Иман

Ни өчен гыйбадәтханәнең ишеге бикле?

07 августа

Краснокама районы Яңа Каенлык авылында моннан берничә ел элек искиткеч матур мәчет төзелде. Аны салдыручы — шушы авылда туып үскән Франс Сәрвәров. Аның әтисе — Сәлах абый бик белемле, зыялы, гадел кеше иде, әле дә аның авыл советы рәисе булып эшләгән чакларын сагынып искә алалар. Франсны да туган җирендә бик яхшы беләләр, авыл тарихында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган беренче укучы ул. Казан дәүләт университетының механик-математика факультетын тәмамлап, диплом алып кайткач, озак еллар “Южарланнефть” идарәсендә эшләгән, аннары — Нефтекама шәһәре нефть җиһазлары җитештерү заводында. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт билгесе” медале белән бүләкләнгән, “Нефть сәнәгате отличнигы”, “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән исемнәргә лаек. Бүген ул — лаеклы ялда. Әмма тик утырырга күнекмәгәнлектән, “Белкамнефть” җәмгыятендә директор урынбасары вазыйфасында эшли. Атна саен туган авылына кайтып йөри.

Истәктә мәчет ачылды

27 июля

Аны эшкуар Борис Дәүләтшин төзетте

Истәктә әһәмиятле вакыйга булды: шушы авылда туып-үскән эшкуар Борис Дәүләтшин башлангычы белән төзелгән яңа мәчет ачылды. Авылда унтугызынчы гасырда ук ике катлы агач мәчет салынган булган. Егерменче гасырның 30нчы елларында аның манарасын кискәннәр, бинада мәктәп урнашкан. 70нче еллар башында аны сүттеләр. Ләкин кешеләр диннән баш тартты дип әйтеп булмый – никах, исем кушу, башка дини йолалар сакланды, җомга намазына да җыелалар иде. Истәкнең һәрвакыт үз мулласы булды.

Рамазан ае башланды

10 июля

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан “Башинформ” агентлыгында Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков, Диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм дин әһелләре катнашлыгында матбугат конференциясе узды. Рамазан аеның үзенчәлекләре турында Нурмөхәммәт Нигъмәтулллин тәфсилле итеп сөйләде. Бу ай, иң беренче чиратта, сабырлык, түземлелек, яман эшләрдән тыелу ае, диде ул. Рамазан аенда мөселманнар ураза тота, ягъни таң беленеп кояш батканга кадәр ризык һәм су капмый, төрле башка ләззәтләрдән үзен чикли. Рамазан аенда һәркем гайбәт сөйләү, кычкырышу, кеше рәнҗетү, мөнәсәбәт ачыклау, алдашу кебек яман гадәтләрдән дә тыелырга тиеш. Ураза тота алмаганнардан һәр көнне бер ураза тотучыны туйдырырлык — кимендә 150 сум күләмендә чыгым тиеш. Ай дәвамында хәйрия күләме 4 500 сумга җитә.

Хаҗ - Ислам диненең бишенче баганасы

06 июля

Һәр хак мөселман хаҗ кылу турындагы хыялын гомере буе күңелендә йөртә. Диндар, киң күңелле мөселманнар үзләренә карата изгелек кылганнарга очраклы гына: “Аллаһы Тәгалә сиңа хаҗ кылу әҗерен бирсен” яисә “Хаҗ савапларын бирсен”, димиләр. Әгәр дә син хаҗга бару теләге белән янасың икән, тәүдә дөрес ният һәм ихлас дога кылырга тиешсең. Мин дә Аллаһының шундый мөмкинлек бирүен чын күңелемнән теләдем. Һәм Мәккәгә барырга тәкъдим әйтелгән сәгать суккач, каушап калдым. Паспортны алдан хәстәрләгән идем инде. Кыска гына вакыт эчендә барысы да җайланды. Акча да табылды, кирәк әйберләр дә җыелды. Әйткәндәй, хаҗга хәләл акча исәбенә бару фарыз.

Бәраәт кичәсе

22 июня

Киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукат­ның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнә­сәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр — барысы да Бәраәт кичәсендә билгеләнә. Мөбарәк өч айның берсе Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы кичәне мөселманнар көтеп алалар. Быел ул мөбарәк кичә 23еннән 24 июньгә каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Авыл булгач мәчетле, халкы бигрәк тәүфыйклы

13 июня

Шушы көннәрдә Краснокама районының Күпербаш авылындагы мәчет ачылуга 90 ел тулды. Әлеге тарихи датаны авылдашлар зурлап билгеләп үтте. Иртә белән Аллаһ йортына халык җыелды, һәркем бер гасырга якын торган мәчетнең әле дә бик күркәм булуына, яшеллеккә төренеп, тирә-якка нур чәчеп утыруына сокланды. — Бу күркәм гыйбадәтханә Күпербаш авылына гына түгел, бөтен районыбызга, республикабызга иман нуры сибеп тора. Мәчетебезнең күккә ашкан манаралары тарихыбыз, үткәнебез, рухи хәзинәләребез турында уйланырга кирәклекне искәртә кебек. Авыл мәчетенең ишекләре һәркемгә ачык. Безнең бурыч – Исламның тарихын гына түгел, аның сабыр, башка диннәргә ихтирамлы икәнен дә күрсәтү. Авыл мәчете кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, сабырлыкка, үзара ихтирамга өндәүче урын булып тора, — диде Яңа Каенлык авыл Советы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов. Документларга караганда, 1923 елда тегермәнче Иосиф Вострецов Күпербаш авыл Советына җир сорап мөрәҗәгать итә. Авыл халкы каршы килми, тик моның өчен мәчет салырга ярдәмләшүен сорый. Иосиф Евсеевич Күпербашта үзенең тегермәнен дә төзи, мәчеткә дә бура бирә, акчалата ярдәм итә. Хәтта Илеш районының Ябалак авылыннан дүрт балта остасын яллап китертә. Шулай итеп, башка диннән булса да, бу кешенең исеме Күпербаш авылы та­ри­хына якты һәм матур булып кереп кала. Авыл халкы үзе дә, кем күпме булдыра ала, акча җыя, аеруча Гыйлә­җетдинов, Мирфәйсәлов, Хөснетдиновның өлеше зур була. Мәчетнең манарасын күтәргән көнне тирә-як авыллардан халык җыела. Бу олы бер бәйрәмгә әверелә, хәтта ат чабышлары оештырыла. Авылның беренче мулласы итеп Татарстанның Актаныш районыннан килгән Сархуҗин Мәрдамшин билгеләнә. Дингә каршы көрәш заманнарда Күпербаш мәчетенең манарасын кисәргә дип киләләр, тик халык бергәләшеп моңа каршы чыга, ризасызлык белдерә һәм үзләренең изге йортына кул тидертми.

Үлгәннәрнең каберен бел...

13 июня

Заманында Суккул авылының иске зиратының коймасын яңарту һәм тәртипкә китерү җәһәтеннән байтак эш башкарыла. Бу изге эшкә Бөек Ватан сугышы ветераны Галләметдин Атнагулов зур көч сала. Гомерен урманчы һөнәренә багышлаган Галләметдин Низаметдин улы башлангычы белән зират коймасы тирәли каен һәм чыршы үсентеләре утыртыла. Бүген ул ак каеннар һәм зифа чыршылар шаулап үсә. Мөселман зиратын авылга нигез салучылар булдырган һәм аны киңәйтү турында сүз соңгы 15 ел дәвамында барды. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, ул гамәлгә ашырылмый килде. Бу хәл авылның өлкән буын вәкилләрен борчуга салды. Бу мөһим мәсьәлә мә­четтә узган Корбан бәйрә­мендә янә күтәрелде. Аңла­шыла, район хакимиятенең ярдәменнән башка җир участогын рәсмиләштерү мөмкин түгел. Зиратны киңәйтү өчен финанс ярдәме дә таләп ите­лә. Район хакимияте баш-лыгының апрельдә үткән халык белән очрашуында сүз, башлыча, шушы хакта барды. Анда авыл халкының үтенече хакимият тарафыннан яклау тапты. Майның беренче көннә­рендә авылдашлар зиратта өмә үткәрде: берәүләр җыеш­тырды, икенчеләре койма койды. Һәркем изге эштә катнашырга ашыкты. Хәтта өлкән яшьтәге Габдулла абый Гайнуллин, Әмир абый Әюпов, Мәгаруф абый Атнагулов, Яхъя абый Якупов, Әсхәт абый Абдуллин, Әхнәф абый Чулпанов, Камил абый Тимергалиев та читтә калмадылар. Аларның шатлыклары йөзләренә чыккан иде — күптәнге теләкләре тормышка аша бит! Автотранспорт белән ки-рәкле материаллар китерүне “Суккул” крестьян-фермер хуҗа-лыгы җитәкчесе Азат Чулпанов үз өстенә алды, ул өмәне оештыручы да булды.

Милли тормыш һәм дин

30 мая

Казанда IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте

23-25 майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” IV Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Татар дин әһелләре форумы – Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Мәр-тәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Президенты Хакимиятенең дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе оештырды. Быелгы форумда Русиянең 65 төбәгеннән 680 дин әһеле катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге безнең республика делегациясе составына Аскын, Балтач, Борай, Бәләбәй, Бүздәк, Гафури, Дүртөйле, Зианчура, Караидел, Кыйгы, Кырмыскалы, Миякә, Мишкә, Нуриман, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Яңавыл, Чишмә, Уфа районнары, Салават һәм Уфа шәһәрлә-реннән имамнар һәм зыялылар керде.

Ислам - тынычлык дине

23 мая

Күгәрчен районының “Башкорт авылы” туристик базасында “Ислам. Яшьләр. Киләчәк” II Республика форумы кыса­ларында мөселман яшьләре слеты үтте. Чараны Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфес­сияара мөнә­ның Үзәк диния нәза­рәте, Башкортстан мөсел­маннары Диния нәзарәте, М. Акмулла исемендәге Баш­кортстан дәүләт педагогия университеты оештырды.

Ераклардан балкый ярымай

22 мая

“Кызыл таң”ның былтыргы 22 июнь санында журналист Гөлнара Гыйлемханованың “Аең кайчан куелыр, мәчет?” дигән мәкаләсе дөнья күргән иде. Анда Тәтешле районының Юрмиязбаш авылында ташландык хәлгә килгән мәчет турында сүз бара. Нәкъ узган елның май аенда район, авыл Советы җитәкчелеге, зур җыелыш үткәреп, 100 еллык тарихы булган мәчетнең киләчәген хәл итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»