Иман
Дини экстремизмга каршы
26 апреля— Ваһабитлар турында нәрсә беләсез? Аларның максаты нинди? Традицион Исламны сез ничек аңлыйсыз? М. Акмулла исемендәге БДПУ каршындагы мөселман мәгарифен үстерү фәнни-тикшеренү үзәге мәгълүмат-мәгърифәт төркеменең Стәрлетамак районы Рощинский гомуми белем бирү мәктәбе өлкән сыйныф укучылары белән очрашуы шушы сораулар белән башланып китте.
Имтиханнар уңышлы тапшырылды
24 апреляМартта Русия Ислам университетының читтән торып уку бүлеге 2нче курс студентларының сессиясе булды. Тәҗрибәле мөгаллимнәр Сәлим хәзрәт Ишманов, Абдулгазиз хәзрәт Зөфәров, Рамил хәзрәт Маликов, Булат хәзрәт Гафуров, Илгиз хәзрәт Шәмсетдиновлар аларга тәҗвид, кыраәт, хифз, фикъһ-нурульизах, ысул-хәдис, сира, сарыф-бина, хөсне-хат, гакыйдә һәм башка фәннәрдән дәрес бирделәр. Сессия ахырында студентлар имтихан тапшырды.
Нефтекамада мәдрәсә ачылачак
24 апреляНефтекама шәһәрендә мәчет 1995 елдан алып эшләп килә. Беренче көннәрдән үк мәчет каршында мәдрәсә дә эшләде. Анда бик күп нефтекамалылар дини белем алды. Узган елның мартында мәчет территориясендә 250 урынлык мәдрәсә төзелә башлады. Бинаның беренче катында — уку, ә икенче катта — хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре урнашачак.
Дин-иман кайттымы, әллә качтымы?
27 мартаКыйгы районының Түбән Кыйгы авылында дини гаиләдә туып үстем. Әтием — авылның мулласы, Коръәнне яттан белә, әнкәм дә бик укымышлы иде. Мәчет булмаганлыктан, гает, тәрәвих, җомга намазлары барысы да безнең өйдә укылды. Ул заманда авылда кемнеңдер атеист булганлыгын хәтерләмим. Хәтта коммунистлар да, яшерен генә килеп, Коръән укытып китәләр иде. Авылда аерылышкан гаиләләрне, үз-үзенә кул салучыларны да хәтерләмим.
Лаклы мәчете
26 мартаБуыннар бәйләнешен һәм авылның үткән юлын чагылдыручы әлеге тарихи һәйкәл мотлак тергезелергә һәм сакланырга тиеш
Салават районының Лаклы авылында 1828 елда беренче җәмигъ мәчете төзелә. Ул зур булмаган үзгәрешләр белән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Әлеге тарихи һәйкәл һәм аның данлыклы руханилары турында Лаклы мәчетенең соңгы имамы Әхмәтсафа Баһаветдиновның оныгы Гранит Зинуров түбәндәгеләрне җиткерде:
— Салават районының Лаклы авылына XVIII гасыр уртасында Ырынбур губернасының Тарнаклы волосте биләмә башлыклары белән 1760 елның 3 февралендә төзелгән килешүгә ярашлы нигез салынган. Җиде йорт хуҗасы Таймый авылыннан аерылып чыгып, Лаклы елгасы тамагы янына, Әй елгасы ярына барып төпләнәләр.
Ислам тәгълиматын өйрәнәбез
26 мартаСалават шәһәренең җәмигъ мәчетендәге Русия Ислам университетының башлангыч дини белем бирү филиалында бүген 258 шәкерт укый 58 мең мөселман яшәгән Салаватта дин белгече Рамил хәзрәт Насыйровның тырышлыгы, тынгысызлыгы нәтиҗәсендә 2006 елда Русия Ислам университеты филиалы ачылды. Биредә уку өчен бөтен шартлар бар. Уку йортының 1-3 курсларында 15 фән буенча дини гыйлем бирелә. Мәдрәсәдә югары белемле тугыз мөгаллим эшли.
Егет сүзе бер булыр
12 мартаКараидел авылының Яшьләр бистәсендә “Әхмәт” мәчете ачылды
Аллаһ йорты, авылдашларында үзе турында яхшы хәтер калдырып, иртә вафат булган Әхмәт Зәйнуллин гаиләсе акчасына төзелде. Төзелешкә аның улы Әнвәр һәм килене Ләйсән Миңнулла кызы күп көч, акча һәм йөрәк җылысы салдылар. Әхмәт Хәерланам улының хатыны Сәвия Исмай кызы да, аларның бу эшен хуплап, хәленнән килгәнчә ярдәм итте.
Күңелеңдә иман булса, эшең ырамлы бара
26 февраляБу көнне Дүртөйленең “Мирас” мәчете капка алдында алма төшәр дә урын юк иде.— Соңгы вакытта халык дингә тартыла башлады, — дип аңлатма бирде моңа Рафаил мөәзин. — Җомга көнне мәчеттә халык аеруча күп була. Бүгенге җомга намазына да җитмешләп кеше килде. Алар арасында урта яшьтәге ир-атлар, шул исәптән, эшкуарлар, нефтьчеләр һәм төзүчеләр, күпчелекне алып тора. Мәсәлән, эшкуар Айрат Харисов мәчетебезгә — җиденче, нефтьче Марсель Сәлимов унынчы ел йөри. Үзләре белән балаларын һәм оныкларын алып килүчеләр дә бар. Илшат Сәлимов, мәсәлән, җомга намазларына һәрвакыт өч яшьлек улы Хәким белән килә.
Әхлак мәктәбе
26 февраляҖәмгыятебезнең әхлакый хәле — күптән борчыган мәсьәлә. Үсеп килүче буында теләгән дәрәҗәдә ныклы тәрбия булмаганлыгы, гомумән, тәрбия бирү нигезе җитенкерәмәгәнлеге турында күп сөйләнелә, аннан да күбрәк языла. Һәркем йогынты ясардай төрле тәрбия алымнары, ысуллары тәкъдим итә, “ачышлар ясый”, биек трибуналардан матур сүзләр агымы тукталмый. Әмма кечкенәдән үк иманлы тәрбия һәм рухи азык ала алмаган яшь буын вәкилләре ул сүзләрне гүя ишетми.
Хәнәфи мәзһәбен өйрәник!
26 февраляБөтен дөнья мөселманнары яңа меңьеллык алдыннан замандашларның каршылыгына очрады: әһле Ислам яшәгән илләрдә дини экстремизм һәм радикализм вирусы таралды. Ул вөҗдан иреге гамәленең яңа рәвешләрен барлыкка китерде. Бүген традицион диннең рухи мохитен төрле деструктив агымнар чолгап алды. Алар халыкның милли үзенчәлеген һәм күп гасырлар буена ныгып урнашкан гадәтләрен, йолаларны җимерә.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”