Көнүзәк

“Үз эшеңне яратырга кирәк”

24 сентября

Гафури районыннан хосусый эшкуар Әлфирә Канчурина инде 18 ел кече бизнес белән шөгыльләнә.

Яңа фатирда бәрәкәтле тормыш булсын!

10 сентября

“Бу көн башкаларыннан берни белән дә аерылмый иде. Мин укырга ашыктым. Дәрес барган вакытта мин телефонымны һәрвакыт тавышсыз режимга куям, әмма бу юлы моны эшләргә онытканмын. Әлбәттә, дәрес уртасында минем телефоным шалтырады. Мин барысының да игътибарын җәлеп иттем. Әмма шалтырау минем өчен бик мөһим иде, шуңа күрә миңа җавап бирергә туры килде”, — дип искә ала Луиза Габдуллина.

“Маңгай тирем тамган җирдә игелекләр утын яндырдым”

09 сентября

Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында яңа клуб ачылу халык өчен зур бүләк булды

Төзелеш бара, урамга пычрак ага...

28 августа

Башкалабызда төзелешләр гөрли. Кунакханәләр, йортлар, бассейннар, яңа предприятиеләр калкып чыга. Бу күренешкә шатланырга гына кирәк сыман. Мөгаен, бал мичкәсе бер кашык дегетсез булмыйдыр. Төзелеш халыкка файда китерүдән тыш, мәшәкатьләр дә тудыра. Якын-тирәдә яшәүчеләргә көне-төне эшләгән эксковаторлар, краннар, йөк машиналары гүләве комачаулавы турында сүз бармый. Моңа күпләр күнекте инде. Өстәвенә, тавыш үткәрмәүче пластик тәрәзәләр дә ярдәм итә. Төзелешнең “нәтиҗәсе” башкала урамнарында, йортларның һәм сулар һавада ачык чагыла. Ни рәвешле дисезме? Бу хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк.

Контроль түгел, җаваплылык хәл итәчәк

31 июля

Быелгы уракның үзенчәлеге нәрсәдә? Уңышны җыеп алырга куәтләр җитәрме?

Каникуллар күңелле үтә!

19 июля

Өч ай дәвам иткән җәйге каникуллар нәрсә өчен бирелә? Әлбәттә, күңелле ял итү өчен. Ә күңелле ял кайда? Дөрес — лагерьларда!
Укучылар җәй айларын күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен республикада барлык шартлар да тудырылган, район һәм шәһәр хакимиятләренең мәгариф, мәдәният бүлек-ләре, яшьләр комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге — һәрберсе моңа үзенең саллы өлешен кертә.

Бөҗәк ашамагач... сәүдәгә чыга

10 июля

Пакистан, Мисырдан китерелгән бәрәңгене кулланудан кайчан баш тартырбыз?

Илнең сәүдә базарында соңгы елларда чит илләрдән сатып алынган бәрәңге күренә башлады. Моңа икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, ә соңгы 4-5 елда кабатланып торган корылык та сәбәпче булды. Мисыр, Пакистанда үстерелгән бәрәңгегә күнегеп барабыз. Аны читтән алмыйча мөмкин түгел. Белгечләр исәпләвенчә, һәр русияле елына 63 килограмм бәрәңге ашый. Билгеле, шәһәрдә — кимрәк, авыл җирендә — күбрәк. Башкортстанда бу яшелчә һәркемгә елына 120-125 килограмм чамасы туры килә. Әлеге саннардан чыгып фикер йөрткәндә, ил халкын туйдыру өчен — 11 миллион, орлык фондына — бер һәм шәхси бакчаларда утырту өчен ике миллион тонна бәрәңге таләп ителә. Моңа ел дәвамында малларга ашаткан 5 миллион тоннаны да өстәргә кирәк. Шул рәвешле, Русиянең еллык ихтыяҗы 20 миллион тоннага җитә. Ел чагыштырмача уңай килгәнлектән, узган елда “икенче икмәк”тән рекордлы уңыш җыеп алынды. Күрсәткеч 30 миллион тоннага якынлашты. Әмма уңыш югары булса да, ул берничә ел элек кенә эчке базарда урын алып өлгергән чит илнекеләрне кысрыклап чыгара алмады.

Транспорт хезмәте хәвефсез булырга тиеш!

08 июля

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә утырышы үткәрде. Анда пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Германия делегациясе дә сокланды!

05 июля

Нефтекама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һөнәргә өйрәтү нәтиҗәле оештырылган

Кешене хезмәт тәрбияли. Үзең теләгән һөнәргә өйрәнү һәм алга табан шул юнәлештә эш табу бүген аеруча мөһим. Сәламәтлек мөм-кинлекләре чикле балалар өчен бигрәк тә. Шуны исәпкә алып, Нефтекама шәһәренең 2нче интернат-мәктәбендә балаларны һөнәргә өйрәтүне алгы планга куялар. Биредә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгеннән һәм шәһәрдән 195 бала укый. Балалар белем алу белән беррәттән агач эшләре остасы, итекче, чәчәк үстерүче, штукатур-маляр, парикмахер, тегүче һөнәрләрен үзләштерә. Беренче сыйныфка килгән баланы психологик-медицина-педагогик комиссия карап, сәләтен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, ата-аналар белән киңәшләшеп, нинди һөнәр үзләштерү яхшырак булуын билгели. 9нчы сыйныфка җиткәнче балалар “үз” һөнәренең серенә төшенә.

Реформа сакчыллыкка өйрәтә

05 июля

“Бердәм Русия” сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Башкортстандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз торак-коммуналь хуҗалыктагы реформалар турында барды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»