Иман

Саваплы эш - күмәк эш

29 ноября

Узган гасырның утызынчы елларында бабаларыбызга мәчет манараларын кисү шаһиты булырга туры килсә, безгә, бүгенге заман кешеләренә, Аллаһыга шөкер, дингә мөнәсәбәт үзгәргән чорда яшәү бәхете тиде. Халкыбызга иман кайту, алдагы көннәргә ышаныч арту — куанычлы хәл. Бу җәһәттән Тәтешле районы да искәрмә түгел. Туган төбәгебездә яңа мәчетләр калкып чыга, ә иң мөһиме — алар буш тормый. Райондашларыбызның иманлы булуга, мөселманнарның гасырлар төпкеленнән килгән гореф-гадәтләрен тергезүгә, яңартуга булган омтылышы Ислам дине кануннарын үтәүчеләрнең арта баруында күренә. Бу эшкә яшьләрнең дә тартылуы аеруча куанычлы. Районда Ислам динен өйрәнү буенча кичке мәктәп эшли. Анда ел саен егермегә якын кеше укып чыга. Мәчет төзү элек-электән гомумхалык катнашлыгында башкарылучы күмәк эш булган һәм ул әле дә шулай. Район үзәге Югары Тәтешледә яңа мәчет төзеләчәге турында хәбәрне халык ихлас кабул итте. Мондый изге эшкә һәркем үз өлешен кертергә тырышты һәм ул әле дә дәвам итә. Ләкин мондый зур төзелешне ваклап җыелган иганә исәбенә генә аткарып булмый. Югары Тәтешледә туып үскән, шушында озак еллар эшләгән, хәзер Нефтекама шәһәрендә яшәүче эшкуар Мөнир ага Зәкиевның бу төзелешнең төп чыгымнарын үз өстенә алуы мәчетебезнең тиз арада күтәрелүенә төп этәргеч булды. Гомумән, Мөнир ага — кешеләргә гел изгелек кылучы затлардан. Моннан берничә ел элек банкрот хәленә калган кирпеч заводында заманча төзелеш материаллары чыгаруны тергезергә ярдәм итүе, гомер буе шунда тир түккән кешеләргә яңадан эш урыннары булдыруы моңа ачык мисал.

Иман һәм изгелек юлыннан

16 ноября

— 1936 елның болытлы көне... Мин Арбаш авылында укып йөри идем, — дип хәтерли ул көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтзыя Фәйзрахманов, күз яшьләрен сөртеп. — Мәчет манарасын кискән көнне һәркем хәтерендә калдырсын дип, авыл халкын җыеп китерделәр. Терәкләрен кискәч, манараны аркан белән бәйләп, кыйбла якка тарттыра башладылар. Шыгырдап килеп төште. Аның очындагы ярымай җир астына ук кереп киткән иде. Соңыннан аны эзләп-эзләп тә табалмауларын сөйләделәр. Быел Корбан бәйрәмендә Упканкүл авылы халкы тагын мәчет янына җыелды. Яңа “Әкбар” мәчете манарасыннан азан тавышы ишетелде. Аскын үзәк мәчете имамы Зөфәр хәзрәт иртәнге намазга чакыра иде. Туган авылында Аллаһ йорты булдыру турында Тәслимә әби дә хыял итә. Оныгы Рәдис Аллаһ турында әбкәсеннән ишетә, ятим калган малайны әнисенең җаны һәрвакыт бәхетсезлекләрдән саклаячагын, аңа төрлечә ярдәм итәчәген дә аңардан белә. Һәм моңа чын күңелдән ышана. Бакыйлыкка күчәр алдыннан әбкәсе үзләренең гаиләсендә 1883 елдан бирле сакланган изге Коръәнне оныгы кулына тапшыра. Менә шунда инде Рәдистә авылда мәчет төзү теләге уяна. — Бу күптәнге теләгем иде. 90нчы еллар ахырында бер омтылыш булган иде, тик Аллаһ теләге белән мәчеткә 2008 елның июнендә нигез салынды, — дип сөйли Рәдис Әкбаров. Иң биек урынны сайладык. Хәзер якташларны биек манаралы мәчет каршылый. Аскын районы Упканкүл авылыннан башланып китә бит.

Хаҗ - олуг фарыз гыйбадәтләрнең бишенчесе

03 ноября

Ата-бабаларыбыз аны ничек кылган?

Ислам динендә балигъ һәм акыллы һәр мөселманга фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу. Хаҗ зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннан соң Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗ үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә фарыз. “Кешеләр арасында хаҗга баруның кирәклеге турында хәбәр тарат, алар җәяүләп тә, озын юл йөреп арыган дөяләргә атланып та килер”, диелә Коръән Кәримнең “Хаҗ” сүрәсенең 27нче аятендә. Хаҗ кылган кеше турында пәйгамбәребезнең хәдисе: “Бер кеше Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, бозык сүзләр сөйләшмәсә һәм бозык булган эшләр кылмаса, ул анасыннан туганда ничек гөнаһсыз иде, шулай гөнаһсыз булып калыр, ягъни бөтен гөнаһы ярлыканып, анасыннан тугандагы кебек пакьләнеп калыр”. Мөмкинлеге була торып та хаҗга бармау гөнаһ санала. Кәгъбә — мөселманнарның Мәккәи Мөкәррәмәдәге изге йорты, әл-Мәсҗид әл-Хәрәм, ягъни изге мәчете. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Хактыр ки, адәмнәр өчен салынган вә тугры юл күрсәтүче беренче йорт ул, әлбәттә, Мәккәдәге йорт (Кәгъбәдер). Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим баскан җирләр бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр. Юлын тапкан (көче җиткән, хәленнән килгән) кешеләрне Аллаһ анда (хаҗга) барырга бурычлы итте”, ди (“Гыймран” сүрәсе, 96, 97нче аятьләр). Дөнья йөзендәге барлык мөэмин-мөселманнар намазларын кыйблага — Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәгә юнәлтеп укый. Гарәп-фарсы галимнәре, географ һәм тарихчылары әт-Тәбари, әл-Мукатдиси, әл-Идриси, әл-Масуди, Ибн Фазлан, Ибн Батута һәм башкаларның хезмәтләрендә ата-бабаларыбызның хаҗ кылуы, алар яшәгән авыл, шәһәрләрдә мәчет һәм мәдрәсәләр булуы турында хәбәр ителә. Болгар бабаларыбызның хаҗы турында беренче тапкыр 1041-1042 елларда телгә алына. Аларның Багдадка килүләре турында гарәп тарихчысы Ибн әл-Җузи: “Хаҗга барышлый 50 юлдашы белән болгарлардан бер кеше килде, ул бу халыкның бик абруйлы кешесе диләр”, дип яза.

Зәйтүнә абыстай

03 ноября

Иске төрки язуын Башкортстан дәүләт университетында бездә күренекле тюрколог-галим Закир ага Шакиров өйрәткән иде. Гарәп хәрефләре белән язылган татарча текстларны аз-маз укый алсам да, изге Коръән аятьләрен укырга “теш үтмәде”. Шул изге догаларны оригиналда укырга өйрәнәсе иде дигән хыял күңелемне биләде. Уфа мәчетләрендә изге китапны укырга өйрәтүче шимбә-якшәмбе мәктәбе эшләвен ишетеп, Тукай урамындагы мәчеткә юлландым. Чыннан да, минем кебек укырга өйрәнергә теләүче пенсионерлар хәтсез икән, арада яшьләр дә күренә. Әминә һәм Зәйтүнә абыстайлар бөтен күңелләре белән шәкертләргә сабак бирәләр. Укулар октябрь ае башыннан апрель азагына кадәр дәвам итә икән. Ә мин бик соңлап, укулар тәмамланырга ай ярым гына вакыт калганда килгәнмен. Ләкин изге күңелле абыстайлар, быел соңлагансың, көзгә килерсең, дип борып чыгармадылар. Мин Зәйтүнә абыстайның шәкерте булып киттем. Төркемдәшләрем дә мине ихлас күңел белән кабул иттеләр, ярдәм кулы суздылар. Гарәп хәрефләрен тану белән генә Коръән аятьләрен укып булмый икән. Дөрес укыр өчен тәҗвид кагыйдәләрен белергә һәм гарәп теле авазларын дөрес әйтергә өйрәтүче мөгаллим кирәк. Көз көне яңа төркем җыйгач, Зәйтүнә абыстай мине өстәмә рәвештә шул яңа төркемгә дә йөреп, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнергә чакырды. Әлепне таяк дип белмәгәннәрдән ел саен яңа төркем җыеп, сабырлык, түземлелек һәм һәр шәхескә ихтирамлы мөнәсәбәт белән гарәп хәрефләрен өйрәтеп, тәҗвид кагыйдәләренә төшендереп, дини һәм рухи тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт салучы бу абыстайларның маһирлыгына, җегәрлелегенә сокланмый мөмкин түгел!

Каргалыда мәчет ачылды

13 октября

Октябрь башында татар дөньясында киң билгеле, халык язучысы Әмирхан Еникиның туган төбәге Каргалы авылы халкы истәлекле вакыйга кичерде — биредә тантаналы шартларда яңа мәчет ачылды. Аллаһ йортына фатиха бирергә күренекле дин әһелләре, бу төбәкнең шәрәфле шәхесләре килгән иде. Каргалы мөселманнарын истәлекле вакыйга белән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин тәбрикләде. Тарихы 1773 елда башланган Яңа Каргалыда беренче мәчет 1798 елда ачыла. Бу төбәктә дини хәрәкәт үсешен җентекләп өйрәнгән Рәшит Янгуразов билгеләвенчә, 1917 елгы октябрь инкыйлабына кадәрле үк Каргалының үзендә генә дә өч мәхәллә исәпләнгән. Төбәкнең күренекле дин әһелләре арасында беренче мәчет мулласы Салих хәзрәт игелекле гамәлләре белән яхшы билгеле. Аның уллары әтиләре үрнәгендә дин юлыннан китә, атап әйткәндә, кече улы Габдуллатыйпның имам-хатыйп вазыйфасын башкаруы мәгълүм. Әйткәндәй, Каргалыдагы яңа мәчетнең урыны итеп нәкъ менә Габдуллатыйп мулланың элекке йортының нигезе сайланган. Мәчет төзелеше 1999 елда башланды. Бинаны күтәрүгә “Каргалы” совхозы алынган иде, әмма матди хәле начараю сәбәпле, төзелеш туктап калды. Әмма изге гамәлне ярты юлда калдырырга күнекмәгәннәр биредә. Төзелешкә игелекле якташлардан средстволар җыю оештырыла, матди мөмкинлекләрне барлаганнан соң, бина проектына кайбер үзгәрешләр кертелә. Берничә ел элек мәчет мәшәкатьләре картлык көнендә Уфадан кайтып Каргалыда нигез яңарткан Миңнеяр Гайсинга йөкләтелә.

Бишектән ләхеткә кадәр белем ал!

08 октября

Күптән түгел Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршындагы Ислам университетының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә гыйлем алучы чыгарылыш курсы студентларына диплом тапшыру тантанасы булды. — Бүген — безнең өчен аеруча шатлыклы көн. Сез, шәкертләр, биредә укып, дин гыйлеменең ачкычын алдыгыз. Ләкин Ислам университетын тәмамлау белән гыйлем алуны туктатмагыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в. с) әйткәнчә, мөэмин-мөселманга бишектән ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз, — диде Русия Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев, тантананы ачып. — Сез монда алган гыйлемне үзегез кулланып, үрнәкле яшәргә, аннары аны башкаларга өйрәтергә, халыкка үрнәк булырга тиешсез. Сез — халыкны артыгыздан ияртүчеләр, Ислам диненең асылын, нигезләрен аңлатучылар. Ректор университетны уңышлы тәмамлаучы 75 студентның исемен укып ишеттерде. Алар Ислам диненә тугры хезмәт итәргә гаһед (ант) биргәннән соң, һәрберсенә диплом һәм Коръән Кәрим тәфсире тапшырылды.

Бердәмлекнең нигезе — иман

02 сентября

Ураза гаете көнне “Башкортстан татарлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рамил Бигнов мөселман кардәшләрне уртак табынга җыйды. Бәйрәмгә килүчеләрне Мөхәммәт хәзрәт Галләм сәламләде. Ураза тоту, Кадер кичәсе, мөселманнарның үзара мөнә-сәбәте турында фәһемле, эчтәлекле мәгълүмат бирде ул. “Ихлас” мәчетенең яңарышы, мәһабәт манаралар куелачагы хакында шатлыгын белдерде. Иң мөһиме — яшәешнең нинди генә мәсьәләсе килеп чыкканда да кешеләрне иман берләштерүенә басым ясады хәзрәт. Мөселманнарның авыр чакларда бер-берсенә һәрвакыт ярдәмгә килергә, туганлык җепләрен ныгытырга тиешлеге, бер-береңнең гаебен фаш итүнең изге Коръән тарафыннан тыелганлыгы турында да искәртте ул. Ләкин тормыш адәм балалары алдына кискен проблемаларны куеп кына тора. Мөселман кардәшләр җыелган җирдә милләтнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү кирәклеге көн кебек ачык. Шуңа да Бәләбәйдәге татар гимназиясенең гадәти мәктәпкә әйләндерелүе әлеге җыенның көн тәртибенә кертелде. Милли белем бирү йортының ачылу тарихы, анда 16 ел буе җиңелгән авырлыклар, бүгенге хәлләр турында гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов бик ачынып сөйләде. Күптән түгел бу хәлләр белән танышып кайткан Кәрим Яушев та үз фикерләрен әйтте. Бүгенге көндә рәсми җитешсезлекләр нәтиҗәсендә статусын югалткан гимназиянең шәһәрдә югары әхлак тәрбиясе, ныклы белем биргәнлеген укыту-тәрбия нәтиҗәләре күрсәтеп тора. Монда белем-тәрбия алган бер генә бала да хөкемгә тарымаган һәм укучылар 100 проценты белән югары уку йортларына кереп бара. Ни кызганыч, гимназия бинасының мәйданы зур түгел, матди-техник базасы да йомшак. “Башкортстан татарлары” иҗтимагый оешмасы милли гимназиянең статусын кайтару өчен махсус комиссия булдырып, бу изге эш хакына бөтен көчне салырга карар итте.

“Ак мәчет”нең яңаруы

11 августа

Соңгы елларда бик күп мәчетләр ачыла. Күптән түгел шундый күркәм бәйрәм Калмашбаш авылында да булды. Калмашбаш Чакмагыш районының иң борынгы һәм зур авылларның берсе санала. Авылга 1627 елда хәзерге Татарстанның Биектау районыннан берничә гаилә килеп утыра. Бабайларның элекке авылларын ташлап китүенә Явыз Иванның татарларны көчләп чукындыруы сәбәп булган. Бабаларыбыз яшәү өчен урынны әүлия кабере булган изге җир белән янәшә Калмаш елгасы буеннан сайлаган. Авыл кешеләре үзләренә йортлар тергезү белән бергә авыл үзәгендә Аллаһ йорты да төзегәннәр. Тарихи документларга караганда, Калмашбаш авылы кешеләре Түбән Новгород губернасының Шубино авылыннан Түрешкә күченеп килгән Исәнбирдиннарның берсен — Уразайны мәчеткә имам итеп чакыралар. Уразай Ходайбирде улының нәселе 1718 елдан алып 1918 елга кадәр 200 ел буе Калмашбаш, Иске Биккенә, Яңа Биккенә һәм башка авылларның мәчетләренең имамнары булып торалар. Авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арткан. XIX гасыр башында Калмашбашта өч мәчет булган. Халык ул мәчетләрне тышкы булмышына карап төсләр белән аерып йөрткән. Яңа төзелгән мәчет урынындагы борынгы мәчетне Ак мәчет дип атаганнар. Югары оч мәчете — Зәңгәр мәчет, ә Кырла очындагысы Яшел мәчет дип йөртелгән.

Оҗмахына кермәсәң дә, тирәсендә йөрерсең...

10 августа

Ураза тотуны акча түләү генә алыштыра аламы?

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара. Рамазан — Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Мөэмин-мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге (“Бәкара” сүрәсе, 183нче аять): “И, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп киткәннәргә фарыз ителгән кеби, Ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез (бу фарызларны үтәп) котылу юлына басарсыз” дигән әмеренә буйсыналар. Рамазан — барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан — ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору ае гына түгел. Ураза кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесеңне тыю, димәктер. Уразаның мәгънәсе — ахирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, атаң-анаң, кардәшләрең хакында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлык — Рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в) бер хәдисендә: “Әй, бәндәләр, Адәм балалары! Бөек, изге Рамазан ае сезне күләгәләде. Бу айда бер мөбарәк кичә — Кадер кичәсе бар, ул мең айлардан хәерлерәк. Бу айда ураза тотуны Аллаһ фарыз итте, кичләрен тәравих намазларында торуларыгызны нәфел кылды. Кем бу айда Аллаһның кушкан бер фарызын үтәү белән Аңа якын булуга ашкынса, башка айларда үтәгән 70 фарыз әҗеренә ирешер. Бу ай — сабыр, түземлек ае. Сабырның әҗере исә җәннәт! Рамазан — ул кайгыларны уртаклашу, юатышу ае. Бу айда иманлы бәндәгә Аллаһның нигъмәтләре арта. Кем бу айда ураза тоткан кешегә авыз ачтырса, тукландырса — бу аңа гөнаһларының кичерелүенә һәм җәһәннәм утыннан котылуга сәбәп булыр! Руза тотканның әҗере кадәр аңа да булыр, ләкин руза тотканның әҗерендә һич кимемәс...

Ата-баба хыялы тормышка ашты

03 августа

Урманасты авылында “Туган” мәчете ачылды

Ул көн Урманасты халкы өчен зур бәйрәм булды. Авылда иман йорты ачылу тантанасына олысы да, кечесе дә җыелды. Мәчетне “Туган” дип атау очраклы түгел. Флидә апа һәм Рим абый Сәмигуллиннарның зур гаиләсендә бер кыз һәм дүрт ул үсә. Уналты ел элек уллары Робертны югалту кайгысыннан төзәлмәгән яраларын яңартып ата-ана башына тагын кара кайгы килә — Себердә эшләгән төпчек уллары Айбулат вафат була... Ике ел элек Рим абый зиратка өй салдыра. Бу эштә аңа уллары белән беррәттән Илшат Харрасов, Роберт Гыйлемшин, Әгъзам Шәңгәрәев, Гадил Әһәдуллин ярдәм итә. — Әти зур эш башкарып чыкты. Безгә дә эшләп акча ала башлагач берәр изгелек эшләргә кирәк. Бәлки, мәчет салырбыз?! — дигән Айбулат шул вакытта. Әлбәттә, аның бу тәкъдимен барсы да хуплый. Бу эшне тиз генә башларбыз дип уйламаган идек, — ди сөйләшүне искә алып, Сәмигуллиннарның өлкән уллары Альберт Айбулатның арабыздан китүе төзелеш башлауга этәргеч булды. Уйлаштык та, яз башыннан ук эшкә тотындык һәм ай ярым дигәндә тәмамладык. Бу изге эштә катнашкан барлык авылдашларыбызга — Вадим һәм Артур Гыйләҗевларга, матди яктан булышкан Мөгаллим Харрасов, Камил Локманов һәм аның уллары Айрат белән Маратка, Роберт Гыйлемшин белән Айрат Сәмигуллинга, Тәлгать абый Ибәтуллинга һәм аның кызларына, электр кертүне үз өстенә алган Илнур Миңнехановка зур рәхмәтләремне белдерәм. Ниһаять, безнең туган авылыбызда да изге йорт булды. Ә безгә, үз чиратыбызда, чын мөселманнарча яшәргә, вакытында намаз укып, корбан чалдырып, ураза тотарга кирәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»