Иман

Зәмзәм суы

17 апреля

Җир йөзендә Зәмзәм суыннан да чистарак су юк. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер туктамый агучы су чыганагы хасыйл иткән. Хаҗ кылучы мөселманнар Зәм-зәм суы эчеп тәннәрен сихәтләндерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә Зәмзәм суын ризыкка тиң туклыклы һәм күп чирләрдән дәва, дип тасвирлый. Хәзерге заман фәнни ачышларда бу суның үзенчәлекле сыйфатлары тәгаен ачылып бирелде. Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис бер хезмәтендә болай дип белдерде: “Зәмзәм — иң чиста су. Моны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да исбатлады”. Доктор әйтүенчә, Зәмзәм суына ясалган фәнни анализ шуны күрсәтә: әлеге су искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хуш исле. Аның составында түбәндәге химик элементлар бар: тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар. Тагын шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә генә.

Языковода Җәмигъ мәчет төзелә

17 апреля

Языково авылында нигез ташлары 15 еллап элек салынган Җәмигъ мәчете төзелеше шактый озакка сузылды. Әмма районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына Әнәф хәзрәт Уразмәтов билгеләнгәч, өметләр яңару белән төзелеш тә җанланды. Ул Ямакай авылында туып үскән. Биредәге “Искра’’ совхозында озак еллар умартачы булып эшли. Русия Ислам университетын тәмамлый, туган төбәгендә киң карашлы дин белгече булып таныла.

“Нуруль Ислам” шәкертләре җиңү яулады

12 апреля

6 апрельдә Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә 15нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган Бөтенрусия конкурсы узды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән дүрттән унсигез яшькәчә 200дән артык егет һәм кыз катнашты.

Җиденче мәчет

10 апреля

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылы мәчетенең манарасы моннан 80 ел элек кисеп төшерелгән була. Өлкәннәр хәтерләвенчә, ул көнне җил-давыл куба. Ә күптән түгел, яңа мәчет ачылган көнне, язгы кояш елмайды. Авыл клубында үткән тантананы Гөбелекөчек мәчете имамы Зөлфәт хәзрәт ачты. Халык, тын калып, Артур Локмановның Коръән укуын тыңлады. — Төбәгебездә утыздан артык мәчет бар, — диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, биектаулыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлап. — Тәкәрлек авыл биләмәсе территориясендә бу — җиденче гыйбадәтханә, сигезенчесе Юнтирәк авылында салына.

Мәүлид мөбарәк булсын!

02 февраля

24 гыйнварда мөбарәк рабигыль-әүвәл (мәүлид) ае башланды һәм ул 22 февральгә кадәр дәвам итә. Рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көннәре (3-4 февраль) Ислам дөньясында зур тантана көне, дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид бәйрәме. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа саллаллаһу галәйһи вәс-сәләм дөньяга килгән. Мәүлид — гарәпчәдән “туу” дигән сүз. Бу — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең дөньяга килгән көне. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, Коръән Кәримне иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Рәсүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья һәм әхирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә.

Корычтан нык ихтыяр

25 января

Указлы мулла Мөхәммәтҗан Шакировның эшен улы дәвам итә

Түбәндә бәян ителәчәк тарих XIX гасыр ахырында Уфа губернасы Бөре өязе Сабанай авылында (әлеге Дүртөйле районы) башлана. 1888 елда (икенче чыганаклар буенча 1884 елда) хәлле крестьян Шакирның улы туа, аңа Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Тату, дини гаиләдә биш бала үсә. Шакир елкычылык белән шөгыльләнә: аның эш атлары һәм юртаклары була. Шакир юртакларының даны тирә-юньгә тарала. Мөхәммәтҗан дини тәрбия алып үсә. Шуның өчен үсмернең мулла булырга карар итүенә аптырыйсы түгел. Авыл мәдрәсәсендә сабак алганнан соң ул 1906 елда Зыя Камали тарафыннан ачылган “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Үз заманының бу алдынгы уку йортында Мөхәммәтҗан 8 ай белем ала. Башка сәләтле шәкертләр белән укуын дәвам итү өчен Троицкидагы “Рәсүлия” мәдрәсәсенә күчә. Егет биредә Зәйнулла ишан Рәсүлев һәм аның улы, Үзәк диния нәзарәтенең булачак мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлевтан белем ала. Троицкины ул елларда “Урал Мәккәсе” дип йөртәләр. Шәһәрдә мөселманнар күп яши, 7 мәчет эшли. Троицкиның йөзек кашы, мәгърифәт үзәге булган “Рәсүлия” мәдрәсәсендә татар, башкорт һәм казах балалары укый. Мөхәммәтҗан Шакиров 1905 елда төзелгән яңа ике катлы таш мәдрәсәгә сабакка йөри. Мәдрәсә курсын тәмамлаганнан соң Троицк гимназиясенә укырга керә. Ләкин ике елдан әтисеннән: “Миңа синең чиновник булуың кирәкми, улымның дини булып калуын телим”, дигән хат ала. Атасының сүзен тыңлап, ул туган авылына кайта.

Ихлас очрашулар

30 декабря

Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин Ярмәкәй авылы мәчетендә районның дин әһелләре, мәхәллә әгъзалары, хаҗилар белән очрашты. Мәүлемҗан хәзрәт аларга бу елгы хаҗ сәфәре турында сөйләде, яңа техник мөмкинлекләр (ноутбук, проектор) файдаланып, хаҗ вакытында үзе төшергән фоторәсемнәр кулланып, очрашуны кызыклы итеп алып барды. Очрашу азагында Мәүлемҗан хәзрәт районның имам-мөхтәсибе Фидан хәзрәт Тимербаевка, аның хәләл җефете, өч бала анасы Иралия абыстайга ун елдан артык район мөселманнарын рухи, әхлакый тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итүләре өчен Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте исеменнән рәхмәт җиткерде. Шулай ук республикада беренчеләрдән булып һәр елны гошер сәдакасы җыеп, аны “Нуруль Ислам” мәдрәсәсенә китереп тапшырганнары өчен район имамнарына, халкына рәхмәт әйтте. Мәүлемҗан хәзрәт очрашуда катнашкан имамнарны, мөәзиннәрне һәм ул вазыйфаларга лаек булган һәркемне Октябрьский шәһәре “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә 2012 елның 2-15 гыйнварында үтәчәк белем күтәрү курсына укуга чакырды. Очрашу өйлә намазын уку белән тәмамланды.

Яңа елны айнык каршы алыйк

27 декабря

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте сезгә насыйп булсын! Белгәнебезчә, 26 ноябрьдә яңа, 1433 Һиҗри елга аяк бастык 31 декабрьдән 1 гыйнварга 2012 милади елыбыз башлана. Һиҗри елы пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең Мәккәдән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчүе белән бәйле булса, милади елыбыз Гайсә (г.с.)нең (2012 ел элек) дөньяга килүе белән бәйле. Без, мөэмин-мөселман, әлхәмдүлиллаһ Аллаһы Тәгаләгә, шулай ук пәйгамбәрләргә дә иман китердек. Ул көнне айнык баштан гаиләң, туган-тумачаларың, дусларың, күршеләрең белән Аллаһыны зикер итеп, үгет-нәсыйхәт, вәгазь белән утырсак, Аллаһ каршында саваплы булырбыз. Ә эчү-исерү — Хак Тәгаләнең нигъмәте алдында иң явыз хыянәт. Хәмер-исерткеч барча бозыклыкларның башы булуы хакында пәйгамбәребез (с.г.в.)нең мөбарәк хәдисендә бәян итә. Газиз кардәшләрем! Әгәр сез киләчәк буын сау-сәламәт булсын, дисәгез, барча халыкны, бигрәк тә гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны, дусларыгызны аеклыкка чакырыгыз. 1917 елгы революциягә кадәр безнең мөселман халкы исерткечне һич кулланмаган. Хәзрәтләр вәгазьләр сөйләгән, алдан кисәткән. Беләбез бит, дәвалауга караганда, кисәтү отышлырак. 14 мең 500 мәчет-мәдрәсә ябылып, имамнар сөргенгә сөрелгәч, халкыбыз вәгазьләрдән мәхрүм калды, нәтиҗәсе күз алдында — шайтан үз эшен эшләде.

“Ислам һәм әхлак дәресләре”

22 декабря

Уфаның “Ихлас” мәчетендә билгеле галим, мәгърифәтче, Русиянең атказанган укытучысы, Русия Ислам мирасы иҗтимагый хәрәкәте һәм Русия мөселман зыялылары конгрессы әгъзасы Вил Казыйхановның “Ислам һәм әхлак дәресләре” дигән китабы белән таныштыру кичәсе үтте. Чарада галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм студентлар катнашты. — Бүген мәчетебездә мәдәният һәм мәгърифәт бәйрәме. Без бирегә Вил Казыйхановның олы хезмәте белән танышырга җыелдык, — диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов Вил Казыйхановның хезмәте үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаячагын билгеләде. “Безгә яхшы математик, физик һәм химиклар гына түгел, югары әхлаклы математик, физик һәм химиклар кирәк”, — диде үз чыгышында китапны төзүдә катнашкан профессор Әхмәт Рәхимов. Яңа укыту-методик әсбабы Вил Казыйхановның әхлак-тәрбия мәсьәләләренә багышланган хезмәтләренең дәвамы. Автор аның белән таныштырып үтте.

Ерактагы якын Монголия

13 декабря

Шушы көннәрдә Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм Монголия Республикасына сәфәрдән кайтты. Андагы ерак Башкортстан кунакларын Монголия Президенты каршындагы Дини совет әгъзасы, Мөселман оешмалары ассоциациясенең башкарма директоры Харис Батырбәк каршы алган. — Моннан өч ай элек монгол, кытай, инглиз һәм урыс телләрендә нәшер ителүче “Монголия сегодня” гәзитеннән чакыру алган идек, — ди Мөхәммәт хәзрәт Галләм. Алар безнең эшчәнлегебез турында “Ихлас” мәчетенең Интернеттагы сайтыннан танышып хәбәрдар булган. Монголиянең башкаласы Улан-Баторда чыгышы белән Башкортстаннан булган бик күп зыялылар яши. Безне чакыруга шул да сәбәпче булган. Монголиягә баруыбызның максаты — анда яшәүче халыклар, аеруча мөселманнарның, яшәеше белән танышу һәм аларны Башкортстан белән таныштыру иде. Әлбәттә, мөселманнар нинди генә илдә, кыйтгада яшәсә дә, бер-берсе белән күрешеп, хәл белешеп, дини тормыш белән кызыксынып тора. Бу илдә монголларның күпчелеге — Тибет буддизмы тарафдары. Әйтергә кирәк, монголлар — бик толерант милләт, алар башка милләтләргә, дини конфессия вәкилләренә ихтирам белән карый. Монголиядә яшәүчеләрнең 4 проценты — христиан, мөселманнар 6 процентны тәшкил итә: алар — казахлар, кытай татарлары, уйгурлар һәм үзбәкләр. Беренче көнем җомгага туры килеп, Улан-Баторның тарихи мәчетендә татар телендә вәгазь сөйләдем. Анда җыелган мөселманнар телебезне яхшы аңлый. Казахлар күбрәк булганлыктан, гадәттә, җомга вәгазьләре казах телендә сөйләнә икән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»