Иман

Иманлы адашмас

06 сентября

Пенза өлкәсенең Городище районына караучы гаҗәеп Урта Әләзән авылы Русиянең үзәгендә Ислам дине кануннары буенча яшәүче бер утрау кебек. Биредә халык мул тормышта яши. Мондый авыллар турында әхлак дәресләрендә Русиядә билгеле педагог Вил Казыйханов та сөйләгән иде. Миңа аның вәгазь-лекцияләрен Борайда, Уфадагы “Ихлас” мәчетендә тыңларга насыйп булды. Ул идеаль яшәеш үрнәкләрен Мордовиядәге Белозерье авылында күргән. Шул чагында мин: “Их, шул авылларны күрсәң, кешеләргә сөйләсәң иде”, — дип куйган идем.

Русия Ислам университеты: кичә, бүген, иртәгә

31 августа

29 августта Конгресс-холлда Русия Ислам университетын тәмамлаучыларның I съезды үтте. Ул “Ислам һәм дини белем бирү: йомгаклар һәм перспективлар” дигән темага багышланды. Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, 700дән артык делегат: Башкортстан, Татарстан, Мари Эл, Чувашстан һәм Чечен республикаларыннан, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Чиләбе, Курган, Свердловск, Ырынбур, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук БДБ илләреннән руханилар, университет укытучылары һәм студентлары, мәдрәсәләр һәм дөньяви югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Динсез, димәк - әхлаксыз

18 августа

1 сентябрьдән илнең барлык субъектлары мәктәпләрендәге 4нче сыйныф укучылары дини мәдәният яисә дөньяви этика нигезләрен өйрәнә башлаячак. Бу яңа уку предметына 34 сәгать (ел дәвамында атна саен берәр дәрес) каралган. Бу дәресләрне барлык мәктәпләрдә өйрәнә башлау алдыннан Русиянең 21 төбәгендә тәҗрибә үткәрелде.

Гошер бирү фарыз

18 августа

Аллаһы Тәгалә елларыбызны бәрәкәтле итте. Матур җәй үтеп бара, алтын көз якынлаша. Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәрен дә, яңгырларын да бирде. Күпләребез инде кыяр-помидор, суган-бәрәңгеләрне алып, файдасын күрә башладык. Шушы нигъмәтләрне бирүче Аллаһка без һәрвакытта шөкер кылырга тиешбез. Уңыш аз булды дип саранланып йөрергә түгел, бәлки бар булганына канәгатьләнеп, Раббыбызга рәхмәтеңне белдерергә кирәк. Хәдисләрнең берсендә: “Бай кеше — канәгать булган кеше”, диелә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне кушканын үтәп, тыйганнарыннан тыелып белдерик. Һәм дә көз айларында мөселманнарга бер бурыч йөкләнелде — гошер сәдакасын тапшыру. Зур галимебез Әхмәдһади Максуди “Гыйбәдәте Исламия” китабында: “Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр”, — дип яза.

Тарихка игътибарлы

18 августа

Габделсамат хәзрәт Гатин белән 8-9 июньдә Татарстанның башкаласы Казанда үткән “Милли тормыш һәм дин” дигән III Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына барганда танышкан идек. Ул миңа күптән түгел нәшер ителгән “Көлгәнгә — көлке” дигән китабын бүләк итте.

Исраф итмәгез!

18 августа

Аллаһы Тәгалә, Адәм баласына акыл биреп, башка тере затлардан өстен кылу белән беррәттән, Ул аңа төзелеше буенча хайваннарныкыннан әллә ни аермасы булмаган бәдән биргән. Башка хайваннар кебек үк, кеше дә тереклек итәр өчен органик матдәләр белән тукланып торырга мохтаҗ.

Бигелдедә мәчет ачылды

03 августа

Бигелде авылы халкы мәчет ачу тантанасына күтәренке кәеф белән килде. Башка төбәкләрдә гомер итүчеләр дә туган авылга кайтып, авылдашлары белән аралашып шатлыклы чарада катнашты. Мәчет төзелешен чагылдырган фоторәсемнәр күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, һәвәскәр сәнгать осталары әзерләгән концерт халык күңеленә хуш килде.

Зирәклек патшалыгы

21 июля

Идел Болгарстанында Ислам дине 922 елның 21 маенда – Болгар патшасы Алмыш чакырган Багдад илчелеге килгәч, рәсми рәвештә кабул ителә. Моннан берничә ел элек Татарстан Дәүләт Советы, киң җәмәгатьчелекнең теләген искә алып, 21 майны истәлекле көн буларак һәр елны билгеләп үтү турында карар кабул итте. Югары үсеш алган Ислам мәдәнияте бүгенге тормышыбызның әхлакый нигезен тәшкил итә. Болгарлар элек-электән мәдәниятле халык булган, тыныч хезмәт белән шөгыльләнгән: иген иккән, мал-туар асраган, шәһәрләр торгызган, күрше халыкларга, ерак илләргә сугыш белән түгел, сәүдә эшләре белән барган. Мәшһүр урыс тарихчысы С. М. Соловьёв аларны “сәүдә һәм сәнәгать халкы” дип атап, болай дип язып калдырган: “Издавна, когда ещё русский славянин не начинал строить на Оке церквей христианских, не занимал ещё этих мест во имя европейской гражданственности, болгарин слушал уже Коран на берегах Волги и Камы...”

Ике бәйрәм бергә туры килде

19 июля

Сабай — Бүздәк районында борынгы авылларның берсе. Тарихи чыганакларда аның исеме XVIII гасыр башларында ук теркәлгән. Архив материалларыннан күренүенчә, авылга нигез салучылар булып элекке Казан ханлыгы биләмәләреннән күченүчеләр тора. Өч йөз елга якын тарихы булган Сабай бүген дә заман җилләренә бирешми. Моны шушы көннәрдә үткән “Саумысыз, авылдашлар! “ бәйрәме һәм олы вакыйгага әверелгән мәчет ачу тантанасы янә бер кат раслады.

Авыл укытучысының изге эшләре

19 июля

Бишбүләк районының Елбулактамак авылында яшәүче Камил Хәмитов туган як тарихы белән бала чактан ук кызыксына. Мәктәптә укытканда фәнне укучыларга туган як тарихы белән бәйләп аңлата. Елбулактамак авылының тарихына кагылышлы байтак материал туплаган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»