белән чираттагы очрашуга безне дә чакырырга вәгъдә итте. Милләттәшләребез күзенә туры карап нәрсә дип әйтербез икән? Тагын да Такташка мөрәҗәгать итеп: “Урыс теле инде урыс белән сөйләшергә яраса, татар теле ул бит татар белән аралашырга ярый лабаса...” — диярбезме? Ләкин Такташ әйтеп бетермәгән, татар телен белүче кеше татар белән генә түгел, тагы да утызлап төрки милләт вәкилләре белән аңлаша ала, дип өстәргә кирәк булыр. Зур илебездән бүленеп чыгулары сәбәпле, хәзер аларның күбесе урыс телен белми. Дөньяда 5,5 мең тел һәм сөйләш булып, нибары җиде миллион милләттәшебез сөйләшкән татар теленең ЮНЕСКО тарафыннан иң борынгы, иң үсешкән телләр исемлегенә кертелүен дә искә алырбыз. Ә бит бу исемлектә ундүрт кенә тел — кытай, инглиз, гарәп, испан, урыс теле кебек, йөзләрчә миллион кеше сөйләшкән телләр.

Бәлки, Октябрь революциясенә кадәр Русиядә “Татарский язык — французский Востока” дигән әйтем яшәп килүен әйтербез. Н. Чернышевскийның да, Л. Толстойның да татар теленнән имтиханнарны “бишле”гә тапшыруын сөйләрбез. 1824 елда Ырынбурда оештырылган Неплюев кадет корпусында булачак офицерларга татар теле укытылуын да искә алырбыз. Бу әһәмиятле предметны анда Салихҗан Кукляшев, Мирсалих Бикчурин кебек галимнәр укытуын, аларның “действительный статский советник” чинына (хәрби хезмәттәге генералга бәрабәр) ия булуларын да ассызыклап үтү кирәктер.

Матур да, бай да, ягымлы да телебезнең кичә һәм бүген җәмгыятьтә тоткан урыны, аның ышанычлы киләчәге барлыгын үзебез аңламасак, аны балаларыбызга, оныкларыбызга кем аңлатыр?

Закир Әкбәров.

Күмертау шәһәре.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»