Иман

Округ имамнары белемен Уфада күтәрәчәк

22 октября

21 октябрьдә Уфадагы Русия Ислам университетында Бөтенрусия Ислам дин әһелләренең квалификациясен күтәрү буенча үзәк эшли башлады. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Петр Капишников, республика Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Президент каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты проректоры Максим Михайлов катнаштылар.

Азан моңы тарта күңелне

15 октября

Кыргыз-Миякәдәге яңа мәчеттән кеше өзелми

Миякә районы үзәгендә күптән түгел файдалануга тапшырылган яңа мәчет республика районнарындагы иң үзенчә­лек­ле, иң зур һәм иң күркәм иман йорт­ларының берсе булып санала ала. Ерактан ук үзенә тартып торучы, югары зәвыклы бу бинаны күптән якыннанрак күрә­сем, эченә кереп карыйсы килә иде. Рәсми рәвештә ачылганын көттем. Тирә-ягы тиешле дәрәҗәдә төзекләндерелеп бетмәгәнгә­дерме, бу чара һаман кичектерелеп килә. — Туганкаем, син рәсми чакыру көтеп торма, бер килеп күр. Без инде елдан артык йөрибез. Аның матурлыгына, андагы хозурлыкка сокланып туялмыйбыз. Кеше күп йөри, картлар да, яшьләр һәм балалар да ихлас тартыла иман йортына. Хатын-кыз өчен аерым гыйбадәт бүлмәсе бар. Бөтен шартлар тудырылган. Илфат имамыбызга олы рәхмәт! Җомга намазлары бик матур уза, азаннар көн саен вакытында әйтелә. Шундый мәчет төзү өчен күп көч салган районыбыз җитәкчелегенә, шәхсән Зәйнулла туганыбыз Насыйровка, акчалата ярдәм күрсәткән булдыклы малтабарларыбызга, бөтен халыкка чын күңелдән рәхмәтлебез. Ходай аларны мәрхәмәтеннән ташламасын! — дип, хөрмәт­ле апабыз Наилә Кадыйрова мине мәчет күрергә чакырды. Наилә Кыяметдин кызының сүзе безнең өчен иң дәрәҗәле рәсми чакырудан да кадерлерәк. Шул атнаның җомгасында ук мәчеткә юл тоттым. Мәчетнең архитектурасы, чынлап та, бик үзенчәлекле. Аның үрнәген Татарстаннан алганнар икән. Сөембикә манарасына, Грозныйдагы “Чечня йөрәге” мәчетенә тартым архитектура үзен-чәлекләре бар. Эче бик иркен, уңайлы. Халык, чыннан да, аз түгел. Яшүс­мерләрнең бирегә актив йөрүе күңелне шатландыра, урамда юкны бушка уздырмаулары сөендерә. Намаз укучылар сафында Наилә апабыз рәхмәт белән телгә алган булдыклы Миякә егет-ләренең берсе, данлыклы балык компаниясе генеральный директоры Равил Моратшин да бар иде.

Мәчет төзеткән асыл зат

15 октября

Йөз яшьне куганда да Хөмәйрә Галләмова кешеләр өчен изге эшләр башкара

Хөмәйрә Галләмова — Нефтекамада билгеле шәхес. Бик күп кешеләр аны рәхмәт сүзләре белән телгә ала. 92 яшьлек бу әбинең үткән тормыш юлы чыннан да матур һәм якты. Ул озак еллар Нефтекамада кардиолог булып эшләде, шәһәрдә мәчет ачылгач, мәдрәсәдә шәкертләр укытты. Бер сүз белән әйткәндә, гомерен кешеләрне рухи һәм физик савыктыруга багышлады.

Үзәк диния нәзарәте юбилейга әзерләнә

05 октября

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте оештырылуга — 225 ел, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдингә 65 яшь тулу уңаеннан матбугат конференциясе үтте. Юбилей уңаеннан Уфада тантаналы чаралар 21-23 октябрьдә үтәчәк, аларда якынча 30 илдән 500дән артык билгеле дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

“Мәхәббәтем хакына Ислам динен кабул иттем”

24 сентября

Илеш районы үзәгендә яшәүче Николай-Камил Шмидский хәзер сәфәр догасы укытмыйча юлга чыкмый Ислам — дөньядагы иң чиста, иң ак һәм иң пакь диннәрнең берсе. Бүген Илеш районының Югары Яркәй авылында гомер кичерүче, 13 ел элек Норильск шәһәрендә яшәгәндә Ислам динен кабул иткән Николай-Камил Шмидский дә нәкъ шундый фикердә. Красноярск шәһәрендә туып-үскән Николай Шмидский армиядән кайту белән Норильск шәһәрендә эшкә урнаша. Шунда язмыш аны чыгышы белән Илеш районының Тыпый авылыннан булган татар кызы Венера Сәетова белән очраштыра. Николайга бу вакытта — 23, Венерага нибары 17 яшь була. Урыс егете белән очраша башлавын белүгә, әтисе Фикус Венерага: “Егетең Ислам динен кабул итсә генә кияүгә чыгасың”, — дигән шарт куя. Венера шул ук кичне бу хакта егетенә әйтә. Егетнең кызга булган мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул ике дә уйлап тормыйча: “Миңа кияүгә чыгарга ризалык бирсәң, хәзерге минутта ук Ислам динен кабул итәргә әзермен”, — дип җавап бирә. Венера-ның исә үз туксаны туксан: “Җавап бирер­гә ашыкма, башта әниең белән киңәшләш, аның фатыйхасын ал”, — ди ул егетенә. Коля әнисе белән сөйләшү максатында шул атнада ук Красноярскига юл тота. Әнисе Нина Ивановна, әлбәттә, улының Ислам динен кабул итәргә җыенуына кискен каршы төшә. “Оныт ул Венераңны! Үзебезнең кызлар бет-кәнмени!” — дип киңәш бирә. “Әни, мин сине никадәр генә хөрмәт итсәм дә, уйлаган уемнан кире кайтмаячакмын”, — ди Николай, катгый итеп. “Аллаһы Тәгалә барыбыз өчен дә бер. Үзең карыйсың инде. Минем сине бәхетсез итәсем килми”, — ди ана ахыр чиктә.

Бәндәләрне иманга кайтарырга кирәк!

24 сентября

Благовар районында быел шундый күркәм гадәт урнашты — дин әһелләре аерым төбәк мәчетендә очрашулар үткәрә башлады. Район мөселман-нары имамы Әнәф хәзрәт Ураз-мәтов башлангычы белән шундый чаралар Былышлы, Өй-дрәкбаш, Таң, Каргалы гыйба-дәтханәләрендә үтте. Күптән түгел муллалар Яңыш авылындагы “Газимә” мәчетендә җыелды. Тәүдә Әнәф хәзрәт, район мө-селманнарының дини тормышына кыскача байкау ясап, дини эшчән-лектә киләчәккә бурычлар билгеләде. Алар киңкырлы һәм үз эченә халыкны мәчетләргә җәлеп итү, район үзәге Языково авылында мәчетне төзеп бетерү, яшьләрне иманга кайтару юнәлешендә чараларны ала. Гомумән, дөньялыкта соңгы елларда киң таралу алган эчкечелек, угрылык, әдәпсезлек кебек ямьсез күренешләр дини җәмәгатьчелек вәкилләрен аеруча борчый. Чишмә районы имам-хатыйбы Мәүлетдин хәзрәт гаять тәэсирле чыгышында мондый күренешләрдән котылу юлында дин әһелләрен киң җәмә-гатьчелеккә таянырга чакырды. Бәндәләрне иң тәүдә иманга кайтарырга кирәк, дип билгеләде хәзрәт. Социологик тикшеренүләр күрсәтүен-чә, дин юлыннан китеп, намазга басучылар арасында җинаять кылучылар бөтенләй юк икән. Халыкны дингә тартып, дини җәмәгатьчелек дәүләт әһәмиятендәге мөһим мәсьә-ләне хәл итүгә турыдан-туры катнаша булып чыга.

Уртак йортыбызны бергәләп төзибез

18 сентября

16 сентябрьдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясе Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет оештырылуга 70 ел тулуга багышланды. Чарада Совет рәисе Вячеслав Пятков, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөсел­ман­нары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъ­мәтуллин, Башкортстан митрополиясе­нең чиркәү һәм җәмгыять белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Евгений Шерышев, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Р. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры Айсылу Юнысова катнашты. Бөек Ватан сугышы дәүләт һәм дин, власть белән дин тотучылар арасындагы мөнә­сә­бәткә үзгә­реш­­ләр кертә. Ил хөкүмәте элек­ке кебек дингә каршы каты басым ясаудан баш тартырга, кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Октябрь революция­сен­нән соң үткә­рел­гән дингә каршы сәясәт нәтиҗәсендә мәчет һәм чир­кәүләр ябылса һәм җиме­рел­сә дә, руханилар золым корбаны булса да, дин тотучы­лар­ның рухы сынмаганлыкны хөкүмәт яхшы аңлый. Сугыш чорында дәүләт һәм дин кар­шылыгының тылдагы халыкка кире йогынты ясау куркынычы да була. Хөкүмәт, моны аңлап, сугышчан атеистик сәясәтне авызлыклап торырга мәҗбүр була. 1943 елдан власть дингә карата либераль сәясәткә күчә. 1944 елның 19 май карары белән СССР Халык комиссарлары Советы каршында Дин эшләре буенча совет оештырыла. Ул, православие­дән тыш, барлык конфессия дини оешмалары берләш­мәләре җитәк­челәре һәм хөкүмәт арасында бәйлә­нешләр өчен җавап бирергә тиеш була.

Мөфтиләр

14 августа

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык олуг юбилее уңаеннан

Мөхәммәтсафа хәз­рәт Баязитов — билгеле дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1915-1917 елларда Диния нәза­рәтенә җитәкчелек иткән алтынчы, патша тарафыннан тәгаенләнгән соңгы мөф­ти. Мөхәммәтсафа — мәшһүр Ислам галиме, Санкт-Петербургның имамы, хәрби ахун, Русия Чит илләр министрлыгында тәр­җемәче, педагог, публицист, җәмәгать эш­лек­лесе Гатаулла Баязи­тов­ның улы.

Мөфтиләр

08 августа

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык олуг юбилее уңаеннан

Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Диния нәзарәте Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге “Об определении мулл и прочих духовных чинов магометанского закона и об учреждении в Уфе Духовного собрания для зведывания всеми духовными чинами того закона, в России прибывающими” дигән указы нигезендә төзелә.

Халыкның хыялы тормышка ашты

07 августа

Гайниямак авылында Галия һәм Нәҗметдин мәчете ачылды

Былтыр изге рамазан аенда, киләсе уразаны яңа мәчеттә каршыларга язсын дип, дога кылып иман йортының тәүге нигез ташын салганнар иде. Ходайның рәхмәте белән нибары 11 ай эчендә авыл уртасында мәчет калкып та чыкты. Матур койма белән уратып алынган гыйбадәтханә әллә кайдан үзенә чакырып, балкып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»