Иман
Мәзһәбләрнең барлыкка килүе һәм таралуы
24 декабряАдәм (галәйһиссәлам) чорыннан алып, безнең көннәргә кадәр Аллаһы Тәгалә кешеләрне туры юлга бастыру өчен чиста гакыйдә, яхшы холыклы һәм башкаларга үрнәк булып торучы, Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаган күп кенә пәйгамбәрләрне җибәргән. Вакытлар узу белән кешеләр, шайтан коткысына бирелеп, Аллаһы Тәгалә белән беррәттән, потларга табына башлый, туры юлдан яза.
Гөлем мәчетле булды
24 декабряЮгары Гөлем — Стәрлебаш районының борынгы авылларының берсе. Биредә халык берничә тапкыр җыелып мәчет төзергә омтылып карый. Ләкин бу кадәр зур эшне башкарып чыгарга ярдәм кулы сузучы кеше табылмый.
Кылган хаҗлары кабул булсын!
24 декабряБатырша (Гобәйдулла Галиев) исемендәге Иске Балтач җәмигъ мәчетендә хаҗ кылып кайткан мөселманнар халык белән очрашты. 1990-2012 елларда районнан 5 ир-егет һәм 5 хатын-кыз хаҗ кылган булса, агымдагы елда, районнан читтә яшәүче ике якташыбызны да исәпләгәндә, 13 кеше изге сәфәргә юлланып, гыйбадәтне уңышлы үтәп кайтты.
Баш мөфтигә - югары бүләк
18 декабряКремль сараенда Андрей Первозванный исемендәге “Ышаныч һәм тугрылык” Халыкара премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга әлеге абруйлы бүләк тапшырылды.
Яңа Бишенденең яңа мәчете
11 декабряТуймазы районының Яңа Бишенде авылы 1870 елда барлыкка килә. Аның нигезен Югары Бишенде авылыннан күченүчеләр сала. Шушы ук чорда мәчет төзелүе дә мәгълүм. Әйтергә кирәк, шактый озын гомерле булып чыга Яңа Бишенденең Аллаһ йорты. Манарасы кисеп төшерелсә дә, халыкка хезмәтен дәвам итә. Дини йолалар, гыйбадәт кылулар дәһрилек елларында яшерен рәвештә, куыклы лампа яктылыгында төнлә үткәрелә. 1952 елда мәчет сүтеп алына, әмма игелеген халыкка янә күрсәтә әле ул: бинаның бүрәнәләреннән Югары Бишендедә медицина пункты корыла. Мәчет урынына исә кибет салына.
Иманлы халык шундый була!
04 декабряБатыр авылы мәчетен төзекләндерүгә һәркем өлеш керткән
Федоровка районы гыйбадәтханәләрнең күп булуы белән дә аерылып тора. Биредә һәр авылда диярлек мәчет яки чиркәү бар. Бу очраклы түгел. Гыйбадәтханәләр район халкының рухи һәм әхлакый үсешендә шулай ук гаять мөһим роль уйный.
Батыр авылында мәчет Октябрь инкыйлабына кадәр чын мәгънәсендә кайнап торган. Ләкин илдә совет власте урнашып, вәзгыять үзгәргәннән соң, аның манарасы киселә һәм ул мәктәп ролен үти башлый. 1970 елга бина тәмам искерә һәм ул сүтелә.
Таш мәчетнең тарихы дәвам итә
03 декабряКараидел районының Якуп авылында мәчет төзү кирәклеге турында узган гасырның 90нчы елларыннан ук сүз барды. Ни әйтсәң дә, мәчетсез авыл ул инде чын мәгънәсендә халкыбызның рухи хәзинәләрен, дини йолаларын саклаучы була алмый торгандыр. 2010 елда биредә яңа мәчет төзелә башлады. Республикада дистәләгән мәчет төзеткән, Уфаның “Хәмзә” мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Галләмов, бу изге эшне хуплап, ярдәм итте. Ниһаять, быел 25 октябрьдә Якуп авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды.
Динебездә зирәклек мактала
03 декабряСалават шәһәренең җәмигъ мәчетендәге Русия Ислам университетының башлангыч дини белем бирү филиалында бүген 301 шәкерт укый. Шунысы шатландыра: шәһәрдә дин юлына баскан кардәшләребезнең саны елдан-ел арта. Быел, мәсәлән, беренче курста укучылар саны, икеләтә артып, иллегә җитте. Университет филиалы соңгы биш елда гына да ике меңнән артык дин әһеле әзерләде. Салават шәһәрендә белем алган имамнарыбыз бүген республиканың Федоровка, Чишмә, Авыргазы, Аскын һәм башка районнарында уңышлы эшли.
Тарихи да, заманча күркәм дә!
30 ноябряТуймазы районындагы Җегетәк мәчетенә — 100 ел
Туймазы районындагы Җегетәк мәчете – төбәктә иң борынгы мәчет. Мәчет алдындагы таш аның 1912-14 елларда төзелүе хакында сөйли. Ул хәтта тарих һәм архитектура ядкәре буларак, Башкортстан Республикасының дәүләт исемлегенә кертелгән. Һәм чынлап та бик матур ул!
Якты, бик күркәм бизәлгән. Яңа өстәл-эскәмияләрдән агач исе килеп тора. Күптән түгел җегетәклеләр бик зурлап мәчетнең 100 еллыгын билгеләгән.
Илнең мөселман өммәтен берләштерүче үзәк
23 октябряҮзәк диния нәзарәте 225 еллык юбилеен билгели
Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Русиядә Ислам һәм дәүләт” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Мәртәбәле форумны оештыручылар — Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет, Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Р. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты, Халыкара Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, М. Акмулла исемендәге БДПУ.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”