Иман

Икәүләп тарткан йөк өчләтә җиңел

19 июля

Халкыбызда “Усал булсаң — асарлар, юаш булсаң — басарлар, урта гына кеше булсаң — ил агасы ясарлар” дигән мәкаль бар. Ислам дине безнең якларга килеп җиткәнгә кадәр үк ата-бабаларыбыз шушы хакыйкатьне аңлаган һәм шул кагыйдә буенча яшәгән. Бу хакта Коръән Кәримдә дә дәлилләр бар.

“Идел” мөселман яшьләрен җыйды

19 июля

25 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстанда Бөтенрусия мөселман яшьләренең алтынчы фестивале үтте. “Идел” яшьләр үзәгендә узган форумда без дә катнаштык. Фестивальгә Русиянең 20 төбәгеннән 100дән артык мөселман яшьләре килгән иде. Фестиваль кысаларында Татарстаннның танылган дин әһелләре, галимнәр белән кызыклы очрашулар оештырылды. Фестиваль ачылган көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Русия Ислам университетының фән эшләре буенча проректоры, голәмәләр шурасы җитәкчесе Рөстәм Батыр, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очраштык, үзебезне борчыган сорауларга җавап таптык.

Хөсәенбәк истәлегенә багышланды

03 июля

30 июньдә Чишмә поселогында Башкортстан Республикасы мөселманнары Төбәк диния нәзарәтенең өченче съезды үтте. Белүебезчә, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составындагы бу оешма 2003 елдан яшәп килә, аның җитәкчесе булып республиканың билгеле дин әһеле Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин тора. Үткән 9 елда Төбәк диния нәзарәте тарафыннан байтак изге гамәлләр кылынган, атап әйткәндә, гаять күп мәчет сафка бастырылып, мәхәлләләр саны артты. Төбәк нәзарәте үзенең эшчәнлеген Башкортстан Республикасының власть структуралары, башка дини конфессияләр белән тыгыз бәйләнештә алып бара, Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте хакимияте җитәкчесе вазыйфасын били.

Йонны юньле булсын өчен

29 июня

Авыл халкы үз көче белән икенче мәчет тергезде

Йонны — хәзер Илеш районында ике мәчетле бердәнбер авыл. Узган җомгада Югары Йонныда халыкның бердәм тырышлыгы һәм көче белән салынган “Рахман” мәчете үз ишекләрен ачты. Йоннылыларны шушы чара белән котларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да килгән иде. “Күмәкләгән — яу кайтарган”, — ди халык. Бу мәкаль бердәм һәм тырыш Югары Йонны халкына атап әйтелгән кебек. Авыл старостасы Зөлфә Исламованың әйтүенә караганда, 2008 елда Түбән Йонныда мәчет ачылганнан соң, Югары Йонныда яшәүчеләр: “Үзебезнең якта да Аллаһ йорты төзергә кирәк”, дигән фикергә килгән һәм күмәкләшеп эшкә тотынган.

Милли тормыш һәм дин

14 июня

Казанда үткән III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында Башкортстаннан мәртәбәле делегация катнашты

8-9 июньдә Татарстанның башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дигән III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Ул — Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәртәбәле форумны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. 2010 елда Казанга 700 имам килгән булса, быелгы форумда Русиянең 55 төбәгеннән 910 татар дин әһеле катнашты. Беренче тапкыр Амур, Брянск, Калининград өлкәләреннән, Литваның Клайпеда шәһәреннән имамнар килде. Иң зур делегация — 155 кеше Башкортстаннан иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге делегациягә Аскын, Балтач, Благовар, Бөре, Борай, Бәләбәй, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Караидел, Калтасы, Кырмыскалы, Кыйгы, Нуриман, Стәрлебаш, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнары, Бәләбәй, Нефтекама, Салават һәм Уфа шәһәрләреннән имамнар һәм зыялылар керде. 8 июньдә “Милли тормыш һәм дин” форумында катнашучылар “Ислам дине һәм бүгенге мәгълүмат кыры”, “Ислам һәм мәгариф”, “Русиядә хәләл индустрия: үсеш юллары”, “Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән темаларга секция утырышларында фикер алышты. Безнең делегация вәкилләре Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелек иткән “Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре” дигән секция эшендә катнашты. Секциядә куелган проблема буенча фикер алышу бик җанлы барды. Анда һәркем үз фикерен җиткерде, бу мәсьәләдә тәҗрибә уртаклашты.

Тузлыкуш мәчетле булды!

08 июня

Аны төзеткән эшлекле ир узаманы Риф Газизов,Аллаһ йорты авылга кот һәм иман китерер, рухи-әхлакый үсешкә көчле этәргеч бирер, дигән ышанычта

Ни аяныч, соңгы еллар Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы үсешендә, хәер, аңа күрше генә урнашкан Ирек, Исмәгыйль, Үрнәк, Куш-елга, Байрак, Әзәкәй авылларының социаль-икътисади тормышында да, бернинди уңай башлангычлар белән дә билгеләнмәде диярлек. Һәм моның сәбәпләрен 90нчы еллардан башлап аграр тармакка игътибар кимүгә, авыл халкының табигый картаюына гына сылтап калдырырга ярамый. Һәрхәлдә, Тузлыкушның вакытыннан алда картаюына урындагы хуҗалар, аерым алганда, район хакимияте дә “тоемлы өлеш кертте” дип әйтергә җөрьәт итәбез.

Динле кеше акылсыз булмас

17 мая

“Кызыл таң”ның 3 май санында Фәнүз Хәбибуллинның “Дин — ул изге сыйфатларны сугаручы чишмә” дигән мәкаләсен мин берничә мәртәбә укып чыктым һәм уйланып калдым. Ике арада ызгыш, талаш тудыручы дин әһелләре үзләре Аллаһка ихлас бирелгәннәрме икән яисә без һаман да Коръән юлыннан барабыз дип, үзләрен үзләре ышандырып, халык күзенә төтен җибәреп яшәп яталармы? Төптән уйлап карасаң, ыгы-зыгы тудыруга сәбәп юк. Мәчетнең борынгысы искергән, ул үзенең тарихи ролен үтәгән. Аны сүтәргә һәм шуның белән вәссәләм. Мәдрәсә төзергә бирелгән акчадан яңа мәчет төзегәнсез һәм ул авыл халкының җанын тынычландырып яшәүгә бер таяныч икән, монда нинди хилафлык булуы мөмкин? Халыкны дингә тартуга беренче адым ясалган дигән сүз. Дин әһелләренә моның өчен куанырга һәм икенче адымны ясарга — мәдрәсә булдыру эшенә керешергә иде бит. Юк шул! Алар рәхәткә чыдый алмыйча бер-берсеннән чөй эзләргә, булган чөйне кирәкмәгән урынга кагу — бер-берсенә яла ягу, шикаять язу юлына баскан. Бөек галимебезнең бер хәдискә аңлатма бирүеннән сүзнең кемнәр турында баруын аңлавы кыен булмастыр. Ул болай дип язган: “Адәмнәрне тиешсез эштән тыя торган нәрсә — үзләрендәге оялу сыйфаты булып, оят киткәннән соң, адәм баласын бозыклыктан һичнәрсә тыя алмаячагы бу хәдис шәрифтән мәгълүм булыр”.

Шәһри Болгар - мөселманнар өчен изге рухи үзәк

11 мая

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин белән әңгәмә

— Хөрмәтле мөфти хәзрәт, 2011 елның 19 ноябрендә Президент Дмитрий Медведев Уфада булган вакытында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә илебезнең дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы — мөселманнарга дини белем бирүне үстерү, конфессияара бердәмлекне ныгыту һәм экстремизмга каршы көрәш. Соңгы елларда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә? — Бу очрашу вакытында да, аннан элек тә дини белем бирү һәм мәдәниятне үстерү турында киңәшләр күп булды. Безнең мөрәҗәгатьләребез буенча Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды оештырылды, хәзер инде ул дүрт елга якын эшләп килә. Фонд һәрбер илдәге мөфтиятләргә, безнең уку йортларына грантлар бирә. Бүген Русиядә җиде Ислам университеты, йөзгә якын мәдрәсә бар. Үзәк диния нәзарәте карамагында Уфада Ислам университеты һәм сигез мәдрәсә эшли. Аларда дини кадрлар — имамнар әзерләнә. Русия Ислам университетында 700гә якын студент укый, шуларның 130ы көндезге бүлектә, калганнары читтән торып белем ала. Сәләтле, укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләребез чит илгә дә җибәрелә. Дистәләп шәкертебез Төркиянең югары уку йортларында белем ала.

Дин - ул изге сыйфатларны сугаручы чишмә

03 мая

Күптән түгел “Кызыл таң” редакциясенә Стәрлебаш районының Турмай авылында яшәүче милләтпәрвәр, күпкырлы талант иясе Хисаметдин Исмәгыйлевтан хат килде. Ул — гәзит-журналларга һәрдаим көнүзәк темаларга мәкаләләр язучы актив автор, аның төрле басмаларда байтак әдәби әсәрләре дә дөнья күрде. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә: “Үзәк гәзитләрнең берсенең Башкортстан кушымтасында Стәрлебаш авылындагы яңа мәчет тирәсендә булган кайбер күңелсез хәлләр турында “Отняли молитву” дигән мәкалә басылды. Яңа мәчет тирәсендәге тарткалаш миңа таныш. Бу хәл мине һәм шушы яңа мәчеткә йөрүче мөселманнарны борчуга сала. Мәкаләнең авторы бу ыгы-зыгыны бер яклы гына яктырткан.

Мөселман китапханәсенең ишекләре һәркем өчен ачык

17 апреля

Уфада “Бәйтул мал” фонды каршында иҗтимагый мөселман китапханәсе былтыр сентябрьдә ачылган иде. Ярты ел эчендә Октябрь проспекты, 85/2 адресы буенча урнашкан китапханә Ислам дине белән кызыксынучыларның яраткан урынына әверелде. — Беренче китапларны “Бәйтул мал” фонды сатып алды. Аннары китапханә фондын баету максатында Русия мөселманнарының Үзәк һәм Башкортстан мөселманнары нәзарәтләренә, Русия Ислам университетына, китап нәшриятларына һәм кибетләргә хатлар юлладык. Алар барысы да ярдәм итте, — ди китапханәче Ралина Хисаметдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»