Иман

Ватанны сөю - иманның бер өлеше

30 июля

“Башинформ” агентлыгында Башкортстан мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Диңгезчеләр җыелышы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм җыелышның рәисе Юлай Моратов кул куйдылар. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин билгеләвенчә, республиканың дин әһелләре һәм диңгезчеләре арасындагы хезмәттәшлек иң беренче чиратта яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән. — Без Ватаныбыз хакына бергә эшлибез, — диде мөфти. — Мөхәммәт пәйгамбәр: “Ватанны сөю — иманның бер өлеше”, — дигән. Шуңа күрә без, дин әһелләре һәм диңгезчеләр илебезне саклау, аның икътисади үсеше, рухи тергезелүе хакында кайгыртабыз. Юлай Моратов әйтүенчә, Диңгезчеләр җыелышы мөселман дин әһелләре белән сигез елдан артык бергә эшли. — Без Башкортстанда төзегән ике мәчет нәтиҗәле хезмәттәшлегебез турында сөйли, — диде ул.

Хуш киләсең, изге Рамазан!

21 июля

1 август — изге Рамазан ае башланган көн. Рамазан — Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае. Бер хәдис шәрифтә: “Рамазан — сабырлык ае. Сабырның савабы исә җәннәттер” диелгән. Рамазан — барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан — ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору ае гына түгел. Ураза кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесеңне тыю, димәктер. Уразаның мәгънәсе — әхирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, атаң-анаң, кардәшләрең хакында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлык — Рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар. Уразаның хикмәтләре түбәндәгеләр: Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлыйлар, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Моннан тыш, бай мөселманнар мохтаҗларга фитр садакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә бәлки, мәҗбүри бер гамәлдер.

Чама белү зыян итмәс

21 июля

Соңгы вакытта “Кызыл таң”да Ислам диненең безнең бүгенге тормышыбыздагы урыны турында язмалар еш басыла. Бу уңай күренеш. Менә вәгазьләрне урыс телендә уку мәсьәләсе күтәрелде. Кайбер дин әһелләре шушы ысул яклы икән. Алар моны күп кенә милләттәшләребезнең үз туган телләрен белмәүләре белән аңлата. Ләкин бу алымны хуплап булмый. Белмиләр икән — өйрәнсеннәр. Тел өйрәнүгә, бигрәк тә туган телеңне өйрәнүгә беркайчан да соң түгел. Ата-анасы телен пропагандалауга бигрәк тә дин ярдәм итәргә тиеш, дип уйлыйм мин. Үткән тарихыбызга күз салсак, нәкъ мөселман дине безне милләт буларак сакланып калуга зур өлеш керткәнен күрәбез. Туган илебезне саклау һәм үстерүдә аның роле бүген дә бик мөһим булып кала. Вәгазьне урысча уку тарафдарлары Мәскәүдә мөселман бәйрәмнәрен үткәргәндә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең урысча сөйләгәненә сылтаналар. Ләкин шуны онытмыйк: башкалада Ислам динен тотучылар миллионлап исәпләнә, алар бик күп милләттән: Кавказ халыклары, Урта Азия, шулай ук ерак чит илләр вәкилләре. Урыс теле аларның барысы өчен дә уртак аралашу чарасы, шуңа да мөфтинең шушы телдә чыгыш ясавы мөһим чара булып тора. Безнең Уфада да баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның урысча катыштырып вәгазь сөйләве шуның белән аңлатыла торгандыр.

Борынгы Болгар өчен үзенчәлекле Коръән әзерләнә

20 июля

Татарстанның Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды заказы буенча Италиянең Триест шәһәрендә “REVERRA LTD” компаниясе тарафыннан Коръән басмасы әзерләнә башлады. Ул Болгардагы җәүһәрләрнең берсе булачак һәм 922 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесенең төп залында урнаштырылачак. Дөньядагы иң зур — авырлыгы 100 килограммнан арткан Коръән басмасын кыйммәтле металлардан эшләү һәм аны Болгарда урнаштыру идеясе белән 2010 елның августында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чыккан иде. Проектның авторы һәм тормышка ашыручысы — “АКИБАНК” ачык акционерлар җәмгыятенең идарә рәисе Илдар Галәветдинов.

Өршәктә - яңа мәчет

01 июля

Миякә районының Өршәк авылында иман йорты сафка керде

Туган авылларында иман йорты булдыру ниятен тормышка ашыручылардан иң башта Филүс Бәхтияров белән Фәрит Янбирдинны рәхмәт сүзләре белән телгә алырга кирәктер. Йөкне төпкә җигелеп тартучы, әлбәттә, күп еллар урындагы хуҗалыкны уңышлы җитәкләп килгән, бүген район үзәгендәге мөһим предприятиеләрнең берсе — “Энергетик” җәмгыяте директоры булып эшләүче Филүс Әнвәр улы. Бу изге эшкә ул үзенең мөмкин булган барлык бәйләнешләрен, дусларын, танышларын җәлеп итә. Биш елга сузылган төзелеш барышында төрле чаклар була, билгеле. Авыр чакларда Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының төзелеш бүлеге начальнигы булып озак еллар эшләгән, төзелешне бик яхшы аңлаган отставкадагы милиция полковнигы Фәрит Янбирдин ярдәмгә килә. Ул өлкән дус, тәҗрибәле белгеч, иманлы мөселман буларак, Филүскә күңел төшенкелегенә бирелергә урын калдырмый.

Дини календарь дөнья күрде

14 июня

“Китап” нәшриятында үзенчәлекле китап-календарь дөнья күрде. Ул — 2012 елгы “Башкортча дини календарь”. Авторлары — Сәләх Сукбаев, Фирдәүсә Бикташева һәм Галия Галимова. Аять, дога һәм сүрәләрнең гарәпчә язылышы, дини даталар Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин тарафыннан әзерләнгән. 2012 елгы “Башкортча дини календарь”да Ислам тәгълиматы, мөселман бәйрәмнәре, Ай һәм Кояшка бәйле астрономик мәгълүмат, намаз вакытлары бирелгән. Календарьга истәлекле даталар, дини кыйммәтләр турында мәкаләләр, сәхифәләр, хикәятләр кертелгән, догалар тексты китерелгән

Коръән укучылар бәйгесе үтте

08 июня

Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжы һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате Уфада Коръән укучылар бәйгесе оештырдылар. Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән 300дән артык бала катнашты. 7дән 12 яшькә кадәр балалар өчен конкурс Агыйдел елгасында теплоходта үтте. Калган катнашучылар Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжында чыгыш ясады. “Нуруль Ислам” мәдрәсәсеннән сигез шәкерт: алты егет, ике кыз катнашты. Нәтиҗәдә “Нуруль Ислам” мәдрәсәсе шәкертләре 4 призлы урын алды. Иң катлаулы номинациядә — бер җөзэ (Коръәннең утыздан бер өлешен белү) 2нче курс шәкерте Хушруз Маткулов 2нче урын яулады. 7дән 12 яшькә кадәр номинациядә Сәетҗәләл Сәетәхмәтовка, шулай ук, икенче урын бирелде.

Һәрьяклап үрнәкле гаилә

17 мая

Адәм балаларына ныклык бирүче, аларның тормышларын максатлы, гомерләрен озын итүче, күңелләрен сафландыручы — иман. Ата-бабаларыбыз борын-борыннан Ислам дине кануннарына буйсынып яшәгән. Шуңа күрә дә Ислам дине халкыбызның күңеленә сеңгән, диннең йогынтысында буыннан-буынга тапшырылып килгән әхлакый карашлар формалашкан. Моның белән халкыбыз гасырлар дәвамында гомер кичергән, күңеленә юаныч һәм кинәнү тапкан. Кызганычка каршы, бик озак еллар без дини кануннардан, рухи тамырларыбыздан аерылып яшәдек. Хәзер исә Русиянең “Дин тоту ирке турында” законына ярашлы рәвештә вөҗдан иреге бирелде. Соңгы елларда халкыбыз, динебез Исламга кайта. Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында яшәүче Гыйбадуллиннар гаиләсен күпләр яхшы белә. Зәйтүнә Зәйнулла кызы белән Мансур Хәйрулла улы өч бала: Зилә, Гөлнара һәм Марсельне тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да гаиләле. Уллары Марсель — Кыйгы районының имам-мөхтәсибе, Югары Кыйгы авылы имам-хатыйбы. — Бүген балаларын туендыру, киендерүдә мохтаҗлык кичерүчеләр булса да, гомумән алганда, күпчелек җитеш тормышта яшибез. Ләкин әхлак ягы аксый: күңел күгебез томаланып, җылы, якты нур бирүче рухи шәмебезнең сүнеп баруы тоела, — ди Зәйтүнә Зәйнулла кызы. — Изге уй, рухи хисләр югала, комсызлык арта. Динсезлек нәтиҗәсендә кешеләр рухи бушлыкта калды. Бүген эчкече-наркоман, фәхишәлек кылучы, җинаятьче кем? Әдәп-әхлакны белми, үгет-нәсыйхәт биргән мәчетне күрми үскән динсез, имансызлар. Элек матди хәлебез утырып еларлык авыр булса да, рухыбыз искитмәле көчле иде. Әтием Миңнур, бабам Дилмөхәммәт тә бик укымышлы, дини кешеләр иде. Улымның аларның эзеннән — дин юлыннан китүенә бик куандым. Марсель Уфада мәдрәсәдә укып кайтты. Мин гомерем буе Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшим, биш вакыт намазымны калдырмыйм.

Мулла ашханәгә бармый...

17 мая

Хөрмәтле “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре, сезгә үземне борчыган бер бик мөһим сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Миңа 58 яшь. 1970 елда 9 сыйныф тәмамлап техникумда укыдым, аннан соң институтта белем алдым. Гаилә корып, балалар үстереп, атна саен әти-әни янына авылга кайтып йөрдек. Хәзер килеп үзебез дә өлкәнәеп барабыз, пенсионер булдык. 1989 елда әтием фаҗигале вафат булды, 1994 елда бер туганым дөнья куйды. Әниемә 86 яшь, үзен-үзе карый алмый, Уфада бездә яши. Аны шәһәргә килергә көч-хәл белән күндердек. Үлсәм әтиегез һәм улым янына, туган ягымда — Шафран поселогындагы зиратка җирләгез дип әйтеп куйды. Әти-әниләрен шәһәрдә тәрбияләп авылга алып кайтып җирләүчеләр аз түгелдер. Кешене соңгы юлга озаткач, зираттан һәм читтән кайтучыларны ашатып, мәетнең рухына мулладан Коръән укытып, хәер тарату гадәте бар. Ул-бу була калса, ничек итәрбез икән дип әнием белән киңәшләшәбез. Уфадан кайтып ишле кешегә өйдә табын әзерләү мөмкинлеге юк. Кафега заказ биреп, табынны шунда гына әзерләтербез, дим әнигә. Ул безнең поселокта мулла андый җиргә, ягъни ашханә-кафеларга бармый, укымый ди. Әниемнең сүзенә ышанмыйча бер танышыма шалтыраттым. Ул әниең дөрес сөйли, диде. Мулла ул ашханә-кафеда туйлар, туган көннәр үткәрелә, аракы эчелә дип әйтә, ди. Уфада 18 февраль көнне тормыш иптәшемнең туганын җирләдек. Зираттан кайтып туры Сипайлово микрорайонындагы ашханәгә кердек, чип-чиста, вакытына табын әзер. Мулла “Ихлас” мәчетеннән иде бугай, матур итеп укыды, хәер таратылды. Март азагында иптәшемнең 36 яшьлек бер хезмәттәше авариягә эләгеп вафат булды, Туймазы районына кайтарып җирләделәр. Мәрхүмнең авылда туганнары юк икән, табынны мәктәп ашханәсендә әзерләгәннәр.

Синең дәрьяң рәхмәтенә таяндым...

13 мая

Кеше гомере — ел мизгелләре кебек: ямьле яз — балачак, җәй — җимешләр үстерә, балаларны тәрбияли торган вакыт, көз — җимешләрне татып карар, уңыш җыяр чор, ә кыш — ахирәт. Без кыш килүгә ышанганга күрә, җәй һәм көзне кышка әзерлек белән үткәрәбез. Адәм баласы гомерен ахирәттә җәннәткә керерлек итеп үткәрергә тиеш. Гадәттә, без гомерне яз, җәй һәм көз дип түгел, ә истәлекле еллар, түгәрәк юбилейлар белән билгелибез. 5 майда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында башкалабызның Киров районы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең туган көне — 60 яше мөнәсәбәте белән “рухи түр”е үтте. Кичә “Ихлас” мәчетенең үткәне һәм бүгенгесен яктыртучы видеофильм белән ачылды. — Раббым! Хикмәт белән ач күңелемне, халкым аңласын сүземне! Туган көн үткәрү — ул гадәт. Бу — безне җитештергән өчен Ватаныбызга, ата-анама, халкыма рәхмәт әйтү, шөкер кичәсе. Халкым, мин сезнең белән янәшә булган өчен, безне без иткәнең өчен мең рәхмәтләр белән Аллаһы Тәгалә каршында шөкер итәм, — диде Мөхәммәт хәзрәт Галләм, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп. — Май ае бәйрәмнәргә бай, алар арасында Мөхәммәт кардәшебезнең туган көне дә бар. Кайвакыт, туган көннәр үткәрү — безнең гадәт түгел, аның безгә кирәге дә юк, диюләрне ишетергә туры килә, кайберәүләр аны бидгать дип тә сөйли. Бүгенге кичә — туган көн генә, гадәт кенә түгел, ә шөкрана кичәсе. Шөкрана кылгач — ул гыйбадәт була. Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә, югары дөньяви медицина белеменә ия шәхескә, 40 яшендә Аллаһы Тәгалә дингә хезмәт итүне, милләткә рухи тәрбия бирүне насыйп әйләде. Бу — Аллаһның зур бүләге. Гайрәте, белеме, тырышлыгы белән ташландык кинотеатр бинасын мәчет итеп үзгәртеп корды, бу Аллаһ йортын Уфада, Башкортстанда гына түгел, тоташ илгә танытты, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин. — Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хәдис шәрифендә: “Иманлы кеше, бер бәндә, Аллаһның берлегенә ышанып, дөрес, хак юлда йөреп, 40 яшенә җитсә, ул вакытта Аллаһы Тәгалә аңа ике бүләк бирә: ул кинәт үлмәс, йогышлы авыру тимәс; әгәр 50гә җитсә (50 — “иле”— йорты, бала-чагасы булган, тегендә-монда авышып йөрми торган кеше) — бөтен кешеләргә сөйдерер; 60 яшькә җитсә — күк әһелләре, фәрештәләргә дә сөйдерер”, ди.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»