03.05.2012 - Иман

Дин - ул изге сыйфатларны сугаручы чишмә

Бер ихатада ике гыйбадәт йорты.Күптән түгел “Кызыл таң” редакциясенә Стәрлебаш районының Турмай авылында яшәүче милләтпәрвәр, күпкырлы талант иясе Хисаметдин Исмәгыйлевтан хат килде. Ул — гәзит-журналларга һәрдаим көнүзәк темаларга мәкаләләр язучы актив автор, аның төрле басмаларда байтак әдәби әсәрләре дә дөнья күрде. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә: “Үзәк гәзитләрнең берсенең Башкортстан кушымтасында Стәрлебаш авылындагы яңа мәчет тирәсендә булган кайбер күңелсез хәлләр турында “Отняли молитву” дигән мәкалә басылды. Яңа мәчет тирәсендәге тарткалаш миңа таныш. Бу хәл мине һәм шушы яңа мәчеткә йөрүче мөселманнарны борчуга сала. Мәкаләнең авторы бу ыгы-зыгыны бер яклы гына яктырткан.

Чынлап та, олы яшьтәге хак мөселманнар, күп кенә бабай һәм абзыйлар бу яңа мәчетне үзләренең көчләрен сарыф итеп төзеде. Мәкаләдә алар барысы да хөрмәтле кешеләр дип әйтелә. Галиәкбәр Искәндәров та сиксәнне тутырган абруйлы кеше. Һәм шул яшьтәге кеше, мәчет ишегенә аркылы басып, башка картларны мәчеткә кертми, имеш. Бу бит көлке һәм абсурд. Автор, Галиәкбәр хаҗи минем белән сөйләшергә теләмәде, дип язган. Ә нишләп соң ул бу мәчеткә йөрүче башка мөселманнар белән сөйләшмәгән? Яңа мәчеткә Галиәкбәр хаҗидан башка кеше йөрмиме әллә? Ә бит мәчет ишеге һәрвакыт ачык. Бина җылы, якты һәм күркәм. Стәрлебаш авылына бер ямь өстәп, күңелләрне үзенә арбап, чакырып тора. Һәм шушы яңа салынган мәчет бинасы кырындагы ыгы-зыгыны тудырган бер генә фамилия дә, исем дә аталмаган. Тик бер Галиәкбәр хаҗи гына кара буяулар белән сурәтләнгән. Мәкаләнең шушылай бер якны гына яклап һәм тирәнтен өйрәнмичә язылуы авторның бу ыгы-зыгыны кыздырып җибәрү өчен керосин сибүе белән бер булды. Автор дөреслек эзләп килгәч, нигә берәр район Советы депутаты, хакимият башлыгының урынбасарлары белән, я хакимият башлыгы белән очрашмаган, алар белән сөйләшмәгән?

Бүген бер ихатада ике мәчет эшләп килә. Беренчесе — иске мәчет, үткән гасыр уртасында төзелгән, ул өй 7нче сан белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтендә теркәлгән. Икенчесе — шул ук ихатада яңа гына төзелгән мәчет. Анысы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә теркәлеп, “Ислам нуры” исеме белән йөри. Бу мәчетне төзүдә якташыбыз Радмир Хәсәнов күп ярдәмләште. Мәчет төзелеп бетәр алдыннан картлар арасында килеп чыккан каршылыклар аркасында ул ярдәмен туктатты. Чөнки ул, тәүдә үзара тынычлык урнаштырып, мәчетне төзеп бетерик, аннан сөйләшеп аңлашырбыз, дигән шарт куйган иде. Барып чыкмады. Картлар һаман үзара килешә алмады. Якташлар һәм авылдашларның ярдәме белән мәчет төзелеп бетте.

“Ислам нуры” мәчетенә йөрүчеләр һәм анда укучы олы яшьтәге шәкертләр исеменнән Хисаметдин Исмәгыйлев”.

Стәрлебаш районы — милләтебезгә бихисап күренекле шәхесләр биргән, мәдрәсәсе белән дан тоткан төбәк. “Стәрлебаш революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Урал, Урта Азия, Идел буйларында аны “Кече Бохара” дип атаганнар”, дип язды язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин. Шушындый тарихи төбәктән дин әһелләре арасында тарткалаш, ыгы-зыгы турында хат килү, безне, әлбәттә, аптыратты. Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Чынлыкта, мөэминнәр — туганнардыр. Шуңа күрә үзара дошманлашкан ике туганыгызның арасын төзәтегез, дуслаштырыгыз һәм Аллаһыдан куркыгыз!..” (“Хөҗүрәт” сүрәсе,10нчы аять) дип әйткән. Шушы максат белән районга барырга ният иттек. 6 апрельдә, җомга көнне, Стәрлебашка юлландык. Билгеләнгән сәгатькә безне район үзәгендә хатның авторы һәм Стәрлебаш авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Кәримов көтеп торалар иде. Алар белән Стәрлебашның Ленин урамы 145нче йортта урнашкан гыйбадәтханәләргә килдек.

Хисаметдин Исмәгыйлев гыйбадәт йортының тарихы турында кыскача болай дип сөйләде: “Биктимер Хөсәенов үзенең өен гыйбадәт йорты итеп халыкка бүләк итеп биргән. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда ук биредә халык намаз укыган. Гаетләрдә гыйбадәткә килүчеләр монда сыймаганда ихатасына салам җәеп, намазны шунда да укыганнар. Биктимер бабайның улы Әнвәр Хөсәенов туганнары белән бу гыйбадәт йорты өчен утын әзерләгән, кардан чистартып торган. Дәһрилек елларында да монда намаз уку тукталмаган. Бу йорт бик искергәч, бирегә намазга йөрүче картлар яңа мәчет төзергә ният кыла. Төзелеп бетәр алдыннан үзара каршылык килеп чыга, мәхәллә икегә бүленә.

Русия үзәк гәзитләренең берсенең төбәк кушымтасында шушы ыгы-зыгы хакында берьяклы гына мәкалә басылган иде. Ул гәзиткә мин хат язып карадым, җавап булмады. Шуның өчен дә барыбызга да яхшы таныш “Кызыл таң” гәзитенә хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым”.

Сүзне 1955 елдан гыйбадәт кылынучы 7нче мәхәлләгә йөрүчеләрнең үзләренә бирик. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Стәрлебаш районы буенча имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Биктимеров: “Мин 2000 елның 10 маеннан районның имам-мөхтәсибе вазыйфасын башкарам. Бер үк вакытта ветлечебницада водитель булып эшлим. Бу гыйбадәт йортында мөхтәсибәт урнашкан, гыйбадәткә 8-10 кеше йөри. Безнең мөхтәсибәткә 9 мәчет карый. Стәрлебаш районында — 21 мәчет, район үзәге Стәрлебаш авылында 2 мәхәллә эшли.

2005 еллар тирәсендә Мәскәүдән Стәрлебаш районында мәдрәсә төзергә дигән рөхсәт килде. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Стәрлебаш мәдрәсәләре белән электән үк дан тоткан, берсен сезнең районда төзик, диде. Бу имамнар әзерли торган, берничә бинадан торган Ислам университетының филиалы булырга тиеш иде. Баш мөфти белән Вәлиев урамында мәчет төзеләчәк урынны карадык. Ләкин ул вакыттагы район хакимияте җитәкчесе бу төзелешкә рөхсәт бирмәде, бу эш өзелде. Бу хәл турында картлар белә иде. Үзебез төзик, диделәр. Тик үзара аңлашылмаучылык килеп чыкты. Карагышның имамы Мәскәүдән Ислам мәдәниятенә, фәненә ярдәм фондыннан килгән акчаны үзләштергән, ә мин аны яклаганмын, ул минем белән акчаны бүлешкән, дип бәла яга башладылар. Прокуратурага бирделәр, тикшерделәр. Галиәкбәр хаҗи биредә эшләде, икәүләшеп дин сабаклары бирә идек. Кергән хәер акчасын мәчеттә җыеп тотмадык, бәла-каза күрүчеләргә матди ярдәм иттек. Соңрак Галиәкбәр хәзрәт бергә эшләгән кешеләр турында начар сөйли башлады. Мине, акча урлый, тегеләй итә, болай итә, дип хәбәр таратты. Мин мәчеткә кергән акчага тимим, хәер салына торган тартманың янына да барганым юк, Аллам сакласын. Озак уйланганнан соң, аның үзенең мулла буласы килә торгандыр, дигән фикергә килдем. Мөфти хәзрәткә, мин анда башкача эшли алмыйм, дип әйтеп, аның рөхсәтен алып, вакытлыча мөхтәсибәтне районның Ибракай авылына күчердем. Бу турыда җыелышның протоколы бар. Бу яңа бинаны төзүдә мин катнашмадым. Төзелеш беткәндә картлар арасында гауга чыккан. Галиәкбәр хаҗи мәдрәсә дип төзелгән бинаны мәчет дип Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә теркәгән, үзе аның имамы булган. Галиәкбәр хәзрәт — белемле, укыган кеше, ул халыкны укытсын, гыйлем бирсен. Тик халыкны бер-берсенә каршы куймасын, талаштырмасын.

Минем фикерем шул: Галиәкбәр хаҗиның имам булырга теләве — бу гауганың килеп чыгуының төп сәбәбе. Шулай ук мине һәм тарихи 7нче мәхәлләне бетерүгә юнәлтелгән эш бу. Аның янына мәчет салып куеп кына мәхәлләне һәм мөхтәсибәтне бетереп булмый. Мөхтәсибәтнең эшчәнлеген мөфти хәзрәт кенә үз указы белән туктата ала. Дәваханә салган прорабны дәваханәнең баш табибы итеп куймыйлар бит”.

Әнвәр Хөсәенов, гыйбадәтханәләр урнашкан җир участогының хуҗасы Биктимер Хөсәеновның улы: “Мәдрәсә бинасын салу турында килешкәннән соң, балалар белән ихатаны тазартып куйдык. Галиәкбәр хаҗи шушы элекке гыйбадәт йортын туздырырга йөрде, “Кайчан сүтәсең, нигә сүтеп алмыйсың”, дип сорады. Аллаһка шөкер, алты бала тәрбияләп үстердек. Исәнлек булса, монда балалар белән яңа мәчет салабыз. Мотлак төзиячәкбез, район Советыннан юллап 50 кубометр агач алдым”.

Мөәзин Тимергали Халитов: “Мин 15 ел мөәзин булып торам. 1955 елдан эшләп килгән мәчетне без ташламыйбыз, теге яңа бинаны мәдрәсә итәбез. Ул мәдрәсә буларак салынды, анда яшьләр дини гыйлем алырга тиеш”.

Завхоз, мөтәвәлли Равил Хәсәнов: “Мине бу вазыйфага 2009 елда җыелыш карары буенча куйдылар. Ибраһим абый 20 елдан артык имам-хатыйб булып тора. 12 ел имам-мөхтәсиб Зөфәр хәзрәт безнең имамыбыз Ибраһим хәзрәтнең документлар тутыру кебек барлык язу эшләрен алып бара. Галиәкбәр хәзрәт тә бездә эшләде. Ул хаҗи, укымышлы кеше без аны ихтирам иттек, күтәреп кенә йөртмәдек. Ул укытты, ләкин имамлыкка указы юк иде.

2009 елның июнендә халыктан җыелган акча белән мәдрәсә төзелеше башланды. Радмир Хәсә-нов аның нигезен салдырды, бурасын буратты, түбәсен яптырды, кирпеч белән йөзләтте һәм 10 кубометр такта алып бирде. Кара исәп белән генә дә бер миллион сум акчасын шушы изге эшкә салды. Аңа зур рәхмәт, барлык зур эшләрне ул эшләтте. Калган эшләр халыктан җыелган акча исәбенә башкарылды. Мин бухгалтер һәм казначей эшен дә алып бардым. Барлык документларым да тәртиптә. Бу бинаны төзүдә өч улым, оныкларым, Әнвәр абыйның ике улы һәм кияүләре бернинди хак сорамыйча эшләде.

Шул чорда Галиәкбәр хаҗи, төрле гаепләр табып, Зөфәр хәзрәтне читләштерде. 20 ел имам булган Ибраһим абзыйны, 15 ел мөәзин булган, зиратны караган, мәетләрне юган Тимергали хәзрәтне, грамотагыз чамалы, надансыз, дип мыскыллады. Галиәкбәр хаҗи мәхәлләне икегә бүлде. Мәдрәсәне мәчет итеп, аңа исем кушты”.

Районның элекке баш архитекторы Валерик Мәҗитов: “Картлар монда җыелып, мәдрәсә төзергә кирәк, дип сөйләште. Төзелеш өчен халыктан акча җыюны оештырдылар. Район үзәгеннән генә түгел, ә күрше авыллардан да китерделәр. Төзелешкә салынган күпчелек акча Радмир Хәсәновныкы. Бу яңа бина баштан ук мәдрәсә буларак төзелде. Шуннан картлар арасында үзара аңлашылмаучылык килеп чыкты. Ихтирамлы кешеләр бер-берсенә пычрак яга башлады. Иман йортын талашу урынына әйләндерделәр”.

Рамазан Дәүләтшин: “1999 елда мин Стәрлебашка кайтып яши башладым. Шул елдан башлап шушы гыйбадәт йортына йөрим. Биредә ыгы-зыгы башлангач, бераз йөрми тордым. Минем фикерем шул — бу мәчетне саклап калырга кирәк”.

Ихатадагы икенче бина “Ислам нуры” мәчетенә кердек. Анда мәхәллә әгъзалары һәм укырга йөрүчеләр җыелган. Хәзер сүзне аларга бирик. Мәчетнең имамы Галиәкбәр хаҗи Искәндәров: “Мәкаләдә мин мөселманнарны мәчеткә кертмим, дип язу ул — безгә, мәчеткә, Стәрлебашка яла ягу. Аны без укыдык, ул мәкаләдә язылган бер сүз дә дөрес түгел. Аны язар алдыннан мине, авыл Советы вәкилен чакырып сөйләшергә кирәк иде. Мәкаләнең аталышы — “Отняли молитву”. Доганы алырга мөмкинме? Монысы Аллаһы Тәгалә кулында гына, кешенекендә түгел.

Бу ыгы-зыгы бинага нигез салганда ук башланды. Имам-мөхтәсиб Зөфәр хәзрәттән һәм имам Ибраһим хәзрәттән, бинаны салырга мәчетнең казнасында акча бармы, дип сорадык. Юк, диделәр, ә ул акча кая булган? Шунда без Стәрлебаш халкына мөрәҗәгать иттек. Зөфәр хәзрәт ике ел монда аяк басмады. Ул, Галиәкбәр мине куып чыгарды, дигән. Монысы — ялган. Ул үзе ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Моңа халык шаһит. Ике елда мәчетне шушы рәвешкә керттек. Якташыбыз Радмир Хәсәновка рәхмәтлебез. Ике ел үткәннән соң Зөфәр хәзрәт кире кайтты. Бу бинаны төзүдә катнашкан Әнвәр Хөсәенов, Равил Хәсәнов һәм Тимергали Халитов шунда аның янына күчтеләр.

Бүген мәчетебездә якты, җылы, намаз укыла, атнасына биш тапкыр укулар оештырылган. Ике еллык программа белән 45 кеше дин нигезләрен өйрәнә. Мин — элекке укытучы, физика-математикадан дәрес бирдем, 2006 елда Русия Ислам университетын тәмамладым. Минем турыда теләсә нинди гайбәт сөйләүләре мөмкин. Ләкин мин мәчет казнасына кул тыгуга юл куймыйм. Мәчеткә кергән һәр тиен акча урынына барырга тиеш!

Без, мөэмин-мөселманнар, Коръән буенча яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Гыймран” сүрәсендә: “Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз. Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез”, дигән”.

Хәлил Кәримов: “Әнвәр Хөсәенов һәм Равил Хәсәновларга зур рәхмәтлебез. Аларның бу бинаны төзүгә салган хезмәтләре исәп-хисапсыз. Алар Галиәкбәр хаҗига: “Әнә, хатын-кызлары белән җитәкчелек итсен”, диделәр. “Эх, Әнвәр абый, ялгышасың, илледән артык кеше катнашкан җыелышта үзегез аны имам итеп сайлап куйдыгыз бит”, дидем. Галиәкбәр хаҗи, мин укытып кына йөрим, имамлык миңа кирәк түгел, дип баш тартты. Җәмәгать, Әнвәр абый һәм Равил абыйлар, синнән башка эшне алып барыр кешебез юк, дип, аны күндерделәр. Мин — моның шаһиты. Алар үзләре сайлап куйган имам-хатыйбның кул астында эшләп йөрергә тиеш иде”.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Стәрлебаш районы буенча имам-мөхтәсибе Галинур Шиһабетдинов: “Шушы мәхәллә әгъзалары, дини җәмгыять төзеп, безнең мөфтияткә мөрәҗәгать итте һәм Диния нәзарәтендә теркәлде. Мәдрәсәне теркәү бик четерекле, аның өчен аерым шартлар (мотлак тулай торагы, ашханәсе булырга тиеш) үтәлергә тиеш. Мәчетләрнең уставы буенча якшәмбе мәктәпләре оештырырга мөмкин. Дөресен әйтәм, бу мәчет төзелгәндә мин монда Зөфәр хәзрәтне күрмәдем. Халык Галиәкбәр хаҗины имам итеп сайлады.

Мөселманнарның бер-берсенең арасын боза торган мондый каршылыклар, гауга булырга тиеш түгел иде. Бергә утырып сөйләшеп килешсәк, бу хакта беркем дә белми иде. Элек-электән үзенең мәдрәсәсе белән дан тоткан Стәрлебаш турында мондый кире мәгълүмат халык арасына чыкмас иде”.

Мәчетнең казначее Зөлфирә Гыйбадуллина: “Мин биредә дини сабак алдым. Кергән һәр тиен акчаны исәпләп, язып барабыз. Квартал саен отчет төзим. Мәчет төзегәндә халыктан акча җыйдык, барысын да исемлеккә теркәдек. Бу мәчет беркемнеке дә түгел, ә Аллаһ йорты. Бу гауга буш урында барлыкка килде, дип исәплим. Шушы гауганы мин тыныч кына кабул итә алмыйм”.

Миңнур Бикмөхәммәтова: “Мин Зөфәр хәзрәттә укыдым. Аннары Галиәкбәр хаҗида белемемне арттырдым. Ул мәчеткә халыкны җәлеп итү буенча зур эш башкара. 2009 елның мартында Мәүлид бәйрәменә 60-70 кеше җыелган иде. Анда Зөфәр хәзрәт тә бар иде. Шунда мин аңардан: “Мәчетебез җанланып килә, укулар бара, изге йортны кайчанга кадәр шушындый ташландык хәлдә тотабыз соң?” — дип сорадым. Кайчан яңа мәчет сала башлыйбыз, дигән сорауны аңа халык Коръән мәҗлесләрендә дә еш бирә иде. Зөфәр хәзрәт: “Башлыйбыз-башлыйбыз, безнең акчабыз бар”, дип зур гына сумманы атады. Бу сүзне мин генә ишетмәдем, шаһитлар бар. Мондый старт капиталы булгач, мәчет төзергә мөмкин бит, дип уйладык. Иске мәчетне төзәтергә мөмкин түгел, нигезе һәм идәне юк, җиргә паласлар гына җәелгән. Гыйбадәтханә дигән тактасы да юк иде аның. Хәер китергән кешеләр таба алмый интегә иде.

Яңа мәчет төзү Стәрлебаш халкының күптәнге хыялы иде. Мөселманнар бу ниятебезне шатланып кабул итте, кем күпме булдыра ала акча бирде. Әнвәр абый Хөсәенов һәм Равил абый Хәсәновлар дәртләнеп эшләп йөрде. Безнең теләк бергә булу иде, бергә булырга тырыштык. Бу эшне бит Галиәкбәр абый яшерен рәвештә башламады. Зөфәр хәзрәт үзе баш тартып чыгып китте. Ибраһим хәзрәт, мин картмын, диде. Властьсызлык килеп чыкты — муллабыз юк. Галиәкбәр хаҗи җыелышта имам итеп сайлап куелды. Ләкин имамны имам итеп танучы кеше юк. Монысы дин өлкәсендә наданлыгыбыздан килә.

Бу гауга Стәрлебаш халкы өчен шулкадәр авыр хәл булды. Без моңардан чиргә сабышып беттек. Халык алдында оят. Сөйләргә дә авыр. Авылдан “чүп”не читкә чыгармаска тырыштык. Кайчан да булса аңларлар, акылга килерләр дип уйладык, без беркая да язмадык. Мондый гауганың гәзит битләренә күчүе матур хәл түгел. Мәдрәсәләре белән дан тоткан Стәрлебашның йөзенә кара тап бу. Бу кара тап йөрәгебезне әрнетә. Дин әһелләре үзара шулай тарткалашып ята, дип, халыкның күңеле кайта.

Күп кеше мәчеткә ерак дип килми. Биш мең кеше яшәгән Стәрлебаш өчен тагын биш мәчет кирәк. Күп вакыт, халык әле берсенә дә йөрми бит, диләр. Безнең халык әле йокыга талган, аны уятырга кирәк. Без әле караңгылыкта, наданлыкта яшибез. Галиәкбәр хәзрәт мәчетенә күпчелек хатын-кызлар йөри, диләр. Ирләрнең аз йөрүе бәла, әлбәттә. Хатыннарның мәчеткә йөрүе начармыни? Хатын-кыз — җәмгыятьне терелтүче зур көч. Балаларны аналар тәрбияли бит. Галиәкбәр хәзрәт халыкка дини тәрбия бирү буенча зур эш алып бара. Шулай ук башкаларны дини йолаларны башкарырга өйрәтә. Халык педагогикасына һәм дингә таянып кына үсеп килүче буынны тәрбияли алабыз.

Бу гауга, ыгы-зыгы Галиәкбәр абыйның фаҗигасе түгел, ә илебезнеке дип уйлыйм мин. Безнең илнең фаҗигасе шунда — кешенең изге эше замандашлары тарафыннан бервакытта да тиешле бәяләнмәде. Тарих моны яхшы күрсәтә. Урман-сулар, җирләр сатылган чорда яшибез. Кайберәүләр намусын да, иманын да сата. Ләкин бер нәрсә сатылмый: ул — халык хәтере. Кайчан да булса ул дөреслек, хакыйкать өскә калкып чыгар”.

Элекке укытучы Сәвия Дәминова: “Галиәкбәр хәзрәткә 83 яшь тулды. Аны тирән ихтирам итәбез. Хәзрәт — безнең укытучыбыз, безнең өчен үрнәк. Ул авыру да кичерде. Хәзрәт динебезне күтәрү өчен көчен кызганмый. Агач мәчеткә йөрүче мөселманнарны һәрвакыт бирегә чакырабыз, тик алар керми. Алай кирәкмәс иде.

Хәзер җәмгыятьтә тәрбия эше аксый. Балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә урам тәрбияли. Тәмәке тарту, эчкечелек киң тарала, өстәвенә, наркомания дә тамырларын җәеп килә. Мәктәпкә ярдәм булыр, дип, укучы балаларны мәчеткә җәлеп итәбез. Былтыр йөргәннәре өчен мәктәпләргә рәхмәт хатлары яздык. Монда йөргән балалар бөтенләй башка төрле. Район җитәкчелеге белән берлектә эшләгәндә, яшьләргә һәм балаларга тәрбия бирү җиңелрәк булыр иде”.

Булат Газизуллин: ”Отняли молитву” дигән мәкаләне Ислам дине турында бер нәрсә дә белмәгән кеше язган. Галиәкбәр хаҗи картларны мәчеткә кертми, дип яза. Бу бит Аллаһ йорты, ә Галиәкбәр абыйныкы түгел. Ике арада килеп туган аңлашылмаучылык күп кешеләр өчен “тормоз” булды. Кайберәүләргә “Нигә мәчеткә йөрмисең?” дисәң, башта үзара аңлашыгыз әле, дип җаваплыйлар. Мәчеттә намазда өч карт басып торганчы бер бала басып торса, бу безнең өчен өчләтә шатлык. Алар безнең киләчәгебез бит.

Иске гыйбадәт йортына йөрүчеләр “монысы — мәчет, ә яңа төзелгәне мәдрәсә”, ди. Мәдрәсәне тоту өчен зур чыгымнар таләп ителә. Авыл җирендә мә-чет һәм мәдрәсә бер түбә астында. Мисал өчен, бездәге кебек. Биредә дәрес бирү һәм намаз уку өчен дә урын җитәрлек”.

Имам Миңнебәк Вәлиев: “2008 елда мин Галиәкбәр хаҗига килеп укый башладым. Бу яңа бина күмәк көч белән төзелде. Капкадан керү белән шактый тузган, буяулары кубып беткән иске агач бина каршы ала иде. Бирегә укырга йөрүчеләрнең тәкъдиме белән акча җыеп, буяу сатып алып, ул иске бинаны буядык. Ни өчен Зөфәр хәзрәт җиде ел шушы мәчеткә хуҗа булып торып шул вакытта анда бер генә кадак та какмаган?”

Стәрлебаш авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Кәримов: “Бүген килеп чыккан хәл турында ике якның да фикерләрен тыңладык. Берничә гасыр элек Стәрлебашыбызның мәгърифәт үзәге буларак даны тирә-якка таралган булган. Әмма бүген, кызганычка каршы, шушындый хәл килеп туды. Абый-апалар, мондый хәл Стәрлебаш тарихында беркайчан да булмаган. Кайберләрегезнең чыгышында авыл хакимиятенә һәм район хакимиятенә дәгъвалары яңгырады. Монда бу власть органнарының гаебе юк. Сез барыгыз да ихтирамлы кешеләр, бары тик үзегез генә бергә утырып сөйләшеп үзара хәл итәргә, дөреслекне табарга, уртак бер фикергә килергә тиешсез. Аллаһ Тәгалә берәү, без барыбыз да Аңа ышанабыз. Без бары тик яхшылыкны гына телибез. Үзара бәхәсләшкәнче булган энергиягезне яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтсәгез иде. Хакимият һәм сез бу эшкә бергәләп җиң сызганып тотынсак, нәтиҗә күпкә яхшырак булыр иде. Бу, беренче чиратта, Стәрлебаш өчен дә яхшы булыр иде”.

Соңыннан без телефон аша Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Фәнил Казакбаев белән сөйләштек. Ул болай диде: “Без, урындагы власть вәкилләре, дин эшләренә тыгыла алмыйбыз. Дин әһелләренең үзара тарткалашуы, халыкны бүлгәләве безне борчуга сала. Монда гаеп ике якта да, халык әйтмешли, атта да, тәртәдә дә бар дип уйлыйм. Ул ике гыйбадәт йорты дин әһелләре белән берничә тапкыр хакимияткә чакырып та, үзем барып та сөйләшеп карадым. Берегез өлкән рухани, икенчегез аның ярдәмчесе булсын, бергәләп килешеп эшләгез, дидем. Кызганычка каршы, алар аңларга да теләми, үзара ызгышны туктатмыйлар. Иске мәчетне сүтеп алып, ихатасын төзекләндерегез, утыргычлар куегыз, чәчәкләр утыртыгыз, дидем. Яңасын салу өчен урын бирәбез, төзергә ярдәм итәбез, дип тәкъдим итеп карадык. Юк, тыңларга да теләмиләр. Аптырагач, “мин сезгә судья түгел, Аллаһы Тәгалә бар һәм бер, Ул барысын да белеп-күреп тора. Кайсыгыз гөнаһлы — җәзасын, кайсыгыз хак — әҗерен бирер, дидем”.

Ике гыйбадәт йортында безнең белән очрашуда катнашкан һәр кешенең, шулай ук власть вәкилләренең уй-фикерләрен тыңладык. Бездә, алар яшермичә күңелләрендәген сөйләде, дигән фикер калды. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) бер хәдисендә: “Бер мөселманга зарар иткән һәм аны алдаган кеше бездән түгел”, дигән. Хак һәм хакыйкать каршысында авызыңны ябып, берни әйтми тору сабырлык түгел, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә: “Хакыйкать каршысында авызын япкан кеше — телсез шайтандыр”. Ике мәчеткә йөрүчеләр тиешле нәтиҗәгә килер, низаг уңай хәл ителер, алар үзара килешеп, тату яши башлар, районның мөселман өммәтен берләштерер, Стәрлебашның элекке данын кайтаруга җиң сызганып тотыныр дигән ышанычта калабыз.

Мәкаләне мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче һәм галим Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Дин — ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһы Тәгалә Үз динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән... Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән иман китерегез, Аның боерыкларын җиренә җиткереп башкарырга тырышыгыз, Аңа гыйбадәт кылыгыз. Гыйбадәт кылу көне буе намаз уку, ураза тоту яки бөтен эшләрне бер якка куеп, мәчетләрдә яту түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә боерган бурычларны өстән төшерү, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу, рәхим-шәфкатьле һәм гөнаһ эшләрдән сакланудыр... Күңелегезне алдау, көнчелек, ачу, золым кебек начар нәрсәләрдән пакьләгез”.

Фәнүз Хәбибуллин.

Стәрлебаш районы.

P.S. Хөрмәтле гәзит укучылар, Стәрлебаштагы мөселманнарны килештерү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хәлгә битараф калмаган кешеләр үзләренең уй-фикерләрен редакциягә язып җибәрсен иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»