30.07.2011 - Иман

Ватанны сөю - иманның бер өлеше

“Башинформ” агентлыгында Башкортстан мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Диңгезчеләр җыелышы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм җыелышның рәисе Юлай Моратов кул куйдылар. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин билгеләвенчә, республиканың дин әһелләре һәм диңгезчеләре арасындагы хезмәттәшлек  иң беренче чиратта яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән.

— Без Ватаныбыз хакына бергә эшлибез, — диде мөфти. — Мөхәммәт пәйгамбәр: “Ватанны сөю — иманның бер өлеше”, — дигән. Шуңа күрә без, дин әһелләре һәм диңгезчеләр илебезне саклау, аның икътисади үсеше, рухи тергезелүе хакында кайгыртабыз.

Юлай Моратов әйтүенчә, Диңгезчеләр җыелышы мөселман дин әһелләре белән сигез елдан артык бергә эшли.

— Без Башкортстанда төзегән ике мәчет нәтиҗәле хезмәттәшлегебез турында сөйли, — диде ул.

Җыелыш рәисе урынбасары, Бөек Ватан сугышы ветераны Рифмир Кудашев, диңгезчеләр дин әһелләре белән бергә Русиянең истәлекле көннәрен билгели, дип ассызыклады.

— Корабларда төрле милләт һәм дин вәкилләре хезмәт итә, — ди ветеран. — Истәлекле көннәрдә мәчеткә барабыз, имам һәлак булганнар рухына дога кыла. Соңыннан православие чиркәвенә юлланабыз.

Килешүгә кул кую тантанасында Юлай Моратов диңгезчеләр һәм дин әһелләре арасындагы дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек билгесе итеп Үзәк диния нәзарәтенә “Җиңү диңгезчеләре” дигән документаль фильмның дискын бүләк итте.

Тимур Рәхмәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»