Иман

Ислам — тынычлык дине

11 мая

Аңардан гаеп эзләргә түгел, ә радикаль, экстремистик агымнардан сакларга кирәк

Хәзерге Русиядә экстремизм һәм терроризм җәмгыять тотрыклылыгына зур куркыныч белән яный. Русиядә экстремизмның үз тарихы бар. Мәсәлән, экстремистик алымнардан “Народная воля” партиясе әгъзалары, эсэрлар, большевиклар, меньшевиклар, башка сәяси һәм социаль төркемнәр еш файдаланган. Бүген киңкүләм мәгълүмат чараларында дини экстремизм турында да материаллар дөнья күрә. Г. Мирский, Д. Малышева, А. Игнатенко, М. Липпман, Дж. Эспозито кебек авторлар “ислам терроризмы бөтен дөньяда ислам дәүләте булдыруны максат итеп куя” дип яза. Мисалга Русиянең кайбер төбәкләрендәге, атап әйткәндә, Төньяк Кавказдагы хәл-вакыйгалар китерелә. Әйе, мөселман киеменә төренгән сәяси экстремизм Төньяк Кавказда бар. Ләкин, экстремизмның төп сәбәбе булып дин тора, дип раслау — зур хата. Төньяк Кавказда экстремизмның нигезендә төрле икътисади, сәяси, социаль, идеологик, дини, әхлакый-психологик сәбәпләр ята, дип, политолог Мохтар Яхъяев дөрес әйтә. Ул бу уңайдан: “...Урманга яхшы тормыштан китмиләр, аларның һәрберсенең моңа үз сәбәпләре булырга мөмкин”, ди. Террорчылыкта катнашучы кайбер Төньяк Кавказ кешеләренең “үз сәбәпләре”нә тукталып түбәндәгеләрне әйтергә була: экстремистик төркемнәр сафларында, чыннан да, билгеле, бай, белемле кешеләрнең фамилияләре еш очрый. Алар экстремистларга кушылган, аларның террорчылык акцияләрендә катнаша, террорчыларның башлыкларына әверелә. Андыйларга Дудаев, Закаевларны һәм башкаларны кертергә була. Шулай булуга карамастан, безнең илебездә һәм БДБ илләрендә бу куркыныч социаль чирнең сәбәбе дин түгел, ә кешеләрне якынайтырга һәм берләштерергә сәләтле хезмәт эшчәнлеге булмау, Русия икътисадының начар үсешүе. Җәмгыятьнең социаль катламнарга бүленүе дә экстремизмга сәбәпче. Дәүләтнең яхшы уйланылган милли сәясәте булмау да үзен сиздерә. Ун елдан артык инде Русия парламентында бу мәсьәләне карау һәм раслау турында сүз бара. Нәтиҗә һаман юк. Ә бит ул, беренче чиратта, кешеләрнең матди хәле яхшыру, кешелеклелек кыйммәтләре үсү белән билгеләнергә тиеш иде. Бу максатларны гамәлгә ашырган очракта гына без экстремизмны һәм терроризмны җиңә алачакбыз.

Мәләшлеләр мәчетле булды

21 апреля

Әлшәй районының халык телендә Мәләш дип йөртелгән Нигъмәтулла авылында ел ярым эчендә төзелгән иман йорты шушы көннәрдә файдалануга тапшырырга әзер дип табылды. “Май азакларына планлаштырылган яңа мәчет ачу тантанасына зур кунаклар көтәбез. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин килергә ниятли, диделәр. Һәрхәлдә, ул чакырылган кунакларның беренчесе”, — ди Нигъмәтулла авылы мәхәлләсе рәисе Миңнерәис Рәҗәпов. Аның әйтүенә караганда, мәчетнең шулай тиз арада төзелеп бетүе авыл халкының бердәмлеге, изге эшне башкарып чыгу өчен акчасын да, вакытын да кызганмавы, башлап йөрүчеләрнең һәм алар йөзендә төп финанслаучыларның тәвәккәллеге, максатчанлыгы зур роль уйнаган. Мәчетнең төп спонсоры — Нигъмәтуллада туып-үскән булдыклы малтабар, бүген Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Хәмит Зарипов. Бураны, агач материалларын ул тулысынча үз акчасына кайтарта. Төзелешне дә үзе финанслап тора. Түбә яптыруны урындагы хуҗалыкның элекке җитәкчесе, бүген Раевка шикәр заводының генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдус Фазрахманов үз өстенә ала. Заманча тәрәзәләрне Җәвит Әмиров белән Марат Арсланов куйдырта. Төзелеш кирәк-яраклары өчен авыл халкы үзе генә дә 150 мең сумнан артык акча җыеп тапшыра. Фермер хуҗалыгы башлыгы Вәдүт Дибаев 60 мең сум чамасы акча бирә.

Мөселман зыялысы кем ул?

15 апреля

Фәнни-гамәли конференциядә шул сорауга җавап эзләделәр

Уфаның “Ихлас” мәчетендә “Русия мөселман яшьләренә белем бирү һәм тәрбияләүдә зыялыларның роле” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Мәртәбәле форумны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Русиянең берләштерелгән мөселман оешмалары үзәге, “Русиянең Ислам мирасы” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Конференция Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән үтте. Фәнни-гамәли форумда галимнәр, күренекле дин әһелләре, дини оешма җитәкчеләре, мөселман зыялылары, башкарма власть органнары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, эшкуарлар катнашты. Конференция Коръән Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Чараны “Русиянең Ислам мирасы” хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсов алып барды. Ул мөһим чараны ачып, әлеге зыялыларның дөньяви гыйлемгә ия булып та, дини белемнәре гаять аз булуын билгеләде, җәмгыятьтә мөселман зыялыларының ролен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. “Уфа — Русиянең Ислам үзәге. Биредәге “Ихлас” мәчетенең эшчәнлеге күп мөселман оешмаларына үрнәк булып тора”, — диде ул. Шәүкәт Әвәсов Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка һәм Президент каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятковка республика мөселман оешмаларының, мөселмән фәнен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп, Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең мактау грамоталарын тапшырды. — Башкортстанда бүген 130дан артык милләт вәкилләре бер гаиләдәй дус-тату яши. Шуңа күрә дә республика милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Русия субъектлары арасында иң яхшысы булып танылды, — диде үз чыгышында Вячеслав Пятков, — Русиядә төрле мәдәниятләр, диннәр һәм традицияләрнең үзара аралашып яшәвенең, конфессияара диалогның һәм хезмәттәшлекнең үзенчәлекле тәҗрибәсе тупланды.

“Мине чын җәдитче дип белегез...”

25 марта

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән әңгәмә

“Ихлас” мәчетенең тарихы 1997 елдан башланды. Нәкъ шул елда Уфа шәһәре җитәкчелеге тарафыннан Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелек иткән Киров районы мөселманнарына “Луч” кинотеатрының элекке бинасы бирелгән иде. Кыска гына вакыт эчендә яртылаш җимерек, сүтеп алынырга тиеш бина танымаслык булып үзгәрде. Башкалага ямь өстәп, күркәм “Ихлас” мәчете 2001 елның 6 июлендә тантаналы рәвештә ачылды. Бүген ул бер гектарга якын мәйданны биләүче, дүрт бинадан торган комплекс. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Ихлас” мәчете — Уфаның бер кабатланмас бизәге. Бүген “Ихлас” мәчете мөселманнарның дини генә түгел, ә мәдәни-эшлекле һәм иҗтимагый үзәгенә әверелде.

Ислам — тынычлык дине

11 марта

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе карары белән 2011 елда ай саен семинарлар үткәрү планы расланды. Тынычлык, дин һәм милләтара иминлекне саклау темасына багышланган чираттагы семинар 26 февральдә Октябрьский шәһәренең “Нур әл– Ислам” мәдрәсәсендә узды. Анда Үзәк диния нәзарәте рәисе сәркәтибе Абдуссамат хәзрәт Ваһапов, имам-ахуннар: Гали хәзрәт Мөхәммәдуллин, Рим хәзрәт Шәяхмәтов, Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм Туймазы, Шаран, Бүздәк, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә, Бәләбәй районнары һәм Октябрьский шәһәре мәчет-мәхәлләләреннән 80нән артык имам катнашты. Көн тәртибенә имамнарны көндәлек борчыган сораулар куелды. Алар һәркөн мәчет-мәхәлләләрдә туып тора, шундыйлардан — динебезгә чит-ят булган секталарга каршы тору, шулай ук дини кадрлар әзерләү, дин әһелләренең белемен күтәрү һәм башка мәсьәләләр каралды. Бу семинарның төп максаты — төрле экстремист юнәлешләрне, дини секталарны, мөселманнар арасында һәм җәмгыятьтә дини каршылыкларны булдырмау, аларга киртә кую.

Мәүлид ае мөбарәк булсын!

16 февраля

4 февральдә мөбарәк рабигыль-әүвәл (мәүлид) ае башланды һәм ул 5 мартка кадәр дәвам итә. Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көне, быел 15 февральгә туры килде. Ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Хәзерге вакытта күпләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, “мәүлид” сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткерми. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. Мәүлид — гарәпчәдән “туу” дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу — сөекле, олуг пәйгамбәребез Мөхәммәтнең дөньяга килгән көне. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръәнне иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәти Рәсүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә. Пәйгамбәребезнең туган көнен аерым билгеләп бәйрәм итү әүвәлге IV-V гасырларда булуы хакында ачык билгеле дәлилләр күренми. VI гасырда бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мозаффар Әбү-Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәкин дигән кеше Рәсүлуллага гаять мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галимнәрне, өлкәннәрне, фәкыйрьләрне һ.б. җыеп зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Рәсүлуллаһны гаять хөрмәт белән искә төшереп, Мәүлид шәриф укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шул мәҗлестә укучыларга Ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы, галимнәргә яхшы, гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк итә торган булган. Шушы күркәм гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Мәүлид бәйрәменең кыскача тарихы шулай булган.

Онлайн мөгаллим

16 февраля

Уфа районының Авдон мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәйруллин Интернетта видеолекцияләр оештырды

Заман технологияләре тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә, моңа кадәр күрелмәгән яңа мөмкинлекләр ача. Бу җәһәттән Ислам динен тотучылар да артта калмый: Интернет челтәрендә Русия мөселманнары диния нәзарәтләренең, шулай ук, яңалыклар, дин нигезләрен, тәгълиматын өйрәнү буенча сайтлары байтак. Шушы елның гыйнварыннан Интернет аша Ислам динен өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Интернет челтәрендә видеолекцияләрне киң карашлы, тирән гыйлемле, фәһемле язмалары белән матбугатта еш чыгыш ясаучы имам-хатыйп Илдар хәзрәт Хәйруллин оештырды. — Киң аудиториягә Ислам дине турында ирекле әңгәмә формасындагы дәресләр үткәрү уе күптәннән килә. Мин мондый ысул белән 2004 елда Бәхрәйндә өч ай дәвамында дини белемемне камилләштергән вакытта танышкан идем. Ләкин төрле сәбәпләр белән ул моңарчы кичектерелде. Миңа Интернет ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, бер үк вакытта бер урынга Русиянең генә түгел, ә дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселманнарны бергә җыярга мөмкинлек туды. Баштагы мәлне ул сорау-җавап формасында татар телендә барды. Видеодәрес трансляциясенең беренче көннәреннән үк аудитория киңәя башлады. Онлайн дәресләр узган ел Рамазан аенда башланды. Тыңлаучылар арасында Скандинавия, Германия, Казахстан, Дагыстан һәм башка төбәкләрдән, шулай ук, туган телен белмәүче мөселманнар бар, шуңа күрә урыс теленә күчү зарурлыгы туды, — ди Илдар хәзрәт Хәйруллин. — Видеолекцияләр һәркөнне кичке сәгать тугызда башлана. Дәресләрдә Ислам дине нигезләре, Коръән Кәримнең тәфсире һәм пәйгамбәребез Мөхәммәтнең хәдисләре, тәрҗемәи хәле белән таныштырам. Дәрес ахырында һәр тыңлаучы лекторга сорау биреп, аңардан Коръәннән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәтнең хәдисләреннән дәлилләр белән тулы җавап ала. Сайтка керү өчен “Paltalk” программасын куярга, аннары “Europe — Russian — Tatar Islam”га күчәргә кирәк. “Paltalk” — Интернет челтәрендә куллану өчен эшләнгән махсус мультимедиа конференцияләре системасы.

Нуриманда нур һәм иман арта

08 декабря

Корбан бәйрәме көнне Нуриман районының Красная Горка авылында яңа мәчет ачылды. Бу көнне авыл халкының шатлыгының чиге булмады, тәүге намазны укырга теләүчеләр өчен Аллаһ йортында урын җитмәде һәм алар сабыр гына урамда үз чиратын көтте. Өлкән кешеләр сүзләренә караганда, әлеге урында элек тә мәчет булган. Ул 19нчы гасыр азагында салынган. Шушы авылда туып-үскән билгеле башкорт драматургы Сәгыйть Мифтахов үсмер чагында мәчеткә сукыр мулланы җитәкләп йөртүен еш искә алган. Совет власте урнашу белән, мәчет тәүдә мәктәпкә, аннары складка, тулай торакка, автосервиска әйләнә, вакыт үтү белән, бинаны сүтеп ташлыйлар, аның нигезе генә кала. Туган авылында мәчетне тергезүдә Данил Минһаҗев башлап йөри. — Әби-бабайлардан “элекке мәчетне саклап булмады” дигән үкенү сүзләрен еш ишеттем. Бервакыт шундый төш күрдем: имеш, мәчет төзелеше белән мин шөгыльләнергә тиеш. Вакыт үтү белән бу фикер ныгыды гына, әледән-әле мәчет төшкә керде. Авыл Советына рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттем һәм шул көнне үк алдым, — ди Әфганстан яугире, Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан буенча идарәсенең Нуриман районы бүлеге суд приставы Данил Хәмзә улы. Әлбәттә, гадәти хезмәт хакына яшәүче һәм хатыны белән ике бала тәрбияләүче кешенең бу төзелешне башлавы — кыю адым. Ләкин изге башлангычның әҗере йөзләтә кайтарылыр, диләр бит. 2008 елның 11 июлендә төзелеш урынында коръән укып, эш башлана. Мәчет халык акчасына төзелә, буш вакытларында Динар үзе дуслары белән бура бурый, диварларын күтәрә. Авылдашлары теләп ярдәм итә, берсенә дә ялынырга туры килми. “Эшкуарлар, укытучылар, судьялар, пенсионерлар — барысы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Исемлек төзесәң, ярты авыл керер иде”, ди Динар Минһаҗев канәгатьлек хисе белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»