11.08.2011 - Иман

“Ак мәчет”нең яңаруы

Соңгы елларда бик күп мәчетләр ачыла. Күптән түгел шундый күркәм бәйрәм Калмашбаш авылында да булды. Калмашбаш Чакмагыш районының иң борынгы һәм зур авылларның берсе санала. Авылга 1627 елда хәзерге Татарстанның Биектау районыннан берничә гаилә килеп утыра. Бабайларның элекке авылларын ташлап китүенә Явыз Иванның татарларны көчләп чукындыруы сәбәп булган.

Бабаларыбыз яшәү өчен урынны әүлия кабере булган изге җир белән янәшә Калмаш елгасы буеннан сайлаган. Авыл кешеләре үзләренә йортлар тергезү белән бергә авыл үзәгендә Аллаһ йорты да төзегәннәр.

Тарихи документларга караганда, Калмашбаш авылы кешеләре Түбән Новгород губернасының Шубино авылыннан Түрешкә күченеп килгән Исәнбирдиннарның берсен — Уразайны мәчеткә имам итеп чакыралар. Уразай Ходайбирде улының нәселе 1718 елдан алып 1918 елга кадәр 200 ел буе Калмашбаш, Иске Биккенә, Яңа Биккенә һәм башка авылларның мәчетләренең имамнары булып торалар.

Авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арткан. XIX гасыр башында Калмашбашта өч мәчет булган. Халык ул мәчетләрне тышкы булмышына карап төсләр белән аерып йөрткән. Яңа төзелгән мәчет урынындагы борынгы мәчетне Ак мәчет дип атаганнар. Югары оч мәчете — Зәңгәр мәчет, ә Кырла очындагысы Яшел мәчет дип йөртелгән.

1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң да әле ул мәчетләр эшләвен дәвам иткән. Кызганычка каршы, 1937 елда мәчетләрнең манараларын кисеп, агачыннан төрле административ биналар корганнар. Ак мәчетне Шаһгали бай йорты янәшәсенә күчереп, мәктәп ясыйлар.

Совет власте елларында авылның дин әһелләре эзәрлекләнә. Аларның берәүләре Сталин лагерьларында корбан була, ә икенчеләре авылдан читкә китәргә мәҗбүр була.

Җитмеш ел буе авыл кешеләре, аеруча аның зыялылары авылда мәчетне яңадан тергезү хыялы белән яшәде. Әнә шул максатта 2007 елда авылда мәчет төзү, дини йолаларны үтәү, җыелып җомга намазлары укуларны оештыру максатында мөселманнарның Ак мәчет дигән дини җәмгыяте төзелә. Авыл мулласы Фәдис Бәдгетдинов җитәкчелегендә җомга намазлары укыла башлый. Моның өчен авыл Советы мәдәният йортыннан вакытлыча бүлмә дә биреп тора. Соңгы вакытта намазлар мулла йортында да укыла. Үткән ел авыл кешеләре, мәхәллә әгъзалары Гөлзәминә белән Әдип Бәшировлар, аларның балалары Гүзәл, Илмира, Азат һәм кияүләре Илгиз Насретдинов Аллаһ йортын төзергә алыналар. Алар сүзләрендә нык торып, гаиләләре белән ал-ял белмичә тырышып, бер ел эчендә мәчетне төзеп тә бетерделәр. Мәчетнең исеме дә аларның теләге буенча “Ак мәчет” булып калды.

Мәчетне төзүдә һәм җиһазлауда авылның барлык кешеләре дә актив катнашты. Мәчет төзелешенә хәләл өлешен кертеп, иганәче буларак ярдәм иткән авылдашлар: күптән түгел вафат булган Әгъләметдин Нургалиев, бертуганнар Ринат һәм Әнгам Ахуновлар, Шәрифә Нургалиева-Габдрахманова, Динис Гомәров, Гөлҗиһан Рамазанова, Сәнәгать Ситдыйков, Руниза Даутова, Хәйдәр Хөсәенов, Тимерхан Мөдәрисов, Хәтмулла Сәхибгәрәев, Радик Әхмәдиев һәм башкаларга авыл кешеләре рәхмәтле.

Мәчет ачу тантанасының иң олы кунагы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин булды. Аның җитәкчелегендә “Ак мәчет”тә җомга намазы укылды. Бәйрәмгә Дүртөйле шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы, имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Исәнбирдин, Чакмагыш мәчетенең имам-хатыйбы Галим хәзрәт Шакиров, район авыллары мәчетләренең имамнары һәм Чакмагыш районы хакимияте вәкилләре Рим Сәлимов, Равил Фәизов катнашты.

Авыр заманнарда да халкыбыз иманын сатмаган. Динен, туган телен, милләтен саклап калырга тырышкан, чукынмаганнар, динебезне, гореф-гадәтләрне һич хурламыйча, үзгәртмичә безгә китереп тапшырдылар. Бу изге мирасны саклау, аны киләчәк буыннарга җиткерү бүгенге безнең  замандашларның кешелек вазыйфасы ул.

Марат Ахунов.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»