Иман

Дин

12 февраля

Лондонның Ислингтон районында дәһриләр өчен “чиркәү” эшли башлаган. Кызыксынучылар һәр айның беренче якшәмбесендә җыелып, бер-берсенә “вәгазь” сөйли. “Чиркәү”дәге беренче җыелышка 200 кеше килгән, ди.

Мәчет юлына тузан төшми

22 января

2011 елда Илеш районының Түбән Череккүл авылында яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты авылдашыбыз, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче Венера Шәфыйкова башлангычы белән сафка басты. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин катнашып, иманлы йорттан кешеләр өзелмәвен теләде. Баш мөфтинең теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылды: “Муллаәхмәт” мәчетенең ишегендә беркайчан да йозак эленеп торганы юк. Халык бердәм рәвештә мәчеткә йөри. Моңа имам-хатыйб Фоат Авзаловның эшне җаваплы башкаруы да булышлык итә. Ул җомга намазларын һәм башка дини бәйрәм-нәрне югары оешканлык белән үткәрә.

Мәдрәсәдә патриотик тәрбия дәресе

22 января

Шушы көннәрдә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагындагы “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә ачык дәрес үтте. Анда барлык мөгаллим-мөгаллимәләр, шәкертләр һәм шәһәрнең офицерлар берлеге җитәкчесе Мәсгуть Галләмов, шулай ук, хезмәт ветераны Риканс Гыйлемҗанов катнашты.

Иске Бигелденең указлы мулласы

22 января

Дин юлына һәркемнең үз сукмагы. Тормыш борылышлары кеше язмышын тамырдан үзгәртергә сәләтле. Балтач районының Иске Бигелде авылында туып-үсеп, чордашлары кебек пионер-комсомол мәктәпләрен үткән Әнвәр Зиннәтов та гомер көзендә дин әһеле булып китәрмен дип һич уйламагандыр. Әмма рухи эзләнү бәндәне асылына кайтара. Әнвәр Зиннәт улы Ислам белән ныклап кызыксына башлый, дин тәгълиматын өйрәнә. Моның белән генә чикләнмичә, белемен махсус уку йортында камилләштереп, имам дәрәҗәсе ала. Хәзерге вакытта ул Иске Бигелде авылының указлы мулласы.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте: кичә, бүген, иртәгә

21 декабря

19 декабрьдә “Башинформ” агентлыгында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырылуның 95 еллыгы һәм яңадан тергезелүенең 20 еллыгы уңаеннан матбугат конференциясе булды. Чарада нәзарәт рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет җитәкчесе Вячеслав Пятков, нәзарәт президиумы әгъзалары, мәдрәсәләр директорлары, имам-мөхтәсибләр, галимнәр катнашты.

Хаҗдан кайттылар

19 декабря

Башкаланың “Лалә-Тюльпан” мәчетендә якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Уфадагы Русия Ислам университетын тәмамлаган югары белемле мөгаллимәләр Филүзә Ишбулатова, Рәилә Байтимерова һәм Разия Мәҗитова төрле яшьтәге сиксәннән артык мөселманга дин сабаклары бирә. Быел якшәмбе мәктәбендә укучы җиде кеше: Рәшидә Фәйзуллина, Сәрвәр Гомәрова, Зәбирә Чурмантаева, Кәримә Әбүзәрова, Рәимә Нуриева, Вәсимә һәм Ринат Әхмәтовлар хаҗ кылган. 2 декабрьдә “Лалә-Тюльпан” мәчетендә хаҗдан кайтучылар хөрмәтенә мәҗлес үтте.

Кыямәт сәгатенең кайчан сугачагын бары тик Аллаһ кына белә

19 декабря

“21 декабрьдә дөнья бетә дип сөйлиләр, шул дөресме? Нигә бу хакта бернәрсә дә язмыйсыз?”, дип редакциягә берничә кеше шалтыратты. Майя индеецлары махсус дини календарь алып барган. 2012 елның 21 декабрендә майя календаре туктап калачак икән. Моны галимнәр ачыклады инде, ә менә кайберәүләр моның тирәсендә ыгы-зыгы тудыра башлады: календарьлары бетә икән, дөнья бетә, имеш. Аларның сүзләренә колак салып, Кыямәт көненә әзер-ләнергә кирәк икән дип нәтиҗә ясадылар. Шулай итеп бу көнгә җитди әзерлек башланды...

Күңеле изгедә булгач

19 декабря

Шактый гомер юлын узгач, кеше күңеле белән артына борылып карый да үзенә сорау бирә: яшәү дәверендә нинди файдалы эшләр башкардым, нинди изге гамәлләр кылдым?..

Үткәннәрне белү хаталардан саклый

20 сентября

Балтач җире — илебез, туган төягебез тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләргә бай төбәк. Алар арасында Габдулла Галиев (Батырша) аерым урын алып тора. Быел балтачлылар легендар якташлары Батырша хәзрәтнең тууына 300 ел тулуны киң билгеләде. 15 сентябрьдә Иске Балтач авылында “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) биографиясе һәм 1755 елгы халык восстаниесенең яңа битләре” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Бу мәртәбәле чараны Балтач районы хакимияте оештырды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтайдан, Бөтендөнья башкортлары корылтаеннан, Башкортстан Фәннәр академиясеннән, Мәдәният министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятеннән, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан кунаклар килде. Конференцияне ачып, район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов Батыршаның Русия мөселманнарының динен, татар-башкорт халкының иреген саклап калуга зур өлеш керткән бөек шәхес икәнлеген ассызыклады, аның истәлеген сакларга, якларга кирәклеген әйтте. Рәфил Әмин улы Батырша истәлеген саклауга зур өлеш керткән райондашларына, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәп эшләүче фән эшлеклеләренә, Батырша турында мәгълүматлар туплап, аның якты образын тергезүгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Хаҗ кылу - изге гамәл

11 сентября

Уфада Башкортстаннан хаҗга баручыларны озатуга бәйле киңәшмә үтте. Анда Президент каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Русия Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы, таможня, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм хаҗ кылучыларны Мәккәгә җибәрүче туристик компанияләр вәкилләре катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»